Фәһим хәзрәт “Нур” мәктәбендә имамнар белән очрашты

Бүген Фәһим хәзрәт “Нур” мәктәбендә имамнар белән очрашты. Очрашу барышында имамнар “Нур” мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар. Фәһим хәзрәт аларга мәктәпне, кабинетларны, намаз бүлмәсен күрсәтте.

“Нур” мәктәбендә балалар өчен намаз бүлмәсе дә бар, анда хәтта бәләкәй генә мөнбәргә кадәр ясап куйганнар. Балаларга кечкенә чапаннар да тектергәннәр.

“Менә шушылай матур татар орнаментлары белән тектердек, балаларның кечкенәдән үк чалма-чапанга мәхәббәтләре уянсын өчен” – дип аңлатты Фәһим хәзрәт. “Балалар азан әйтәләр, намазлар укыйлар, хәтта җомга намазын да үзләре укыйлар” – диде.

Имамнар шулай ук, классларны, дәрес барышын карадылар. Балалар кунакларга төрле куелышлар күрсәттеләр. Очрашу чәй эчү белән тәмамланды, имамнарга бүләкләр дә өләшенде.

 

Фәһим хәзрәт "Нур" мәктәбендә имамнар белән очрашты Фәһим хәзрәт "Нур" мәктәбендә имамнар белән очрашты Фәһим хәзрәт "Нур" мәктәбендә имамнар белән очрашты Фәһим хәзрәт "Нур" мәктәбендә имамнар белән очрашты Фәһим хәзрәт "Нур" мәктәбендә имамнар белән очрашты

Фәһим хәзрәт "Нур" мәктәбендә имамнар белән очрашты Фәһим хәзрәт "Нур" мәктәбендә имамнар белән очрашты

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼