Әлмәт мөхтәсибәте «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясенә кушылды.

Яңа уку елы башланырга санаулы көнәр генә калды. 1 сентябрь көнне узачак Белем бәйрәме укучылар, бигрәк тә беренче сыйныфка керүче балалар өчен истәлекле көн. Әлеге вакыйга хөрмәтенә республикабыз мөхтәсибәтләре «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» республикакүләм акциясенә кушылды.

Әлмәт мөхтәсибәте мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә әзерләнүче һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен 100 бүләк әзерләде.

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼