Казага калган ураза

Рамазан аенда ураза тотмаган көннәрне каплар өчен соңыннан тоташ яки өзеп ураза тотарга кирәк.
Ибне Гомәр әйтүенә караганда, Пәйгамбәр с.: «Сез каза уразасын тоташ яки өзеп тота аласыз», — дигән. Мөхәммәт ибн әл-Мөккадйрнең хәбәр итүенчә, Пәйгамбәрдән с.: «Каза уразасын тоташ тотаргамы, әллә өзеп тә ярыймы?» — дип сораганнар. Ул: «Анысы синең эш. Әгәр кешенең бурычы бар икән, ул бурычын бүлеп- бүлеп бирә ала. Шулай булгач, каза уразасын өзеп тотуны да Аллаһы кабул итә».
Каза уразасын ел дәвамында теләсә кайсы айда тота аласыз. Гайшә әйтә, мин кайчакларда Рамазан аенда тотылмаган уразаларымны Шәгъбәннән (Рамазан аеннан алда килә торган ай) дә алда тота алмый идем, ди.
Кем каза уразасын икенче рамазан аена кадәр тота алмый, ул яңа Рамазанда яңа уразасын тотарга, ә каза уразасын соңыннан тотарга тиеш
Мондый кичектерү хупланмый. Аллаһы тәгалә Коръәндә болай ди: «Аллаһыга гөнаһлы булудан сакланыгыз».

УКЫГЫЗ:  Ураза тотканда укый торган догалар

Реклама