Гөнаһ. Оят. Оятсызлыкның киемдә чагылышы

Максат: балаларны оят, гөнаһ төшенчәләре белән таныштыру. Коръәндә киемгә куелган таләпләрне җиткерү, аларны үтәү теләге тудыру һәм кием үрнәкләре сайлап, бизәргә өйрәтү. Гаурәт сүзенең мәгънәсен аңлату, килешле кием кию теләге булдыру.

Шөгыль барышы: – Балалар, без бүген оятсызлык турында сөйләшербез. Сезнең кемне дә булса оятсыз дип орышканын ишеткәнегез бармы? (Балалар фикерен тыңлау.)

Әйе, оятсыз дип әшәке сүзләр сөйләүчегә, яла ягучыга, оят урыннарын күрсәтеп йөрүчегә әйтәләр. Кешеләр андый кешене оятсыз дисәләр, Аллаһ каршында андый кеше гөнаһлы була, ягъни ярамаган эш эшләүче була. Аллаһ кушканны үтәмәүче була.

Балалар, кеше тәнендә оят җирләр бар, аларны кешеләргә күрсәтергә ярамый, без кеше күрмәгәндә генә чишенеп, кием алыштырабыз, мунчага да бөтен кеше бергә кермибез шулаймы? Чөнки тәнебезне күрсәтү – оятсызлык. Коръәндә дә Аллаһ тәннең гаурәт өлешен капламыйча йөрмәскә куша.

Гаурәт – ул тәннең барлык кешегә дә күрсәтергә ярамаган өлеше. Кызларның кул чуклары, йөзе һәм аякның тубыктан аскы өлеше генә гаурәт түгел, ә ир малайларның билдән алып тезгә кадәр арасы гаурәт, ягъни күрсәтергә ярамый.

Ә хәзер рәхим итеп өстәлләрегез янына килегез әле, мин, һәрберегезгә кәгазьдән кисеп ясалган курчак алып килдем. Аның киемнәре дә бар. Карыйк әле, шуларны. Алар матурмы? Кайсы ягы ошый, кайсысы ошамый?

Тәрбияче ике тартма куя һәм киемнең ошаган, ошамаган якларын санаганда һәр билге саен 1 фишка салып бара. Күрәсезме, балалар, ошамаган яклары күп булды.

Әйдә, курчакларыбыз оятсыз булып гаурәтләрен күрсәтеп йөрмәсеннәр, матур күлмәкләр ясыйк әле. Курчакларга яулык, озын күлмәк ясау өчен шаблоннар бирү, аны кисеп ясау һәм милли бизәкләр белән бизәү.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар