Хаҗ гамәлләре

Хаҗилар Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып җиткәнче, “Микат” дип атала торган җирләрнең берсендә туктап, мыекларын кыскарталар, тырнакларын кисәләр, тәннәрендәге артык төкләрен кыралар, гадәттәге киемнәрен салалар, аннары госел коенып, ихрам[1] киемнәрен кияләр.
          Ике рәкәгать нәфел намазын укыгач:
اَللَّهُمَّ إِنِّى أُرِيدُ الْحَجَّ فَيَسِّرْهُ لِى وَتَقَبَّلْهُ مِنِّى
     “Әллааһүммә иннии үриидүл-хәҗҗә фәйәссирһү лии үә тәкаббәлһү миннии”, – дип Хаҗ гамәленә ният кылалар.
     Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, мин Хаҗ кылуны ният кылам, миңа Хаҗ кылуны җиңеләйт һәм Хаҗ гыйбадәтемне кабул ит.
             Хаҗ гамәленә ният кылганнан соң, кычкырып түбәндәге “Тәлбия”не әйтәләр:
لَبَّيْكَ اللَّهُمَّ لَبَّيْكَ لَبَّيْكَ لَا شَرِيكَ لَكَ لَبَّيْكَ إِنَّ الْحَمْدَ وَالنِّعْمَةَ لَكَ وَالْمُلْكَ لَا شَرِيكَ لَكَ
     Ләббәйкәл-лааһүммә ләббәйкә, ләббәйкә ләә шәриикә ләкә ләббәйәкә, иннәл-хәмдә үән-нигмәтә ләкә үәл-мүлкә, ләә шәриикә ләк.
     Мәгънәсе: Я Рабби, мин Синең каршыңда, мин Синең каршыңда, Синең һичбер тиңдәшең юк. Дөреслектә, барча мактау һәм нигъмәт Сиңа хас һәм хуҗалык та Сиңа хас. Синең бернинди тиңдәшең юк.
           Шушы “Тәлбия”не укыганнан соң, хаҗилар “мохрим”, ягъни “ихрамлы” дип аталалар. Алар ихрамлы хәлдә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә китәләр, Корбан гаете көнендә чәчләрен алдырып (кыскартып), фарыз булган тәвафны кылганчы һаман ихрамлы килеш йөриләр.
            Ихрамлы вакытларында хаҗиларга әдәпсез сүзләр сөйләү, якынлык кылу, хатыннарының тәннәренә һәвәс белән кул тидерү, гөнаһлы эшләр кылу, кеше белән бәхәсләшү, киек хайваннарны үтерү, аучыларга ярдәм итү, инә белән тегелгән киемнәр кию, башка чалма, бүрек я фәс кию, башны я йөзне нәрсә белән булса да каплау, хуш исле майлар сөртү, баштагы чәчне кисү, тәндәге төкләрне кыру һәм тарау, тырнак кисү, сакалны майлау һәм башны сабынлап юу тыела.
             Олуг китапларда аңлатылганча, әгәр хаҗилар шул эшләрнең берәрсен башкарсалар, аларга корбан чалу я сәдака бирү тиеш була.
              Һәрбер хаҗи Корбан гаете көннәрендә ихрам халәте тәмамланганчы яланаяк, яланбаш килеш ак ихрам киемнәрен чорнап, дәрвиш сыман йөрергә тиеш. “Тәлбия” укыла торган урыннарда кычкырып “Тәлбия” укыйлар.
              Югарыда язылган хөкемнәр ир-ат хаҗиларга карата иде. Хаҗ кылучы хатыннар (хаҗҗәләр) Хаҗ бурычларын үтәгәндә алты төрле гамәлдә ирләрдән аерылалар:
2)     ихрам киемнәрен кимичә үз киемнәре белән йөриләр;
3)     инә белән тегелгән киемнәрне дә кияләр;
4)     башларын ачык йөртмиләр;
5)     “Тәлбия”не кычкырып укымыйлар;
6)     ихрам халәтеннән чыкканда чәчләрен кыскартмыйлар;
7)     хәез сәбәпле гозерле булсалар, фарыз тәвафны казага калдыралар.
          Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып кергәч, хаҗилар иң беренче туп-туры “Кәгъбәи Мөгаззәмә” (Хәрам мәчетенә) мәчетенә юнәләләр. Кәгъбәне күргәч, тәкбир һәм тәһлил әйтәләр, аннары максатларын сорап дога кылалар.
          Мәчеткә кергәннән соң, Кәгъбәнең диварындагы “Хәҗәре Әсвәд” исемле мөбарәк ташны күргәч, намаздагы кебек кулларын колаклар турысына күтәреп, янә тәкбир һәм тәһлил әйтәләр (мөмкин булса, ул ташны үбәләр).
           Җиде мәртәбә Кәгъбә тирәли әйләнеп, сөннәт булган тәвафны кылалар, аннары “Мәкам Ибраһим” дигән җирдә Кәгъбәгә карап, ике рәкәгать намаз укыйлар, соңыннан шул мәчет эчендәге Зәмзәм коесы янына килеп, аның суын эчәләр, йөзләренә һәм башларына сибәләр.
           Мәчеттән чыккач, Сафа һәм Мәрвә исемле ике кечкенә тау арасында йөреп, сәгыя кылалар.
            Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көненә кадәр Мәккә шәһәрендә торалар, теләгән кадәр тәваф һәм сәгыя кылалар, изге урыннарны зыярәт итеп мөбарәкләнеп йөриләр.
            Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көнендә иртә таңнан хаҗиларның һәрберсе Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән чыгып, Мина исемле бер авыл янындагы мәчет тирәсенә баралар.
           Мина мәчете янында бер кич кунганнан соң, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә иртәнге намазны укыгач, Гарәфәт тавына китәләр, анда өйлә вакыты кергәч, җәмәгать булып, башта өйлә намазын, аннан соң шул вакытта ук икенде намазын да укыйлар.
            Госел коенып, Гарәфәт тавына басып, Кыйблага каршы торып зекер әйтәләр һәм максатларын сорап дога кылалар.
            Кояш баеганнан соң, ахшам намазын укымыйча гына, “Мөздәлифә” исемле җиргә китәләр. Ястү вакыты кергәч, “Мөздәлифә”дә җәмәгать булып, әүвәл ахшам намазын, аның артыннан ук ястүне укыйлар.
           Кичне “Мөздәлифә”дә үткәреп, иртәнге намазны укыганнан соң, анда янә басып торалар.
           Таң яктырганнан соң, янә Минага кайтып, андагы махсус урында җиде мәртәбә таш аталар (һәр ташны атканда тәкбир әйтәләр), аннан соң ите исраф кылынырлык булмаса, Минада корбан чалып, сәдака бирәләр.
            Ир-атлар чәчләрен алдыралар яки кыскарталар.
             Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы, 11 нче яки 12 нче көннәрендә Мәккәи Мөкәррәмәгә кайтып, фарыз булган тәвафны кылып, ихрамнарын төгәллиләр (ихрам халәтеннән чыгалар).
            Ихрам халәтеннән чыканнан соң, алар ихрамлы вакытларында рөхсәт ителмәгән гөнаһсыз эшләрне үтәргә мөмкиннәр.
             Мөсафир булган хаҗиларга Гает намазын уку ваҗиб түгел, шуның өчен хаҗиларның күбесе Гает намазын укымыйлар. Әгәр Гает намазына өлгерсәләр, Мәккә шәһәрендә яки Минада укыйлар.
             Хаҗилар Мәккәи Мөкәррәмәдән чыгып, өйләренә кайтканчы Кәгъбә мәчетенә барып, янә тәваф кылалар, Кәгъбә ишегенең бусагасын үбәләр, Кәгъбәнең “Мөлтәзәм” исемле җиренә һәм аның пәрдәсенә йөзләрен тидерәләр, Зәмзәм суын эчәләр, “Кәгъбәи Мөгаззәмә”дән һәм мөбарәк җирләрдән аерылачакларын күз алдына китереп елыйлар, дөнья һәм ахирәт максатларын сорап, күп догалар кылалар, мәчеттән чыкканда йөзләре белән Кәгъбә ягына карап, артка таба чигенеп чыгалар.
              Хаҗиларга Мәдинәи Мөнәвәрәгә барып пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәмнең шәрифле кабере булган Рәүзаи Мотаһһәрәне зыярәт кылу –  бик олы мөстәхәб.
              Мәккәи Мөкәррәмәдә дә, Мәдинәи Мөнәвәрәдә дә зыярәт кыла торган җирләр һәм мөбарәк урыннар бик күп. Аларны зыярәт иткәндә игътибарга алырга кирәк булган махсус әдәпләре дә бар.
     Алда әйтелгән ике шәһәрнең һәрберсендә хаҗиларга Хаҗ гамәлләрен өйрәтү һәм зыярәт итәргә мөмкин булган мөбарәк урыннарны күрсәтү өчен ачык дәлилләр бар. Белемсез хаҗилар үзләре белмәгән гамәлләрне әйтелгән дәлилләрдән өйрәнергә тиеш.
              Зәмзәм суын Кыйблага каршы торып, аягүрә, өчәр йотым ясап эчү мөбарәк санала.
              Зәмзәм суын эчкәннән соң, түбәндәге дога укыла:
اَللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ رِزْقًا وَاسِعًا وَعِلْمًا نَافِعًا وَشِفَاءً مِنْ كُلِّ دَاءٍ
     Әллааһүммә иннии әс’әлүкә ризкан үәәсигән үә гильмән нәәфигән үә шифаа’ән мин күлли да’ин.
      Мәгънәсе: Я Рабби, дөреслектә, мин Синнән киң ризыкны, файдалы гыйлемне һәм һәрбер авырудан шифаны сорыймын.

[1] Ихрам киемнәре изар дип аталган киң алъяпкыч белән рида исемле киң җәймәдән гыйбарәт. Хаҗилар изарны кендектән билләренә багълап, гаурәтләрен каплыйлар. Риданы иңбашларына һәм аркаларына салалар.

Реклама