Әд-Даарр, Ән-Нәәфигъ.

 Әд-Даарр, Ән-Нәәфигъ.
Сынаулар Җибәрүче, икенчесе — Мәрхәмәт итүче, бәрәкәт Ки­терүче
Беренче исем зарар биргән нәрсәләрне яратучы, икенчесе исә файдалы нәрсәләрне яратучы димәктер, һәр нәрсәнең яратучысы — Ул булганга күрә, боларның да яратучысы — Улдыр. Кол: "Зарарлы нәрсәләрне Аллаһ яраткан, минем ни гаебем бар?"— дия алмас. Кол ирадәсен изге юлда кулланырга тиеш.
Әд-Даарр исемен җомгага каршы төндә 100 мәртәбә кабат­лаган кешегә рухи һәм физик зыян салынмас. Аны даими уку тәкъвалыкны арттыра, Аллаһы Тәгаләгә якынайта.
Ән-Нәәфигъ исемен берәр транспорт чарасына утырганда укырга киңәш ителә. Ул төрле бәла-казалардан саклый, сәфәрне уңышлы итә. Эш башлар алдыннан исә аны 41 мәртәбә кабатларга кирәк — максатыңа тиз ирешерсең. Балага узар алдыннан кабатласаң, дөньяга изге бала аваз салыр.

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Реклама