«Коръән – Аллаһ Китабы»

Максат: балаларны Аллаһ китабы – Коръән белән таныштыру, анда нәрсә язылуы хакында аңлаешлы итеп мәгълүмат бирү. Башка китаплар, аларда ниләр язылуы турында искә төшерү. Коръәннең иң изге Китап булуына инандыру һәм хөрмәт тәрбияләү.

Шөгыльгә кадәр эшләнәсе эшләр: төркем бүлмәсендәге китапларны карап чыгу, ертык булганнарын төзәтү, ябыштыру, ремонтлау.

Җиһазлау: Коръән китабы.

Шөгыль барышы:

– Балалар, бүген без китапларны тәртипкә китереп куйдык, шулаймы?

Сез бик булдырдыгыз, тырыштыгыз. Аллаһның рәхмәте булсын сезгә. Сез китапларны яратасызмы?

Аларда нәрсәләр язылган?

Иң яраткан шигырегез кайсысы?

Шигырь язучыны кем дип атыйлар?

Сез кайсы шагыйрьләрне беләсез?

Ә иң яраткан әкиятегез кайсысы?

Шүрәле әкиятендәге батыр егет кебек буласыгыз киләме?

Ә, өч кыз әкиятендәге «олы» кыз кебек буласыгыз киләме?

Балалар, китаплар кеше тормышын ямьләндерә, матурлый, әйбәт геройларга карап әйбәт буласы килә һәм начарларына карап та әйбәт буласы килә, чөнки начар кешеләрне яратмыйлар. Китапларны ертмыйча карарга һәм саклап тотарга кирәк. Менә бүген мин сезгә бик зур бүләк алып килдем. Аны әнә анда, бездән еракта торган матур тартмага салып куйдым. Хәзер без аны ачып  карарбыз. Тик ул тартмага барып җитү өчен безгә сынаулар аша үтәргә кирәк. Әйдәгез, бер рәткә тезелеп басыйк әле.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә. Сорауларга җавап биргән бала бер адым алга атлый, кем иң беренче шул тартма янына барып җитә, тартманы шул ала. Алдагы шөгыльләрдә үткәнне кабатлау өчен сораулар бирелә:

1. Җирне, суларны, күкне кем булдырган?

2. Кешене кем бар иткән?

3. Тәсбих – нәрсә дигән сүз ул?

4. Нинди тәсбихләр беләсез?

5. Иң матур тәсбих?

6. Ашый башлаганда нәрсә дип әйтәбез?

Серле тартмага килеп җиттек, я, ачып карыйк инде? Нәрсә бар микән? – Китап. – Әйе, балалар, китап. Ләкин бу китап изге китап. Ул – Аллаһ китабы. Кешеләр хөкүмәт төзиләр, ил булып яшиләр! Һәр ил, шул ил башлыклары үз илләрендә яшәүчеләр өчен законнар язганнар. Ул законнарны үтәмәсәң, аңа җәза бирәләр, шулаймы? Аллаһ үзе ясаган җиргә яшәү законнары иңдергән. Ул законнар менә шушы китапта. Ул иң изге китап, чөнки кешеләрне яшәргә өйрәтә. Нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый – кешеләргә барысы да шушы китапта аңлатылган. Ул бүлекләр – сүрәләрдән һәм аерым җөмлә-дәлилләр – аятьләрдән тора. Анда төрле гыйбрәтле хәлләр – кыйссалар язылган, җирдә, күкләрдә тагын без күрмәгән белмәгән нәрсәләр бар, шулар турында язылган. Һәм Аллаһ турында язылган. Бу китап – Коръән. Ишеткәнегез бар идеме? (Балалар фикерен тыңлау.)

Мин сезгә Коръән китабын укып күрсәтәм. (Фатиха сүрәсен уку.)

Әйе, балалар, әбиләрегез, бабайларыгыз да Коръән укыйлардыр, Коръән уку мәҗлесләре оештыралардыр. Балалар, Коръән кадерлеме? Кирәклеме? Аны башка китаплар янына куйыйммы? (Балалар фикерен тыңлау.)

Юк, балалар, башка китаплар да кадерле, билгеле, ләкин Коръән иң бөеге, чөнки ул – Аллаһ китабы, шуңа да аны чиста кеше генә тота ала һәм аны иң кадерле урында башка китаплардан биегрәк урынга куеп саклыйлар. Чөнки ул иң дөрес китап.

Ә сезнең өйдә Коръән китабы бармы? Кайда саклана? Сезнең өйдә ул китапны укучылар бармы? Киләсе дәрескә шушы сорауларга җавап әзерләп килегез. Дәрес тәмам

Әхмәтҗанова Разия,
Балтач районы Шубан авылы
мәчете каршындагы курслар мөгаллимәсе

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар