
Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов 1979 елның 3 октябрендә Буа районы Карлы авылында дөньяга килә. Милләте буенча татар.
1985-1994 елларда Карлы урта мәктәбендә укый.
1994-1996 елларда Буа шәһәренең Вахитов исемендәге мәктәп-гимназиясендә белем ала.
1996-1998 еллар — Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте.
1998-2001 елларда Төркиядә коръән-хафизлыкка укый.
2002-2003 еллар – Буа мәдрәсәсендә мөгәллим.
2004-2008 еллар – Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылы «Самат» мәчетендә имам-хатыйб. Мәчет каршындагы «Самат» мәдрәсәсе җитәкчесе.
2008 елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.
2007 елдан – ОАО «Ак Барс Дрожжаное» агрофирмасында системный администратор, программист булып эшли һәм бер үк вакытта дин юлында да хезмәт куя.
2007-2012 елларда Рәсәй Ислам институтының шәригать факультетын тәмамлый.
2008-2013 елларда Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе вазифасын башкара.
2011-2013 еллар — Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые.
2013-2018 елларда читтән торып Рәсәй Ислам институтының теология факультетын тәмамлый.
2013 — 2021 еллар — Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибе, Татарстанның (Чирмешән, Әлмәт, Зәй, Мөслим, Сарман) көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт ислам мәдрәсәсе директоры.
Гаилә хәле: өйләнгән, 3 баласы бар.
Татар, рус, төрек һәм гарәп телләрен белә.