Биш төрле йортка Аллаһның рәхмәт фәрештәләре кермәс

Барча галәмнәребезне юктан бар кылучы бөек кодрәт иясе Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, хәмде-сәнәләребез, Аның биргән чиксез нигъмәтләренә сансыз шөкраналарыбыз булса иде. Шушы сәгатьтә барчабызның ихлас күңеленнән чыккан сәламнәребезне, салават-шәрифләребезне Аллаһы Раббыбыз кабул итеп, шушы Галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Расүлебез Мөхәммәд  хәзрәтләренең рух-шәрифләренә дә бездән ирештерсә иде.

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ, дин кардәшләрем!  Халкыбызда элек-электән: «Әйтәсе сүзеңне үлчәп әйт, Аллаһының рәхмәт фәрештәләренең «әмин» дигән сәгатенә туры килү ихтимал», – дигән сүз бар. Кемнәр соң алар рәхмәт фәрештәләре? Аллаһ Раббүл-гыйззә фәрештәләрне нурдан бар кылды һәм кешеләр янәшәсендә йөргән саклаучы, сакчы фәрештәләр, шулай ук гамәлләребезне язып баручы фәрештәләр дә бар. Шулар арасында яшәгән нигезебезгә, шушы нигездә яшәүчеләргә, Аллаһка ялварып торган, нигезләребезгә бәрәкәт, тынычлык, иминлек сораучы, Аллаһка догада булучы фәрештәләр – рәхмәт фәрештәләредер.

Әмма Пәйгамбәребез  болай дигән: «Биш төрле йортка Аллаһның рәхмәт фәрештәләре кермәс». Нинди йортлар соң бу? Пәйгамбәребез  болай ди: «Әгәр дә бер йортта, бер нигездә ата-ана җәберләнсә, кыерсытылса, анда Аллаһның рәхмәт фәрештәләре булмас». Мәгълүм, газиз кардәшләрем, Ислам динендә ата-аналарыбызны рәнҗетү, кыерсыту зур гөнаһлардан санала. Бервакыт Пәйгамберебез   дә сәхабәләренә мөрәҗәгать итеп: «Әй кардәшләрем, сезгә иң зур гөнаһлардан тагын да зуррак гөнаһ турында хәбәр биримме?» – дигәч, сәхабәләр: «Әйтче, Аллаһның Расүле», – диде.  «Аллаһка тиңдәш кую белән ата-аналарыгызны рәнҗетү», – дип әйтте Пәйгамбәребез . Шулай булгач, әгәр дә бер нигездә ата-ана рәнҗетелсә, анда рәхмәт фәрештәләре булмас, рәхмәт фәрештәләре булмаса, нигездә тынычлык, иминлек тә булмас.

Икенче йорт – «Аллаһның фәрештәләре шундый йортка кермәс, әгәр шул йортта туганлык хакы сакланмаса», – ди Пәйгамбәребез . Газиз кардәшләрем, әгәр берәребез туганлык мөнәсәбәтен өзеп, туганлык хакын хакламыйча яшәсә, шушы нигезгә дә рәхмәт фәрештәләре кермәс. Егерме беренче гасырда туганлык мөнәсәбәтләренә артык игътибар бирелми башлады, кызганыч. Һәрберебезнең кесә телефоннары бар бит, шул телефоннарыбызда туганнарыбызның исемнәре дә, номерлары да язылган, ләкин шушы туганыбызның номерын җыеп, хәл-әхвәлләрен белешергә дә вакытыбыз җитми, иренәбез. Әй кардәшләрем, туганнарыбызның хакын хаклаганда, аларны хөрмәт итеп, зурлап яшәгәндә генә Аллаһы Тәгалә безгә һәм торган нигезләребезгә, йортларыбызга бәрәкәт бирә.

Янә Аллаһның фәрештәләре кермәгән өченче йорт – Пәйгамбәребез  болай ди: «Әгәр дә бер йортта ятимнәрнең малы ашалса һәм золым юл белән башка кешеләрнең малы тартып алынып, шул кулланылса, анда да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт фәрештәләре кермәс». Әй дин кардәшләрем, яшәгән нигезебез мәчет сыман, шулай булгач, шушы нигезебездә яшәгәндә дә ашаган ризыгыбыз, шушы нигезебезгә туплаган малыбыз турында да уйланырга тиеш без. Нинди юллар белән кәсеп итәбез? Нинди мал кулланабыз, нинди ризык ашыйбыз? Тынычлыкка ирешергә телибез икән, кардәшләрем, ятимнәрнең малыннан, аларның ризыгыннан ерак булып яшәсәк иде.

Дүртенче йорт – Аллаһ Расүле  болай дигән: «Әгәр берәүнең яшәгән нигезендә эт яшәсә яисә сурәт булса, анда да Аллаһының рәхмәт фәрештәләре кермәс». Газиз мөселманнар, хәзерге заманда татар халкына хас булмаган бер гадәт барлыкка килде. Ул да булса – фатирларыбызда этләр асрый башладык. Ярый ул, әгәр син авылда яшәсәң, малыңны саклар өчен

урамда яки ишегалдыңда эт тотсаң, моның зарары юк. Ләкин яшәгән фатирларыбызда, йоклаган урын-җирләребездә этләр тота башладык. Газиз кардәшләрем, Ислам динендә эт чиста хайваннардан түгел, мөселманның яшәгән йорты чиста, пакь булырга тиешле. Шулай булгач, «йорт этеме ул, урам этеме ул» дигән сүз бездә юк, эт – эт булып кала, шуңа күрә мөселманның нигезендә эт булырга тиеш түгел. Нигезебездә, ягъни фатирларыбызда, безнең белән бергә эт яши икән, ул вакытта Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт фәрештәләре ул нигезебездә булмас.

Бишенчесе – Пәйгамбәребез  болай диде: «Әгәр дә бер йортта сасы ис булса, анда да Аллаһының рәхмәт фәрештәләре кермәс». Пәйгамбәребез  безне сарымсак һәм суган ашап намазга басудан тыйды. Әйе, сарымсак һәм суганнан безнең тәнебезгә шифа, дәва һәм файда бар, ләкин аларны ашаганнан соң бездән шулар исе килә икән, намазга басу ярамый. Бу турыда Пәйгамбәребез әйтә: «Фәрештәләр ләгънәт кылырлар», – ди.

Бүгенге көндә суган белән сарымсак исләреннән хәтәррәк ис таралды, ул да булса, кардәшләрем, тәмәке исе. Яшәгән йортларыбызда, ашаган аш бүлмәләребездә тәмәке тартыла башлады. Тәмәке тартудан бернинди файда юк, мәгәр зарар гына килә: тәнебезгә, малыбызга исраф, зыян килә. Ул тыелган, ләкин кешеләр шуны куллана башладылар.

Газиз мөселманнар, Аллаһының берлегенә, барлыгына инанган Аллаһ бәндәсенең йортында шулай ук сасы ис тә булырга тиеш түгел. Мәчетләргә киләләр дә: «Әй хәзрәт, нигезебез тыныч түгел, бәрәкәт китте, килеп Коръән укый алмассызмы икән, азан әйтә алмассызмы икән», – дип үтенәләр, ялваралар. Ләкин, әй мөселман, мәчеткә чапканчы, барганчы, уйлан: менә шушы биш хәтәрнең берсен үтәмәдеңме, эшләмәдеңме, шуның белән Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән мәхрүм булмадыңмы, шушы Аллаһ тыйган гамәлләрне кылып, Аллаһның рәхмәт фәрештәләрен яшәгән нигезеңнән куып чыгарып җибәрмәдеңме? Газиз мөселманнар, яшәгән йортларыбыз бәрәкәтле, тыныч-имин булса иде.

Илфар хәзрәт Хәсәнов,

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼