Игътикяф

37. Рамазан аеның ахыргы ун көнендә ир-атларга бер тәүлек булса да мәчеттә кунып, хатын-кызларга өйләрендәге намаз укый торган җирләрендә игътикяф[1] кылу – сөннәт.
     38. Игътикяф кылучы ирләр мәчеттә ашыйлар, эчәләр һәм йоклыйлар. Аларга бәдрәфкә бару, тәһарәт алу кебек мәчеттә кылу мөмкин булмаган эшләр һәм аш-су алып килү өчен генә мәчеттән чыгу рөхсәт ителә.
     39. Әгәр сәбәпсез дөнья эше өчен мәчеттән чыгып, алты сәгать вакытын читтә үткәрсә, игътикяфы бозыла.
     40. Игътикяфтагы кешеләргә хатыннарының тәннәренә кул тидерүе хәрам санала. Әгәр алар мәчеттән чыккан вакытларында якынлык кылсалар, игътикяфлары бозыла.
     41.  Игътикяфтагы кешеләр мәчеттә намаз һәм Коръән укыйлар, гыйлем өйрәтәләр һәм өйрәнәләр, зекер һәм тәсбих әйтәләр, китапларга укып, дини мәсьәләләр турында сөйләшеп утыралар. Аларга мәчеттә дөнья эшләрен башкару һәм дөнья мәшәкатьләре турында сөйләшү мәкруһ санала.

[1] Игътикяф сүзе берәр изге саналган урыннан (мәчеттән) чыкмый берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яту дигәнне аңлата – Тәрҗемәченең аңлатмасы.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама