Билгеле булганча, Ислам динендә дога кылу — бик тә җитди һәм катлаулы гамәл. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткәнчә, «дога — гыйбадәтнең асылыдыр». Дога кылу гыйбадәте дини тормышыбызда мөһим бер урын алып тора.

Ничек дөрес итеп дога кылырга?

1. Дога кылганда өскә таба кулларны туры күтәрергә, ләкин күзләрне югары текәмәскә кирәк. Мөслим риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хәзрәтләре болай дигән: «Бер төркем кешеләр намаз, дога кылганда күзләрен күккә текәүдән ваз кичсеннәр, әгәр ваз кичмәсәләр, күзләре сукыраер».

2. Доганы тәһарәт алып, ике рәкәгать яки аннан да күбрәк намаз кылганнан соң гына укырга тырышыгыз.

3. Тәүбә, истигъфар һәм дога кылучы кеше дога кылачак кичәнең көндезен, мөмкинлекләреннән чыгып, фәкыйрьләрне, ятимнәрне сәдәка биреп сөендерергә, күңелен күрергә тиеш. Ире төрмәдә яки хәрби хезмәттә булган хатын-кызларның кайгыларын уртаклашырга, аларга ярдәм итәргә кирәк. Дога кылудан элек берничә көн ураза тоту да саваплы.

4.Дога кылганда кыйбла тарафына карарга кирәк. Чөнки дога гыйбадэттер һәм гыйбадәт вакытында бәндә кыйблага юнәлергә тиеш.

5. Доганы тавышны бик көчәйтмичә генә кылалар. Тавыш бик әкрен дә, бик каты да булмасын. «Раббыгызга яшерен һәм ялвару хәлендә дога кылыгыз, ялварыгыз» дигән аять («әл-Әгъраф» сүрәсе, 55 нче аять) дога кылганда, тавышыбызның нинди булырга тиешлеген аңлата. Пәйгамбәребез исә: «Әй, инсаннар! Сез дога кылган Аллаһы саңгырау да, телсез дә түгел. Белегез, Ул сезнең белән атланган хайваннарыгызның муены арасындадыр (сезгә шулкадәр якындыр)», — дигән. Коръән-Кәримдә: «Без аңа шаһ тамырыннан да якынрак», — диелгән («Каф» сүрәсе, 16 нчы аять). Монда Пәйгамбәр хәзрәтләре бу аятьне искә төшереп, Аллаһының кешегә якынлыгын белдерү өчен «ул сезнең белән атланган хайваннарыгызның муены арасындадыр» диюе доганы түбән тавыш белән кылуның кирәклегенә ишарәт өчен әйткән булса кирәк. Моннан аңлашылганча, дога кылган кеше тавышын үзе ишетерлек кадәр генә күтәрергә тиеш.

Дога кабул булсын дисәң

Дога кабул булуның кайбер сәбәпләре:

1) Сәфәрдә булу. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Өч доганың кабул булуына шик юк: рәнҗетелүченең догасы, мосафирның догасы, атаның балалары өчен догасы». Сәфәр озак дәвам итсә, аның кабул булачагының ихтималы тагын да арта. Чөнки мондый очракларда кеше туган якларын сагына, төрле авырлыклар кичерә. Шул сәбәпле аның итәгате арта. Ә итәгать — дога кабул булуның әһәмиятле сәбәпләреннән берсе.

2) Кулларны югары күтәрү. Бу югарыда искә алынган дога кылу кагыйдәләренә керә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Дөреслектә, Аллаһы оялчан һәм юмарт. Аңа таба үзенең кулларын күтәргән кеше аларны төшерсә һәм аның өметләре акланмаса, Аллаһыга оят була». Яңгыр сорап дога кылганда. Пәйгамбәр галәйһиссәләм култык астының аклыгы күренерлек дәрәҗәдә кулларын күккә таба күтәргән. Ә Бәдер сугышында мөшрикләргә каршы ярдәм сорап дога кылганда, ул кулын шул хәтле югары күтәргән, хәтта җилкәләреннән япмасы төшеп киткән.

3) Аллаһыга ялварып дога кылу. Бу очракта Аллаһыны еш искә алу күз алдында тотыла. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Бәндә дүрт тапкыр «Әй, Раббым!» дип әйткәннән соң, Аллаһы: «Мин ишетәм сине, әй бәндәм, сора һәм Мин сиңа шуны бирәчәкмен!» — дияр».

Аллаһы Тәгалә кылган догаларыбызны кабуллардан кылса иде!