«Хәшер» сүрәсенең 21-24 нче аятьләре:

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим

«Ләү әңзәлнәә һәәзәл-куръәәнә галәә җәбәлил-ләра-әйтәһүү хаашигам мүтәсаддигам-мин хашйәтилләәһи, вә тилькәл-әмсәәлү нәдърибүһәә лин- нәәси ләгалләһүм йәтәфәккәруун

Һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүә гаалимүл-гайби вәш-шәһәәдәти һүәр-рахмәәнүр-рахиим

Һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүәл-мәликүл-куддүүсүс-сәләәмүл-мүэминүл-мүһәйминүл-газиизүл-җәббәәруль-мүтәкәббир, сүбхәәнәллааһи гаммәә йүшрикүүн

Һүәллаһүл- хааликуль-бәәри-үл-мүсаввиру ләһүл-әсмәәә-үл-хүснәә, йүсәббихү ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вәл-әръдый вә һүәл-газиизүл-хәкиим».

(Әгәр без бу Коръәнне бер тауның өстенә иңдер­сәк, ул тауның Аллаһыдан куркудан кисәкләргә бүл­гәләнүен күрер идең. Бу мисалларны кешеләр өчен китерәбез, бәлки алар уйланырлар.

Ул, шундый Аллаһыдыр ки. Аннан башка һичбер илаһ юк. Яшеренне дә, ачыкны да белер.

Ул Рахмән һәм Рәхим­дер. Ул шундый Аллаһыдыр ки, Аннан башка бернин­ди илаһ юк. Ул хөкемдар, мөкатдәс, сәламәттер, мөэ­миндер, халыкка да сәламәтлек бирүче, яратканна­рын саклаучы һәрнәрсәне җиңүче, һәрнәрсәне үз хөкеменнән уздыручы, олылык һәм бөеклек иясе! Аллаһ кяферләрнең уртак һәм дусларыннан пакьтер һәм ерактыр.

Ул — Аллаһ, Яратучы, яратканнарның арасында тәртип белән яратучы, тәртипкә кертүче галәмгә аһәң бирүче, яраткан һәр барлыкка аерым- аерым бер сыйфат һәм үзенчәлек бирүчедер. Иң гүзәл исемнәр — Аныкы. Күктә һәм җирдә булганнар барчасы да аны зикер һәм тәсбих итәрләр. Ул — Газиз (һәрнәрсәне җиңүче) һәм Хакимдер.)