Әл-Җәәмигъ.

Әл-Җәәмигъ.
(3:9)
Җыючы, Кыямәт көнендә бар мәхлукларын бергә Туплаучы
Теләгәнен теләгән вакытта, теләгән урында бергә туплаучы димәктер. Таралган нәрсәләрне җыю, без кешеләр өчен генә авыр. Аллаһ исә, үлеп тузан хәленә килгән кешеләрне бернинди авырлыксыз туплаячак.
Сугыш, җир тетрәү, су басу яки башка фаҗигале хәлләрдә югалткан туганнарны, якын кешеләрне табу, янә бергә җыю-туплау өчен, дохә намазы алдыннан госел коенып, кулларны өскә күтәрергә һәм әлеге исемне 10 мәртәбә укырга киңәш ителә. Исемне кабатлаганда бармакларны бөгеп барырга, ә унысы да йодрыкка җыелеп беткәч, дога соңындагы кебек битне сыпырырга кирәк. Мал яки кем дә булса хәбәрсез югалганда түбәндәге доганы укыйлар: «Аллаһүммә йәә Җәмигүннәси лийәүмин лә райбә фиихи, иҗмәг даләәти».

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама