Гыйсә

Кадерле вә газиз балалар! Инде бу китабыбыз­ны шушы пәйгамбәр тормышына сәяхәт белән тәмамларбыз. Чөнки Гыйсә галәйһиссәламнән соң килүче пәйгамбәр, ул — Мөхәммәд галәйһиссәлам Ул инде бар­ча галәмгә, кешеләргә дә, җеннәргә дә җибәрелүче соңгы пәйгамбәр буларак, без аның тормышына ае­рым тукталып, аны яңа бер китап итеп чыгарырбыз, иншәАллаһ. Ә хәзергә нәниләр, Гыйсә галәйһиссәлам тормышына сәяхәтне башлыйбыз.

Мәрьямнең әтисе дә һәм әнисе дә изге-салих кешеләрдән иделәр. Әнисе нәзер кылуынча, аны әл-Әкъса мәчетенә илтеп тапшыргач, Мәрьямне үзенә карамакка дип, Зәкәрия галәйһиссәлам алды. Бераз үсеп, әйберләрне аера башлагач, Зәкәрия галәйһиссәлам Мәрьям өчен әл-Әкъса мәчетендә, аерым махсус урын әзерләде. Мәрьям гел дә мәчеткә карата булган йөкләмәләрен үтәгәч, үзенә билгеләнгән махсус бүлмәгә кереп, Раббысына гыйбадәт кыла торган иде. Аның күркәм әхлагы, пакьлеге вә гыйффәтлеге башкаларга яхшы үрнәк булды.

Бер көнне, ул үзенең гыйбадәт кыла торган бүлмәсендә, аны чакыручы тавыш ишетте (мәгънәсе): «Фәрештәләр әйтте: «Әй Мәрьям, дөреслектә, Аллаһ сине сайлады вә сине гөнаһтан пакьләде һәм бөтен дөнья хатыннарыннан сине өстен кылды. Әй Мәрьям, Раббыңа итагать кыл һәм рөкүгъ, сәҗдә кылып намаз укучылар белән намаз укы!».

(Әли Гыймран: 42 — 43)

Аллаһ тәгалә Мәрьямне дөньяда иң хәерле хатын-кызлардан кылды һәм аны күркәм сыйфатлар белән сыйфатлады. Шулай көннәрнең берендә, аның кар­шына бик гүзәл бер ир-ат пәйда булды. Нишләргә? Кем ул? Мәрьям аптырап калды. Юк, монда нинди­дер сер, ниндидер могҗиза булырга тиеш! Мәрьям куркып вә аннан читләшеп кенә (мәгънәсе): «Мин синең явызлыгыңнан Аллаһка сыгынамын, әгәр син тәкъва булсаң, миңа якын килмә», — диде». (Мәрьям сүрәсе 18нче аять)

Ләкин, ул Мәрьямнең күңелен тынычланды­рып: «Әй Мәрьям! Курыкма, мин Аллаһның илче­се, фәрештә Җибрил, Раббыңның әмере белән сине зәки-пакь бер бала белән шатландырырга кил­дем», — диде. Мәрьямнең ул баланы табуы гаҗәеп могҗизалардан булды һәм белүебезчә, могҗизаны һичкем булдыра алмый, бары тик Аллаһ тәгалә генә. Ул Җибрил фәрештәдән сорый башлады: «Ничек инде аның кияүгә чыкмаган килеш баласы булсын һәм ул фәхишәлектән дә пакь, аңа һичбер ир-атның кулы тигәне юк? Бу ни гаҗәп?».

Ләкин, белгәнебезчә балалар, Аллаһ бернәрсәнең булуын теләсә: «Бар бул!», —ди һәм ул була. Шулай бит, нәниләр?!

Бу Аллаһның әмере, тәкъдире белән. Аллаһ тәга­лә ни теләсә — шул була, ул әмерне үзгәртү мөмкин түгел. Мәрьям моның шулай булуына хак иман белән инанып, тынычлап калды. Әгәр дә кеше үзен Аллаһка тапшырып, хакыйкый тәвәкәллек кылса, ул беләчәк, нинди генә авырлыктан соң булса да, аңа җиңеллек киләчәк һәм без моны Мәрьям кыйссасын­нан күрәчәкбез.

Мәрьям авырлы булуын сизгәч, кешеләр аны кы­ерсытмасын дип, кавеменнән ераккарак читләште. Балалар, бу күренешләрне Аллаһ тәгалә Коръәндә менә ничек тасвирлый (мәгънәсе): «Җибрил әйтте: «Мин Раббыңның расүлемен, сиңа гөнаһтан пакь бер бала һибә итмәк өчен килдем». Мәрьям әйтте: «Минем ничек балам булсын? Мине һичбер ир тотканы юк һәм мин зина кылучы да булма­дым». Җибрил әйтте: «Әй Мәрьям, эш әлбәттә син әйткәнчә, ләкин Раббың әйтә: «Атасыз бала ту­дыру Миңа бик җиңел. Без аны атасыз тудырдык, кодрәтебезгә галәмәт булсын вә аңа ияргәннәргә рәхмәт булсын өчен, аның атасыз тууы әзәлдә хөкем ителгән әмер булды, әлбәттә, гамәлгә ашар. Мәрьям Гыйсәгә йөкле булды һәм кавеме аның хакында сүз йөртүдән куркып, алардан аерылып, ерак җиргә китте». (Мәрьям: 19-22)

Аллаһ тәгалә фәрештәләре аша Мәрьямнең бу дөньяда да, ахирәттә дә югары дәрәҗәләргә ия бу­лучы һәм бишектә үк кешеләр белән сөйләшүче изге баласы булуы белән шатландырды.

Коръән аятьләрендә бу хакта болай әйтелде (мәгънәсе): «Фәрештәләр әйтте: «Әй Мәрьям, Аллаһ сине бер бала белән шатландыра. Ул бала атасыз, Аллаһның: «Бар бул!», — дип әйтүе белән булыр, ул баланың исеме Гыйсә Мәрьям улы булыр. Ул бала дөньяда да һәм ахирәттә дә дәрәҗә иясе һәм Аллаһка якыннардан булыр. Ул — Гыйсә, бишектә чагында һәм үсеп җиткәч кешеләр белән хикмәтле сүзләр белән сөйләшер һәм ул изгеләрдән булыр». Мәрьям әйтте: «Әй Раббым, миңа бала кайдан булсын, чөнки миңа ир затының кулы тигәне юк?». Әйтте: «Әнә шулай, Аллаһ Үзе теләгән нәрсәне халык кылыр. Бер нәрсәне бул­дырырга теләсә фәкать: «Бул», — дияр, ул нәрсә Ул теләгәнчә бар булыр». (Әли Гыймран: 45 — 47)

Бала табу вакыты җиткәч, Мәрьям кешеләрдән  ераграк китеп, бер хөрмә агачы янына утырды һәм бик тә кайгырган хәлдә: «Бу нәрсәләрне күрмичә вә мине искә алучы булмыйча онтылган булсам иде», —  дип борчылуга төште. Ләкин Җибрил галәйһиссәлам аны тынычландырып, кайгырмаска кушты.

Кечкенәләрем, бу күренеш Коръәндә менә ничек  сурәтләнә (мәгънәсе): «Мәрьям Гыйсәгә йөкле булды һәм корсагындагы йөген күтәреп, кавеменнән аерылып, ерак җиргә китте. Бала табуның авыр­лыгы, китерде ул Мәрьямне хөрмә агачының кәүсәсенә. Мәрьям әйтте: «Бу хәлне күрмәс бо­рын үлгән булып онытылып беткән булсам иде». Мәръямнең урыныннан, түбән җирдән тавыш ише­телде: «Әй Мәрьям, кайгырма, тәхкыйк Раббың аяк астында чишмә кылды. Әй Мәрьям, хөрмә агачының кәүсәсеннән тотып үзеңә таба селкет,

төшерер сиңа яңа өлгергән хөрмә җимешен. Ул хөрмәне аша вә чишмә суын эч, ул улың Гыйсә белән күзең тынычланып, кайгың бетсен! Әгәр бер кеше балаң хакында синнән сораса, әйт: «Мин Аллаһ ризалыгы өчен һичкем белән сөйләшмәскә нәзер әйттем, шуның өчен бу көндә һичкем белән сөйләшмим», — диген». (Мәръям: 22 — 26)

Мәрьям Гыйсәне табып кавеме янына кайт­кач, кешеләр аның гыйффәтлегендә, пакьлегендә шикләнеп төрле сүзләр сөйли башладылар һәм аңа: «Әй Мәръям! Син ярамаган зур эш белән килдең. Син бит Һарунның тәкъва булган кыз кардәше һәм синең әти-әниең дә азгын кешеләрдән түгелләр иде. Ничек синең бала күтәреп килүеңне аңларга», —дип, аны кимсетеп кыерсыттылар. Мәръям Раббысының әмеренә буйсынып, алар белән сөйләшмичә улы Гыйсә белән сөйләшергә дип, кавеменә ишарәт итте. Кешеләр, ничек инде бу бишектәге сабый белән сөйләшик дип аптыраштылар.

Менә монда кадерле балалар, Аллаһ тәгаләнең чиксез кодрәте вә изге бәндәләренә булган шиксез ярдәме чагылды. Мәръям кешеләргә бишектәге Гыйсәгә ишарәт ясагач, алар аптырап калдылар. Ни гаҗәеп күренеш, бишектәге бала Аплаһның  әмере белән телгә килде. Аларга ул — үзенең Аллаһ тәгаләнең колы булып, аңа Раббысы тарафыннан Инҗил китабы бирелүе, намаз вә зәкәт белән боерылуы һәм Аның Бәнү Исраил кавеменә җибәрелгән  пәйгамбәр вә изгелек кылучы бәндә икәнлеген әйтте.

Нәниләрем, бу хакта Коръәндә ничек әйтелгәнен тыңлап карыйк (мәгънәсе): «Мәръям, улы Гыйсә белән сөйләшергә ишарәт итте. Алар әйттеләр: «Безне мәсхәрә итәсең, бишектәге сабый бала белән ничек сөйләшик?». Гыйсә аларның сүзләрен ишеткәч, әйтте: «Мин Аллаһ тәгаләнең колымын, Ул миңа китап бирде һәм мине пәйгамбәр итте. Кай­да гына булсам да кешеләр өчен мине мөбарәк вә файдалы итте вә миңа тере булган вакытымда на­маз укырга һәм зәкәт бирергә әмер итте. Янә ана­ма изгелек итүче кылды, мине тәкәбберләнүче вә үзенә гөнаһ эшләүче кылмады. Туган көнемдә вә үлгән көнемдә һәм кабердән кубарылган көнемдә Аллаһтан миңа сәлам». (Мәрьям: 29 — 33)

Бишектәге баланың сөйләшүе турындагы хәбәр кешеләр арасында таралды. Ул җирдәге яһүдләр бу баланың пәйгамбәр булуын белеп калдылар. Үзләренең кабахәт эшләреннән булган Тәүратны үзгәртүләре вә аларның кешеләргә золым кылган гамәлләре ачыклануы мөмкин дип, алар Мәрьямгә вә Гыйсә галәйһиссәламгә каршы төрле мәкерлекләр кыла башладылар. Гыйсә галәйһиссәлам хакында­гы хәбәрләр шулай ук патшага да барып җитте. Ул да үзенә карата Гыйсә галәйһиссәламнән куркыныч киләчәген сизеп, сихерчеләре вә күрәзәчеләре белән киңәшләшеп, аны үтерергә кирәк дип, карар кылды.

Мәрьям янына бер кеше килеп, бу нәрсәләрдән хәбәр бирде һәм Фәләстыйн җирен ташлап Мисыр җиренә күчеп китәргә кушты.

Мәрьям кечкенә Гыйсәне алып, Мисыр җиренә күчеп китте һәм Гыйсә галәйһиссәлам үсеп ныгыганчы, шунда калды.

Аллаһ тәгалә Мәрьямгә Гыйсәне алып Фәләстыйн җиренә кайтырга кирәклеген белгерткәч, ул улы белән кире Фәләстыйнга кайтты. Гыйсә галәйһиссәлам на­мазлар укып Раббысына гыйбадәттә булды. Үзе белән бер вакытта яшәгән әнисенең апасының улы Яхъя галәйһиссәлам белән, бик тә якын дус булдылар. Яхъя галәйһиссәламне яһүдләр үтергән вакытта, Гыйсә галәйһиссәлам “ӘнНасыйра” дигән авылда гыйбадәт кыла торган иде. Көннәрнең берендә, ул шул хәлендә гыйбадәттә булганда, Аллаһ тәгалә  аңа кешеләрне гаделлек белән хөкем итәр өчен,  Җибрил галәйһиссәламне изге китап “Инҗил” белән җибәрде. Шулай ук аңа, Бәнү Исраил кавемен гөнаһлы гамәлләрдән тыярга вә бер Аллаһка гына  иман китерүләренә өндәргә әмер итте.

Гыйсә галәйһиссәлам Раббысының әмеренә  буйсынып, кешеләрне бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга өнди башлады. Аллаһ тәгалә аны бу изге гамәлендә, аның дәгъватенең, сүзенең хак икәнлеген  белгертүче бик күп могҗизалар белән ныгытты. Гыйсә галәйһиссәламгә бирелгән зур могҗизалардан —  аның сукырларны, ала тән чире белән авыручыларны  дәвалавы, үлеләрне терелтүе һәм башкалар булды.

Бу хакта Коръәндә менә ничек диелде (мәгънәсе): «Аллаһ Гыйсәгә язу белемен, шәригать хөкемнә­рен һәм Тәүрат, Инҗил китапларын өйрәтте. Вә Бәнү Исраилгә расүл кылды һәм әйтте: «Мин сезгә Раббыгыздан пәйгамбәр булуыма ачык дәлилләр һәм галәмәтләр белән килдем. Ул галәмәтләрнең берсе: балчыктан кош сурәте ясармын да аңа өрермен, Аллаһ әмере белән кош булып очар. Янә Аллаһ әмере белән сукырларны күзле итәрмен, ала тәнле кешеләрне сәламәтләндерермен һәм үлекләрне тергезермен. Янә мин сезгә нәрсә ашаганыгыздан, өйләрегездә яшереп саклаган нәрсәләрегездән хәбәр бирермен. Бу нәрсәләрдә, әлбәттә, минем пәйгамбәрлегемне раслаучы га­ләмәтләр бар, әгәр хаклыкка ышанучылардан булсагыз». Миннән әүвәл иңдерелгән Тәүратны раслаучы булып һәм сезгә хәрам булган нәрсәләрнең кайберләрен хәләл иткәнем хәлдә, Раббыгыздан галәмәтләр белән сезгә пәйгамбәр булып килдем. Аллаһтан куркыгыз, миңа итагать итегез һәм карышудан сакланыгыз! Дөреслектә, Аллаһ мине дә, сезне дә тәрбия кылучы. Тәрбияче булган Аллаһка, әлбәттә, гыйбадәт кылыгыз! Бит Аллаһка итагать итү һәм Аңа гына гыйбадәт кылу — иң туры юл». (Әли Гыймран: 48 — 51)

Ләкин, кешеләргә бик күп золым кылган, Тәүратны үзгәрткән кабахәт яһүдләр, бу могҗизаларны сихер, дип, үзләренең Гыйсәгә каршы булган мәкерлелекләрен тормышка ашыруда уңайлы форсат көттеләр. Никадәр генә изалап-җәфаласалар да, ул зур са­бырлык күрсәтте. Бер төркем кеше аңа иман китереп, аның шәкертләреннән, иярченнәреннән булды. Ул төркем кешеләр Коръәндә “хәварийуннар” дип исемләнә. Аллаһ тәгалә аларны дошманнарына кар­шы ярдәм белән ныгытты.

Бу күренеш хакында Коръәндә болай әйтелде (мәгънәсе): «Ий мөэминнәр, Аллаһ дине — Ис­ламга ярдәм итүчеләр булыгыз, Мәрьям улы Гыйсә үзенә ияргән хәварийуннарга әйткән ке­бек: «Аллаһ дине — Исламны, кешеләргә тара­тырга, куәтләтергә миңа кем ярдәм бирә? Их­ласлы хәварийуннар Аллаһ диненә без ярдәм бирүчеләрбез», — диделәр. Бәнү Исраилдән бер таифә иман китереп мөселман булдылар, вә бер таифә иман китермәделәр, кәфер булып калды­лар. Иман китергән таифәгә куәт вә ярдәм бирдек, дошманнарын җиңеп өстен булырга һәм алар өскә чыгып Ислам динен тарату белән дөньяга фаш булдылар». (Саф: 14)

Гыйсә галәйһиссәлам кавеменә һәрвакыт нәсыйхәт кыла тор­ган булды. Көннәрнең берендә хәварийуннар аңа: «Әй Гыйсә, синең Раббың безгә күктән ризык белән ашъяулыгы төшерә аламы?», — дип сорадылар. Гыйсә галәйһиссәлам аларга: «Аллаһтан куркыгыз, әгәр мөэминнәрдән булсагыз», — дип җаваплагач, алар: «Без ул ризыклардан ризыкланырга һәм дә күңелебезне тынычландырырга телибез»,—диделәр. Гыйсә галәйһиссәлам Раббысыннан сорап дога кылды һәм Аллаһ тәгалә аларга күктән ашъяулыгы белән табын төшер­де.

Газиз балалар, Коръәндә менә ничек тасвирлана бу күренеш (мәгънәсе): «Хәварийуннар әйттеләр:

«Әй Мәрьям улы Гыйсә, синең Раббыңның безгә күктән ашъяулыгы белән ризык иңдерергә көче җитәме?», — дип. Гыйсә әйтте: «Аллаһтан кур­кыгыз — газабыннан сакланыгыз, үзегезне бәла- казага салмагыз! Әгәр хак мөэминнәрдән булса­гыз». Алар әйттеләр: «Күктән иңгән ризык белән ризыкланырга һәм күңелебезне тынычланды­рырга телибез, дәхи: «Мин Аллаһның расүле», — дигән сүзеңнең хаклыгын белмәкче булабыз, янә ул ризыкның Аллаһтан иңдерелгәнлегенә шәһитләрдән булуыбызны телибез». Мәрьям улы Гыйсә әйтте: «Әй тәрбиячебез — Аллаһ! Безгә күктән ашъяулыгы белән ризык иңдер, ризык иңгән көн әүвәлгеләребезгә дә һәм ахыр­гыларыбызга да бәйрәм көне булсын! Янә ми­нем пәйгамбәрлегемә дә дәлил булсын! Әй Раббыбыз, безне ризыкландыр, Син, әлбәттә, ризыкландыручыларның иң хәерлесесең». Аллаһ тәгалә әйтте: «Мин, әлбәттә, сез сораганны күктән иңдерүчемен, ул сезгә иңгәннән соң сезләрдән берәрегез хыянәт итсә, яки шөкер итүне һәм Аллаһтан иңдерелгәнне инкяр кылып кәфер бул­са, ул кешене галәмнәрдә һичкемне газап кылма­ган каты газап белән газап кылырмын». (Мәйдә: 112-115)

Гыйсә галәйһиссәлам кешеләргә, барча пәйгам­бәрләрнең дә дәгъвате бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга өндәүдән гыйбәрәт булганын аңлатты. Ул үзен Мусаның шәригатен җимерергә түгел, ә ту­лыландырырга, дәвам итәргә җибәрелгәнен бәян кылды. Ул Бәнү Исраил кавеменә соңгы пәйгамбәр булып, аңардан соң аларга һич пәйгамбәр булмая­чагын, бары тик Гарәп ярымутыравыннан Мөхәммәд бин Габдуллаһның барча кешеләр вә җеннәр өчен пәйгамбәр булып киләсен хәбәр итте. Ул пәйгамбәр Исмәгыйль бин Ибраһим нәселеннән булып, кешеләр һәм җеннәр, каралар һәм аклар, көнчыгыштан алып көнбатышка кадәр булган һәммәсен хак юлга — Ислам юлына, бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә ирешү юлына чакырачак. Ул ахыргы вә йомгаклаучы пәйгамбәр булып, аннан соң һичкемгә пәйгамбәрлек килмәячәген төшендерде. Әйткәнебезчә балалар, без Мөхәммәд галәйһиссәлам тормышын, аерым китап итеп яза­чакбыз, иншәАллаһ.

Ә хәзер, Гыйсә галәйһиссәламнең ошбу әйткәннәре хакында, Коръән аятьләрен тыңлап карыйк(мәгънәсе): «Дәхи Мәрьям улы Гыйсә әйтте: «Әй Бәни Исраил, тәхкыйк мин Аллаһтан сезгә җибәрелгән пәйгамбәрмен, миннән элек иңдерелгән Тәүратны раслаучымын һәм миннән соң килә торган пәйгамбәр белән сөенеч бирәм, аның исеме Әхмәд (Мөхәммәд) булыр», — диде. Мөхәммәд пәйгамбәр аларга аятьләр вә могҗизалар белән килде исә, бу ачык сихер диделәр». (Саф: 6)

Гыйсә галәйһиссәлам дәгъват кылган саен, аңа иман ките­реп артыннан иярүчеләр күбәйгәннән күбәйде. Бу хәлне күреп, яһүдләр вә аларның сихерчеләре вә күрәзәчеләре үзләренең Гыйсә галәйһиссәламне үтерергә корган мәкерлекләрен тормышка ашырыр өчен Фәләстыйндагы Рим патшасына барып: «Гыйсә галәйһиссәлам сиңа каршы фетнә әзерли, шуңа да үзенең янына иярченнәр җыя һәм без моны, аны үтереп баганага тәре итеп кадаклап ассак кына тук­тата алабыз», —дип, Гыйсә галәйһиссәламгә яла як­тылар.

Гыйсә галәйһиссәлам бу хакта хәбәрдәр булды. Ул үзенең шәкертләрен җыеп, аларга бу хәлне белгерт­те. Шулай ук, Аллаһ тәгалә Үзенең чиксез кодрәте белән аларны дошманнарыннан саклаячагын, Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылып, тәкъва булып, Ислам шәригатеннән әзгә генә дә тайпылмыйча яшәүләрен таләп итеп нәсыйхәт кылды.

Аллаһ тәгалә Гыйсә галәйһиссәламне Үзенә күтәр­де. Яһүдләр аны үтерәбез дип Гыйсәгә охшаган икен­че бер кешене үтереп, тәрегә кадакладылар һәм аны үтереп кадакладык, дип уйладылар.

Бу хакта Коръәндә менә ничек әйтелә, балалар (мәгънәсе): «Янә аларны Аллаһ ләгънәт кылды: «Без, әлбәттә, Аллаһ расүле Мәрьям улы Гыйсәне үтердек», — дигән сүзләре өчен. Алар Гыйсәне үтермәделәр һәм асмадылар, ләкин аларның бер юлдашы аларга Гыйсә сурәтендә күренде. Яһүдләр, әлбәттә, Гыйсә хакында ихтилафта бул­дылар, әгәр Гыйсәне үтергән булсак, юлдашы­быз кайда? Әгәр юлдашыбызны үтергән булсак, Гыйсә кайда, диештеләр. Аларның бу ихтилаф­лары, әлбәттә, занга иярүләреннән булды, алар һичшиксез Гыйсәне үтермәделәр. Бәлки Аллаһ аны үз хозурына күтәрде. Аллаһ тәгалә һәр эштә галиб һәм хикмәт белән эшләүче булды». (Нисә: 157 — 158)

Ошбу хәлләрдән соң Гыйсәнең галәйһиссәлам шәкертләре өчкә бүленде. Беренчеләре: «Гыйсә галәйһиссәлам ул — Аллаһ», — диделәр. Икенчеләре: «Гыйсә галәйһиссәлам ул — Аллаһның улы», — диделәр. Бу ике төркем дә ошбу сүзләре белән кәфер булдылар. Ә өченче төркем, Гыйсә галәйһиссәлам өйрәткәнчә: «Гыйсә галәйһиссәлам ул — Аллаһның колы һәм Аның пәйгамбәре», — дип мөселман булып калды­лар. Хәзерге көндә, бу өченче төркем юк инде бала­лар, чөнки аларның булганнары, соңгы пәйгамбәр Мөхәммәдиең галәйһиссәлам дәгъвате белән, аңа иярделәр. Шу­ңа да, хәзерге заманда беренче вә икенче төркемнәр генә калды һәм алар, Исламга кергәнчегә кадәр — кәфер булып калалар.

Кадерле нәниләр! Гыйсәнең галәйһиссәлам күккә күтәрелүе белән кыйссабызны тәмамлыйбыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам хәдисләрендә әйткәнчә, Гыйсә галәйһиссәлам Кыямәт көне алдыннан төшәчәк һәм мөселманнар белән алдакчы Дәҗҗәлгә каршы сугышка чыгачак. Бу сугышта ул Дәҗҗәлне үтереп, тәреләрне сындыра­чак вә дуңгызларны үтереп, барча диннәрне батыл кылып, бердәнбер хак — Ислам диненә чакырачак. Гыйсә галәйһиссәлам җир йөзендә кырык ел калачак. Бу чорда җир йөзендә бәрәкәт вә нигъмәтләр булачак.

Кадерле вә газиз балалар! Без сезнең белән ошбу урында пәйгамбәрләр тарихына сәяхәтебезне тәмамлыйбыз. Киләсе пәйгамбәребезнең тормышы­на аерым китапта сәяхәт кылырбыз. Белгәнегезчә ул пәйгамбәрнең исеме — Мөхәммәд галәйһиссәлам. Аллаһ тәгалә безгә бу күркәм пәйгамбәрләрдән үрнәк алып, гыйбрәтле тормышларыннан файда алып гамәл кылырга насыйп итсен. Ахыргы урыннарыбызны Фирдәвес Җәннәтләреннән кылсын. Әмин!

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама