Иманлы булуның хикмәте

Иң зур байлык — иман, чөнки иманны кибеттән сатып алып та, бакчада үстереп тә булмый, аны заводта җитештермиләр, хөкүмәт тә өләшми, мирас булып та килми.

Иман — ул Аллаһтан килгән бүләк. Кемнең иманы бар — ул җиде кат күкләрдән, җиде кат җирләрдән һәм алар арасында булган барча мәхлукләрдән яхшырак. Кемнең иманы юк — ул хайваннан да түбәнрәк. Аллаһ иманны безгә әманәт итеп бирде. Без башка әйберләрне кадерләп саклаган кебек, машинаны яхшылап караган кебек, баланы тәрбияләгән кебек, иманга да шундый ук игътибар кирәк.

Һәр гамәлнең үз вакыты бар. Намазның, уразаның, зәкәтнең, хаҗның үз вакытлары бар. Ә иманның вакыты — 24 сәгать.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтте:
“Ий, мөэминнәр, Аллаһтан каты куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан бик нык сакланыгыз һәм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлегездә генә үлегез!” (әл-Гыймран сүрәсе, 102 аять)

Беребез дә кайчан, кайда һәм ничек үләсен белми. Ләкин үлем — хак, үлем һәркайсыбызга киләчәк.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтте:
“Барча кеше үлем ачысын татыр”. (әл-Әнбия сүрәсе, 35 аять)

Без фатир, машина, бала, эш өчен кайгырабыз, алар турында уйлыйбыз, тырышабыз, алар хакында сөйләшәбез. Иман өчен дә шулай тырышлык куярга кирәк. Спортчы көн саен спорт белән шөгыльләнә, эшмәкәр бизнес хакында, авыл хуҗалыгы белгече уңыш турында уйлый. Ягъни бөтен җирдә үсеш бар. Беренче телефон 5 килограмм авырлыкта иде, аннан кеше уйлап, фикерләп, хезмәт куеп эшләде — телефон кесәгә сыярлык кына булып калды. Телевизор нинди зур иде, аны берничә кеше күтәреп өйгә алып керәләр иде, ә хәзер аны стенага рәсем итеп элеп куябыз. Иманның да үсеше булырга тиеш.

Өч төрле иман бар:
1: Фәрештәләрнеке — аларның иманнары бер дәрәҗәдә: күтәрелми дә, төшми дә. Ягъни аларның 2 сыйфаты бар: ишеттек һәм буйсындык.
2: Пәйгамбәрләрнеке — аларның иманнары гел үсеп торган.
3: Кешеләрнеке — аларның иманнары күтәрелә яки төшә.

Фәрештәләр нурдан яралтылганнар. Аларның нәфесләре юк, шуның өчен алар Аллаһ кушканнардан җиренә җитеп үтеп баралар.

Пәйгамбәрләр гел иман өстендә тырышлык куйганнар.

Бер нәрсә дә үзеннән-үзе булмый, шулай ук иман да үзеннән-үзе артмый. Кешеләрнең иманнары күтәрелә яки үсә. Аларның иманнары гамәлләренә карап була. Кайберәүләрнең иманы мәчеткә килеп, сәдака салып, дога кылдырырга җитә. Икенчеләре — мәчеткә елына ике гает намазына киләләр. Өченчеләре — атнага бер җомга намазына баралар. Дүртенчәләре — 5 вакыт намаз укый, алтынчылары 5 вакыт намазлардан тыш, нәфел намазлары укый, уразалар тота, сәдака бирә һәм башка төрле гыйбадәтләр дә кылалар.

Шулай ук иманны болай бәяләп була. Әгәр кешегә авырлык килсә, ул нәрсәгә ышана башлый, кемгә таяна башлый?
Ягъни төрле хәлдә һәм бөтен җирдә без иң элек Аллаһка таянырга һәм Аннан ярдәм эстәргә тиешлебез.
Без иман өчен тырышсак, бу дөньяда да, ахирәттә дә тулы бәхеткә, тулы уңышка һәм тулы дәрәҗәгә ирешәчәкбез.
Пәйгамбәр Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм сәхабәләрнең иманын 13 ел буе тырышып үстергән. Сәхабәләр һиҗрәт кылгач, Раббыбыз шушы аятьне иңдерә:
«Ий иман китерүчеләр! Аллаһка хак ышану илә ышаныгыз!” (ән-Нисә сүрәсе, 136 аять)

Сәхабәләр: “Без иң элек иманга өйрәндек, аннары Коръәнгә”,- дип әйтәләр иде. Алар үзара очрашканда: “Синең иманың, синең намазың нинди хәлдә?” — дип сорашканнар. “Әйдә әле, иманны яңартыйк”, — дип сөйләшү алып барганнар. Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм: “Үзегезнең иманнарыгызны яңартып торыгыз!” — дип әйткән. Сәхабәләр: “Йә, Расулүллаһ, иманнарыбызны ничек яңартып була?” — дип сораганнар. Расулүллаһ галәйһиссәләм: “Ләә иләәһә илләллааһ” сүзләрен еш әйтегез”, — дип җавап кайтарган.

Безгә иманны үстерү өчен ни рәвешле тырышлык куярга кирәк соң? Аның 3 юлы бар.

Беренче — иман хакында күп сөйләргә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм сәхабәләрне әзерләгән һәм алар һәммәсе дә дәгъвәт кылучы иделәр.

Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтте:
“Аллаһы Тәгаләгә чакыруыннан да караганда, күркәмрәк сүз юк”. (әл-Фуссыләт сүрәсе, 33 аять)

Ягъни иң күркәм сүз — ул Аллаһка чакыру, Аның бөеклеге хакында сөйләү. Безгә аңлау килсен өчен, безгә күп сөйләргә кирәк. Тел белән йөрәк арасы җир белән күк арасы кебек. Ягъни телдән йөрәккә үтеп керсен өчен, күпме тырышлык куярга кирәк. Бер укытучы дәрес бирә. Соңыннан укучылардан: “Аңладыгызмы?” — дип сорый. Тегеләр: “Юк”, — дип җавап кайтарды. Икенче, өченче тапкыр сорагач та, шәкертләр: “Юк, аңламадык”, — дип җавап кайтарды. Мөгаллим: “Сезгә сөйли-сөйли, үзем дә аңладым”, — дип әйткән.

Сәхабәләр: “Әгәр җәннәт һәм җәһәннәмне күрсәк, безнең иманнарыбызны күтәрелмәс иде”, — дип әйткәннәр. Алар бик нык инану белән инанган иделәр. Йөрәкләрендә бернинди дә шикләнү һәм икеләнү юк иде.

Икенчесе — йөрәккә карарга кирәк. Ягъни кая карый ул: Аллаһы Тәгалә ягынамы, мәхлуклар тарафынамы? Бервакыт Ханзалә исемле сәхабә урамга чыгып: “Мин монафыйк (икейөзле)”, — дип кычкыра башлаган. Әбү Бәкер аңа: “Син ни өчен шулай дип әйтәсең?” — дип сораган. Ханзалә: “Мин Рәсүл әкрәм галәйһиссәләм янында булганда, минем алдымда Ахирәт, ә өйгә кайткач, дөнья баса. Димәк, мин икейөзле”, — дигән. Әбү Бәкер: “Мин дә шулай ук”, — дип җавап кайтарды. Алар икесе дә Пәйгамбәр янына баралар һәм аңа үзләренең гозерләрен аңлаталар. Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм аларга: “Әгәр сезнең халәтегез гел янымда булган шикелле булса, фәрештәләр, йоклаган җирегезгә килеп, сезгә сәлам бирерләр иде”, — дип әйткән.

Өченче — Аллаһтан иманыбызны ныгытуын сорау. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Кемнең ахыргы сүзе “Ләә иләәһә илләллааһ” булса, ул җәннәткә керер”, — дип әйткән. Бер хәзрәтнең тутый кошы булган һәм ул аңа “Ләә иләәһә илләллааһ” сүзлзре әйтеп торган. Бервакыт мәче кошка һөҗүм ясап, аны үтерә. Тутый кош үлгәндә: “Кыыһ”, — дип аваз чыгарып үлә. Хәзрәт елый башлаган. Кешеләр килеп юатканнар: “Хәзрәт, борчылма, без сиңа шундый ук ике тутый кош алырбыз”, — дигәннәр. Ләкин хәзрәт аларга: “Мин кош өчен борчылмыйм, үзем өчен кайгырам, үлгәндә ахыргы сүзем нинди булыр?” — дип җавап биргән.

Шуның өчен Аллаһтан гел сорап торырга кирәк.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да тулы иман бирсен, иманлы хәлдә булып, Ахирәт сәфәренә күчкәндә, “Ләә иләәһә илләллааһ”ны әйтергә насыйп итсен.

“Ибраһим хәзрәтнең хикмәтләре” китабыннан

Реклама