Дус булыйк

Максат: балаларга милләт төшенчәсен бирү. Халыкларның төрле телдә сөйләшүләре Аллаһның кодрәтеннән икәнен аңлату. Безнең районда яшәүче мари, удмурд, рус милләтләре, дөньяда гарәп, инглиз, япон, кытай кебек милләтләр булуы хакында мәгълүмат бирү. Башка милләтләргә хөрмәт һәм үз милләтең белән горурлану хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: төрле милләтләрнең сөйләмнәре язылган диск, төрле милләт вәкилләре төшерелгән рәсемнәр.

Шөгыль барышы:

Шөгыль төрле милләт вәкилләренең сөйләме язылган диск тыңлаудан башлана.

– Балалар нинди телләрдә сөйләштеләр бу язмада? Кайсыларын аңладыгыз? (Балалар фикере тыңлана.)

– Әйе, балалар, бу язмада безнең ана телебез – татар телендә сөйләшү бар. Сез аңлаганы тагын рус телендәге сөйләшү булды, әйеме. Күрәсез, кешеләрнең телләре төрле-төрле. Безнең күрше авылда удмурдча сөйләшүчеләр яши, аларны удмуртлар, диләр. Безнең Балтач районында тагын марича сөйләшүче халык бар, аларны марилар, диләр. Балалар, ә кайсы тел сезгә бик ошады?

– Татар теле. Чөнки ул үзебезнең туган тел. Шуңа ул безгә бик матур һәм якын. Бик күп шагыйрьләр туган телне зурлап шигырьләр язганнар. Әйдәгез, Г. Тукайның «Туган тел» шигырен укып китим әле. (Тәрбияче Туган тел шигырен укый.)

– Балалар, сез татар теле матур, дидегез. Ә мари, удмурт, рус телләре хакында без ямьсез, дип әйтә алабызмы? Юк, балалар, чөнки без алай әйтсәк, кешеләрне кимсетәбез, рәнҗетәбез. Аллаһ безне шулай төрле милләт итеп яраткан, бар иткән һәм Коръәндә: «Сезне төрле милләт итеп яраттым, минем алда сез, барыгыз да тигез» – ди. Шуңа да, без башка милләтләрне яратырга тиеш. Ә хәзер экраннарга карыйк әле, кешеләр сөйләшүләре белән генә аерылалар микән? (Экрандагы кешеләрнең кием-салымнарына игътибар итү, балаларның фикерләрен тыңлау.)

Дөрес әйтәсез, балалар, кешеләр әле ничек киенүләре белән дә аерылып торалар. Экранда без гарәпләрне, японнарны, инглизләрне күрдек. 14 Алар һәрберсе үз илләрендә яшиләр һәм һәркайсының үзенә хас милли киеме бар. Без дә шулай киеникме? Кирәкме шулай киенергә? Юк, шулаймы? Безнең үзебезнең милли татар киемнәребез бар. Алар бик матур һәм без шул матурлыкны сакларга тиеш, чөнки Аллаһ безне татар итеп яраткан. Шөгыль милли татар киемнәрен карап тәмамлана.

Әхмәтҗанова Разия, Балтач районы Шубан авылы мәчете каршындагы курслар мөгаллимәсе

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар