Кунакчыл авыл Габдрахман!

4 нче сентябрь җомга көнне Әлмәт районы Габдрахман авылында бәйрәм мәҗлесе узды.

Әлеге чарада авыл җирле үзидарә башлыгы Мутагиров Равиль Шугаеп улы һәм килгән кунаклар Әлмәт шәһәре Үзәк мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт, Аксакаллар шурасы вәкиле Сабиров Масхут Шагит улы да катнашты.

Җомга вәгазендә традицияләрне саклауның мөһимлеге һәм Татарстан өчен традицион булган Хәнифә мәзхәбенә иярү искә алынды.

Шулай ук экстремизмга каршы тору хакында да сөйләнелде.

Әлеге очрашу бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды.

Шулай ук искә алып үтәсе килә, хәзерге вакытта мәчет территориясендә төзү эшләре бара, авылдашларына ярдәм итүчеләр – Татарстанның һәм Рәсәйнең атказанган нефтьчесе Шәфәгать Фахразый улы Тахаутдинов һәм Татарстанның атказанган төзүчесе һәм Татнефтьнең мактаулы нефтьчесе Заляев Равиль Шамил улы.

Кунакчыл авыл Габдрахман!Кунакчыл авыл Габдрахман!

Кунакчыл авыл Габдрахман!  Кунакчыл авыл Габдрахман! Кунакчыл авыл Габдрахман!Кунакчыл авыл Габдрахман!Кунакчыл авыл Габдрахман!

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼