Әлмәт ислам мәдрәсәсе 2020-2021 елга укучылар кабул итә

әлмәт ислам мэдрэсэсе

Дин белеме алу өчен мәдрәсәгә укырга керергә теләүчеләр игътибарына!

Әлмәт ислам мәдрәсәсе 2020-2021 уку елына көндезге бүлеккә керүчеләрдән гаризалар кабул итә.

Көндезге бүлектә уку вакыты 2 ел һәм 10 ай. Шәкертләр тору урыны һәм туклану белән тәэмин ителә. Мәдрәсәгә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар кабул ителә. 9 сыйныфтан соң килүчеләр өчен урта белем алып ЕГЭ тапшыру өчен кичке мәктәптә уку мөмкинлеге бар.

Мәдрәсәне тәмамлаучыларга дини белем алу хакындагы диплом тапшырыла.

Әлмәт ислам мәдрәсәсенең көндезге бүлегенә укырга керү өчен, түбәндәге документларны кабул итү комиссиясенә тапшырырга кирәк:

1. 4 фото (3х4)
2. Белем алу турында документ (оригинал/копия) (диплом/аттестат)
3. Паспорт копиясе (беренче бит һәм прописка)
4. ИНН копиясе
5. СНИЛС копиясе
6. Мед.белешмәсе (форма № 086 – оригинал)
7. Мед. полис копиясе
8. Абитуриент гаризасы (балигъ булмаганнарга + әти-әниләреннән гариза)
9. Мәктәптән характеристика (яисә соңгы уку йортыннан)
10. Җирле имамнан яисә мөхтәсибәттән юллама.
11. Балигъ булмаганнар өчен әти-әниләренең паспорт копияләре

Элмэт ислам мэдрэсэсе. Белешмә өчен телефон: (8 952-031-05-70)

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼