«Һ» хәрефенә башланган төшләр

Һабил

Төшеңдә Һабилны күрсәң, бер залимнан золымлык кү­рерсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Һомай кошы

Төштә һомай кошын-бәхет кошын күрсәң, дәүләт ире­шер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Һәйкәл

Бер кеше төшендә һәйкәл күрсә, бу аның гомере озын булачагына ишарәдер.

Һөдһөд кошы

Төшеңдә һөдһөд кошын (удод) күрсәң, зур галим һәм ачык гыйлем иясе булырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштә һөдһөдне күрсәң, галим булырсың, ди Мөхет­дин бине Гарәби.

Реклама