Кама елгасы турында кыскача мәгълүмат

кама елгасы Елгалар

Кама елгасының озынлыгы 1805 чакрым. Ул Россиянең 5 регионы – Удмуртия, Киров һәм Пермь өлкәләре, Башкортостан һәм Татарстан республикалары аркылы ага. Татарстан территориясендә Идел елгасына кушыла.

Галимнәр фаразлавынча, Кама елгасы Иделгә карый иртәрәк барлыкка килгән. Чөнки Югары Кама калкулыгы Урал тауларының бер өлеше булып тора. Ә алар, үз чиратында, Россиядә иң борынгылардан. «Кам» дигән удмурт сүзе дә «баш елга» дигән мәгънәгә ия.

кама елгасы

Кама елгасы татарча Чулман дип йөртелә. Бу аның борынгы төрки исеме. Чулман елгасының якынча 380 чакрымы безнең республикабызга туры килә. Кама Татарстанда Иделдән кала иң зур елга. Республикабыз территориясендәге иң зур кушылдыклары: Агыйдел, Ык, Зәй, Чишмә (Шушма) (сул); Иж, Вятка, Мишә (уң).

Кайбер галимнәр әйтүенчә Кама түгел, ә киресенчә Идел Камага кушыла. Чөнки Кама елгасының суы күбрәк. Шулай ук борынгы гарәп сәяхәтчеләре язмаларында да, Итиль елгасының башы Агыйдел ягында дип күрсәтелгән. Ә Агыйдел, белгәнебезчә, Кама елгасының иң зур кушылдыкларыннан берсе.

Кама буендагы иң зур шәһәрләр:

  • Соликамск;
  • Березники;
  • Пермь;
  • Сарапул;
  • Нефтекамск;
  • Яр Чаллы;
  • Түбән Кама.

Кама аркылы барлыгы 22 күпер төзелгән.

кама елгасы купере
Саескан тавы янындагы Кама аша күпер (Сорочьи горы)

Кама елгасының кушылдыклары да бик күп (җәя эчендә 100 чакрымнан арткан елгаларның озынлыгы):

  • Вятка яки Нократ (1314 км)
  • Зәй (219 км)
  • Шушма (259 км)
  • Шуранка
  • Брысса
  • Тойма (121 км)
  • Бетьки
  • Челна
  • Шильна
  • Ык (571 км)
  • Иж (237 км)
  • Агыйдел, Белая (1430 км)
  • Мишә (204 км)
  • Ветлянка
  • Берёзовка
  • Буй (228 км)
  • Камбарка
  • Шолья
  • Малая Сарапулка
  • Сарапулка
  • Сива (206 км)
  • Тулва (118 км)
  • Очёр
  • Юг
  • Таборка
  • Перемка
  • Нытва
  • Сырка
  • Качка
  • Сюзьва
  • Пальта
  • Малая Ласьва
  • Ласьва
  • Гайва
  • Чусовая (735 км)
  • Полазна
  • Добрянка
  • Тюсь
  • Гаревая
  • Лёнва
  • Обва (247 км)
  • Большой Висим
  • Чёрмоз (121 км)
  • Нижний Лух
  • Косьва (283 км)
  • Иньва (257 км)
  • Емельяниха
  • Пожва
  • Тузим
  • Сыньва
  • Позь
  • Полуденный Кондас (102 км)
  • Кондас
  • Яйва (304 км)
  • Лёнва
  • Зырянка
  • Толыч
  • Лысьва
  • Усолка
  • Боровая
  • Вильва
  • Мошевица
  • Вишера (415 км)
  • Гремячевка
  • Керчевка
  • Уролка (140 км)
  • Большой Козырь
  • Чёлва
  • Сумыч
  • Вильва
  • Пильва (214 км)
  • Южная Кельтма (172 км)
  • Светлица
  • Коса (267 км)
  • Язевка
  • Тодья
  • Леман
  • Лупья (128 км)
  • Весляна (266 км)
  • Вес
  • Пый
  • Сордва
  • Вольва
  • Лиз
  • Пуншим
  • Берёзовка
  • Погва (Ржановка)
  • Сёйва
  • Порыш (131 км)
  • Тупрунка
  • Писеговка
  • Пыелка
  • Кужва
  • Има
  • Лупья
  • Бузима
  • Чус
  • Кым
  • Нырмыч
  • Волосница
  • Рыта
  • Лупья (135 км)
  • Чула
  • Чёрная
  • Сюзьва
  • Нярпа
  • Шалим
  • Зуйкарка
  • Пуговка
  • Чус
  • Ченег
  • Зюзьба
  • Пура
  • Колыч
  • Вок
  • Неополь (Неаполь)
  • Кая
  • Нирим
  • Томызь
  • Пах
  • Ченог
  • Кедра
  • Ченог
  • Лытка
  • Сёва
  • Леман
  • Северный Сардай
  • Сардай
  • Малый Пызеп
  • Кампызеп
  • Лопья
  • Нилкам

Кама елгасында барлыгы өч сусаклагыч төзелгән:

  1. Кама сусаклагычы;
  2. Воткинск сусаклагычы;
  3. Түбән Кама сусаклагычы.

Соңгысы Татарстан территориясендә.

кама елгасында гэс
Түбән Кама сусаклагычы

Кама шулай ук Россиядәге иң эре су юлларының берсе. Сусаклагычлар төзү, суднолар йөрү мөмкинлеген тагын да арттырган.

Елгадагы төп портлар һәм пристаньнар:

  • Соликамск;
  • Березники;
  • Лёвшино;
  • Пермь;
  • Краснокамск;
  • Чайковский;
  • Сарапул;
  • Камбарка;
  • Яр Чаллы;
  • Түбән Кама;
  • Чистай.

Пермьнан: Мәскәү, Түбән Новгород, Әстерхан һәм Уфа шәһәрләренә регуляр пассажир рейслары бар.

Кама буйларының искиткеч матур табигате, туристларны һәрвакыт үзенә җәлеп итә. Елга төрле-төрле балыкларга бай. Кама буенда тарихи һәм мәдәни истәлекле урыннар да җитәрлек.

Оцените статью
NUR.TATAR