Идел бит ул, тирән бит ул…

идел елгасы турында мэгълумэт Елгалар

Идел елгасы мари телендә Юл, чувашча Атӑл, урысча Волга, ногайча Эдил, калмыкча Иҗил-һол, казакча Еділ дип йөртелгән һәм йөртелә, Рәсәйнең Европа өлешеннән ага.

Идел елгасы турында – җир йөзендәге иң зур елгаларның берсе дип тә әйтергә була. Елганың озынлыгы 3530 чакрым (сусаклагычлар төзелгәнче – 3690 чакрым булган).

Идел елгасы буенда Рәсәйнең иң зур шәһәрләреннән булган Түбән Новгород, Казан, Самара, Волгоград калалары урнашкан.

Елга Валдай калкулыкларыннан башланып китә һәм Каспий диңгезенә коя. Үзенең бөтен озынлыгы буенча диярлек елга транспорты юлы булып хезмәт итә. Иделдә 8 гидроэлектростанция төзелгән.

идел елгасы турында

Идел елгасы турында кызыклы мэгълумэт

  • 20 май Рәсәйдә Идел елгасы көне дип игълан ителгән.
  • Урта гасырларда елга Итиль дип аталган. Гарәпчәдән ул «елгаларның елгасы» дип тәрҗемә ителә.
  • Идел елгасына меңнән артык елга кушыла.
  • Гидрологлар бүгенге көнгә кадәр бәхәстә: Кама Иделгә кушыламы, әллә Идел Камага кушыламы? Чөнки Кама күпкә тулырак сулы.
  • Элек заманнарда Идел елгасында ярты миллионга якын кеше бурлаклар булып ялланып эшләгәннәр.
  • Идел елгасының дельтасы, Европадагы елгалар арасында иң зурысы. Каспий диңгезенең кимүе аркасында, ул әле хаман да зурая бара.
  • Идел елгасының көньягында сезон вакытында фламинго кошлары да яшиләр.
  • Идел елгасындагы иң зур балык – кырпы балыгы (белуга). Гадәттә ул Каспий диңгезендә яши, ләкин уылдык чәчү вакытында Иделгә дә кергәли. Элек заманнарда әлеге балык Тверь шәһәренә кадәр күтәрелә торган булган, безнең Тәтештә дә тотучылар булган, ләкин бүгенге көндә әлеге гигант балыклар елгада төзелгән ГЭСлар аркылы уза алмыйлар.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТ …1920 нче елның җәендә Тәтеш шәһәрендә яшәгән балыкчы Александр Илларионович Страшин Иделнең шушы тирәләрендә гаять зур балык яшәгәнлеген сизә. Ул, аны тотарга теләп, үз куллары белән сумалаланган ыргаклы махсус балык тоту җайланмасы ясый. 1921 нче елны ул җайланманы Тәтештән ерак түгел булган җиргә — Идел буендагы Красная Глинка дигән урын тирәсендә елгага урнаштыра. Балык бу җайланмага каба. Кулдашы Сергеев Александр Сафронович белән икәү балыкны тартып чыгара алмагач, якындагы авылдан да булышырга кешеләр чакыралар. Тартып чыгарылган балык шулкадәр зур була ки, аны ике атка җигелгән ике чанага салып, үлчәр өчен Тәтешкә базарга алып китәләр. Базарда булган барлык герләрне дә җыеп үлчәгәч, балыкның авырлыгы 960 килограмм икәнлеге билгеләнә. Озынлыгын белү өчен 17 кеше янәшә баса, ул 5,2 метр чамасы була. Балык эченнән 197 кг уылдык, бер капчык кысла һәм чөгә балыгы чыга. Балыкчы Страшин исә бер чиләк кара уылдыкны өенә дә алып кайта.
Бу вакытта Тәтешкә очраклы рәвештә Казаннан фотограф А.Коксин килгән була. Уналты кеше алдындагы өч агач мичкә өстенә куеп төшерелгән балык фотосурәте исә истәлеккә кала. (Википедия)

тәтештә тотылган кырпы балыгы
Тәтештә Иделдән тотылган кырпы балыгы
  • Кышын Идел тулысынча диярлек туңа, төньяк өлеше климат суык булу сәбәпле көньякка карый бер ай-ай ярымга иртәрәк ката.

Елганы өч өлешкә бүлү каралган:

  1. югары Идел (башлангычыннан Ока елгасы тамагына кадәр);
  2. урта Идел (Ока елгасы тамагыннан Жигули тауларына кадәр);
  3. түбән Идел (Жигули тауларыннан Каспийга кадәр). 

Идел елгасының ике йөзләп чакрымы безнең Татарстан территориясенә туры килә. Безнең республикада әлеге елга буенда: Тәтеш, Болгар, Кама Тамагы, Югары Ослан, Казан, Яшел Үзән кебек торак пунктлар урнашкан.

Оцените статью
NUR.TATAR