Гает (бәйрәм) намазлары

103. Җомга намазы фарыз булган кешеләргә гает намазларын уку – ваҗиб. Хатыннар һәм сабыйлар кебек Җомга намазы фарыз булмаган кешеләргә гает намазлары да ваҗиб түгел.
     104. Гает намазларын уку өчен биш нәрсә шарт: Мисыр, изнугам, имам, җәмәгать, вакыт[1].
     105. Гает намазларының вакыты – кояш чыгып, өч аршин кадәр күтәрелгәннән башлап, өйлә вакыты кергәнчегә кадәр.
     106. Бер сәбәп аркасында Гает Фитыр (Ураза бәйрәме) намазы Шәүвәл аеның беренче көнендә укылмый калса, Шәүвәлнең икенче көнендә уку дөрес була, Шәүвәлнең өченче көнендә уку дөрес булмый.
     107. Гает Корбан (Корбан бәйрәме) намазы Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә укылмый калса, Зөлхиҗҗәнең уникенче көненә кадәр кичектереп уку дөрес була.
     108. Ике гает намазы да икешәр рәкәгатьтән тора. Азан һәм камәттән башка һәрвакыт җәмәгать белән укыла. Намаз вакыты җиткәнен мәзин манарага менеп, берничә мәртәбә “Әс-салят” дип кычкырып, мәхәллә халкына белгертә.
     109. Ураза гаете намазын түбәндәгечә ниятлиләр: “Ният кылдым ике рәкәгать гает фитыр намазын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр”.
     110. Корбан гаете намазын түбәндәге рәвештә ниятлиләр: “Ният кылдым ике рәкәгать Корбан гаете намазын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр”.
     111. Гает намазларының һәр икесе түбәндәге рәвештә укыла: ният кылып, тәкбир әйтеп керешкәннән соң имам да, моктәдиләр дә (имамга оючылар) сәнә укыйлар, аннан соң һәрберсе намазга керешкәндәге кебек өч мәртәбә кулларын колак йомшакларына кадәр күтәреп, өч мәртәбә тәкбир әйтәләр, тәкбирләрнең арасында кулларын багламыйча төшереп торалар. Аннан соң имам башка намазлардагы кебек сүрәләрне кычкырып укый. Рөкүгъ һәм сәҗдә кылып, икенче рәкәгатьнең кыямына торганнан соң, имам янә кычкырып сүрәләр укый. Рөкүгъ кылыр алдыннан, беренче рәкәгатьтәге кебек янә өч мәртәбә тәкбир әйтә дә, дүртенче тәкбир белән рөкүгъкә иелә. Рөкүгъ һәм сәҗдә кылганнан соң кагъдә һәм сәлам белән башка намазлардагы кебек тәмамлый.
     112. Гает намазына соңга калып килгән кеше имам сәлам биргәнче оеп калса, мәсбук булып калган рәкәгатьләрен имамнан соң каза кыла. Әгәр имам сәлам биргәнче оерга җитешә алмаса, шул рәвешле кала, ягъни гает намазлары каза кылынмый.
     113. Гает намазларын укыганнан соң имамга ике мәртәбә хөтбә укып, халыкка вәгазь сөйләү, фитыр һәм Корбан хөкемнәрен өйрәтү, гает көннәрендә сөннәт булган эшләр турында сөйләү – сөннәт.

[1] Җомгада хөтбә шарт булып торса, гает намазларында шарт түгел, ә сөннәт. Җомга хөтбәсе фарыз намазга хәтле укыла. Гает хотбәләре намаздан соң укыла.

 

 

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама