Аллаһы Тәгалә бәндәнең Үзенә мохтаҗ икәнне таныганны, Аңа бу турыда хәбәр иткәнне ярата. Бәндә дога кылуда ныклык күрсәтүне, җавап алуга өметләнүне ташлаганчы, аның догасы кабул ителүгә якын булачак. Чөнки ишеккә шакучы ишек ачылуга якын бит….

Иртән торгач укыла торган дога

Мөселман иртәләрен уянгач, түшәгеннән:
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим», дип торырга тиеш. Аннан соң шушы дога укыла:
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَحْيَانَا بَعْدَ مَآ أَمَاتَنَا وَإِلَيْهِ الْبَعْثُ وَالنُّشُورُ
«Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр».
(Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр.)
Бу доганы белмәгәннәргә: «Саулык һәм сәламәтлек белән тагын бер көнгә керткән Аллаһыга мактау булсын! Безгә буген дә хәерләр һәм гүзәллекләр бирсен», — дип тә дога кылырга мөмкин.

​Таңга кергәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ لَكَ الْحَمْدُ لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ رَبِّي وَأَنَا عَبْدُكَ ءَامَنْتُ بِكَ مُخْلِصًا لَكَ دِينِي
أَصْبَحْتُ عَلَى عَهْدِكَ وَوَعْدِكَ مَا اسْتَطَعْتُ وَأَتُوبُ إِلَيْكَ مِنْ سَيّئ عَمَلِي
وَأَسْتَغْفِرُكَ لِذُنُوبِي إِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ
«Әллааһүммә ләкәл-хәмдү ләә иләәһә илләә әнтә раббии вә әнә габдүкә әәмәнтү бикә мүхълисан ләкә диинии әсъбәхтү галәә гаһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү вә әтүүбү иләйкә мин сәййи гамәлии вә әстәгъфирукә ли зүнүүбии иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбү илләә әнтә».
بِسْمِ اللهِ الَّذِي لَا يَضُرُّ مَعَ اسْمِهِ شَيْءٌ فِي الْأَرْضِ
وَلَا فِي السَّمَآءِ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
«Бисмилләәһилләзии ләә йәдурру мәгасмиһии шәй-үн фил-әрдый вә ләә фис-сәмәәәә-и вә һүәс-сәмиигуль-галиим».

Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ إِنِّى أَعُوذُ بِكَ مِنَ الرِّجْسِ الْخَبِيثِ الْمُخْبِثِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ
Әллааһүммә иннии әгуузү бикә минәр-риҗсил-хабиисил-мүхъбиси минәш-шәйтаанир-раҗиим».
(Аллаһым! Пычрак һәм начар нәрсәләр белән куылган шайтаннан сиңа сыенам.)

Бәдрәфтән чыккач укыла торган дога

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَذْهَبَ عَنِّى مَا يُؤْذِينِى وَأَمْسَكَ عَلَيَّ
مَا يَنْفَعُنِى, سُبْحَانَكَ (وَ) غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ
«Әл-хәмдү лилләәһилләзии әзһәбә ганнии мәә йүэзиинии вә әмсәкә галәййә мәә йәнфәгунии сүбхәәнәкә гуфраанәкә раббәнәә вә иләйкәл-мәсыйир».
(Миңа җәфа биргән нәрсәне алып, файдалы булганнарын калдырган Аллаһыга мактау булсын. Аллаһым! Сине тәсбих итеп, мәгъфирәтеңэ сыенам. Әй, Раббыбыз! Кайтуыбыз Сиңадыр.)

Мунчага яки юынырга кергәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْئَلُكَ مِنَ الْجَنَّةِ وَنَعِيمِهَا وَأَعُوذُ بِكَ مِنَ النَّارِ وَحَمِيمِهَا
«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә минәл-җәннәти вә нәгыймиһәә вә әгуузү бикә минән-нәәри вә хәмиимиһәә».
(Аллаһым! Синнән җәннәтне һәм аның нигъмәтләрен сорыйм, җәһәннәмнән һәм аның эсселегеннән Сиңа сыенамын.)

Мунчадан чыкканда укыла торган дога

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَذْهَبَ عَنِّى الْأَذَى وَعَافَانِى
«Әл-хәмдү лилләәһилләзии әзһәбә ганнил-әәзәә вә гаафәәнии.»
(Миннән борчуны алып, саулык һәм сәламәтлек биргән Аллаһыга мактау булсын.)

Өйдән чыгып, эшкә киткәндә укыла торган дога

Өебездән «Бисмилләһ» әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез.
Җәяү яки машинада киткәндә юлда укырга мөмкин булган иң яхшы дога — «Аятел-Көрси». Ул өч, биш, я җиде мәртәбә укылыр.

Өйдән чыкканда укыла торган икенче бер дога

بِسْمِ اللهِ . تَوَكَّلْتُ عَلَى اللهِ . وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ
«Бисмилләәһ. Тәвәккәлтү галәллааһ. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ».
(Аллаһының исеме белән. Аллаһыга тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһыдандыр.)
Өйдән чыкканда: «Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәр төрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла», — дип үз телеңдә дә дога кылырга мөмкин.

Мәчеткә кергәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ افْتَحْ لِي أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ
«Әллааһүммәфтәх лии әбвәәбә рахмәтик».

Мәчеттән чыкканда укыла торган дога

اللَّهُمَّ اعْصِمْنِي مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ, اللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي ذُنُوبِي
وَافْتَحْ لِي أَبْوَابَ فَضْلِكَ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ
«Әллааһүммәгъсыймнии минәш-шәйтаанир-раҗиим, Әллааһүммәгъфир лии зүнүүбии вәфтәх лии әбвәәбә фәдъликә бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин».

Ишекләрне (эш урыннарын) ачып кергәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ يَا مُفَتِّحَ الْأَبْوَابِ . فْتَحْ لَنَا خَيْرَ الْبَابِ. اللَّهُمَّ ارْزُقْنَا رِزْقًا حَلَالًا
طَيِّبًا وَرِزْقًا وَاسِعًا بِرَحْمَتِكَ يَآ أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ وَأَنْتَ خَيْرُ الرَّازِقِينَ.
«Әллааһүммә йәә мүфәттихәл-әбвәәб. Ифтәх ләнәә хайраль-бәәб. Әллааһүммәрзукънәә ризкан хәләәлән таййибән вә ризкан вәәсиган, бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Вә әнтә хайрур-раазикыйин.»
(Әй, ишекләрне ачкан Аллаһым! Безгә хәерле ишекләрне ач. Аллаһым! Безгә хәләл һәм пакь ризыкларны ихсан әйлә, ризыгыбызны киңәйт, әй мәрхәмәтлеләрнең Мәрхәмәтлесе! Ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе — Синсең).

Эш башлаганда яисә эш вакытында укыла торган дога

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ صِحَّةً وَعَافِيَةً وَعِلْمًا نَافِعًا وَرِزْقًا حَلَالًا طَيِّبًا وَعَمَلًا مَقْبُولًا
«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә сыйххәтән вә гаафийәтән вә гыйльмән нәәфиган вә ризкан хәләәлән таййибән вә гамәлән мәкъбүүлән.»
(Аллаһым! Синнән исәнлек-саулык, файдалы гыйлем, гүзәл һәм хәләл ризык, кабул булачак гамәл һәм эш телимен.)

Өйгә кергәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ خَيْرَ الْمَوْلَجِ وَخَيْرَ الْمَخْرَج ِ.
بِسْمِ اللهِ وَلَجْنَا وَبِسْمِ اللهِ خَرَجْنَا وَعَلَى اللهِ رَبِّنَا تَوَكَّلْنَا
«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә хайраль-мәүләҗи вә хайраль-мәхъраҗ. Бисмилләәһи вәләҗнәә вә бисмилләәһи хараҗнәә вә галәллааһи раббинәә тәвәккәлнәә.»
(Аллаһым! Синнән керә һәм чыга торган җирләрнең яхшысын телимен! Аллаһының исеме белән кердек, Аллаһының исеме белән чыктык. Раббыбыз Аллаһыга таяндык.)
Өйгә кергәндә: «Аллаһым! Өемне һәм гаиләмне сәламәтлек һәм иминлек эчендә табуымны насыйп әйлә», — дип сәлам биреп керү дә мөмкиндер.

Түшәккә ятканда укыла торган догалар

Пәйгамбәребез (с.г.в.) урынына ятканда шундый дога укый торган булган:
بِاسْمِكَ اللَّهُمَّ أَحْىَ وَأَمُوتُ
«Бисмикәллааһүммә әхйәә вә әмүүтү».
(Аллаһым! Синең исемеңне хәтерләп яшим һәм үләм.)
Йокларга ятканда укыла торган башка бер дога:
بِاسْمِكَ رَبِّى وَضَعْتُ جَنْبِى وَبِكَ أَرْفَعُهُ إِنْ أَمْسَكْتَ نَفْسِى
فَارْحَمْهَا وَإِنْ أَرْسَلْتَهَا فَاحْفَظْهَا بِمَا تَحْفَظُ بِهِ عِبَادَكَ الصَالِحِينَ .
«Бисмикә раббии вәдагътү җәнбии вә бикә әрфәгуһүү ин әмсәктә нәфсии фәрхәмһәә вә ин әрсәлтәһәә фәхфәзъһәә бимәә тәхъфәзу биһии гыйбәәдәкәс-саалихиин».
(Әй, Раббым! Синең исемең белән яттым. тагын Синең исемең белән торырмын. Аллаһым! Әгәр йоклаганда җанымны алсаң, миңа мәрхәмәтле бул, әгәр яшәтсәң, яхшы бәндәләреңне саклаган кебек, минем тормышымны да сакла!)

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) йокларга ятканда шушы доганы укуы да риваять кылынган.

اللَّهُمَّ أَسْلَمْتُ وَجْهِى إِلَيْكَ وَفَوَّضْتُ أَمْرِى إِلَيْكَ وَأَلْجَأْتُ ظَهْرِى
إِلَيْكَ رَهْبَةً وَرَغْبَةً إِلَيْكَ لَا مَلْجَأَ وَلَا مَنْجَى مِنْكَ إِلَّا إِلَيْكَ آمَنْتُ
بِكِتَابِكَ الَّذِى أَنْزَلْتَ وَبِنَبِيِّكَ الَّذِى أَرْسَلْتَ .
«Әллааһүммә әсләмтү вәҗһии иләйкә вә фәввадтү әмрии иләйкә вә әлҗәэтү заһрии иләйкә раһбәтән вә рагбәтән иләйкә ләә мәлжә-ә вә ләә мәнжәә минкә илләә иләйкә әәмәнтү би китәәбикәлләзии әнзәлтә вә би нәбиййикәлләзии әрсәлтә».
(Аллаһым! Үземне Сиңа тапшырдым, эшемне Сиңа калдырдым, аркамны Сиңа сөядем. Сиңа таяндым. Синнән өмет итеп һәм Синнән куркып, тагын Сиңа килдем, Аллаһым! Синнән башка сыеначак башка урын юктыр. Аллаһым! Иңдергән китабыңа, күндергән Пәйгамбәреңә инандым.)

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) йокларга ятканда укыган догаларының берсе:

اللَّهُمَّ رَبَّ السَّمَاوَاتِ وَرَبَّ الْأَرْضِ وَرَبَّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ رَبَّنَا وَرَبَّ كُلِّ شَىْءٍ .
فَالِقُ الْحَبِّ وَالنَّوَى وَمُنْزِلَ التَّوْرَاةِ وَالْإِنْجِيلِ وَالْفُرْقَانِ . أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ كُلِّ شَيْءٍ
أَنْتَ آخِذٌ بِنَاصِيَتِهِ . اللَّهُمَّ أَنْتَ الْأَوَّلُ فَلَيْسَ قَبْلَكَ شَيْءٌ وَأَنْتَ الْآخِرُ فَلَيْسَ بَعْدَكَ
شَيْءٌ وَأَنْتَ الظَّاهِرُ فَلَيْسَ فَوْقَكَ شَيْءٌ وَأَنْتَ الْبَاطِنُ فَلَيْسَ دُونَكَ شَيْءٌ اقْضِ
عَنَّا الدَّيْنَ وَأَغْنِنَا مِنَ الْفَقْرِ .
«Әллааһүммә раббәс-сәмәәвәәти вә раббәл-әръдый вә раббәл-гаршил-газыйим. Раббәнәә вә раббә күлли шәй-ин. Фәәликуль-хәбби вән-нәвәә вә мүнзиләт-тәүраати вәл-инҗиили вәл-фүркаан. Әгуузү бикә мин шәрри күлли шәй-ин әнтә әәхыйзүн би нәәсыйәтиһ. Әллааһүммә әнтәл-әүввәлү фәләйсә кабләкә шәй-үн вә әнтәл-әәхыйру фәләйсә бәгъдәкә шәй-үн. Вә әнтәз-зааһиру фәләйсә фәүкакә шәй-үн, вә әнтәл-бәәтыйнү фәләйсә дүүнәкә шәй-үн. Икъдый ганнәд-дәйнә вә әгънинәә минәл-фәкъри».
(Аллаһым! Әй, күкләрнең, җирнең һәм бөек тәхетнең иясе! Әй безнең Раббыбыз һәм бөтен нәрсәнең Раббысы! Әй, орлыкларны тишелдерүче һәм Тәүратны, Инҗилне һәм Коръәнне иңдерүче бөек Аллаһ! һәртөрле начарлыклардан Сиңа сыенамын. Элек — Синсең, Синнән элек һичбер нәрсә юк иде. Соң — Синсең, Синнән соң да һичбер нәрсә булмаячак. Син ачыксың, Синнән өстен бер нәрсә юк. Синнән бөек һичбер нәрсә юк. Әй, Раббым! Безнең бурычларыбызны түләргә ярдәм ит һәм безне фәкыйрьлектән коткар.)

Йоклаганда курыккан кеше укый торган дога

أَعُوذُ بِكَلِمَاتِ اللهِ التَّآمَّاتِ مِنْ غَضَبِهِ وَشَرِّ
عِبَادِهِ وَمِنْ هَمَزَاتِ الشَّيَاطِينِ وَأَنْ يَحْضُرُونَ

«Әгуузү бикәлимәәтилләәһит-тәәммәәти мин газәә-биһии вә шәрри гыйбәәдиһии вә мин һәмәзәәтиш-шәйәәтыйини вә ән йәхъдуруун».
(Аллаһының газабыннан, бәндәләренең начарлыкла-рыннан, шайтаннарның һәртөрле явызлыкларыннан һәм бәйләнүләреннән Аллаһының бөтен Сүзләренә Сыенам.)

Төнлә уянган кешенең укый торган догасы

لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَحْدَهُ لَا شَرِيكَ لَهُ لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ .

وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَسُبْحَانَ اللهِ وَلَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ .
«Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-ин кадиир. Вәл-хәмдү лилләәһ. Сүбхәәнәллааһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ».
(Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы да юк. Мөлек — Аныкы, Мактау да — Аңадыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә. Мактау — Аңадыр. Аны тәсбих итәм. Аннан башка илаһ юк һәм Ул һәр нәрсәдән бөектер. Көч һәм куәт иясе Ул гынадыр).

Пәйгамбәребез (с.г.в.) төннәрен уянган вакытта шушы доганы да укый торган булган:

لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ سُبْحَانَكَ اللَّهُمَّ أَسْتَغْفِرُكَ لِذَنْبِى وَأَسْئَلُكَ رَحْمَتَكَ . اللَّهُمَّ زِدْنِى
عِلْمًا وَلَا تُزِغْ قَلْبِى بَعْدَ إِذْ هَدَيْتَنىِ وَهَبْ لِى مِن لَّدُنْكَ رَحْمَةً إِنَّكَ أَنْتَ الْوَهَّابُ
«Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәк. Әллааһүммә әстәгьфирукә лизәнбии вә әс-әлүкә рахмәтәкә. Әллааһүммә зиднии гыйльмән вә ләә түзигъ кальбии бәгъдә из һәдәйтәнии вә һәблии мин ләдүнкә рахмәтән иннәкә әнтәл-вәһһәәбе».
(Аллаһым! Синнән башка илаһ юк. Сине тәсбих итәмен. Аллаһым! Гөнаһларым өчен Синнән мәгъфирәт сорыйм. Синең рәхмәтеңне телим. Аллаһым! Гыйлемемне арттыр, һидаятькә ирештергәннән соң күңелемне адаштырма. Үз тарафыңнан миңа мәрхәмәт кыл, чөнки Син күп бирүчесең.)

Пәйгамбәребез (с.г.в.) йокларга ятканда укыган башка догалар да бар. Аларның берсе түбәндәге дога.
Ул түшәккә ятканда кулларын берләштерә, эчләренә өреп «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укый, учларына өрә, өч мәртәбә тәнен сыйпый торган була.

Монда без ана телебездә укылырга һәм балаларыбызга өйрәтергә мөмкин булган бер дога китереп узабыз:
«Аллаһым! Синең исемең белән ятамын. Синең исемең белән торырга насыйп ит. Миңа, ата-анама, кардәшләремә һәм гаилә әгъзаларына сәламәтлек һәм сихәт бир. Безгә дәресләребездә, эшләребездә уңышлар бир, ярдәмеңнән ташлама. Дөньяның башка мәмләкәтләрендә яшәгән һәм Сиңа инанган, бәйсезлекләрен югалткан кардәшләребезгә ярдәм кулын суз, Аллаһым!»

Матур төш күрү өчен укыла торган дога

Ятканда бу доганы укыган кеше гүзәл төш күрер дип өмет ителә. Шуңа өстәмә итеп, ятар алдыннан ястү намазын укып, югарыда китерелгән догаларның кайберләрен укырга кирәк.
نُؤْمِنُ بِاللهِ نَثِقُ بِاللهِ نَرُدُّ أُمُورَنَا إِلَى اللهِ وَحَسْبُنَا اللهُ
وَنِعْمَ الْوَكِيلُ . وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ
«Нүэминү билләәһи нәсику — билләәһи нәруддү үмүүранәә иләллааһи вә хәсбүнәллааһү вә нигьмәл-вәкиил. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим».
(Аллаһыга ышанабыз. Эшләребезне Аңа тапшырабыз. Аллаһ нинди гүзәл вәкилдер! Аңардан башка көч һәм куәт иясе юктыр.)
Риваять буенча, Гайшә анабыз шулай дога кыла торган булган:
اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ رُؤْيَا صَالِحَةً صَادِقَةً غَيْرَ كَاذِبةٍ نَافِعَةً غَيْرَ ضَارَّةٍ
«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә руэйә саалихәтән саадикатән гайра кәәзибәтин нәәфигатән гайра дарратин».
(Аллаһым! Синнән салих, тугры, дөрес, ялгансыз, файдалы һәм зарарсыз төш күрүне сорыйм.)

Иртән иртүк тору өчен укыла торган дога

Иртән иртүк тору яки кирәк булган сәгатьләрдә уяну өчен өч мәртәбә «Аятел-Көрси» укыганнан соң өч мәртәбә Кәүсәр сүрәсе укылыр. Аның артыннан түбәндәге доганы укырга кирәк:

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ. اللَّهُمَّ
سَهِّرْ عَيْنِى وَنَوِّرْ قَلْبِى وَادْفَعْ عَنِّى كَثْرَةَ النَّوْمِ وَغِلْظَةَ الْقَلْبِ .

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Ләә тәэхузүһүү синәтүв-вә ләә нәүүм. Әллааһүммә сәһһир гайнии вә нәввир кальбии вәдфәгъ ганнии кәсратән-нәүми вә гыйльзатәл-кальби».
(Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән. Аны йокы да, йокымсырау да алмый. Аллаһым! Күзләремне уяндыр, йөрәгемне, күңелемне яктырт, миңа йокыны күп бирмә, гафләттән коткар, Аллаһым!)

Аш догасы

Ашка, һичшиксез, «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип башларга һәм ошбу доганы укырга кирәк:

اللَّهُمَّ بَارِكْ لَنَا فِيهِ وَأَطْعِمْنَا خَيْراً مِنْهُ . اللَّهُمَّ أَعْطِنَا رِزْقًا حَلَالًا
وَأَنْتَ خَيْرُ الرَّازِقِينَ. اللَّهُمَّ نَوِّرْ قُلُوبَنَا وَارْحَمْنَا وَارْضَ عَنَّا .
وَأَعْطِنَا تَمَامَ نِعْمَتِكَ وَدَوَامَ نِعْمَتِكَ وَتَمَامَ تَوْفِيقِكَ
«Әллааһүммә бәәрик ләнәә фииһи вә әтъгыймнәә хәйран минһү. Әллааһүммә әгътыйнәә ризкан хәләәлән вә әнтә хайрур-раазикыйин. Әллааһүммә нәввир кулүүбәнәә вәрхәмнәә вәръда ганнәә. Вә әгътыйнәә тәмәәмә нигъмәтикә вә дәвәәмә нигъмәтикә вә тәмәәмә тәүфиикыйкә».
(Әй, Аллаһым! Ашларыбызга бәрәкәт бир, болардан да хәерлерәк ашларны ашарга насыйп кыл. Безгә хәләл ризык бир. чөнки Син ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе. Аллаһым! Күңелләребезне яктырт, безгә мәрхәмәт ит һәм бездән разый бул. Безгә нигъмәтеңнең дәвамын һәм тәмамын әйлә, йә Рабби!)

Әгәр бисмилләне әйтү онытылып, ашаганда искә төшсә, ошбу доганы укыла:
اَللَّهُمَّ بارِكْ لَنَا في الأوَّلِ وَالآخِرِ
«Әллааһүммә бәәрик ләнәә фил-әүввәли вәл-әәхыйрь».
(Әй Аллаһым! Безнең өчен башын да, ахырын да бәрәкәтле кыл!)

Ашап бетергәннән соң биргән нигъмәтләре өчен Аллаһыга шөкрана һәм хәмде-сәнә әйтергә кирәк. Ашау-эчү догалары Аллаһыга шөкер, рәхмәт һәм ризалыкны белдерергә тиеш.

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَطْعَمَنَا وَسَقَانَا وَجَعَلَنَا مِنَ الْمُسْلِمِينَ .
«Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә вә сәкаанәә вә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин».
(Аллаһыга Мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы — Аллаһыга).

Аш-су өчен кылына торган башка бер дога:

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى خَلَقَ الْإِنْسَانَ وَأَطْعَمَهُ وَسَقَاهُ وَجَهَّزَهُ بِالْإِمَانِ وَنَحْمَدُهُ
لِمَنْ مَيَّزَ الْحَلَالَ مِنَ السَّيِّئَاتِ وَالْحَرَامِ . وَقَسَّمَ الرِّزْقَ عَلَى خَلْقِهِ بِأَحْسَنِ
الْأُسْلُوبِ وَأَرْقَى النِّظَامِ . وَنُصَلِّى وَنُسَلِّمُ عَلَى مَنْ أُرْسِلَ رَحْمَةً لِلْعَاَلَمِينَ.
«Әл-хәмдү лилләәһилләзии халәкаль-инсәәнә вә әтъгамәһүү вә сәкааһү вә җәһһәзәһүү бил-иимәән. Вә нәхмәдүһүү лимән мәййәзәл-хәләәлә минәс-сәййи-әәти вәл-хәраам. Вә кассәмәр-ризка галәә халькыйһии би әхсәнил-үслүүби вә әркан-низаам. Вә нүсалли вә нүсәллимү галәә мән үръсилә рахмәтән лил-гааләмиин».
(Инсанны яратып, аш атып-эчерткән һәм күңеленә иман нигъмәтләрен урнаштырган Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын хәләл белән хәрамны бер-берсеннән аерган Аллаһыга. Яратканнарына ризыкларны иң гүзәл рәвештә өләшеп, инсаннарга иң яхшы низам-тәртипне бирүче — Улдыр. Галәмнәргә рәхмәт буларак күндерелгән Мөхәммәдкә салават-сәлам булсын).

Икенче бер аш догасы:

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَطْعَمَنَا وَسَقَانَا وَجَعَلَنَا مِنَ الْمُسْلِمِينَ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَبَرَكَاتُهُ
عَلَى صَاحِبِ الطَّعَامِ وَالْأَكِلِينَ. اللَّهُمَّ اجْعَلْ نِعْمَتَنَا دَآئِمًا وَدِينَنَا قَآئِمًا وَأَوْلَدَنَا عَالِمًا صَالِحًا وَلَا تُسَلِّطْ عَلَيْنَا ظَالِمًا. اللَّهُمَّ زِدْ نِعْمَةً كَثِيرَةً بِحُرْمَةِ سِرِّ سُورَةِ الْفَاتِحَةِ
«Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә вә сәкаанәә вә җәгаләнәәә минәл мүслимииин. Вәл-хәмдү лилләәһи вә бәракәәтүһүү галәә саахибит-тагами вәл-әкилиин. Әллааһүммәҗгаль нигъмәтәнәә дәә-имән вә диинәнәә каа-имән вә әүләдәнәә гаалимән саалихән вә ләә түсәллитъ галәйнәә заалимән. Әллааһүммә зид нигъмәтән кәсииратән би хүрмәти сирри сүүратил-фәәтихә».
(Безне туйдырган, эчергән һәм безне мөселман итеп кылган Аллаһыга мактау булсын. Аллаһыга мактау, бу ашның хуҗасына һәм ашаганнарга Аллаһының бәрәкәтләре булсын. Аллаһым! Безнең нигъмәтләребезне дәвамлы, динебезне таянычлы, балаларыбызны галим вә салих кыл. Безнең өстебезгә бернинди дә залим җибәрмә. «Фатиха» сүрәсенең сере хөрмәтенә безгә биргән нигъмәтләреңне тагын да арттыр, Аллаһым!)

Бу догаларның берсен дә белмәгән кеше, «мин дога белмим» дип, өстәл артыннан дога кылмыйча тормасын. Бу кешеләр:
«Аллаһым! Биргән нигъмәтләреңә, исәнлек-саулыгыбызга мең шөкер итеп Сине мактыйбыз. Безне һидаять юлыннан аерма. Даими хәләл ризыклар ихсан ит», — дип тә дога кылырга мөмкин.