Корбан бәйрәме көннәрендә күп гаиләләрдә Корбан чалына, Корбан итләре өләшенә, Корбан мәҗлесләре оештырыла. Шул ук вакытта күп кеше, корбан ашы уздыру, сәдака тарату тәртибе ничегрәк икән кебек сорауларга җавап эзли. Бу хакта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев болай җавап бирә.

– Соңгы вакытларда тормышыбыз бик әйбәт, нәрсә ашыйм дисәң, шул бар. Әмма шул муллыкның икенче бер җайсыз ягы да килеп чыга. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: ашагыз-эчегез, чаманы югалтмагыз, исраф кылмагыз, дип әйтә. Нинди генә дини мәҗлес булмасын, халык ризыкны кирәгеннән артык әзерли. Мәҗлеснең максаты – ашау-эчү генә түгел, туганнар, якыннар җыелышып вәгазь тыңлап, дога кылып утыру бит.

Бервакыт бер абзыйдан, Сез хәлле кеше бит, нишләп корбан чалмыйсыз, дип сорадым. “Әбиегез бәлеш салудан курка”, – дип җавап кайтарды бу. Без ашларыбызны ни өчен үткәргәнебезне, анда ни өчен җыелганыбызны да онытып куябыз.

Гадәттә, корбан ашында якыннарыбызны шул ук корбан итеннән авыз итәргә чакырабыз. Анда, әлбәттә, имам килеп вәгазь сөйләсә, Коръән укыса, нур өстенә нур була. Бу очракта корбан итеннән аш әзерләү дә җитә бит югыйсә. Ә безнең халык корбан ашына әллә ничә төрле ризык – балык, салат әзерли.

Еш кына корбан ите чыкканчы кешенең тамагы туйган була инде. Шунлыктан корбан итеннән авыз да ителми кала, ул хәтта кирәксезгә әйләнгән кебек була.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый сүзләре бар: кардәшләр, үзара аралашып яшәгез, йөзегез нурлы, ризыгыгыз киң, калебебез чиста булыр, арагызда мәхәббәт артыр. Без кунакка йөрешергә, аралашырга тиешбез. Тик арабызда шундый кешеләр дә бар: алар табын әзерләү мәшәкатеннән куркып, Коръән ашы үткәрүдән тыелып тора. Монысы да дөрес түгел. Ризыкны зурдан купмыйча гына, җитәрлек итеп әзерләп кенә дә мәҗлесне уздырырга була бит югыйсә.

1993 елда хаҗда булдым. Шунда бер гарәптә яшәдек. Кич белән ястүдән соң, алар кунакка җыелалар. Өстәлгә термос белән кайнаган су, бер кап кәнфит, бер кап печенье чыгарып куялар. Шунда ук чәй белән каһвә тора. Кемгә нәрсә кирәк, шуның белән чәй эчеп, күңелле генә сөйләшеп утыралар.

Ә без, берәү килсә, ул кеше Ленинград блокадасыннан килгән сыман, башта өстәлгә ризык ташып арыйбыз. Аннары кунакны көчли-көчли ашатабыз, ул ашаганда телевизорны кабызып куябыз. Ашап бетергәч, кайчан китәр икән, табак-савыт юасы бар дип, аһ-ух килеп утырабыз. Кунак киткәч, болар нәрсәгә килгән иде, ни хәлләре бар икән, дип әйтә башлыйбыз. Килгән кешене ашатып утырырга гына түгел, аның белән аралашырга тиешбез. Ризык аның үз өендә дә бар.

Җәлил хәзрәт, хәзер шундый нәрсә модага кереп китте: һәркемнең алдындагы тәлинкәгә өч-дүрт төрле пирог куялар да, ашап бетермәгәнен кунак үзе белән алып китә, Сез моңа ничек карыйсыз, дип сорыйлар. Мин үзем моңа каршы. Ризыкны үзең белән дә алып китеп, син хуҗаларга авырлык китерәсең. Ашка килдең, ашадың һәм киттең – бетте. Әйткәнемчә, мәҗлескә шартлаганчы ашар өчен килмибез. Шундый хәдис тә бар: туйганчы ашау – әдәпсезлек, туйганнан артыгын ашау – хәрам, туйганчы ашап, тагын күтәреп тә алып китсәң, оятын кая куярсың. Табынның ямен җибәрү дип карыйм мин моңа.

Коръән укыткан, вәгазь сөйләгән икән, табындагы бөтен ризык та йорт хуҗасына китә. Инде йорт хуҗасы хөрмәт йөзеннән сәдака өләшә икән, аны шелтәләмик. Йорт хуҗасына дога кылганнан соң, бүтән кеше ул табында изге гамәл эшлисе, савап аласы килсә, әлбәттә, сәдакасын ниятләп, уртага салырга тиеш. Һәм аны шул килеш, дога кылып, йорт хуҗасына калдырырга кирәк. Ул үзе кая бирәсен хәл итсен. Әгәр мәчеткә тапшырса, кыямәткә кадәр әҗер-савап килеп торыр, шәкерткә бирсә, ул шәкертнең укыган намазларыннан савап килеп торыр.

Кайвакыт, сәдака биргән идем, багышлый белделәр микән, дигән шик тә туа. Син күңелеңнән, сәдака бирәм, дип уйлап куюга, Аллаһы Тәгалә аны кабул итә, билгеле. Ул инде синең өстеңдә нәзер булып тора. Шуңа күрә уйлаган эшегезне үтәми калдырмаска кирәк. Ул инде Аллаһы Тәгаләгә иреште. Хак Тәгалә белән бәндә арасында беркем дә юк. Кемгә аны багышлыймы, юкмы – борчылма. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам, сәдака бирү яшерен, дигән. Яшерен биргән сәдака тәмуг утыннан пәрдә булыр, дигән. Аллаһ ризалыгы өчен дип сәдака биргәнбез икән, кулыбыздан чыгып китүгә, без аны онытырга тиеш. Ул инде Аллаһ юлына китте, ул сине саклый. Бирәм дип ниятләп, бирми йөртсәң, кесәңдә ут йөртәсең.

Җәлил хәзрәт Фазлыев