Әл-Вәәрис

Әл-Вәәрис.
(15:23)

Бар җиһан Аның кулында, Ул — аның Варисы, Ул — Мәңгелек, Җан ияләренең бар байлыгы мирас булып Аңа кала
Мал-мөлкәт һәм байлыкның чын хуҗасы Аллаһ димәктер. Кешеләрнең дә байлыклары бар, ләкин алар байлыкларына чын мәгънәдә хуҗа була алмаслар. Әҗәл килгән вакытта байлыкның бер файдасы да булмас. Аларның хакыйкый иясе — Аллаһыдыр. Аның исә аларга һич ихтыяҗы юк.

Әлеге гүзәл исемне таң алдыннан 100 мәртәбә кабатлаган кешене Аллаһы Тәгалә үз канаты астына ала, мохтаҗлыктан, фәкыйрьлектән, кайгы-хәсрәт килүдән саклый. Борчу-мәшәкатьләрдән арыну өчен исә аны күп мәртәбәләр кабатларга кирәк.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама