Хәмер эчүдән тыелу.

Фәкыйһ р.г. үзенең иснәде белән Гобәйдулладан, ул Габдулла бин Гомәр р.г.дән риваять итә. Габдулла бин Гомәр р.г. әйтте:    «Кыямәт көнендә аракы эчүчене китерерләр. Аның йөзе кара, ике күзе зәңгәр, теле асылынган, күкрәгенә селәгәе агып торган хәлдә килер. Аны күргән бөтен кеше исенең сасылыгыннан җирәнер. Хәмер эчүчеләргә сәлам бирмәгез һәм аларга сәлам дә кайтармагыз. Әгәр үлсәләр, алар өчен җеназа намазы да укымагыз».
Мәсрук әйтте: «Хәмер эчүче потка гыйбадәт кылучы кебектер. Хәмер эчүче, ягъни хәмер эчүне хәләл санаучы Ләт һәм Гыйззә исемле потка гыйбадәт кылучы кебектер»
Кәгъб Әхбәр әйтте: «Минем өчен уттан бер стакан эчүем хәмердән бер стаканны эчүдән сөеклерәктер».
Ибн Гомәр р.г. Пәйгамбәр с.г.в.нән риваять итә. Ул с.г.в. әйтте: «һәр исерткеч хәмердер, һәр исерткеч хәрамдыр. Берәү хәмерне дөньяда эчсә һәм вафат булса, шул эчкән хәлдә вафат булып тәүбә итмәсә, ул хәмерне ахирәттә эчмәс».
Фәкыйһ р.г. әйтте: «Тәхкыйк Пәй­гамбәр с.г.в. хәбәр бирде: «Дөрес­лектә һәр исерткеч, ягъни кайнатылган яки кайнатылмаган булса да, хә­рамдыр». Җәбир бин Габдулладан, ул Пәйгамбәр с.г.в.нән риваять ителгән кебектер:
«Исертә торган нәрсә күп яки аз булса да, бөтенесе дә хәрамдыр».
Икенче риваятьтә килә:
«Исертә торган нәрсәдән фәрык кадәре, ул фәрыктан бер йотуы хә­рамдыр». Фәрык микъдары телдә рател йөзеннән уналтыдыр.
Фәкыйһ р.г. әйтте: «Гөнаһ йөзеннән кайнатылган хәмерне эчүче хәмер эчүчедән олуграктыр. Чөнки хәмерне эчүче гөнаһлы һәм бозык булыр. Бер кеше кайнатылганны эчсә, кәфергә әверелү куркынычы бар. Чөнки хә­мерне эчүче хәрам булган хәмерне эчүчелекне икърар кылучыдыр. Кай­натылганны эчүче исерткечне эчә һәм аны хәләл дип белә. Мөсел­маннар исерткечне азмы, күпме бул­са да эчү хәрам, дип бер фикергә килдөләр. Иҗмагъ бөлән хәрам ди­елгән нәрсәне хәләл дип әйтсә, кәфер була».
Фәкыйһ р.г. үзенең иснәде белән Госман бин Гаффән р.г.дән риваять итә. Госман р.г. хөтбә укыган хәлдә басып торды һәм әйтте: «Әй ке­шеләр, хәмердән сакланыгыз, чөнки ул бар начарлыкның анасыдыр. Кол­лардан сездән әүвәл булган кешеләр җөмләсеннән берәү мәчеткә бара торган иде һәм аңа бер явыз хатын очрады. Ул хатын үзенең кәнизәгенә боерды. Ул кешене җәрия урынына кертте, ишекне бикләде. Ул хатын каршында хәмердән салынган савыт тора һәм ул хатын янында бер сабый бар иде. Хатын ул кешегә әйтте: «Бер стакан хәмер эчкәнчегә кадәр, яки минем белән якынлык кылган­чыга кадәр, яки бу сабыйны үтергән­чегә кадәр миннән аерылмассың. Әгәр боларны кылмасаң, кычкырыр­мын һәм минем өемә керде, дип әйтермен. Кем сине дөресләр? Әл­бәттә минем сүземне тыңларлар». Ул кеше бу вакытта зәгыйфьләнде һәм әйтте: «Зина кылмам, сабыйны үтермәм». Бер стакан хәмер эчте һәм әйтте: «Миңа тагын сал». Ул хатын хәмерне салды, валлаһи, ул кеше, хәтта аның белән зина кылмыйча һәм сабыйны үтермичә күчмәде».
Госман р.г. әйтте: «Хәмердән сак­ланыгыз, чөнки ул начарлыкларның анасыдыр. Дөреслектә, Аллаһ белән ант итәм, бер кешенең йөрәгендә иман белән хәмер бергә җыелмас. Аларның берсе якын булыр, икен­чесе китәр. Ягъни хәмерне эчүче исерсә, аның телендә көфер кә­лимәсе йөрер, аның теле моның белән гадәтләнер. Үлем вакытында аның телендә көфер сүзенең булуы дөньядан кәфер булып китү һәм мәңге утта калу куркынычы бар. Чөнки иманның күбесе ул бәндәнең үлем вакытында сөрелүедер. Иман­ның чыгарылуы дөньяда яшәгәндә кылган гөнаһлары сәбәпле булыр һәм ул кайгыда һәм үкенечтә ка­лыр».
Даххәк әйтте: «Берәү хәмергә лязем булган, ягъни хәмер эчкән хәлдә үлсә, Кыямәт көнендә исерек хәлдә кубарылыр».
Котәдәдән риваять ителә, ул әйтте: «Безгә Пәйгамбәр с.г.в.нең сүзе зикер ителде. Дөреслектә Пәйгамбәр с.г.в. әйтте: «Дүрт кеше җәннәт исен тапмаслар. Дөреслектә, җәннәт исе биш йөз еллык юлдан, ягъни ерак­лыктан табылыр. Берсе, саран кеше, кылган изгелекне зикер итүче, хәмергә лязем булучы, ата-анасына гөнаһлы кеше, ягъни аларны рән­җетүчедер».
Ибн Мәсгуд р.г. әйтте: «Хәмердә ун кеше ләгънәт ителде. Алар: хәмерне сыгучы, аңа ярдәм итүче, хәмерне эчүче, хәмерне салучы, хәмерне күтәрүче, аңа таба күтәрелүче, хә­мер белән сәүдә итүче, хәмер белән сәүдә иттерүче, хәмерне сатучы, хәмерне сатып алучы һәм ул хә­мерне утыртучы, ягъни виноград ага­чын утыртучы».
Кайбер хәбәрләрдә Пәйгамбәр с.г.в.нән риваять ителә. Дөреслектә ул с.г.в. әйтте:
«Хәмер эчүче кеше Кыямәт кө­нендә үләксәдән дә сасырак булып чыгар. Аның муенына бер савыт бәйләнгән, кулында стакан булыр. Тиресе һәм ит арасы еланнар һәм чаяннар белән тулыр. Уттан булган аяк савытын кияр һәм аяк савыты аның башындагы миен кайнатыр, үзенең каберен тәмугъ чокырыннан бер чокыр итеп табар һәм ул утта Фиргавеннең һәм һаманның иптәше булыр».
Гайшә р.г.дән риваять ителә. Дө­реслектә Пәйгамбәр с.г.в. әйтте: «Бер кеше хәмер эчүчегә бер кабым ашамлык бирсә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең тәненә еланнар һәм чаян­нар җибәрер. Бер кеше хәмер эчү­ченең хаҗәтен үтәсә, тәхкыйк ул кеше Исламның таркалуына ярдәм итте. Бер кеше хәмер эчүчегә бурыч бирсә, тәхкыйк ул кеше бер мөэмин­не үтерергә ярдәм итте. Бер кеше хәмер эчүче белән бер мәҗлестә утырса, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә аны сукыр хәлендә кубарыр. Хәмер эчүче белән никахланмагыз, әгәр авырса, янына бармагыз. Әгәр шәһадәт бирсә, аның шәһадәтен кабул итмәгез. Мине пәйгамбәр итеп җибәргән Зат белән ант итәм, дөреслектә хәмерне эчмәс, мәгәр Тәүраттә, Инҗилдә, Зәбурда һәм Коръәндә ләгънәт ителгән кеше генә эчәр. Бер кеше хәмерне эчсә, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәрләренә иңдергән нәрсәне көфер кылды. Хәмерне хәләл дип әйтмәс, мәгәр кәфер генә хәләл дип санар. Әгәр бер кеше хәмерне хәләл дип әйтсә, мин аңардан дөньяда һәм ахирәттә бизүчемен».
Гата бин Ясәрдән риваять ителә. Дөреслектә бер кеше Кәгъб Әхбәрдән сорады: «Хәмер Тәүратта да хәрам булдымы?» Әйтте: «Әйе. Әи мөэминнәр, исертә торган эчемлек­ләр һәммәсе дә, отыш уеннарының һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт итү Аллаһыдан башка мәхлук­ларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану, багучылык эшләре хә­рамдыр. Шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эш­ләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять котылырсыз — өстенлек та­барсыз», дигән аять Тәүратта да язылгандыр. Тәүратта: «Дөреслектә Без батылны җибәрү өчен хакны иңдердек. Ул хак белән уенны, барабанны, сыбызгыларны һәм хәмерне батыл кылу өчен иңдердек. Ул эчүчегә ни үкенеч, Аллаһы Тәгалә гыйззәте һәм җәләле белән ант итә, дөньяда хәмер эчү­чене Кыямәт көнендә ач кылырмын. Әгәр берәү хәмерне хәрам кыл­ганнан соң аны калдырса, ахирәттә аңа пакь күлдән шул хәмерне сугарырмын». Әйтелде: «Хазыратүл- кудс нәрсә ул?» Әйтте: «Кудс ул — Аллаһы Тәгалә, аның хазырасы — җәннәттер».
Фәкыйһ р.г. әйтте: «Сиңа хәмер эчүдән саклану лязем булсын, чөнки хәмердә хурланган ун хасиләт бар. Беренчесе, дөреслектә, кеше һәркайчан хәмерне эчсә, дивана яки мәҗнүн кебек булыр, сабый бала­ларга көлке, акыллы кешегә хур булып күренер». Әбү Дуньяның улы зикер итте: «Багдадның кайбер урам­нарында исерекне бәвел кылган хәлендә күрдем һәм ул үзенең бә­веле белән пычрана иде. Ул әйтте: «Әй Аплаһым, мине тәүбә итүче­ләрдән һәм пакьләнүчеләрдән кыл». Икенче бер хәбәрдә зикер ителде: «Бер исерек юлда косты һәм эт килеп аның сакалын һәм авызын ялый башлады. Ул эткә әйтте: «Әй минем хуҗам, әй минем хуҗам, тастымалны бозма». Икенчесе, дө­реслектә, хәмер малны бетерүче, акылны җибәрүчедер. Гомәр бин Хәттаб р.г. әйтте: «Әй Рәсүлулла, хәмер хакындагы фикереңне хак күрәбез. Чөнки хәмер малны һәлак итүче һәм акылны җибәрүчедер». Өченчесе, дөреслектә, хәмерне эчү кардәшләр һәм дуслар арасында дошманлыкка сәбәптер. Аллаһы Тәгалә әйтте:
«Шайтан хәмер һәм отыш уеннары белән арагызга дошманлыкны һәм ачуны салырга телидер». Дүртен­чесе, дөреслектә, хәмерне эчү Аллаһыны зикер итүдән, намаз уку­дан тыя. Аллаһы Тәгалә әйтте:
«Шайтан сезне Аллаһы Тәгаләнең зикереннән һәм намазыннан аздырырга тели. Йә, сез тыелмассыз­мы?» Бу аять иңгәч Гомәр р.г. әйтте. «Әй Раббым, тәхкыйк, без тыелдык». Бишенчесе, дөреслектә, хәмерне эчү кешене зинага китерә. Чөнки хәмер эчүче хатынын талак кылганын да сизмәс. Алтынчысы, дөреслектә хә­мерне эчү явызлыкларның ачкычы­дыр. Чөнки хәмерне эчүчегә һәр гөнаһны кылуга җиңел була. Җи­денчесе, дөреслектә ул кеше аларны бозыклык мәҗлесенә кертү сәбәпле һәм аннан сасы исе булуы белән сакчы фәрештәләрен рәнҗетә, үзең­не рәнҗетмәүчене рәнҗетү тиеш түгел. Сигезенчесе, дөреслектә ул кеше үзенә сиксән камчыны ваҗиб итте. Әгәр дөньяда сугылмаса, дөреслектә, ахирәттә кешеләр каршында уттан булган камчылар белән сугылыр, аңа аталары һәм дуслары карарлар. Тугызынчысы, дөреслектә, ул кеше үзенә күк ишеген кайтарды, чөнки аның изгелекләре һәм догасы кырык көн күтәрелмәс. Унынчысы, үзенә куркы­ныч кылучы, чөнки үлем килгәндә аның хозурыннан иманы сөрелү куркынычы бар. Бу газаплар ахирәт газапларына туктамастан әүвәл дөньядадыр. Дөреслектә ул ахирәт газаплары исә, эссе судан, зәккумнан ашау һәм саваптан буш калу кебек газапларны санап бетерерлек түгелдер. Акыллы кешегә аз ләз­зәтне сайлау, озын ләззәтен ташлау тиеш булмас».
Мөкатил бин Сөләймән р.г. Аллаһы Тәгалә сүзендә риваять итә:
«Шул көндә хәрамнан сакланучы­ларның барысын Аллаһы Тәгаләгә җәмәгатьләре белән кубарырбыз һәм яманнарны суга мохтаҗ булган хәлдә җәһәннәмгә сөрербез».
Мөкатил әйтте:     «Җәннәт әһеле кубарылып җәннәт ишеге янында агач янында туктарлар. Ул агач астында ике чишмә агар. Шул ва­кытта алар бу ике чишмәнең берсен­нән эчәрләр. Аларның эчләрендә һич шакшы нәрсә калмас, мәгәр эчтән чыгар. Моннан соң икенче чишмәгә килерләр, ул чишмәдә го- селләнерләр. Аларның тәннәрендә булган кердән һәм башка нәрсәдән һичнәрсә калмас, мәгәр китәр. Моңа Аллаһы Тәгаләнең сүзе дәлил:
«Сезнең өчен сәлам, хуш бул­дыгыз, мәңге булган хәлдә җәннәткә керегез». Моннан соң аларга кызыл якуттан дөядән яхшылары ките­релер. Ул дөяләрнең ике аяклары алтыннан, энҗе һәм якут белән тукылган, тезгеннәре энҗедәндер. Җәннәт әһеленнән булучы һәрбер ир ике хөллә кияр. Әгәр бу хөл­ләләрдән ике хөллә дөнья әһеленә яктыртылса, аларны раушан кылыр иде. Ул җәннәт әһеленең һәрбер­сенә фәрештәләрдән сакчылар булыр, ул кешегә җәннәттә тора торган урыннарын күрсәтерләр. Әгәр җәннәткә керсә, аның өчен көмештән булган сарай күтәрелер, ул сарай­ның баганалары алтыннандыр. Әгәр сарайга җитсә, аны тезелгән энҗе кебек күп хезмәтчеләр каршы алыр­лар. Алар белән бизәкләр, зин­нәтләр һәм хөлләләр, көмеш савыт­лар, тоткасыз алтын стаканнар бу­лыр. Фәрештәләр аларга сәлам би­рерләр, ул кеше фәрештәләргә сә­лам кайтарыр һәм керер. Аллаһы Тәгалә әзерләгән нәрсәләрне күрсә, алар урыннарыннан һәм кәрамә­теннән аның каршына төшәргә әзер­ләнерләр. Сакчы фәрештәләр аннан. «Нәрсә телисең?» — дип сорарлар. Ул әйтер; «Аллаһы Тәгаләнең кәрамәтенә иңәргә телим». Аңарга әйтерләр: «Бар, дөреслектә, синең өчен моннан артыграк нәрсәләр бар. Әгәр барса, аның өчен алтыннан сарай күтәрелер, баганалары энҗе­дән булыр, аны хезмәтчеләр те­зелгән энҗеләр кебек каршы алыр­лар. Алар белән көмештән булган савытлар һәм алтын стаканнар бу­лыр. Аңа сәлам бирерләр һәм ул аларга сәламне кайтарыр, анда төшүне теләр. Аның сакчылары әйтерләр: «Бар, дөреслектә, синең өчен моннан да артыграк нәрсә бардыр». Барса, аның өчен кызыл якуттан сарай күтәрелер, ул са­райның сафлыгы сәбәпле тышын­нан эче күренер. Әгәр якын килсә, беренче ике сарайда каршы алган кебек аны хезмәтчеләр каршы алырлар, аңа сәлам бирерләр. Әгәр ул сарайга керсә, аны хур кызы каршы алыр. Ул хур кызының өстендә җитмеш хөллә булыр. Бу хөлләсе икенче хөлләгә охшамас. Ул хур кызы өстендә буын булмас. Буын булды исә, аның хозурында хөллә булыр. Ул хөлләнең исе йөз еллык юлдан табылыр. Әгәр ул кеше хур кызының йөзенә караса, аның саф­лыгыннан хур кызының йөзендә үзе­нең йөзен күрер. Әгәр хур кызының күкрәгенә караса, киеменең нечкә­легеннән аның йөрәген күрер. Сөя­генең һәм тиресенең нечкәлегеннән балтырының җелеген күрер. Ул хур кызының буе һәм иңе бер чакрым өйдә, ягъни озын буйлы булыр. Ул йортта алтыннан дүрт мең ишек, алтыннан, энҗеләр белән тукылган паласлар, өстендә түшәкләр булган урындыклар, дөнья чарлакларының җитмеш чарлак урыны кадәр чар­лаклар булыр. Әгәр утырса һәм күпме җимеш ашарга теләсә, шулкадәр аның алдына килер. Боларның барчасы хәмер эчүдән, фәхешлектән, ягъни зинадан сакланучы тәкъвалык әһелләренең сава­быдыр».
Рәсулулла с.г.в. әйтте:  «Тәмугъ әһеле тәмугъка сөрелер. Әгәр алар утка якын килсәләр, ул утның ишекләре ачылыр. Фәрештәләр аларны тимер чукмарлар белән каршы алырлар. Әгәр утка керсәләр, алар- дан һичбер әгъза калмас. Мәгәр калды исә, аңа газап ябышыр. Ул газап аны чага торган елан, яисә яндыра торган ут, яисә суга торган фәрештә булыр. Әгәр фәрештә аңа сукса, кырык елга кадәр тәмугъка төшәр, ягъни түбән китәр. Ул тәмугъның төбенә, ягъни туктала тор­ган урынына ирешмәс. Моннан соң аны ялкын күтәрер һәм аңа фәрештә сугар, янә утка төшәр. Шул вакытта аның башыннан башлар, аңа икенче  мәртәбә сугар. Бу газапның булуына Аллаһы Тәгаләнең сүзе дәлил:
«һәркайчан аларның тиреләре ян­дырылган вакытта, газапны таты­сыннар өчен аларның тиреләрен башка тиреләргә алмаштырдык. Дөреслектә Аллаһы Тәгалә газиз һәм хаким булды».
Әйтте: «Безгә иреште, дөреслектә алар һәркөнне җитмеш мәртәбә алмаштырылыр. Әгәр сусаса, эчем­лек белән сусап кычкырыр һәм аңа кайнар суны китерерләр. Ул су йөзенә якын килсә, аның йөзенең ите төшәр. Моннан соң аның авызына кертелер, аның тешләре һәм теш уртлары төшәр. Моннан соң аның корсагына керер, аның эчәкләре киселер һәм аның тиресен тишәр. Аллаһы Тәгалә әйтте:
«Ул хәмим белән аларның эчлә­рендә булган нәрсә, һәм тиреләре эретелер һәм аларга тимер чук­марлар булыр». Алар Аллаһы Тә­галә теләгән кадәр газапланырлар. Моннан соң алар җәһәннәм сакчы­ларына әйтерләр:
«Аллаһыгыздан сорагыз, бер көн бу газап бездән җиңелләнерме?» Ул сакчылар аларга җавап бирмәсләр. Моннан соң алар кырык ел җәһәннәм Мәлиген чакырырлар, Мәлик аларга җавап бирмәс. Алар әйтерләр: «Тәхкыйк без сакчыларны өндәдек һәм Мәликне чакырдык, безгә җавап бирмәделәр. Тизрәк булыгыз, без елыйк». Алар еларлар, ләкин бу аларга файда бирмәс. Моннан соң әйтерләр: «Тиз булыгыз, без сабыр итик». Алар түзәрләр, бу да аларга файда бирмәс. Әйтерләр: «Без еласак та, түзсәк тә барыбердер. Безгә котыла торган урын юктыр». Шулай булса да, мөселман кеше хәмер эчсә һәм телендә көфер сүзе йөрсә, үлем вакытында имансыз китүе белән куркытылыр һәм ул имансызлар җөмләсеннән булыр.
Мөселман кешегә хәмер эчүдән тыелу һәм хәмер эчүчеләрдән ае­рылу тиештер. Дөреслектә ул кеше хәмер эчүчегә катнашса, катнашкан кешегә хәмер эчүченең тузаны ире­шү куркынычы булыр. Шулай ук Кыямәт катылыгын да уйлау тиешле була, чөнки Кыямәт куркынычы ту­рында уйлаучының күңеле хәмер эчүгә тартылмас һәм хәмер эчүче белән дус булмас.
Хәсән Басри р.г.дән риваять ителә. «Безгә иреште, әгәр бәндә хәмердән бер эчемлекне эчсә, аның күңеле каралыр. Әгәр икенче мәртәбә эчсә, аңардан сакчы фәрештәләр бизәр. Әгәр өченче мәртәбә эчсә, аңардан үлем фәрештәсе бизәр. Дүртенче мәртәбә эчсә, аңардан Пәйгамбәр с г в бизәр. Бишенче мәртәбә эчсә, аңардан Пәйгамбәр с.г.в.нең сәхабәләре бизәр. Алтынчы мәртәбә эчсә, аңардан Җәбраил г-м бизәр. Җиденче мәртәбә эчсә, аңардан Исрафил г-м бизәр. Сигезенче мәр­тәбә эчсә, аңардан Микаил г-м би­зәр Тугызынчы мәртәбә эчсә, аңар­дан күкләр бизәр. Унынчы мәртәбә эчсә, аңардан җир бизәр. Унберенче мәртәбә эчсә, аңардан диңгез хай­ваннары бизәр. Уникенче мәртәбә эчсә, аңардан кояш һәм аи бизәр. Унөченче мәртәбә эчсә, аңардан йолдызлар бизәр. Ундүртенче мәртә­бә эчсә, аңардан барча мәхлуклар бизәр. Унбишенче мәртәбә эчсә, аңарга җәннәт ишекләре ябылыр, н алтынчы мәртәбә эчсә, аның өчен җәһәннәм ишекләре ачылыр. Унҗи денче мәртәбә эчсә аңардан. Га- решне күтәрүчеләр бизәр. Унси гезенче мәртәбә эчсә, аңардан көрси бизәр. Унтугызынчы мәртәбә эчсә, аңардан Гареш бизәр. Егерменче мәртәбә эчсә, аңардан Аллаһы Тә­галә бизәр».
Фәкыйһ р.г. үзенең иснәде белән Әсмә бинтү Зәед р.г.дән риваять итә. Әсма р.г. әйтте: «Пәйгамбәр с.г.в.нән ишеттем, ул с.г.в. әйтте: «Бер кеше хәмерне эчсә һәм хәмерне эченә кертсә, аның җиде көн намазы кабул булмас.  Әгәр  хәмер ул    кешенең акылын җибәрсә, аның намазы кы­рык көн кабул ителмәс. Әгәр үлсә, кәфер булып үләр. Әгәр тәүбә итсә, аның тәүбәсен Аллаһы Тәгалә кабул кылыр.     Әгәр  кабат эчсә, Аллаһы Тәгаләдә хакы булыр. Ул җәһәннәм әһеленең эрененнән эчерүгә лаек булыр».
Икенче хәбәрдә әйтелде:
Әгәр бер мәртәбә хәмер эчсә, аның намазы, уразасы һәм башка гамәле кырык көн кабул ителмәс. Икенче мәртәбә эчсә, Аллаһы Тәгалә аның намазын, уразасын һәм башка га­мәлен сиксән көн кабул итмәс. Әгәр өченче мәртәбә эчсә, йөз егерме көн кабул итмәс. Дүртенче мәртәбә эчсә, аны үтерегез. Аллаһы Тәгаләнең хакы — аңа җәһәннәм әһеленең эренен эчертү булыр».
Икенче хәбәрдә риваять ителә:
Пәйгамбәр с.г.в. әйтте: «Дөреслек­тә гөнаһлар һәм хаталарларның барчасы бер йортта кылынды һәм ул йортның ачкычы хәмер эчүдер. Ягъ­ни, әгәр хәмерне эчсә, үзенә барча хаталарның ишекләрен ачар».
Кайбер сәхабәдән риваять ителде: «Бер кеше үзенең кызын хәмер эчүчегә никахландырса, ул кеше кызын зинага куган кебек була. Бу сүзнең мәгънәсе шул, дөреслектә хәмер эчүче исерсә, аның күп сүзе талакта булыр. Тәхкыйк үзе сиз­мәстән хатынын үзенә хәрам кыл­ды».
Әйтелер: «Хәмер эчүче потларга табынучыларга охшаган. Чөнки Аллаһы Тәгалә хәмерне «риҗес» (ягъни нәҗес, бозыклык) дип атады, һәм ул бозыклыктан сакланырга боерды:
«Бозыклык шайтан гамәленнәндер, аннан сакланыгыз».
Аллаһы Тәгалә әйтте:
«Потлардан булган риҗөстән сак­ланыгыз».    „        _
Тальхә бин Мөтраф Габдулла бин Мәсгуд р.г.дән риваять итә. Габ­дулла бин Мәсгуд р.г.: «Дөреслектә, хәмерне көндез эчүче кичкә кадәр Аллаһы Тәгаләгә ширек кылды. Әгәр хәмерне кич белән эчсә, таң атканчыга кадәр Аллаһы Тәгаләгә ширек кылды»,— дип әйтте. Шулай үк Габдулла бин Мәсгуд р.г.дән риваять ителә. Габдулла бин Мәсгуд р.г. әйтте: «Әгәр хәмер эчүче вафат булса, аны күмегез һәм мине ябык тотыгыз. Моннан соң аның каберен казыгыз, әгәр аны кыйбладан бо­рылган итеп тапмасагыз, мине үте­регез».
Әнәс бин Мәлик р.г. Пәйгамбәр с.г.в.нән риваять итте. Дөреслектә Пәйгамбәр с.г.в. әйтте:   «Аллаһы Тәгалә мине бөтен галәмгә рәхмәт һәм һидәят итеп җибәрде. Шулай ук Аллаһы Тәгалә мине уеннарны һәм барабаннарны, җаһилият эшен һәм потларга табынуны бетерү өчен җибәрде. Аллаһы Тәгаләнең гыйз­зәте белән ант итәм, минем бән­дәләремнән булучы бу дөньяда хәмерне эчмәс. Мәгәр эчте исә, Кыямәт көнендә аңа хәмерне хәрам кылдым. Минем бәндәләремнән бу­лучы хәмерне калдырса, аңа «кудус» елгасыннан эчерермен».
Әвәс бин Сәмган әйтте: «Сине хаклык белән җибәрүче Зат белән ант итәм, дөреслектә мин Тәүратта хәмерне егерме биш мәртәбә хәрам итеп таптым. Хәмер эчүчегә ни үкенечтер, Аллаһы Тәгаләнең бән­дәләреннән булучы дөньяда хәмер эчсә, Аллаһы Тәгалә хозурында аңа тәмугъ әһеленең эрененнән эчертү хак булыр».
Мәлик Мөхәммәд бин Мөнкәдир р г дән риваять итә. Ул әйтте: «Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә әйтер:   «Үзләрен һәм колакларын дөньяда күңел аза торган нәрсәдән, шайтан барабаннарыннан саклый торган бәндәләр кайда? Аларны яфәр бакчаларында кылыгыз». Мон­нан соң Аллаһы Тәгалә фәреш­тәләргә әйтер: «Аларга хәмедем һәм сәнәм тавышны ишеттерегез һәм аларга куркыныч юк дип хәбәр бирегез һәм алар кайгырмаслар».
Әбү Вәил р.г. Шәкыйкъ бин Сә­ләмәдән риваять итә. Дөреслектә ул туйга өндәлде. Ул туйда уенчыларны күреп кайтты һәм моннан соң әйтте. «Ибн Мәсгуд р.г.дән ишеттем, ул әйтте: «Дөреслектә су үләнне үс­тергән кебек уен күңелдә монафикъ­лыкны үстерә».
Гата бин Сәиб Габдерахманнан риваять итә. Ул әйтте: «Шәм әһе­леннән булган бер җәмәгать хәмер эчте. Бу көндә алар арасында Мөгавия бин Әбү Суфьян әмир иде. Шам әһеле әйтте: «Безгә хәмер хәләлдер. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйтте:
«Иман китерүчеләрнең һәм салих гамәл кылучыларның ашаган нәрсә­ләрендә гөнаһ юк». Мөгавия моның сәбәпле алар хакында Гомәр р.г.гә хат язды. Гомәр р.г. язды: «Синең тарафтан бозыклык кылмастан әүвәл аларны миңа җибәр». Алар Гомәр р.г.гә килгәч, Пәйгамбәр с.г.в.нең сәхабәләрен җыйды һәм бу хакта алар белән киңәш кылды. Әйттеләр. «Әй мөэминнәрнең әмире, дөрес­лектә алар Аллаһы Тәгаләгә яла якканнар һәм алар Аллаһы Тәгалә рөхсәт итмәгән нәрсә белән Алла- һының диненә керештеләр. Аларның муеннарын кис». Гали р.г. кавем арасында тик торды. Гомәр р.г. Галигә әйтте: «Ни уйлыйсың.» Гали р.г. әйтте: «Син алардан тәүбә итүне таләп ит, әгәр алар тәүбә итмәсәләр, аларның муеннарын кис. Әгәр тәүбә итсәләр, аларга сиксән камчы сук». Хәзрәти Гомәр р.г. алардан тәүбәне таләп итте, алар тәүбә иттеләр. Хәзрәт Гомәр р.г. аларга сиксән камчы сукты».Гакрәмә бин Габбас р.г.дән риваять ителде. Ул әйтте: «Хәмерне хәрам итә торган аять иңгәч, әйттеләр. «Хәмер эчүче вафат булган кардәш- ләребезнең халәте ничек?» Аллаһы Тәгаләнең сүзе иңде:
«Иман китереп, изге гамәлләр кылган мөселман кешеләргә әүвәлдә эчкәннәре өчен гөнаһ юк». Ягъни, хәрам ителмәстән әүвәл эчкән ке­шеләргә гөнаһ юк. Аллаһы Тәгалә белүчерәктер.

Реклама