“Киемем – куңелем бизәге”

әлмәт мөслимәләре

12 март көнне Әлмәт районы Мөхтәсибәте, Мөслимәләр җәмгыяте, Ак Калфак хатын кызлар оешмасы белән берлектә Әлмәт шәһәрендә ” Киемем – куңелем бизәге ” дип аталган мәдәни дини чара узды .

Кунаклар арасында Республиканың мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, язучы, галим,тарихчы Фәузия Бәйрәмова, Мөхәммәдия мәдрәсәсе мөгәллимәсе Флера Ханнанова бар иде.

"Киемем - куңелем бизәге"

Милли киемнән килгән хатын кызларыбызга Р. Фәхреддин мемориаль музееннан, Х. Әхмәтшин исемендәге туган якны өйрәну музееннан килгән белгечләр милли киемнәрнең узенчәлеге турында сөйләделәр , кургәзмә материаллары курсәттеләр.

"Киемем - куңелем бизәге"

Чараны мөхтәсибәтебезнең урынбасары Мөхәммәд хәзрәт һәм имамыбыз Әхмәт хәзрәт Корьән аятьләре укып башлап җибәрделәр.

Чара чыгышлар, мөнәҗәтләр белән урелеп барды.

"Киемем - куңелем бизәге"

Бу матур мәҗлес Әлмәт шәһәренең мөслимә хатын кызлар җәмгыяте җитәкчесе , эшмәкәр Рәйханә Ханнанованың хәләл кафесында узды. Кунаклар йөз сиксәннән артык кеше ,пылаулар ашап , чәйләр эчеп, рухи байлык туплап милләтебез өчен горурланып таралыштылар.

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼