Әлмәт Үзәк мәчетендә «Татарча диктант» белем бирү акциясе узды

Бүген, 26 сентябрь көнне (сәфәр аеның 9-нчы көнендә), Әлмәт Үзәк мәчетенең библиотека залында татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» белем бирү акциясе уздырылды.

Татар телендә диктант язуда быел Татарстанның 25 мөхтәсибәте катнашты. Шулай итеп, Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте өченче тапкыр «Татарча диктант» язу мәйданчыгына әверелде.

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼