Индонезиядә күз алдында елга юкка чыккан

Индонезиянең бер авылы халкы, тиз вакыт эчендә елга суының җир астына китә башлавының шәһитләре булган. Елга төбендә бүрәнкә барлыкка килеп су шунда төшеп югала башлаган. Түбәндәге видеоны интернетка җирле табигать бәла-казалары белән көрәш агентлыгы куйган.

Күп кенә интернет кулланучылар инде паникага бирелгән, ахырзаман билгеләреннән берсе буларак кабул иткәннәр.

Мондый хәлләр сонгы елларда еш күзәтелә, мәсәлән: моңа кадәр охшаш хәл  Мексикада булган. 2018 елда анда  бер сулык җир астына киткән.

Бу хәлләр безне уйланырга мәҗбүр итә, чөнки Аллаһы Тәгалә безгә Изге Коръәндә, Мүлек (халыкта Тәбәрак) сүрәсенең иң соңгы аятендә нәрсә ди:

Әйт: «Ничек уйлыйсыз, әгәр сезнең суыгыз һич ала алмаслык тирән җир астына ‎ киткән булып әверелсә, кем китерер сезгә кайнап агучы чишмә суларын?»‎

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар