بسم الله الرحمن الرحيم‎‎‎‎ 
Намаз укырга өйрәнү видео:
Намаз укыр өчен — намазның шартлары үтәлүе фарыз (мәҗбүри). Намазның шартларына —  госелле, тәһарәтле булу, намаз вакыты кергән булу, гаурәт урыннарын каплый торган чиста киемнән булу (түбәндәге рәсемнәрдәге кебек), намазлык һәм намаз укый торган урын чиста булу, кыйблага карап басу, нинди намаз укылачагын күңел белән ниятләү керә.
  • Иртә намазы 2 рәкәгат сөннәт һәм 2 рәкәгат фарыз (үтәлүе мәҗбүри) намазлардан тора. Беренче сөннәт намаз укыла.
  • Өйлә намазы 4 рәкәгат сөннәт, 4 рәкәгат фарыз(үтәлүе мәҗбүри) һәм 2 рәкәгат сөннәт намазларыннан тора. Баштан 4 рәкәгат сөннәт, аннан фарыз, һәм соңыннан 2 рәкәгат сөннәт укыла.
  • Икенде намазы — 4 рәкәгат фарыз (үтәлүе мәҗбүри) намаздан тора.
  • Ахшам намазы — 3 рәкәгат фарыз (үтәлүе мәҗбүри) һәм 2 рәкәгат сөннәт намазларыннан тора. Баштан фарыз укыла.
  • Ястү намазы — 4 рәкәгат фарыз (үтәлүе мәҗбүри) һәм 2 рәкәгат сөннәт намазыннан тора. Беренче фарыз укыла. Ястү намазыннан соң Витр намазы да укыла.
  • Витр намазы 3 рәкәгат итеп укыла. Һәр рәкәгатендә «Фатиха» сүрәсеннән соң кыска сүрә укыла. Соңгы 3нче рәкәгаттә кыска сүрәдән соң, кулларны күтәреп тәкбир әйтелә(намаз башлангандагы кебек) һәм «Кунут» догасы укыла, аннан соң гына рокугка кителә.
  • Сөннәт намазларда фарыз намазлардан аермалы буларак, 3нче-4нче рәкәгатләрдә дә «Фатиха» сүрәсенән соң берәр кыска сүрә укыла…
Ирләрдән аермалы буларак, хатын-кызлар азан әйтми, камәт төшерми, намазларын эчтән генә укый…
НИЯТ
 Кыйбла тарафына карап басыгыз ( рәсемдәге кебек). Намазга керешер алдыннан, кайсы намазны укуыгызга карап, эчтән генә, ният кыласыз. Мәсәлән: иртә намазының сөннәтен укырга җыенасыз икән:
«ният кылдым иртә намазының 2 рәкәгать сөннәтен үтәмәккә халисан лилләһи тәгалә» дип.
Иртә намазының фарызын укысагыз:
«ният кылдым иртә намазының 2 рәкәгать фарызын үтәмәккә халисан лилләһи тәгалә», дип ният кылына. Башка намазлар алдыннан да шундый тәртиптә ният кылына.
 ниятх
ТӘКБИР ӘЙТҮ
 Кулларны күкрәк турысына кадәр күтәреп ( рәсемдәге кебек), тәкбир әйтегез.
Тәкбир — «Аллаһу әкбәр», дию.
Тәкбир әйтелү белән намаз башланган санала, җитди булмаган сәбәпләр аркасында намазны бозарга ярамый!
 вступление в намаз
КЫЯМ
Куллар күкрәккә куела, уң кулыгызны сул кулыгыз өстенә куегыз ( рәсемдәге кебек), карашыгызны түбәнгә, намазлыкка башны тидерәчәк (сәҗдә кылыначак) урынга юнәлтегез.Әлеге халәт кыям дип атала. Әлеге халәттә иң беренче «Сәнә» укыла. «Сәнә»:
«Сүбехәнәкә Аллаһүммә үә бихәмдикә үә тәбәракәс-мүкә үә тәгәлә җәддүкә үә лә Иләһә гайрукь».
«Сәнә»дән соң «Тәгаүүз» әйтелә. «Тәгәүүз»:
«Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим»
«Сәнә» белән «Тәгәүүз» намаз башланганда гына укыла, намаз барышында бүтән укылмый.
«Сәнә» һәм «Тәгәүүз»дән соң «Фатиха» сүрәсе укыла. «Фатиха» сүрәсе намаздагы иң мөһим дога, ул намазның һәр рәкәгатендә укыла, аны дөрес ятлауга зур әһәмият бирегез. «Фатиха» сүрәсе:
«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил галәмин. Әррахмәнир-рахим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләддаааалиин. 
«Фатиха» сүрәсеннән соң, Коръәннән берәр кыскарак сүрә, яисә 3 аять кадәр Коръән укылыр. Безнең мисал өчен, иң кыска сүрәләрнең берсе булган «Кәүсәр» сүрәсе булсын. Игътибар итегез икенче сүрә алдыннан «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» әйтелми. «Кәүсәр» сүрәсе:
Иннә әгътайнәкәл кәүсәр фәсалли ли раббикә үәнхәр иннә шәниәкә һүәл әбетәр.

 

 киям
РӨКҮГЪ
«Кәүсәр» сүрәсен укып бетерү белән тәкбир әйтегез (аллаһу әкбәр)
һәм рөкүгъ кылыгыз. Рөкүгъ — алга иелү була. (рәсемне карагыз). Ир-атлардан аермалы буларак хатын-кызларга артык нык иелергә кирәкми, тезләр бөгелебрәк торыр, тезгә таянганда кул бармаклары арасы ябык булырга тиеш. Ирләр рөкугка иелгәндә, гәүдәсе белән аяклары 90 градус чамасы туры почмак ясаса, хатын-кызлар 45 градуска гына иелә.
Рөкугта вакытта өч мәртәбә:
«Сүбехәнә раббиәль газыйм»  дип әйтелә. Барлык намазларда, барлык рәкәгатләрдә рөкуг,  бертөсле кылына.
 рокугк
КАҮМӘ
 Рөкугтан турайганда:
«Сәмигаллаһү лимән хәмидәһ»
дип әйтәсез. Тураеп беткәч:
«Раббәнә ләкәл хәмд» диясез. Рәсемдәге кебек басыгыз, куллар күкрәккә куелмый. Бу халәт — каүмә дип атала.
 ниятх
СӘҖДӘ
Каүмә халәтеннән тәкбир әйтеп (Аллаһу әкбәр) сәҗдәгә төшегез.
Сәҗдә — маңгайны җиргә тидерү була.
Сәҗдәгә төшкәндә башта тезләр белән намазлыкка төшегез, аннан куллар белән таяныгыз, маңгай белән борынны намазлыкка тидерегез, куллар колаклар турысында булсын. Ир-атлардан аермалы буларак хатын-кызлар кысылыбрак сәҗдә кыла.(рәсемне карагыз) Сәҗдәдә килеш:
«Сүбехәнә раббиәль әгълә» дип өч тапкыр әйтелә. Барлык намазларда да сәҗдәләр бертөсле.
 суджут
ҖӘЛСӘ
Тәкбир әйтегез (Аллаһу әкбәр), утырыгыз. (Астагы рәсемдәгечә ике аякны да уң тарафка чыгарып, сул як оча белән җиргә утырыла). Ике сәҗдә арасында 1-2 секунд чамасы утыру — җәлсә була.
 аттахият
 СӘҖДӘ
1-2 секунд утырып алгач, тәкбир әйтеп(Аллаһу әкбәр), янә сәҗдәгә кителә. Сәҗдә алда күрсәтелгәнчә кылына. Сәҗдәдән тәкбир әйтеп, 2нче рәкәгатьнең кыямына торып басасыз. 
 Намазның беренче рәкәгате тәмамлана, икенчесе башлана.
 суджут
КЫЯМ
2нче рәкәгать
Икенче рәкәгать «Фатиха» сүрәсе белән башлана:
«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил галәмин. Әррахмәнир-рахим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләддаааалиин. 
«Фатиха» сүрәсеннән соң янә берәр сүрә яки аятләр укыла. Мисал өчен «Ихлас» сүрәсе (башка сүрә дә ярый):
Куль һүәллаһү әхәд. Аллаһу самәд. Ләм йәлид үә ләм йүләд. Үә ләм йә күлләһү күфүән әхәд.
 киям
РӨКУГЪ
Рөкугъ — беренче рәкәгатьтәге кебек кылына.
 рокугк
 КАҮМӘ
Беренче рәкәгатьтәге кебек.
 ниятх
СӘҖДӘ
Сәҗдәгә төшү.(беренче рәкәгаттәге кебек)
 суджут
ҖӘЛСӘ
Җәлсәгә утырасыз
 аттахият
СӘҖДӘ
Янә сәҗдә кылына һәм тәкбир әйтеп кагъдәгә утырасыз.
 суджут
КАГЪДӘ
Беренче рәкәгатьтән аермалы буларак, икенче рәкәгатьтә, сәҗдәдән соң кагъдәгә утырыла. Кагъдәдә «Тәшәһһүд» укыла. «Тәшәһһүд»:
«Әттәхийәтү лилләһи үәс-салаүәтү үәт-тайибәт. Әссәләмү гәләйкә әййүһән-нәбийү үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ. Әссәләмү галәйнә үә галә гыйбәдилләһис-салихин. Әшһәдү әллә иләһә илләллаһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ».
 Әгәр 3 яки 4 рәкәгатьле намаз укылса, «Тәшәһһүд» укылгач, 3нче рәкәгатькә торып кителер иде. Ләкин әлегә 2 рәкәгатьле намаз өйрәнелә һәм сез намазның ахырында укыла торган «Салават» һәм «Дога» укып, «Сәлам» биреп намазны тәмамлыйсыз.
 аттахият
«САЛАВАТ» һәм «ДОГА».
Кагъдә халәтендә утырган килеш «Салават» укыла:
«Аллаһүммә салли галә Мүхәмәдин үә галә әли Мүхәммәд. Кәмә саләйтә галә Ибраһимә үә галә әли Ибраһимә иннәкә хәмидүм-мәҗид.
Аллаһүммә бәрик галә Мүхәмәдин үә галә әли Мүхәммәд. Кәмә бәрактә галә Ибраһимә үә галә әли Ибраһимә иннәкә хәмидүм-мәҗид».
Дога укыла:
«Раббәнә әтинә фид-дүнийә хәсәнәтәү үә фил әхирати хәсәнәтәү үә кыйнә гәзәбән-нәр».
 аттахият
СӘЛАМ БИРҮ
Дога укылып беткәч, башыгызны уң якка борып:
«Әссәләмәгәләйкүм үә рахмәтуллаһ»
Аннан сул якка борып:
«Әссәләмәгәләйкүм үә рахмәтуллаһ»
дип сәлам бирәсез. Сәлам биргәндә күз карашы җилкәдә булырга тиеш ( рәсемне карагыз). 
Сәлам бирү белән намаз тәмамлана һәм сез намаз хәленнән чыгасыз, ягъни ирекле хәрәкәтләр ясый аласыз
 садям
СӘЛАМ ДОГАСЫ
Сәлам биргәннән соң, кулларны (рәсемдәгечә) күтәреп:
«Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ. Аллаһүммә әнтәссәләмү үә минкәссәләм тәбәрактә йә зәл җәләли вәл икрам»— дип учларга карап дога кылып битегезне сыпырасыз.
 дога кыл
НАМАЗ ТӘМАМ
Намазда укылачак сүрәләрне, гарәпчә белгән кешедән, яисә аудиоязмалардан тыңлап өйрәнергә киңәш итәр идем, чөнки кириллица хәрефләре белән, гарәп сүзләрен дөрес итеп биреп булмый. Гарәпчә өйрәнсәгез тагын да яхшырак, хәзер әлхәмдүлилләһ,күп мәчетләрдә курслар бар.
Уңышлар сезгә,  Аллаһ ярдәменнән ташламасын!!!
Сорауларыгыз булса аста комментарийгә языгыз.
(Рәсемнәр http://www.azan.kz  сайтыннан алынды)