Шәркыйәтче галим Әнәс Бакый улы Халидов

Әнәс Бакый улы Халидов – шәркыйәтче галим, филология фәннәре докторы (1984), РФ ФА Көнчыгышны өйрәнү институтының Санкт-Петербург филиалы Якын Көнчыгыш секторы мөдире (1978-2000), профессор (1987). Коръәнне татарчага фәнни тәрҗемә итүче.

Әнәс Халидов 1929 елның 25 февралендә Татарстан АССР Буа кантоны (хәзерге Татарстанның Буа районы) Казма авылында туган. Дүрт сыйныф белемне туган авылында алган. 1941 елның гыйнварында, әнисе һәм туганнарыннан аерылып, Казан университетының физика-математика факультеты астрономия бүлеген тәмамлап, юллама алган әтисе Бакый белән Ташкәнткә китә. Ташкәнт татар мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлый.

Сугыш башлангач, әтисе хәрби хезмәткә алына: Иранда тәрҗемәче булып, соңрак Төркестан хәрби округы штабында хезмәт итә. Өч елга Әнәс өйдә бер ялгызы яшәп кала, укырга үзен-үзе җыендырып йөртә. Сугыш беткәч, әтисе Бакый Халидов Ташкәнт университетының көнчыгыш телләр факультетына эшкә урнаша.

1946 елда Әнәс Ленинградка китә, Ленинград университеты көнчыгыш телләр факультетының гарәп теле бүлегенә укырга керә.

Фәнни кызыксынулары өлкәсе — гарәп классик филологиясе, әдәбияты, мәдәнияте, гарәп кулъязмаларын барлау һәм өйрәнү.

Университетны тәмамлагач (1951), Ленинград Көнчыгышны өйрәнү институтына аспирантуга керә. «Таһ Хөсәеннең нәфис прозасы» темасына филология фәннәре намзәтлегенә (1955), «Гарәп кулъязмалары һәм гарәп кулъязма традицияләре» темасына филология фәннәре докторлыгына (1985)[1] диссертацияләр яклаган.

1978 елдан РФ ФА Көнчыгышны өйрәнү институты Санкт-Петербург филиалының Якын Көнчыгыш секторы җитәкчесе.

1966 елдан башлап, Гыйрак, Ямән, Пүлшә, Мисыр, Күвәйт, Сүрия, Төркия, Алмания, Маҗарстан, Шотландия, Франция, Бөекбританиядә узган Көнчыгышны өйрәнүче галимнәр конференцияләрендә «Гарәп кулъязмалары тарихы», «Гарәпләрдә гыйлем тарихы», «Гарәп мәдәниятенең дөньяви әһәмияте», «Гарәпләр тәҗрибәсенә таянып төзелгән төрки телләр сүзлеге», «Кәгазьгә язылган истәлекләр», «Русиядә мөселман кулъязмалары һәм аларны өйрәнү тарихы» дигән темаларга инглиз телендә чыгышлар ясый. Болгар һәм болгарлар турында искә алынган гарәп чыганакларын эзләү буенча Казан дәүләт университеты белән ике елга контракт төзи. Коръәнне татарчага фәнни тәрҗемә итә.

2001 елның 1 декабрендә Казанда вафат. Яңа бистәнең Татар зиратында җирләнгән. Казанда галим яшәгән йортта (Театр урамы , 1/29) музей-тәҗрибәханә оештырылган.

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼