Кабак турында хәдисләр

кабак турында хэдис

Әнәс ибне Мәлик (радыйАллаһу ганһе): “Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кабакны ярата иде”, – дип әйткән.

Җәбир ибне Тарикъ Әл-Әхмәси әйткән: “Бервакыт мин Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм янына кердем һәм анда кабак күреп аннан: “Бу нәрсә?” – дип сорадым. Ул соравыма: “Без аның белән үз ризыгыбызны арттырабыз”, – дип җавап кайтарды.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дип әйтә торган булган: “Йә Гайшә, ризык әзерләгән вакытта син аңа күбрәк кабак сал, чөнки ул сагышлы йөрәкне ныгыта!”

Шулай ук тагын бер хәдистә Әбү Талут (радыйАллаһү ганһе) болай дип әйткән: “Мин Әнәс ибне Мәлик янына кердем. Ул: “Аллаһының илчесе яратып ашаганга күрә, син миңа бик кадерле ризык”, – дип әйтә-әйтә кабак ашый иде”.

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼