Имаметдин Сәйфуллин һәм мәгариф эшлеклеләре Сәйфуллиннар

Имаметдин Сәйфуллин

Бөтен гомерен татар һәм башкорт халыкларының мәгърифәтен күтәрү-агарту эшенә багышлаган күренекле татар педагогы Имаметдин Җәлалетдин улы Сәйфуллиннын да исеме тарих битләрендә урын алырга тиеш.

Имаметдин Сәйфуллин 1855 елның 3(16) ноябрендә Иске Килим авылында туган (хәзерге Башкортстан республикасы). Аның әтисе Җәләлетдин хәзерге Татарстанның Әгерҗе районына керә торган Балтач авылының крепостной крестьяны була. Җәләлетдин агай үзе алпавытның кучеры булып хезмәт иткән.

Имаметдин кечкенәдән бик зиһенле бала булып үскән. Аның зирәклегенә, хуҗалары булган — алпавыт Г. И. Тәвкилев тә игътибар итеп, аңа Оренбургтагы Татар укытучылар мәктәбенә укырга керүенә булышлык иткән. Сәйфуллин бу мәктәпне 1877 елда бик яхшы билгеләр белән тәмам итә һәм земстволар карамагында булган рус-татар һәм рус-башкорт башлангыч мәктәпләрендә укыту эшенә керешә.

1917 елның 20 маенда Бәләбәй өязенең халык мәктәпләре инспекторы тарафыннан бирелгән белешмәгә караганда, Имаметдин Сәйфуллин 1877—1881 елларда Бәләбәй өязенең Иске Дамәй авылы башлангыч мәктәбендә рус теле укыткан.

1881 —1884 елларда Уфа өязенең Арслан авылы мәктәбендә, ә 1884—1897 елларда Орск өязе Төмәс авылында укыта. Шушы мәктәптә эшләгән вакытта Имаметдин Сәйфуллин татар мәгърифәтчеләреннән беренчелеләрдән буларак, аваз методына нигезләнеп язылган «Яңа әлифба» (1892 ел) китабын бастыра. (Аның бу хезмәте соңгы елларда Фатих Ибраһимов тарафыннан чыгарылган «Белем әлифбадан башлана» китабында бирелгән әлифбалар исемлегенә кертелгән.)

1897—1902 елларда ул Бәләбәй өязендәге Кыргыз-Миякә мәктәбендә укыта. 1903 елда Верхнеуральск өязендәге рус-башкорт мәктәбендә эшли. 1908— 1910 елларда янә Бәләбәй өязе мәктәпләрендә укытучылык итеп, 1911 елда отставкага чыга.

Отставкага чыккач И. Сәйфуллин әтиләренең туган ягы булган Әгерҗе якларына кайта һәм укыту эшен дәвам иттерә. Документларда аның 1912 елның 1 ноябреннән (иске стиль) Иж-Бубидагы башлангыч рус-татар ир балалар мәктәбенең укыту бүлеге мөдире булып эшләве хакында хәбәр бар.

1915—1917 елларда Сәйфуллин хәзерге Әгерҗе районына караган Әгерҗе, Балтач, Салагыш авылларында укыту эше белән шөгыльләнүен дәвам иткән.

Имаметдин Сәйфуллин ТССР Әгерҗе районына керә торган Чулпан поселогында 1923 ел ахырында вафат була.

Сәйфуллинның хатыны булган Миңлеҗиһан Шаһвәли кызы Колбарисова (Сәйфуллина) 1858 елда Уфада туган, шулай ук татар балаларына рус теле укыту белән шөгыльләнгән. Ул заманында гимназияне алтын медаль белән бетерә, ләкин Уфа губернаторы аңа югары уку йортына керергә рөхсәт бирми, Миңлеҗиһан шуннан соң туган халкының мәгърифәтен күтәрү юлына басып, 46 ел шул хезмәттә булып, 1924 елда пенсиягә чыга, хезмәт батыры исеменә лаек була.

Имаметдин Сәйфуллин чыгарган «Яна әлифба» китабын төзүдә М. Сәйфуллинаның да катнашы булган. Бу аның  1928 елның 25 августында Татарстан Халык Комиссарлары Советына ярдәм сорап язган гаризасында күренә:
«…Все мои документы усланы в Казань Союзом работшков просвещения. Прилагаю также учебник «Яңа әлифба» и методику к нему (черновики)».

Имаметдин Сәйфуллин Миңлеҗиһанга 1879 нчы елны  өйләнгән була. Алар биш бала үстереп, балалары да әти-әниләре юлыннан укытучы булып китәләр.

Сәйфуллиннарның икенче кызы Өммегөлсем (1881 елда туган) Орск шәһәрендә шагыйрь Дәрдемәнднең балаларын тәрбияләп, укытып торган. Ул 1968 елда вафат булды.

Миңлехәнифә Сәйфуллина (1889 елның искечә 4 авгусында туган). Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә кызлар укытучысы булып эшләгән. Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның якын дусты була. Бу хакта әдип Сәйфи Кудашның да кызыклы хатирәләре бар. Миңлехәнифә Сәйфуллина соңыннан Салагыш авылында Совет властен урнаштыручыларның берсе була. 1917 елда ул сеңлесе Хәдичә (1891 елда туган) белән берлектә суд эшләренә җибәрелә. Хәнифә Салагыш волостеның мировой судьясы, Хәдичә — суд сәркәтибе булып эшлиләр.

Миңлехәнифә Сәйфуллина гомеренең соңгы көннәрендә Красноуфимск районы авылларының берсендә яши.

Сәйфуллиннарның бердәнбер ир балалары Мөхәммәтдин (иске стиль белән 1884 елның 28 октябендә туган) укытучы, соңыннан профессиональ революционер булып китә. Уфада полиция эзәрлекләвеннән качып йөргәндә сәламәтлеген югалтып, 1909 елның 3 августында дөнья куя.

Сәйфуллиннарның өченче һәм дүртенче буын вәкилләре арасында да педагоглар байтак.

Өммегөлсем Сәйфуллина-Мансурованың кызы Гөлчәһрә Мансурова-Такташева (1909 елда туган) педагоглар династиясе вәкилләренең өченче буыны. (Гөлчәһрә Мансурова Такташева, татар халык шагыйре Һади Такташның хатыны һәм шагыйрьне соңгы юлга озаткан кеше.) Ул хезмәт юлын шулай ук укытучы булып башлый. Бондюг заводындагы татар мәктәбендә укытып, соңыннан университет бетереп Казан мәктәпләрендә балалар тәрбияләүдә җитәкче урыннарда эшли.

Рөстәм Мәһдиев

Язма ошаса башкаларга да җибәрегез