Әс-Сабуур

Әс-Сабуур.
(8:46)
Сабыр, Аның түземлелеге һәм сабырлыгы чиксез 
Аллаһ бик сабырдыр. Гөнаһлыларга, залимнәргә, баш тартучыларга җәза бирергә ашыкмас, аларга вакыт бирер. Бу заман эчеңдә тәүбә итсәләр — аларны гафу итәр, гафу итүне яратыр. Тәүбә итмәсәләр — бер көнне җәза кылыр. Без кешеләр Аның хикмәтләрен аңламаганга күрә, Аллаһ боларга нигә җәза бирсен, дип уйлыйбыз. Хәлбуки, Ул һәр нәрсәне белә һәм күрә.
Әлеге гүзәл исемне таң алдыннан 100 мәртәбә кабатлаганнар яңа туган көн дәвамында бәла-казаларга юлыкмаслар, дошманнары да аларга зыян сала алмас, иншә Аллаһ. Нинди дә булса мәсьәләне хәл иткәндә кыенлыклар килеп туса, «Әс- Сабур» исемен 1020 мәртәбә кабатларга кирәк.
 
 

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама