Көннәрнең иң бөеге  – Җомга көне. Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г) шулай ди:
«Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга көне» (Табарани).

Аллаһ Тәгалә каршында бу көн кояш чыккан иң хәерле көн булып санала. Аллаһның илчесе (с.г.с) шулай ди:
«Кояш чыккан иң хәерле көн –  Җомга көне. Ул көнне Адәм гс яратылды, ул көндә җәннәткә кертелде һәм ул көнне аннан чыгарылды. Кыямәт көне дә Җомга көнне булачак» (Мөслим).

Җомга көнендә яки төнендә вафат булу хәерле үлем булып санала, чөнки ул вакытта үлгән кеше кабер газабыннан имин булачак. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:
«Әгәр дә бер мөселман җомга көнендә яки төнендә үлсә, Аллаһ аны кабер газабыннан саклаячак» (Әхмәд, Тирмизи).

Җомга сүзе гарәп телендә «җәмәга»(جَمَعَ) фигыленнән барлыкка килгән. Ул «җыйды», «берләштерде»дигән мәгънәне белдерә. Бу көннең «җомга»дип аталуы хакында галимнәрнең төрле фикере бар. Шуларның берсе, Аллаһ Тәгалә бу көнне Адәмне кеше рәвешенә кертеп җыеп бетерде. Бервакытны Әбү Һүрайра (р.г) Мөхәммәд (с.г.с)гә шундый сорау бирде: «Әй Аллаһның илчесе! Ни өчен бу көн җомга дип аталды?»Пәйгамбәребез (с.г.с) әйтте: «Ул көнне атагыз Адәмнең балчыгы кеше кыяфәтенә кертелеп җыелды. Ул көнне дөнья бетә һәм улкөнне кешеләр каберләреннән чыгалар. Ул көннең ахыргы өч сәгатендә кеше Аллаһка дога кылса, аның догасы кабул була»(Ибн Мәрдәвәйһ).

Икенче фикер буенча, бу көн кешеләр җомга намазын укырга мәчеткә җыелганнары өчен әлеге исем белән аталды. Ибн Сирин әйтүенчә, Җомга исемен Мәдинә шәһәре халкы бирә. Мөхәммәд (с.г.с) Мәдинә шәһәренә килер алдыннан кешеләр җыелдылар һәм бу көнне Җомга дип атый башладылар. Аңа кадәр«Гарубә»дип йөртелә иде.

Аллаһ Тәгалә җомга көнен мөселманнарга Үзен зурласыннар, җомга вәгазен тыңлап, иманнарын куәтләсеннәр өчен атналык бәйрәм итеп билгеләде. Аллаһның илчесе (с.г.с) шулай ди:
«Дөреслектә, бу көн– бәйрәм. Аллаһ  аны мөселманнарга билгеләде. Кем дә кем җомгага барса, госел алсын» (Ибн Мәҗәһ).

Җомга көненең башка көннәрдән өстенлеген дога кабул була торган вакыт та күрсәтә. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:
«Җомга көнендә бер вакыт бар, әгәр дә шул вакытта намаз укучы мөселман кешесе Аллаһтан берәр хәерле нәрсә сораса, Ул аңа аны бирәчәк» (Бухари).

Җомга көнен башка көннәрдән мәчеткә барып җомга намазы уку аерып тора. Ислам дине – кешеләрне бердәм булырга, җәмәгать булып яшәргә чакыручы дин. Шуңа күрә дә биш вакыт намазны мәчеткә барып уку каты сөннәт, ә җомга намазын мәчеткә барып уку фарыз хөкемендә. Аллаһ Тәгалә шулай ди:
«Әй иман китергән бәндәләр! Әгәр дә Җомга көнендә намазга чакырылса, Аллаһны искә төшерергә ашыгыгыз һәм сату-алуны калдырыгыз. Бу сезнең өчен хәерлерәк, әгәр дә сез моны белсәгез»(Җомга – 9). Аллаһның бу аятьтәге әмере сау-сәламәт, акыллы, балигълыкка ирешкән кешеләргә кагыла. Мөхәммәд(с.г.с) шулай ди:
«Кемдә кем Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанса, аңа җомга көнне җомга намазын уку тиешле. Мәгәр авыру кешегә, яки мосафирга, яки хатын-кызга, сабый балага, кол кешегә бу намаз мәҗбүри түгел. Кемдә кем күңел ачу яки сату-алу белән мавыгып җомгага бармаса, Аллаһ ул кешедән баш тарта. Чынлыкта, Аллаһ беркемгә мохтаҗ булмаучы, макталучы Зат»(Дәракутни).

Аллаһ Тәгалә:«Әгәр дә Җомга көнендә намазга чакырылса, Аллаһны искә төшерергә ашыгыгыз», -ди.

Әл-Хәсән әл-Басри «җомга намазына ашыгыгыз»дигән гыйбарәне шулай аңлата: «Аллаһ белән ант итәмен ки, ул чабып баруны аңлатмый, ә йөрәк һәм ният белән намазга омтылуны аңлата».

Башка галимнәр әйтүенчә, җомга намазына ашыгу –аңа тиешенчә алдан әзерләнүне аңлата. Моңа госел алу, чиста яки яңа кием кию, ислемай сөртү керә.

Җомгага азан әйтелгәч, сатучы сатуын, эшче эшен ташлап мәчеткә барырга тиеш. Җомга намазы мөселман ир кешегә фарыз булганга күрә, аны калдыру зур гөнаһ булып санала.Аллаһ Тәгалә җомга намазын сәбәпсез калдырган кешенең йөрәгенә мөһер суга. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:
«Кем дә кем бернинди дә сәбәпсез рәттән өч җомга намазын калдырса, Аллаһ аның күңеленә мөһер куя» (Ибн Мәҗәһ, Нәсәи).

Башка хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:
«Кешеләр яки җомга намазын калдырудан туктыйлар яки Аллаһ аларның йөрәкләренә мөһерсуга. Соңыннан алар гафилләрдән булачаклар»(Мөслим).

Мөхәммәд (с.г.с) җомга намазы укуның фазыйләте турында безгә бик күп хәдисләрдә әйтте. Шулар арасыннан түбәндәге хәдисне китерергә мөмкин:
«Әгәр дә кеше җомга көнне госел алса, булдыра алганча үзен чистартса, чәч-сакалын майласа яки өендә булган ислемаен сипсә һәм соңыннан өеннән мәчеткә барып, ике кеше арасын аермыйча язылган намазын укыса һәм соңыннан имам хөтбә сөйли башлагач сөйләшмәсә, ике җомга арасында кылган кечкенә гөнаһлары гафу ителәчәк» (Бухари).

Җомга көнне фәрештәләр намазга килгән кешеләрнең исемнәрен язып баралар. Мөхәммәд (с.г.с) бу турыда шулай ди:
«Әгәр дә җомга көне җитсә, мәчетләрнең ишекләре янындафәрештәләр булып,алар намазга иң беренчеләрдән килгән кешеләрнең исемнәрен язып баралар. Әгәр дә имам хөтбә укырга мөнбәргә утырса, алар язылган битләрне төрәләр һәм хөтбәне тыңлый башлыйлар» (Бухари).

Алда әйтелгәнчә, Аллаһ Тәгалә кешеләргә җомга намазын Үзен искә төшерү өчен фарыз кылды. Күп вакытта кешеләр, дөнья эшләре белән мәшгуль булып, Аллаһны, Аның әмерләрен һәм тыюларын исләреннән чыгаралар. Менә шуңа күрә Аллаһ Тәгалә  җомга намазы алдыннан хөтбә укуны фарыз итте. Ул хөтбәдә Аллаһның бөеклеге, Аның исем-сыйфатлары, Ул әмер иткән һәм тыйган гамәлләр турында сөйләнелә, үлем, Кыямәт көне, җәннәт-җәһәннәм искә төшерелә. Шуңа да җомга намазы кешегә гыйлем дәресе кебек, чөнки ул бу намазга килеп дини гыйлем алып кайта.
«Җомга»сүрәсендәАллаһ Тәгалә шулай ди:
«Әгәр дә җомга намазы укылса, җир йөзенә таралыгыз һәм Аллаһның фазыйләтенә омтылыгыз, күп итеп Аллаһны искә алыгыз. Бәлки сез уңышка ирешерсез»(Җомга – 10).

Ислам дине җомга көнендә эшләүдән тыймый. Бары тик җомга намазы укый торган вакыт кына ир кешеләр өчен эшләргә ярамый торган вакыт булып санала. Җомга намазына хәтле һәм намаздан соң дөньяви эшләр белән шөгыльләнергә рөхсәт ителә. Чөнки Аллаһ Тәгалә Җомга намазын укыганнан соң Үзенең фазыйләтенә омтылырга куша.
«Аллаһның фазыйләтенә омтылыгыз»дигән сүзне Ибн Габбәс (р.г) шулай аңлата: «Бу аятьтә дөньяга кагылган берәр нәрсәгә омтылу әмер ителми. Аллаһның фазыйләтенә омтылу –  улҖомга намазыннан соң авыру кешеләрнеңхәлләрен белү, туган кардәш янына бару, җеназа намазына килү». Сәгыйд ибн Мусәйәб әйтүенчә,«Аллаһның фазыйләтенә омтылу»– ул гыйлем алуны аңлата.

Башка галимнәр әйтүенчә,«Аллаһның фазыйләтенә омтылу»Аллаһ Тәгаләнең ризыгына омтылуныаңлата.Моңа хәләл юл беләнкәсеб итү керә. Гаррак ибн Мәлик Җомга намазын укыгач, мәчет ишеге төбенә басып болай ди: «Йә Аллаһ! Дөреслектә, мин Синең чакыруыңа җавап бирдем, Син кушкан фарыз намазны укыдым һәм Син әмер иткәнчә Җир йөзенә ризык табу өчен чыктым. Шуңа күрә миңа Үзеңнең фазыйләтеңнән ризык бир, чөнки Син иң хәерле ризык бирүче Зат»(Ибн Әби Хәтим риваять итә).

Җомга намазын укып бетергәннән соң, Аллаһ Тәгалә Җир өстенә таралырга һәм Үзен күп итеп искә алырга куша. Сәгыйд ибн Җүбәйр «күп итеп Аллаһны искә алыгыз»дигән гыйбарәнеаңлатып шулай ди:«Аллаһны искә алу — ул Аллаһка буйсыну. Кем дә кем Аллаһка буйсынса, Ул аны искә алган була. Ә кем дә кем Аңа буйсынмаса, Ул аны теле белән күп итеп мактаса да искә алмаган булып чыга».

Башка галимнәр әйтүенчә, Җомга намазыннан соң Аллаһны күп искә алу – ул сату-алу иткәндә, башка дөньяви эшләрне башкарганда Аллаһка шөкер итүне, Аны мактауны, Аннан кылган гөнаһлар өчен гафу сорауны аңлата. Бу аять мөселманның дөньяви эше дә Аллаһ Тәгаләне искә алу белән бергә булырга тиешлекне күрсәтә. Әгәр дә кеше Аллаһ Тәгаләнең күзәтеп торучы Зат булуын һәрвакытта да күңелендә тотса, Аны мактаса, ул бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхеткә ирешәчәк. Шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә: «….күп итеп Аллаһны искә алыгыз. Бәлки сез уңышка ирешерсез», — ди.
Җомга көненең үзенә генә кагылган әдәпләре һәм кагыйдәләре бар. Шуларның иң беренчесе чисталыкка бәйле. Мөселман кеше бу көнне аеруча үзенең чисталыгына, тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә тиеш. Әгәр кем дә кем, Җомга көнне госел алса,бу гамәл аның гөнаһларының гафу ителүенә сәбәпче булып тора. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:
«Кем дә кем Җомга көнне госел алса, аның гөнаһлары һәм хаталары гафу ителә»(Бәйһәкый).

Шулай ук мөселман кешесе бу көнне чәч-тырнакларын тәртипкә китереп, тешен чистартып, матур киемнәрен киеп,ислемай сибенеп мәчеткә барса, Мөхәммәд (с.г.с) сөннәтен үтәгән була. Әгәр дә аның нияте Мөхәммәд пәйгамбәргә охшау, аның сөннәтенә иярү булса, Аллаһ Тәгалә моның өчен аңа әҗер-савап яза.