Кичке мәдрәсәне тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды

Әлмәт үзәк мәчетендә, кичке мәдрәсәне тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы узды. Дини гыйлем алу хакындагы дипломнар ир-атларга һәм хатын-кызларга тапшырылды. Ир-атларга «имам-хатыйп» ә хатын-кызларга «мөгәллимә» белгечлеге бирелде.

Кичке мәдрәсәдә уку курслары атнага ике тапкыр үзәк мәчеттә уза. Өлкәннәр, күбесе эштән соң, кич белән укырга киләләр. 4 ел уку дәверендә алар бер-берсе белән курсташларга гына түгел, ә якын дусларга әвереләләр. Тәнәфес вакытында чәй эчеп алу да каралган, чөнки күпчелек укучылар укырга туры эштән соң килә.

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼