Фидия

     87. Казага калып та, соңыннан үтәлмәгән уразалары булган кешегә, үзеннән калачак малыннан (шул уразалары өчен) фидия бирергә варисларына әйтү – ваҗиб.
     88. Әгәр шундый васыять әйткән кеше вафат булса, калган малының өчтән  бер өлешен һәрбер каза кылынмый калган уразалары өчен фидия итеп бирү варисларына ваҗиб була.
     89. Фидиянең микъдары – тотмый калган һәр көн ураза, биш вакыт намазның һәрберсе һәм витр намазы өчен бер фитыр сәдакасы кадәр.
     90. Вакытында тоткан уразалары һәм укылган намазлары, яки соңыннан каза кылынган ураза һәм намазлары өчен фидия бирелми, шулай да шик тумас өчен бирүнең зарары юк. Күп кенә варислар, мәетнең балигъ булган чорыннан башлап, үлгән вакытына кадәр фарыз булган ураза һәм намазларын хисаплап, һәммәсе өчен фидия бирәләр.
     91. Фидияне 4 кадак бодайдан хисаплаганда һәр ураза һәм намаз өчен 10 тиен чамасы була[1]  Шул рәвешле хисаплагач, бер еллык барлык ураза һәм намазларның фидиясе 215 сум 30 тиен чамасы була.

[1] Бу хисап бодайның кадагы ике тиен ярым чамасы булган вакытта ясалган. Аның төгәл микъдарын белү өчен, бодайның хәзерге бәяләре белән танышырга кирәк – Тәрҗемәченең аңлатмасы.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама