Мәҗлестә Коръән укыр алдыннан укыла

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Нәүәйтү би кыйраа-әтил Куръәән, мир ризза иррахмәән, үә тәраддү шәйтаан, үә тәнәһируль кубүри мин әһлил имәән.

Мәгънәсе:

 Иләһи! Ният кылдым Коръән укымакка. Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен, шәйтаннан ерак булмак өчен, иман белән үткән кәбер әһелләренең рухларын шатландырмак өчен.

Әмин.

Моннан соң түбәндәге аят укыла:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Үә изәә кури әл Куръәәнү фәстәмигү ләһү үә әңсыйтүү ләгәлләкүм түрхәмүүн.

Мәгънәсе:

Әгәр берәр урында Коръән укылса, ишетегез аны эшләрегезне куйган хәлдә, шәят Аллаһы тәгаләнең рәхмәтенә ирешүче булырсыз.

Әмин.

КОРЪӘН АШЫ МӘҖЕЛЕСЕНДӘ КОРЪӘН УКЫГАННАН СОҢ БАГЫШЛАУ

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.Әлхәмдүлилләһи раббил гааләмиин, үәссаләтү үәссәләмү гәлә расүлиһи Мөхәммәдиү үә гәлә әлиһи үә сахбиһи әҗмәгыйн.

Йа, Раббым! Без укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен, укуда булган хата вә кимчелекләрен дөресләп кабул итсәң иде. Безгә аның нурын иңдереп, барыбызга да, укучыларыбызга да тыңлаучыларыбызга да әҗер вә саваплар ирештерсәң иде.Шушы укылмыш Кәләми шәрифтән хасил бул­ган әҗер вә савапларны ике Җиһанга рәхмәт өчен җибәрелмеш дустың — хәбибең Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вәсәлләмнең рух шәрифләренә багышладым.

Аның әһел әүләтләренең рух шәрифләренә багышладым.

Атабыз Адәм гәләйһиссәләм вә анабыз Хаууа разыйәллаһә гәнһәнең рух шәрифләренә багышладым.

Атабыз Адәм гәләйһиссәләм белән пәйгамбәребез арасында килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, барча габитләрнең, бар­ча заһитләрнең, табиги-табигиннәрнең, әүлия вә әмбияләрнең, барча чәһриярларның, сахәбәләрнең, остазларыбызның, мөэъмин-мөэъминәләрнең, мөслим-мөслимәләрнең, нәселләре киселеп до­гага мохтаҗ булган әрвахларның, өсләребездә хаклары булган, дога кылышыйк дип сүз куешкан әрвахларның рух шәрифләренә, ахирәттә иман өчен, кәбердә юлдаш өчен, мәхшәр көнендә өстенә күләгә, булыр өчен, мизанда изге гәмәлләрен авыр кылмак өчен, сыйрат күпереннән кичкәндә җитәкче булмак өчен багышладым.

Хаслап багышладым: Ошбу йорт хуҗаларыннан дога өмет иткән барча әби-бабаларының, әти-әниләренен, хәләл җефетл­әренең, кайнана-кайнаталарының, һәр дога өмет иткән ир һәм кыз туганнарының, сабый чакта вафат булган, бәлиг булгач вафат булган ир һәм кыз балаларының, шушы йорттан дога өмет иткән җәмигы әрвахларның рух шәрифләренә багышладым, рухларын шат кылып, каберләрен нурлы кыл, бәндәчелек белән ялгышып кылган гөнаһла­рын ярлыка, шушы йортның хуҗаларыннан разый бул.

Йә, Рабби!

Бу йортка хәерле бәракәт бир, авы­руларына шифа, бәхетсезләренә бәхет, тәүфиксызларына тәүфик бир. Өйләнгән балаларының ике арасына өлфәт мәхәббәт биреп, тигезлек, саулык, сәламәтлек, татулык белән, олыларны хөр­мәтләп, кечеләргә шәфкәт итеп яшәргә насыйп ит, аларны туры юлга, ислам юлына күндер.

Үзеңнең кушканнарыңны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, тапкан малларын изге эшләргә тота торган хәерле гомер бир. Алардан туган балалар да миһербан-шәфкәтле булып, Коръән юлы белән яши торган балалар булып үссәләр иде.

Ялгыз булган балаларына насыйп ярларын бирсәң иде.

Шушы мәҗелескә ерак вә якыннардан килеп, үзеңнең риза­лыгыңны өмет итеп догага кул күтәреп утырган мөэмин вә мөэминәләрдән дога өмет иткән җәмигы әрвахларның: әби-бабаларының, әти-әниләренең, кайнана-кайнаталарының, хәләл җефет­ләренең, ир һәм кыз туганнарының, вафат булган ир һәм кыз балаларының, дога кылышыйк дип сүз куешкан барча әрвахларның рухла­рын шат кылып, каберләрен нурлы кыл, гөнаһларын гафу кыл.

Ошбу укылган Кәләми шәриф хакы хөрмәтенә шушы йорт хуҗаларын хәерле, изге теләкләренә ирештерсәң иде, һәм дә барчабызны да хәерле, изге теләкләребезгә ирештереп, төрле бәлә-казалардан имин кылсаң иде.

Дөньялыкта бәла-казалардан имин кылып, ахирәттә ут га­забыннан имин кылып, җәннәтләреңә керүне насыйп әйләсәң иде.

Бу сәгатьтә, бу рәвешчә безне монда җыйган дин кардә­шебезгә аның гаиләсенә хәерле бәрәкәтеңне бирсәң иде һәм безнең барчабызга Аллаһы Тәгалә хозурына бар­ган көндә, кыямәт көнендә, үзеңнең хәбибең Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вәсәлләмнең шәфәгәтен насыйп әйләсәң иде

Әмин.

Раббәнә әтинә фиддүнйә хәсәнәтәү үә фил әхыйрати хәсәнәтәү үә кыйна гәзәбәннәр. Әмин!

Мәгънәсе:

Ий, Раббым! Дөньялыкта безгә изгелек эшли тор­ган гомер бир, шушы изгелегебез бәракәтендә ахирәттә җәннәтең­не насыйп ит, ут газабыннан сакласаң иде,

Әмин.

СӘДАКАЛӘРГӘ ДОГА КЫЛУ

Ий, Раббым! Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, пәйгамбәребезнең шәфәгәтен өмет итеп, ислам диненең алга баруын өмет итеп биргән бу бәндәләреңнең хәер-сәдакаләрен үзеңнең киң рәхмә­тең белән кабул итсәң иде.

Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә Аллаһ Сүбехәнә вә Тәгалә уйламаган җирдән киң ризыклар, хәләл маллар, ләззәтле тәгамнәр ирештерсә иде.

Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә сезләрдән дога өмет иткән җәмигы әрвахларыгызның рухларын шат кылса иде.

Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә хәер биргәндә күңелегездә нинди изге морад-максудларыгыз булса, хәерле, изге морад-максудларыгызга ирешергә насыйп булса иде.

Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә Аллаһ сөбөхәнә вә тәгалә сезгә юмартлар дәрәҗәсе биреп, кы­ямәт көнендә үз малыгыз булса иде, үзегезне каршы ала торган нур булып, тәмуг утына пәрдә булса иде.

Ий, Раббым!

Ошбу сәдака бирүчеләрне афәтләрдән сакла, аларның малларын арттыр, хәерле максатларына ирештер,  аларның гөнаһларын гафу кыл, һәм дә аларның има­нын куәтле кыл.

Әмин.

Раббәнә әтинә фиддүнйә хәсәнәтәү вә фил әхыйрати хәсәнәтәү вә кыйнә гәзәбәннәр.

СӘДАКАЛӘРГӘ КЫСКАЧА ДОГА КЫЛУ

Ий, Раббым!

Ошбу сәдака бирүчене афәтләрдән сакла , аның гөнаһларын гафу кыл, аның иманын куәтле кыл,  аның малларын арттыр, хәерле, изге максатларына ирештер».

Берәр урында Коръән мәҗелесе беткәннән сон бу доганы кылып мәҗелесне йомгаклап кую да күркәм булыр:

Ий, Раббым! Ризыкландыр син безне бәләләндермәгән хәлда.

Динебезне алып барырга насыйп ит —- тәкәбберләнмәгән хәлдә».

Гәмәлләребезне риясыз гамәлләрдән кыл.

Безне газапланмаган хәлдә гафу кыл.

Безнең гөнаһларыбызны шелтәңнән башка ярлыка.

Безне хисапсыз (сораусыз) җәннәтеңә кертсәң иде һәм дидарыңны (үзеңне) пәрдәсез күрергә насыйп итсән иде.

Ий, Раббым! Тәүбәләребезне кабул кылган колларыңнан ит. Ий, Раббым! Газап кылма син безләрне үлгәннең соңында, дәхи җиңел кыл үлем хәлләрен.

Әмин.

(Догаларыбызны кабул кыл).