Корбан

99. Көндәлек тормышта кирәк булган әйберләрдән тыш, көмеш нисабы кадәр малы булган кешегә, Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә Корбан гаете намазыннан соң, үзенең исеменнән корбан[1] чалып, гаиләсен һәм фәкыйрьләрне хөрмәт итү – ваҗиб.
 100. Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә Корбан чалынмый калса, аны 11 нче һәм 12 нче Зөлхиҗҗәдә чалырга рөхсәт ителә, әмма 12 нче Зөлхиҗҗәдә кояш батканнан соң чалу дөрес булмый.
     101. Вакытында чала алмаган кеше үзенең корбанлыгын яки аның бәясен фәкыйрьләргә сәдака итеп бирергә тиеш.
     102. Кич белән яки төнлә корбан чалу – мәкруһ.
     103. Корбанлык өчен куй, сарык, кәҗә, сыер, дөя кебек пар тояклы хайваннар гына чалына. Ат кебек хайваннарны, тавык, каз кебек кошларны корбан итү ярамый.
     104. Куй, сарык һәм кәҗә – һәрберсе берәр генә кеше исеменнән корбан ителә, әмма сыер яки дөяне җидешәр кеше исеменнән корбан чалу рөхсәт ителә.
     105. Корбан ителәчәк куй, сарык яки кәҗәгә бер яшь, сыерга ике яшь һәм дөягә биш яшь тулган булырга тиеш.
     106. Корбанлык мал зур һәм симез булса, алты айлык куй һәм сарыкны корбан итеп чалырга мөмкин, әмма бер яше тулмаган кәҗәне корбанга чалу ярамый.
     107. 7 кеше исеменнән сыер яки дөяне корбан итеп чалганда, ул кешеләрнең һәркайсы Корбан гамәлен күңеле белән ниятләргә тиеш.
     108. Әгәр араларыннан берсе корбанлыкны ит өчен генә дип ниятләсә, һичкемнең өлеше корбаннан саналмаячак.
     109. 7 кеше арасында бала булса да, бер хайванны корбан чалу дөрес була. Мәет исеменнән чалынган корбан өлешен сәламәт кешеләрнең корбан өлешенә катыштыру шөбһәле санала.
     110. Сәвабын бер мәет исеменнән багышлау нияте белән аның исеменнән корбан чалу дөрес була.
     111. 7 кеше бер хайван корбан чалганда аның итен үлчәп бүләргә кирәк, кисәкләп бүлү дөрес булмый.
     112. Бай кешегә корбан итен өч кисәккә бүлеп, бер өлешен фәкыйрьләргә өләшү, икенче өлеше белән кунакларны сыйлау һәм өченче өлеше белән гаиләсен хөрмәт итү (шатландыру) – мөстәхәб.
     113. Бай булмаган кеше корбан ите белән үз гаиләсен генә тукландырырга мөмкин.
     114. Корбанның тиресен яки шул тиренең бәясен фәкыйрь кешегә сәдака итеп бирү мөстәхәб санала. Корбанның тиресен сатып, акчасын үз кирәгеңә тоту ярамый, әмма сатмыйча күн яки тун тегү рөхсәт ителә.
     115. Ир кешегә корбанлыгын үз исеменнән чалу – мөстәхәб, башка бер мөселманга тапшырса да рөхсәт ителә.
     116. Хайванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы яткан хайванга карап, түбәндәге доганы укый:
اَللَّهُمَّ إِنَّ صَلَاتِى وَنُسُكِى وَمَحْيَاىَ وَمَمَاتِى لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ لَا شَرِيكَ لَهُ اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ هَذِهِ الْأُضْحِيَّةَ (مِنْ فُلَانِ بْنِ فُلَانْ) أَوْ (مِنْ فُلَانَةِ بِنْتِ فُلَانْ)
     Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) йәки (мин фүләәнәтә бинти фүләән).
        Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Рабби, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит.
     117. Корбан чалачак кешегә, хаҗиларга охшау өчен, Зөлхиҗҗә ае кергәннән соң, чәчен алдырмыйча һәм тырнакларын кисмичә тору – мөстәхәб.
     118. Корбанлык өчен ак яки күк төсле, бөтен әгъзалары камил, сәламәт, зур мөгезле симез тәкә хәерлерәк санала.
     119. Тилергән, корчаңгы, тумыштан мөгезсез яки печтерелгән хайваннар да корбанлыкка ярый.
     120. Бик ябык, йөри алмаслык аксак, бер колагының я бер мөгезенең яки койрыгының өчтән бер өлеше киселгән, яисә бер күзе сукыр, колаксыз яки койрыксыз хайваннар корбанлыкка ярамый.

[1] Корбан сүзе гарәпчәдән “якынаю”, “якын булу” дип тәрҗемә ителә. Бу мөбарәк бәйрәм көнендә Гает намазлары укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз –Тәрҗемәченең аңлатмасы.

Корбан чалу дигәндә, бездә шундый нәрсә бар: фәкать мулла яки укый белә торган кеше чалырга тиеш, дип әйтәләр. Иң дөресе — ихлас күңелдән булган теләсә нинди мөселман кешесе чала ала. Аның шарты шул: “Бисмиллахи Аллаһы әкбәр” дип чалырга кирәк. Әйткәнемчә, Аллаһы ризалыгы өчен. Хатын-кыздан башка аны теләсә кем кемнән икәнен әйтеп, чала ала. Һәрбер мөселман үзенә-үзе чалса, хәерлерәк. Шуңа күрә, кемнедер алып килү кирәк түгел. Ике рәкәгать намаз уку да таләп ителми. Әгәр дә тели икән, савап булсын, әҗер булсын дисә, шөкер итеп, ике рәкәгать намаз укый ала. Аллаһы Тәгалә бу корбанлыкны биргән миңа, янәдән дә киләсе елларда, шушы корбанлыклар салырга насыйп булса иде, дип. Әмма бу төп шартына керми. Кем укыйсы килсә, укый. Анысы мәҗбүри түгел

УКЫГЫЗ:  Намазның сөннәтләре

Реклама