Әниләр көне белән котлаулар, бәйрәмнең тарихы

Энилэр коне белэн котлау Бәйрәмнәр

Әниләр көне белән котлау өчен сезнең игътибарга берничә тәбрикләү шигыре куярга булдык. Соңгы елларда Россиядә, традиция буенча, Энилэр коне зурлап үткәрелә башлады. Бу көнне күп кенә чаралар (төрле концертлар, күп балалы әниләр белән очрашу һ.б.) уздырыла. Мәктәп һәм балалар бакчаларында, кагыйдә буларак, бәйрәм бераз алданрак үткәрелә. Иң беренче, әлеге бәйрәмнең тарихына тукталып үтик әле.

Әниләр көне кайчан билгеләп үтелә башлый

Әниләр көне – Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне билгеләп үтелә. Бу көнне барлык әниләрне һәм йөкле хатыннарны тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде.

Энилэр коне кайчан бәйрәм көн итеп билгеләнгән соң? Моның тарихы болай. 1998 елның 30 гыйнварында Россия президенты Борис Ельцин «Әниләр көне хакындагы» указга кул куя. Әлеге көнне канунлаштыруны сорап Россиянең, хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт думасы Комитеты чыгыш ясый, төгәлрәге депутат, ЦК КПРФ әгъзасы Алевтина Апарина бу эштә активлык күрсәтә.

Әниләр көнен рәсмиләштерүнең максаты булып, хатын-кызга карата хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, кешеләр тормышында әни кеше нинди зур әһәмияткә ия икәнен искә төшерү, аналарның дәрәҗәсен күтәрү тора.

Дөресен әйткәндә, элегрәк, совет заманында, энилэр коне беренче тапкыр 1988 елның 30 октябрендә Әзербайҗанның Баку шәһәрендәге 228 нче мәктәбендә билгеләнеп үтелгән. Әлеге, әниләр хөрмәтенә уздырылган, тантананың авторы һәм оештыручысы – рус теле һәм әдәбияте укытучысы Эльмира Гусейнова була.

Бу көнне барлык мәктәп балаларына, эни бәйрәмен ел саен үткәрергә чакырып мөрәҗәгать итәләр. Шуннан соң бу мөрәҗәгать күп кенә совет газеталарында басылып чыга, ә Әниләр бәйрәменә сценарий «Укучылар тәрбиясе» (Воспитание школьников) журналында бастырыла.

1988 елдан Әниләр көне Бакуда ел саен, ә соңрак, Эльмира Гусейнова күченеп килгән, Ставрополь шәһәрендә уздырыла башлый. Тора бара ул халык бәйрәменә әйләнә.

Әниләр көне белән котлаулар

Энилэр коне белэн котлау

Энилэр коне белэн котлау өчен  тәбрикләү шигырьләре

Әнием, сөеклем, кадерлем,
Тиңнәр юк, сиңа бу дөньяда.
Һәрчак яшь һәм матур син безгә
Картайдым инде дип уйлама

Кочаклыймын сине, тәбриклимен
Әниләр бәйрәме бит бүген
Бәхетле бул, кайгы-сагышлар
Капламасын күңелең күген.

***

Энилэр коне белэн, тәбрик итәмен
Барысы өчен сиңа рәхмәт әйтәмен
Синең тәрбияң, кылган догалар
Гомер юлымда ярдәм кылалар.

Бәхет телимен һәм дә исәнлек
Шатлыктан балкысын күзләрең
Чынга ашсын изге теләкләрең
Дога кылып әйткән сүзләрең

***

Җир йөзендә барлык әниләр
Бәхетле яшәсен дип телик
Балалары куандырып торсын
Китерсеннәр бары игелек.

Әни көне — шундый матур бәйрәм
Барлык әниләргә баш иик
Күзләрендә бәхет нуры һәрчак
Сүнми балкып торуын телик.

(И.Н 12.11.2021)

***

Әниләрне фәрештәләр, диләр,
Фәрештәләр була канатлы.
Ә минемчә газиз әнкәйләрнең
Балаларыдыр ул — канаты.

Канатларны Раббым каермасын,
Сау-сәламәт булсын балалар!
Җан җимеше таза булса гына,
Тыныч яшәр җирдә аналар.

Бала бит ул, җаның кебек газиз,
Алар өчен йөрәк өзелә.
Бала хәсрәтләре күрми генә
Җитсәк иде гомер көзенә!!!

(Гөлара Шәрипова)

***

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!

***
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.

***

Котлы булсын, әни бәйрәмең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер баланың.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

***

Гомерең матур узсын, әнкәй бәгърем,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен;
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Без телибез сиңа зур бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең
Матур яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыктан торсын гомерең.

***

Синнән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.

Әни бит ул — өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.

***

Котлы булсын, бәйрәмең, әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.

Авырлыклар бер дә кичермә син,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Синең йөзеңдәге шатлык нуры
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

Йөзләреңдә чәчкә алсулыгы,
Күзләреңдә йолдыз балкышы.
Бәйрәмеңнең ямен күтәрсеннәр
Ирең, балаларың алкышы.

***

Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

Кояш кебек якты нурлар – синнән,
Карашлары белән җылыткан.
Юктыр беркем, әнкәй, синнән башка
Иркә сүзләр белән юаткан.

***

Безнең күңел һәрчак сиңа
Тели иң изге теләк.
Җир йөзендә синнән башка
Беркем юк кадерлерәк.

***

Әни

Иң матур юллар –
Син йөргән юллар.

Иң тәмле сулар –
Син биргән сулар.

Иң йомшак куллар –
Син сөйгән куллар.

Иң якты моңнар –
Син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр –
Син баскан эзләр.

Иң моңлы күзләр –
Син баккан күзләр.

Иң тугры сүзләр –
Син әйткән сүзләр.

Иң сабыр йөрәк –
Синең йөрәгең.

Иң талмас беләк –
Синең беләгең.

Иң изге теләк –
Синең теләгең.

Иң бөгелгән бил –
Ул синең билең.

Гөл сибелгән тел –
Ул синең телең.

Үч тотмас күңел –
Синең күңелең,

Әни!

(Фәнис ЯРУЛЛИН)

Оцените статью
NUR.TATAR