
Бүген Әлмәт Ислам мәдрәсәсе һәм “Нур” татар теле мөселман мәктәбе укучылары шәһәрнең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар.
Керү белән үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе – Замалиева Гөлия Набиулловна каршы алды, балаларга китапханә турында бик күп мәгълүмат бирде.
Әлеге очрашуда Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та катнашты.
Очрашуда сүз китап,белем турында барды.Укучылар яттан Коръән сурәләре сөйләделәр.Очрашу Фәһим хәзрәтнең тирән эчтәлектәге чыгышы белән тәмамланды.
“Укучылар,китап укырга яратасызмы?Электрон вариантынмы,әллә инде китапның үзеннән укыйсызмы?”,- дип кызыксынды Фәһим хәзрәт.Укучы балаларның күбесе гадәти китапны үз итүләрен әйтеп үттеләр.
Имам-мөхтәсиб шәһәребез китапханәләренә язылырга,һәрдаим укырга киңәш итте. Иң күп китап укучыга бүләк тапшырылачагын да әйтеп үтте.Укучылар да,килгән укытучылар да,китапханә хезмәткәрләре дә әлеге очрашудан канәгать калдылар.
▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼