Яз, чәчү, кошлар… Үсемлекләр безне ишетәме?

Бүгенге вәгазебез яз турында бакча эшләре һәм кошлар хакында булыр, ин ша Аллах.

Күп вакытта яңа йорт салгач, яңа фатир алгач кешеләр йортта Коръән укыта, бу инде Аллахының рәхмәтен сорау шушы йортка бәрәкат-сәгадәт бир дип дога кылу өчен. Әмма укылган Коръәнне шушы йорт эчендәге бөтен кирпеч, бөтен таш ишетеп тора, үзенә уңай энергия сеңдерә. Шулай ук балага исем кушканда уң колагына азан сул колагына камәт әйтәбез, кемдер әйтергә мөмкин, бала ишетми-аңламый бит инде аны дип, ләкин бу алай түгел. Бөтен җан иясе бөтен тереклек, кошлар, хәтта үсемлекләр Аллаһы Тәгаләгә тәсбих әйтәләр һәм безнең сүзләрне ишетәләр һәм безнең сүзләр аларга тәэсир итмичә калмый.

Коръәндә Исра сүрәсендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Җир йөзендә нәрсә бар, алар Аллаһка тәсбих әйтә. Тик сез генә аларның әйткән тәсбихләрен аңламыйсыз, күрмисез, ишетмисез» — ди.

Яз җитү белән авыл кешеләре өчен бакча эшләре башлана, җир эшкәртү, чәчү, утырту эшләре каршыбызда тора. Менә шушы уңышның бәрәкәте булуы, аларны чәчкәндә дога белән (Бисмиллә) белән башлау һәм гомумән чәчкәндә генә түгел үсемлекләр үскәндә дә, алар янында эшләгән вакытта дога кылу, Коръән уку яки һич булмаса яхшы сүзләр генә сөйләү бик нык тәэсир итә икән алачак уңышка һәм инде аның бәрәкатенә.

1997 елда бер галим шушы хакта бер эксперимент үткәрә. Бу кора өч махсус ангар. Өчесен дә бертөсле итә, бертөрле шартлар тудыра, барысында бер туфрак, ашлама бертөрле су сибә. Һәм шәкертләрен билгели әлеге үсемлекләрне карарга. Һәрберсенә махсус задание бирә. Беренче ангарны караучы шәкерткә укырга куша атнага ике тапкыр Коръәннән сүрәләр һәм үсемлекләр янында бары тик яхшы сүзләр генә сөйләүен тәлап итә. Ә икенче ангарда эшләүче шәкерткә куша — ангарга кергәндә кулына үләннәр йолкып алып керергә һәм үсеп килүче игеннәр каршында теге үләннәрне газаплап өзгәләргә, үсемлекләрне сүгеп, алар янында сүгенеп йөрергә. Ә инде өченче ангарда бернәрсә укымыйлар яхшы сүз дә әшәке сүзләр дә әйтмиләр. Бусы инде табигый ангар була. Монда иген ничек бар шулай үсә.

Менә уңыш вакыты җитә. Карыйлар беренче ангардагы, теге Коръән укып матур сүзләр генә сөйләп үстергән игеннәр, табигый ангардагыларга карый 44% ка биегрәк һәм уңышы 140 % ка күбрәк. Ә теге газап күргәннәре, яннарында гел сүгеп-сүгенеп йөргән үсемлекләр хәтта юньләп буйга да үсә алмый, биеклекләре табигыйдан ангар үсемлекләреннән 33% ка түбән, ә уңышы 80% ка азрак. Бу инде бик зур дәлил булып тора — игеннәрнең хәерле сүзләр, догалар ишетеп үссәләр яхшырак уңыш биргәненә.

Без беләбез күп әбиләр гөлләре белән сөйләшәләр, яхшы сүзләр әйтәләр, ә алар искиткеч булып үсә, матур булып чәчәк ата. Ә кайбер өйләрдә гөлләр хәтта бөтенләй дә үсә алмый. Өйдә гел сүгенеп начар сүзләр әйтеп торсалар, талашып-ызгышып торсалар мондый өйдә гөл дә үсә алмый икән. Шуңа күрә бакчадагы бәрәңгеләрегез, кишер-суганнарыгыз янында сүгенеп йөрмәгез, матур сүзләр генә сөйләгез, эшләгәндә Коръән-догалар укысагыз тагы да яхшырак.

Шулай ук икенче бер галимнәр суны да тикшерәләр, бер савытта су янында Коръән укып туңдыралар, икенчесендә авыр әшәке сүзле музыка кабызып туңдыралар. Карыйлар, Коръән аятләре укып туңдырылган суның кристаллары искиткеч матур бер формага кергән була, гүзәл бизәкле рәсемнәргә әверелеп туңган була, ә теге авыр музыка ишетеп туңган суның кристаллары коточкыч ямьсез формаларга, куркыныч рәсемнәргә әверелгән була. Шуңа да суга Коръән укып бирү — өшкерүнең бер төре булып тора.

Аллаһы Тәгалә Коръәннең бер аятендә Үзенең хәтта хәрбер орлыкка да үзенчәлек биргәне хакында әйтә. Мәсәлән: кишер орлыгы бар, суган орлыгы һәм башкалар, һәрберсен салабыз бер үк төрле җиргә, бер үк туфракка. Ә шул кечкенә генә орлык үзенә нинди матдәләр кирәк икәнен белә, кишер бер төрле мадәне җыя, ә суган ачы булган матдәләрне җыя. Каян ул орлык белә икән соң нәрсә җыярга икәнен, димәк Аллаһ ул орлыкларга куйган информацияне, җирдән нинди минералын алырга икәнне. Кишердән суган тәме килми бит инде… Һәрбер орлык үзенә кирәклесен ала.

Рамиль хәзрәт Юныс үзенең «Күңел күзе» (уку өчен басыгыз) дигән бер вәгазендә болай ди: «Миңа бер очрашуда тавык йомыркасы китерделәр һәм әйттеләр, хәзрәт карагыз әле нинди могҗиза, йомырка кабыгына гарәп хәрефләре белән Аллаһ дип язылган . Хәзрәт боларга әйтә икән, бу инде бөтенләй сукырлар өчен язылган дип, чөнки тавык йомыркасы үзе үк Аллаһның зур могҗизасы, хикмәте. Ни өчен? Чөнки йомырка үле бер матдә, ә бер заман шул үле матдәдән тере чеби чыга һәм тавыкка әйләнә һәм бу тавык тагы үле йомырка сала — ди. Бу Аллаһы Тәгаләнең тередән үле чыгарырмын, үледән тере чыгарымын дигән вәгъдәсенә туры килә дә инде. Күз алдында шундый могҗиза, ә без кабыгына Аллаһ дип язылганны могҗиза дип саныйбыз.

Инде бер кошлар турында сөйли башлагач тагы кызыклы фактлар турында әйтеп үтәсем килә. Менә бездә хәзер яз вакыты, җылы яктан кошлар кайта. Бездән киткән сыерчыклар, сандугачлар җылы якта кыш чыга, ләкин алар анда сайрамый, оя да кормый икән. Монда кайткач кына сайрый, гаилә кора, бала чыгара. Туган якларына кайтыр өчен кайберләре 14-16 мең чакрым очалар икән. Кошлар киткәнен, кайтканын без инде күптәнән беләбез, әмма берәребезнең уйлап караганы бармы икән — ничек кошлар юлны таба, нәкъ безнең бакчадагы үзенең оясына кадәр Африкадан сыерчык ничек кайта ала икән һәм каян белә кайтырга вакыт җиткәнен?

Галимнәр бу хакта бик күп тикшерүләр үткәрә. Баштарак хәтта уйлаганнар — кошлар йолдызларга карап очалар дип. Ләкин ничек итеп? Мәсәлән, алда очкан торна әйтеп бара алмый бит инде иптәшләренә, хәзер казык йолдыздан борылабыз да җидегән йолдызга карап очабыз дип. Ә көндез йолдызлар юк, болытлы төнне ничек очалар. Бу сер күптән түгел генә ачылыды. Коръәндә Аллаһы Тәгалә Нәхел сүрәсенең 79нче аятендә әйтә: «Сез ничек Аллаһка буйсынган кошларны күрмисез, иманлы кешеләргә алардан күп гыйбрәт бар» — ди.

Галимнәр ачыклаганнар, һәрбер кошның күз белән баш мие арасында ярты миллиметр гына кечкенә бер әгъза бар икән. Яки бер чип формасында, навигатордагы кебек. Шул чип ике функция үти, берсе биологик сәгать, кайту вакыты җиткәч будильник кебек сигнал бирә (беркем дә звонить итеп әйтми бит инде кошларга әйдә кайта башлагыз монда карлар эри инде дип, Африкада кар да ява башламый, салкын монда дип очып китерләр иде). Аларга шушы чип сигнал бирә икән кайтыр вакытлары җиткәчтен. Бу чипның икенче функциясе — җирнең магнит кыры белән элемтәдә тору. Һәм кошлар шушы чиплары ярдәмендә магнит кыры белән бара икән.

Әлеге ачышны ясаучы галимнәр эксперимент үткәрәләр — очып баручы кошларга самолеттан көчле магнит белән тәэсир итәләр һәм кошлар курсларын югалталар, адашалар. Димәк кошлар бара икән магнит кырына нигезләнеп. Кешеләр компас уйлап табып диңгездә адашмыйча йөзәргә өйрәнгәче үк , кошлар инде меңнәрчә ел табигый компас белән кулланалар. Инде хәзер сорау, кем куйган аларга бу компасны? Үзеннән-үзе барлыкка килгәнме? Моңа эволюция дип төкрек чәчеп йөрүчеләр дә җавап бирә алмый. Кеше маймылдан яралган дип бәхәсләшергә яратучыларга гомумән әйтергә була синең бабаң маймыл булган икән, ә минеке кеше, минем бабам Адәм галәйһиссәләм дип.

Аллаһы Тәгалә әйтә, кошларның очулары намаз, кычкырулары, сайраулары дога ди. Авыл җирендә без күрәбез зур агачларга каргалар оялаганын. Игътибар итсәк, каргалар дәррәү кубып бер очып алалар, алар нәкъ намаз вакытында күтәрелеп алалар икән, көнгә биш тапкыр. Чөнки Аллаһ әйтте, очулары намаз диде. Әгәр безнең агачка килеп сайрый икән бер сандугач, белегез бу Аллаһны тәсбих итә һәм гүя безгә әйтә: «Әй иман китергән кеше, син дә Аллаһны тәсбих ит» — дип.

Безгэ менә шушыларга карап, хәтта җир астындагы орлыклардан тишеп чыккан игеннәргә карап гыйбрәт алырга кирәк. Һәрберсе хакында уйласак, фикер йөртсәк, бу безгә динебезне иманыбызны арттырырга бер дәрес булыр иде.

Шуңа күрә һәрберебезгә бу дөньяда ахиратне дә уйлап, дөньядагы булган нигьмәтләрдән дәрес-гыйбрәт алып, тормышыбызда хәерле-рәхмәтле яшәп, ахирәттә дә җәннәтле булырга насыйп булсын иде.

Мәгълүмәт Рамил хәзрәт Юныс аудиовәгазеннән алынды.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар