Әлмәт үзәк мәчетендә хәләл индустрия буенча укулар узды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы хәләл стандартлары буенча “Хәләл” комитеты Әлмәт районы мөхтәсибәте хезмәткәрләренә хәләл индустрия буенча дәресләр бирергә килде.

Хәләл стандартлары буенча “Хәләл” комитеты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагында 2005 нче елда булдырыла. “Хәләл” комитеты Россиядә хәләл азык-төлек җитештерү хәрәкәте көчәя башлагач, бу эшләрне контрольдә тоту һәм алга җибәрү өчен оештырыла.

HALAL (Хәләл ) — шәригатьтә рөхсәт ителгән һәм мөмкин булган эш-гамәлләр.

«Хәләл» сүзе күпчелек очракта мөселман кешесенә ашарга яраган ризык, кылырга яраган эш-гамәл мәгънәсендә кабул ителә, гәрчә, бу сүз күпкә тирән мәгънәне аңлата. Мөселман кешесе ашаган-эчкән ризыгына һәрвакыт зур игътибар бирә, чөнки Аллаһы Тәгалә Коръән китабында ашау таләпләрен ачык итеп белдергән һәм мөселман кешесе Раббыбызның кушканнарын үти, хөрмәт итә.

Хәләлнең капка-каршысы булып Аллаһы Тәгалә тыйган HARAM (Хаpам) тора. Эшкәртүдән соң күп ризыклар, хәтта икмәк, йогурт яки бөртеклеләрдән ясалган камыр ашларының “ХӘЛӘЛ” булмавы ихтимал. Чөнки эшкәртелү вакытында хәрәм кушылмалар кулланылырга яки ризыкны хәзерләү ислам кануннарына туры килмәскә мөмкин.

Азык-төлекне хәзерләгән вакытта кулланылган кушылмалар составында яшерен “хәрәм” әйберләр булу куркынычы бар. Мәсәлән, алар буяуларда, исләрдә яки технологик кушылмаларда булырга мөмкин. Азык-төлекне эшкәртү оешмалары гомум дәүләт стандарлары (ГОСТ) кабул иткән, ләкин сертификатлы “Хәләл” азык-төлеккә туры килмәгән кушылмаларны куллана.

Шулай ук җитештерү җиһазлары эш башланганчы, хәләл булмаган әйберләрдән чиста булырга һәм җитештерү вакытында һәрвакыт шулай булырга тиеш. “Хәләл” стандартлары белән әзерләнмәгән азык-төлек мөселман кешесе өчен аракы, дуңгыз кебек хәрәм ризык санала.

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼