Без — кырык беренче ел балалары. Мөхәммәт Мәһдиев

без 41 ел балалары Әсәрләр укырга

Без 41 ел балалары…

Менә дигән бер майор…

Коридорга чабата тузаны аркылы көлтә-көлтә булып кояш нурлары сузылган иде. Менә дөньяның рәхәте кайда икән! Әле кичә генә без колхоз басуларында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек. Үгезне туарып тәртә арасыннан этеп чыгарганга әле тәүлек тә тулмаган. Тырнак төпләрендәге дегет, оекбаштагы арпа кылчыклары, бирчәйгән уч төпләре — кичәге тормышның истәлеге әнә шулар. Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга өч-дүрт ай. Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. Аның берсе — сугыш, канкойгыч сугыш турында. Фронтка икмәк кирәк. Без, атасыз калган тәртипсез малайлар, әнә шул икмәкне кырдан җыеп заготзернога озатырга тиешбез. Без инде һәр җәйне шулай эшлибез. Мидә икенче сыр — ашау турында. Кайда гына, кайчан гына авызга кабарлык нәрсә булса, без аны кабарга, йотарга тиешбез. Ә йотарлык әйбер һәр җирдә бар. Көлтә йөгендә утырып кайтасың — бодай башы уып ашыйсың. Урман буенда күшә, су буенда кыр суганы, җир җиләге очрый. Амбар тирәсеннән узганда кесәгә борчак тутырып китәсең. Алабута, кычыткан, чөгендер, яшь бәрәңге яфрагы — болары ашка китә. Табигать бай — үз баласын ул ничек тә саклый. Мидә өченче сыр… Өченчесе — юк. Кичә юк иде…

Бүген беренче октябрь. Без, аркага капчыкларыбызны асып, кемнеңдер теләге буенча укырга килдек. Үгезләрдән, дегет, камыл исеннән, күксел урманнардан, зәңгәр төтенле, көйгән бәрәңге исе килеп торган басулардан безне кем аерды? Ник аердылар? Моны беребез дә белми иде.

Җәй буе борчак, яңа бәрәңге, әвендә киптерелгән, төтен тәме сеңгән яңа арыш умачы ашап, капчык күтәреп тән ныгып беткән — бүген әнә шул көчне кая куярга белгән юк. Кичә кичен генә мунча кергәнне сылтау итеп, бүген битен дә юмаган унбиш-уналты яшьлек малайлар училище коридорында колхоз тузанын кагалар. Менә коридорның бу почмагында Түбән Кенәр малайлары. Барысы да чиста ыштырдан, яңа чабатадан. Менә зәңгәр сырма кигән Карадуган малайлары — һәммәсе кишер ашый. Мөрәле малайлары кесәләрен әйләндереп бер төрерлек тәмәке эзлиләр, шул арада ду килеп бәргәләшеп алалар. Чабыш атлары кебек барысының да борын тишекләре киңәйгән. Беренче кыңгырау чылтыраса да, класска керергә уйлап та караган кеше юк.

Кинәт өлкән курс малайларыннан берәү:

– Завуч!.. – дигән бер генә сүз кычкырды да класска кереп юк булды. Коридор буйлап электр тогы узгандай булды, һәм, без туң миләребезне кыймылдатып өлгергәнче, тузан болыты эченнән күзлекнең ялтыравыклы ике пыялалары күренде. Миләр кыймылдады. «Әһә, шул ике пыяла — завуч икән», – дип уйлап алдык. Ике пыяла безне гипнозлагандай итте. Аяклар класска өстерәделәр. Коточкыч тынлык урнашты. Мин класска күз төшердем. Бүреген салырга акылы җиткән Мөрәле малайларының чәч төпләренә хәтле кызарган башларыннан пар күтәрелә. Нәкъ шул секундта ишек ачылып, аннан ике түгәрәк пыяла күренде. Миләр кызу-кызу эшләделәр. Нигә алай? Нәрсә, безнең кеше күргәнебез юкмы әллә? Безме? Без бит фронтка икмәк үстергән малайлар…

– Шапки снять!

Тәрәзә пыялалары зыңгылдап китте. Кемнеңдер парта астындагы сөт салган чирек литрлы шешәсе идәнгә тәгәрәде.

Завуч рус теле укытучысы икән.

Тынлык урнашты. Тәрәзәдән ерактагы сары басу күренә, аның күк белән тоташкан урынында тук кибәннәр өем-өем булып утыралар, биектә-биектә тилгәнме, ниндидер кош тирбәлә. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Көлтә йөге өстендә үгез көенә баруы нинди рәхәт иде! Ә монда кыймылдарга да шикләнеп утырасың… Күзлекле кеше, кесәсеннән саплы зур тарак алып, озын чәчләрен рәтләде. Аннары күзлеген салып, аны ап-ак кулъяулык белән озаклап сөртте. Күзлеген салгач, бу кеше бөтенләй хәтәр булып тоелды. Гел йөгән белән күреп ияләнгән ат янына йөгәнен салгач барырга куркасың. Ул әллә нинди талый торган ат күк тоела…

– Мин сезгә рус теле укытырмын, ребятки, – дип, күзлекле сүз башлады. – Мин бүгенгә сезнең белән татарча сөйләшәм. Ләкин без акрынлап дәрестә русча сөйләшүгә күчәрбез…

Һи, безнең өчен бу яңалык түгел! Без моны инде бишенче класстан бирле ишетеп киләбез. Барыбер бернәрсә дә чыкмаячак. Бик әллә кем булып кылансаң, үзеңне сугышка да алып куярлар әле. Гәүдәң бик төз, тавышың таза күренә. Менә дигән бер майор чыгар үзеңнән… – Миңа алтмыш яшь, – дип дәвам итте күзлекле калын көр тавыш белән, классның нәрсә уйлаганын сизгәндәй. – Минем сезне культуралы, белемле кешеләр итеп күрәсем килә. Укып бетергәнче миндә рус теле өйрәнсәгез — үкенмәссез. Мин үзем Мәскәү татары. Поездларда йөргәндә сезнең як халкының рус сүзләрен сытып сөйләшүенә минем йөрәгем әрни. «Брач баренье белән чәй эчә» дип сөйләгәннәрен ишеткәндә мин бөгелеп төшәм, оялуымнан кая керергә белмим. Беренче дәресне без шуңа күрә бик җиңел бер эштән башларбыз. Сез миңа ике баганага бишәр сүз языгыз. Беренче баганага «б» авазына, икенче баганага «в» авазына башланган сүзләр булсын. Мин шул сүзләрдән чыгып кемнең кем икәнен үзем чамалармын…

Борыннар тартылды, каләмнәр кыштырдый башлады. «Җиңел» генә дигән эш шактый авыр булып чыкты. Парта араларыннан кайнар дулкын күтәрелгәндәй булды, кемнеңдер каләме сынды, берәүнең карасы түгелеп, кемнеңдер чалбарын буяды, кайсыдыр язуын бозды…

Зур газаплар белән унар сүз язылып бетте. Күзлекле парта арасында йөри башлады. Ул һәр кешенең дәфтәрен алып күз йөртеп чыга. Һәр дәфтәрнең үзенә аерым чырае. Бертөрле дәфтәрне алгач, «әһә-әһә» дип тиз генә карап ала да:

– Кайсы мәктәптән? Укытучың кем иде? – дип сорый. Кайбер дәфтәрне почмагыннан чеметеп җирәнеп кенә кулына ала, авызы кыйшаеп китә, йөзе сытыла. Үзе бер сүз дәшми, теге малай да моның чытык йөзен күреп кып-кызыл булып утыра, башын аска ия. – Фамилия?

Тәрәзә пыяласы тагын зыңгылдап китте. Тез башлары ямаулы күксел чалбар кигән Мөрәле малае, үлем җәзасы алган кешедәй, башын түбән иде, партаны шыгырдатып басты. Ун минут элек кенә бу малай коридорда бөтенебезне чалып егып, изеп йөргән иде.

– Зарифуллин, – диде ул, ияген бишмәт якасына яшереп.

Күзлекле исә башкача бер сорау да бирмәде. Ул Зарифуллинның пычранган дәфтәрен парта өстенә төшереп җибәрде. Аннары кесәсеннән дүрткә бөкләнгән ап-ак кулъяулык алды да бармак очларын сөртте. Моны ул шулкадәр чын итеп эшләде, бу вакытта бөтен классның күзе шунда гына булды. Әйтерсең Зарифуллинның дәфтәр битендә микроблар өелеп яталар икән, әйтерсең ул микроблар күзлекленең кулына да үрмәлиләр икән. Бу микроблар керсә, кешене чирләтәчәк икән…

…Мәскәү татары шулай итеп бу дәрестә безне җиңде. Ормады, сукмады, хәтта бер генә тапкыр ачулы сүз дә әйтмәде, шулай да җиңде. Без авыл мәктәбендә иркенлектән тулысынча файдаланган идек. Ир укытучылар юк, хатын-кызлар гына… Укытучылар да безнең кебек үк ачлар, утыннары юк. «Бәлки, безне дә сугышка алырлар әле», – дип җибәрергә дә күп сорамый идек. Шунлыктан күбебез тәмәке тарта, теләгән дәресенә керә, теләмәгәненнән кайтып китә иде. Әнә шундый иркенлектән соң Мәскәү татарының безнең өстән ниндидер власть урнаштыруына, әлбәттә, риза булмадык. Тәнәфескә чыккач әле тел шомартып маташтык:

– Һи-и, исегез киткән икән, мондыйларны гына бөккән бар инде!

– Ә бездә, ә бездә… Моннан да усал иде, химиядән укытты берәү. Рогаткадан шалт тегенең күзлегенә бер малай. Шуннан соң майлагандай булды…

– Ә безнең авылда… Ә безнең авылда…

Малайлар шаулаштылар, ләкин барысы да моның болай гына, бүрәнә аша бүре куу гына икәнен беләләр иде. Моны Зарифуллин да бик яхшы аңлаган һәм ул, сүзгә катнашмыйча гына, офыктагы кибәннәргә таба карап, тәрәзә янында тора иде…

Ата кара тараканның кан әйләнеше

Әркәшә Пермяков — рус малае. Аның чиркәү кушкан исеме Аркадий булгандыр инде. Ләкин туганнан бирле татар авылында яшәгәнлектән, ул Әркәшәгә әйләнгән дә беткән. Хәер, башка яктан да ул нәкъ безнең кебек: русча бер авыз сүз белми — чөнки әти-әнисе дә, гомер буе татар авылында яшәгәнлектән, гел татарча гына сөйләшә. Киеме дә татарча: өстендә брезент тышлы бишмәт, аягында кызыл буяулары чыккан олтанлы манган итек. Бөтен булган аермасы — фамилиясендә һәм… су коенганда гына күренә.

Аның әтисе авылда ветеринар булып эшли. Халыкта «ветеринар» дигән сүз юк, «ат врачы» дигән сүз генә бар. Аксап йөргән кәҗәңне дәваласа да, бозаулый алмый яткан сыерны бозаулатса да, Пермяковның исеме гел «ат врачы» булып калды. Җиденчене бетергәч Әркәшә дә ат врачлыгына укырга китә икән, дип сөйләгәннәр иде, ләкин укытучы булуны артыграк күргән, ахрысы, безнең белән училищега килде. Наданлыгы бер дә безнекеннән ким түгел, ләкин рус грамматикасы дәресендә кинәт кенә дәрәҗәсе күтәрелде.

Икенче дәрестә без инде ия белән хәбәр табу, җөмлә турында кагыйдә әйтү кебек эчпошыргыч эшләр булыр дип тора идек. Бөтенләй башкача булып чыкты. – Сез — колхозчы крестьян балалары, – дип сүзен башлады Мәскәү татары, – һәм киләчәктә дә күбегез авыл балаларын укытыр. Менә без авыл халкы өчен кирәк булган кайбер сүзләр белән танышыйк әле. Исегездә тотыгыз, мин яздырачак сүзләрнең бик күбесен руслар үзләре дә белми. Бигрәк тә шәһәрдә яшәгәннәре. Йә, татарда кызыл ат буламы?

Безнең өчен бу сорау сорау да түгел.

– Кызыл туры, – дип кычкырабыз. – Ә сары ат? – Була! – Кара ат? – Кара туры! – Менә хәзер шуларны русча әйтегез. Без тынып калдык. Мөрәле малае Әлтафи миңа борылып пышылдап кына болай диде: – Чукынды, малай, монда ат печүчеләр әзерлиләр икән, укытучылар түгел. Ләкин мин аңа җавап бирергә өлгермәдем. Укытучы безне яңа сораулар белән күмде:

– Ә атның бәкәле русча ничек булыр? Ә бәкәл өстендәге ялы ничек? Ә? Менә монысын руслардан да бик сирәк кеше белә.

Әркәшә әнә шул дәрестә танылды. Ул бер-ике сорауга дөрес җавап бирә алды. Мәскәү татары, аны мактап: «Май чүлмәгенең тышыннан билгеле», – диде. Без, борыннарыбызны тарта-тарта, тактадан күчереп яздык һәм гаҗәпкә калдык: баксаң, ике атның төсе бер үк төрле булып та, ялы, койрыгы икенче төрле булса, рус телендә икесенә дә аерым исем бар икән. Дәрестә татарча да шактый мәгълүмат алдык. Ат төсе без уйлаганча ике-өч төрле генә булмый икән. Атның коласы да, җирәне дә, алмачуары да була икән! Каян белеп бетергән боларны Мәскәү кешесе? Әйтерсең ат врачы булып эшләгән. Әллә югыйсә чыннан да ат врачымы икән? Бу сугыш вакытында кемнәр генә кем булып йөрми. Әнә лесхоздагы почта начальнигы, алтмыш биш яшьлек Иван Георгиевич, безгә рәсем дәресеннән керә. Училищеның хуҗалык мөдире Исмәгыйль агай безгә зоология укыта бит әле! Мәскәү татары чыннан да ат врачы дигән фикергә килдек. Бу фикерне бигрәк тә Әлтафи куәтләде. Рус теле укытучысы ат врачы икән… Әһә, әйтәм җирле, беренче дәрестә үк ул «татарлар брач дип сөйләшә… Шуның белән йөрәгемне әрнетәләр» дип сөйләнгән иде. Үзенә кагылганга икән… Аңлашылды. Ләкин ат врачлары бик алама була иде. Менә безнең авылның Пермяковны алып кара инде. Җилкәсендә көн-төн калын күн сумка. Үзеннән — әллә нинди дегетле дару, авызыннан сарымсак исе килеп тора. Күн фуражка гына киеп йөри. Ә бу? Алла белсен… Рус теле дәресендә дәрәҗәсе күтәрелеп киткән Әркәшә бер көн эчендә ике фәннән харап булды.

Берсе — әлеге дә баягы рәсем дәресендә.

Иван Георгиевич бу җирләрдә беренче земский больницалар, почта бүлекләре ачылганда ук дөньяга килгән кеше икән. Ул беренче дәрестә үк безгә мондагы алпавыт утарының тарихын, беренче больница, беренче почта бүлегенең ничек ачылуын сөйләде. Үзе революциягә кадәр гимназия белеме алган, аннан, ниндидер институтта укып, элемтәче булып киткән. Әтисе потомственный дворянин булган икән. Моны ишетүгә безнең колаклар торды. Әлтафи, моңа һич тә риза булмыйча, бөтен класска ишетелерлек итеп татарча:

– Череп таркалган сыйныф, – диде.

Әркәшә дә, моңа кушылып:

– Алайса, безде алпавыт калдыгы укыта икәд, – дип куйды. Әркәшәнең һәрвакыт борыны тыгылган була, һәм ул бервакытта да борын авазларын әйтеп мәшәкатьләнми иде.

Ләкин алпавыт калдыгы безне ормады-сукмады, ә кемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген белү өчен, өстәл өстенә тумбочка утыртып куйды да шуны кәгазьгә төшерергә кушты. Йа Хода! Кемнәрдән нәрсәләр генә чыкмады! Ну, тапты эш бу картлач үзе дә! Ирекле рәсем дисен иде ул хет! Менә ичмасам авыл мәктәбендә укытучылар безгә шулай дип кенә әйтәләр иде. Кем әтәч, кем куян, кем яфрак ясый иде.

Тумбочканы әмәл-чөмәл китергәч, Иван Георгиевич, нәкъ безнең теләкне белгәндәй, ирекле рәсем ясарга кушты. Әркәшә әнә нәкъ шул ирекле рәсем белән харап булды. …Дәрес бара. Һәркем кыштыр-кыштыр килеп нәрсәдер эшли, артка борыла, кемнәндер нәрсәдер сорап ала, мышкылдый. Берәүләр ясаган рәсемнәрен резинка белән выжылдатып боза, икенчеләре сугышка кадәр үк алынган буяу карандашының калдыгын тел очына тидерә-тидерә буйый. Иван Георгиевич парталар арасында йөреп тора. Аның аксыл сирәк чәчләре бер як кырыйдан юл ачып майлап таралган, аксыл мыегы нәкъ борын астында гына урталай бүленеп, борын турысында ирене ялтырап тора. Шуңа күрә сөйләшкәндә ул кишер ашап утырган куянга охшап китә. Аның киемнәре иске, ләкин бик пөхтә, һәр дәрескә муенына кара лентадан ясалган күбәләк куеп керә. Үзе бераз гына бөкре һәм аякларын өстерәбрәк йөри. Грек, Рим сәнгате турында искиткеч яратып сөйли. Чабаталы малайлар булсак та, һәркайсыбызга «сез» дип кенә эндәшә. Әлтафи, саташып, әллә ничә тапкыр үзе турында «без» дип җавап бирде. Без аңа ияләнгәнмени соң! Иван Георгевич һәркемгә ниндидер киңәш бирә, җылы сүз әйтә.

– Менә сезнең яфрагыгыз сабагына караганда бик кечкенә чыккан, – дип, телен шартлатып куя…

– Ә менә сезнең әтәчегез бик әйбәт. Тик нигә аның шпорлары юк? Ә? Сезнең авылда әллә әтәчләр шпорсызмы?

– Яхшы, бик яхшы. Сездән киләчәктә менә дигән рәсемче чыгарга мөмкин. Тик шунысы бар: куянның бервакытта да колагы яшел булганы юк.

Кинәт Иван Георгиевич «ээ» иткән тавыш чыгарды. Карасак — аның кулында Әркәшә дәфтәре. Рәсем укытучысының куллары дерелди, икегә бүленгән мыегының очлары берсе аска төшә, икенчесе өскә күтәрелә сыман тоелды… – Сез… Сез… – Ул, кулъяулыгын чыгарып, ютәлләргә кереште. – Сез нәрсә эшлисез, ә? Йә, басып сөйләгез әле! Бу нинди натурализм? Сезгә ничек… – Ул ютәленә буылды. – Сезгә ничек оят түгел? Сез нинди бәләкәй хулиган? Совет мәктәбе эчендә сез нәрсә эшлисез?

Карт кыштыр-кыштыр атлап өстәле янына китте. Калтыранган куллары белән журналда Әркәшәгә икеле куйды. Аннан рәсем дәфтәренең битен ертып алды да, йомарлап, мич артындагы утыннар арасына ыргытты. «Натуралист» Әркәшә, кып-кызыл булып, түбән карап утырды. Ахырдан гына билгеле булды: ул, айгыр рәсеме ясаганда, бераз чаманы югалтып җибәргән икән.

Иван Георгиевич исә дәрес беткәнче ютәлләде. Бәхетең бер йомарланмасын… Аннары бетте диген. Рәсем дәресендәге вакыйгадан айнып та җитмәдек — зоология дәресендә тагын Әркәшәне басытырып куйдылар.

Укытучы керер алдыннан гына Әркәшә сөйләнеп утырган иде:

– Мин үзем бернәрсә дә белмим, ничек кенә сөйләрмен инде.

Шулай диеп әйтеп кенә бетерде…

– Узган дәрестә, – диде юан корсаклы хуҗалык мөдире, урыныннан торып, – без ата кара тараканның кан әйләнешен өйрәндек. – Ул авызын зур итеп ачып бер иснәде. Ахырында бераз гына үкереп авызын япты. – Пермяков, – диде ул, журналга карамыйча гына, – узган дәрес материалын бик һәйбәтләп безгә сөйләп бир. Ә сез тыңлап утырыгыз.

Зоология укытучысы куенына кереп озак кына актарында да чынаяк зурлыгындагы сәгатен тартып чыгарган булды. Әлтафи артка борылып елмаеп куйды. Узган төн генә йокы алдыннан Әлтафи сөйләнеп яткан иде: имеш, зоология укытучысына корчаңгы йоккан, шуңа күрә дәрес вакытында сәгатен караган булып бер кашынып ала икән.

Мәет тә мәет, Әркәшә дә мәет. Ябык муенын бөгеп, бераз шакмакка охшаган башын бик нык иеп акрын гына басты. Җиденче класстан килгән гадәт буенча, ачык китабын алдагы иптәшенең аркасына сөяп куйды да сөйләмәкче булды. Ләкин җөмләнең беренчесен һич кенә дә чыга алмады.

– Ата кара тараканның кан әйләнеше… Кан әйләнеше… гаять… гаять…

– Йә, йә, – ди укытучы, сәгатен озак итеп куенына сала-сала, – йә, шуннан…

Әркәшәнең каушаудан борыны тыгылды.

– Ата кара таракаттык… Кара ата таракаттык… гаять… гаять…

Ах, бу «гаять»не! Ну язалар инде китап авторлары да, ач калгырлары!

– Кара тараканның кан әйләнеше гаять… гаять…

«Гаять» Әркәшә өчен капкын булып чыкты. Күпме генә тыпырчынмасын, ул аннан ычкына алмады. Биология укытучысы авызын зур итеп ачып күңелсез генә тагын бер иснәде дә Әркәшәгә «икеле» куйды. – Син, пнимаешь, оятсыз рәвештә хөкүмәтне таларга килгәнсең. Хөкүмәт сиңа көненә биш йөз грамм ипи бирә, ә син, пнимаешь, «икеле» аласың. Менә мин синең ипи карточкаңны тоттырып калдыртыйм әле, булгахтырга әйтеп… Ата кара тараканның кан әйләнешен белмәгән көе кая бармакчы буласың син, ә? Оятсыз син, пнимаешь, актык сүз шул сиңа… – дип сүгеп тә алды.

Әркәшә, киселгән арыш башагыдай, партага ауды. Капланып ятты. Ипи карточкасы… Ник аңа тия бу завхоз, ә? Әркәшәләрнең өйдә сигез бала. Әтисе берүзе эшли. Колагы чукрак булу аркасында сугышка алмадылар. Башкаларга тигән льготалар аларга тими. Колхоздан аванска алган икмәк өстән чыгып бара. Семьяда иң олы бала булган Әркәшә авансны биология дәфтәренең соңгы битенә үзе язып бара. Менә дәфтәрнең ул бите әле дә ачык. «Колхоздан ашарга алынган. 1943 елда» дип язып та куелган. Әркәшә вак яза, пөхтә яза. Хәрефләрне авыштыруны бер дә яратмый, һәр хәрефен туры гына итеп утыртып куя. Үзе өчен язганда хәрефләрне ул тары бөртеге кадәр зурлыкта гына яза. Дәфтәр битеннән туп-туры бер багана төшеп киткән.

12 кг арш 8 кг арш 12 кг арш 14 кг арш

Бу багана бик биек. Ләкин ни өчен «арыш» дигәндә бер хәрефне төшереп калдыра ул? Әркәшәне белмәссең, ул — йомык күңелле малай… Ата кара тараканның кан әйләнеше яңадан бөтен классның тамак төбенә төен булып утырды. Ну бу ата кара тараканны! Кансыз гына яшәсә булмаганмы соң аңа, кансыз бөҗәкләр бит әнә дачурта!

Эһ иткән тавыш юк. Кабер тынлыгы. Завхоз сәгатен алырга куенына кереп бара. Чыннан да, сәгатьне бик озаклап ала. Әлтафи сүзе дөрес булыр. Ләкин бу хәл ата кара тараканнан коткармаячак. Кара таракан — котылгысыз. Тагын кем генә харап бу…

– Абый, Исмәгыйль абый, – дип урыныннан торды Әлтафи кисәк кенә. – Безнең бит кичә бәрәңге җирендә чиләкләр калды.

Класс өстеннән ниндидер җиңел һава дулкыны узды. Күзләр ниндидер өмет белән Әлтафига текәлде. Хәзер нәрсә дә булса булыр… Тик тараканнан гына котылырга иде. – Йә, йә, Хәлимов, нәрсә әйтмәкче буласың моның белән?

– Соң, абый, нәрсә әйтергә дип, шул инде: дәрес урынына әллә басуга ганы барабызмы? Кайтышлый складка берәр чиләк бәрәңге күтәреп кайтырбыз.

Мең яшә, Әлтафи! Исмәгыйль агай куен кесәсенә тагын кереп китте. Әлтафи ыргыткан кармакка шул арада хәйләкәр, мут Баязитова җим киертте:

– Абый, имә, безнең класс малайлары тимер көрәкләрне кайрыйбыз дип әйтәләр. Көрәкләр бит үтмәсләнгән, кичә дә уч төпләре кабарып чыкты.

Зоология укытучысы шул секундта юк булды. Аның урынын хуҗалык мөдире алды. Класс җиңел сулап куйды.

– Бәрәңге алып кайтырга дисезме? Ашханәгә каграз бүген бәрәңге кирәк. Ә дәреснең ничә минуты калган соң? Ә кемнәр көрәк кайрый белә? Кулларыгызны күтәрегез әле! Яхшы. Бүген дәрестән соң складка килерсез. – Исмәгыйль агай, нәрсәдер уйлагандай, күзен йомып торды. Аннан кинәт кенә яктырып журналга тотынды. – Тукта, без бит әле исемлек тикшермәгән.

Ул акрын гына исемлек тикшерә башлады. Күренеп тора, аңа нәрсә беләндер вакытны уздырырга кирәк. Исемлек тикшерү менә болайрак барды.

– Абдуллин!

– Мин!

– Әһә, Абдуллин бар. Аны бар дип куябыз. Ярый, Абдуллин булды, билгеләдек. Баязитова!

– Мин!

– Әһә, Баязитова да бар. Ярар, аны да бар дип билгеләп куйдык. Инде килеп Зарифуллин! Ә? Әллә юкмы?

Беразга гына соңга калган Зарифуллин да сикереп торып басты.

– Ә, бармыни? Мин әллә юкмы дип торам. Шулай, бар дип билгелибез. Безгә нәкъ менә шушы гына кирәк иде. Беребездә дә сәгать юк, шулай да чама белән чирек сәгать дәрес калгандыр. Болай булса, эш начар түгел. Исемлек әле зур, һәрхәлдә, ата кара тараканга кабат кайтылмас… Җай гына барган эш Әркәшәгә җиткәч тагын төртелде. Әркәшә баягы удардан әле дә айнып җитмәгән иде һәм укытучы аның фамилиясен әйткәндә, ул, әлбәттә, җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Ләкин йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын! «Пермяков» дигән сүз чыгуга, Әлтафи утырган җиреннән генә нәкъ Әркәшәнең үзе төсле әйтергә тырышып җавап бирде:

– Пид!

Барыбыз да шыпырт кына хихылдаштык. Әлтафи, әлбәттә, тотылды. Әле генә бик эшлекле кыяфәттә бәрәңге алып кайтырга тәкъдим керткән Әлтафи инде аягүрә бастырып куелган иде.

– Кешенең физик кимчелегеннән көләргә һич тә ярамый, Хәлимов, – диде биолог, куенына керә башлап. – Ярамый. Ул нинди шовинизм ул, пнимаешь? Шовинист булырга ярамый, шту син…

Ләкин никадәр генә каты әйтелмәсен, дәрес бетеп, класстан чыкканда, Әлтафиның йөзендә ниндидер шатлык балкый иде. Ни дигән сүз ул «шовинист»? Шайтан белсен! Ләкин менә шул хикмәтле сүзне Әлтафига ябыштырып куйдылар бит әле!

Шулай горур кыяфәттә «шовинист» Әлтафи коридорга чыгып китте. Класста иң арткы партада «натуралист» Әркәшә генә ятып калды…

Зарифуллин калырга булды

Ике атна чамасы вакыт үтте.

Дәрес бара.

Бүген томанлы һава, басу түрендәге кибәннәр күренмиләр. Хәер, аларны инде ындыр табагына ташый башлаганнар иде. Авыл басуындагы шул кибәннәргә карасаң, ничектер җанга рәхәт булып китә иде, инде алар да югалып баралар. – Ян Амос Коменский, – ди кылыч борынлы педагогика укытучысы, – баланың дөрес тәрракый итүе өчен дүрт шартны нигез итеп ала. Бу турыда сез беләсез. Менә хәзер Коменскийның «Бөек дидактика» дигән хезмәте турында кем миңа сөйләп бирер? Ягез әле, ягез!

Укытучының бусы да күзлекле. Тик монысының күзлеге зәңгәр һәм бик калын. Шуңа күрә ул җанга салкынлык өрә. Укытучының бармагы журналдагы исемлек буенча төшә. Бармак «А» хәрефен узды. Абдуллинның авызы ерыла. Ул елмаеп артка карый. Баязитова чатнаган иреннәрен шатлыгыннан ялап ала — бармак «Б» хәрефеннән дә узып китте. Гыйззәтуллинның бите ап-ак киндергә әйләнә: зәңгәр күзлекнең бармагы шул фамилия тирәсендә туктап кала.

– Моны безгә әйтеп бирер… Хәзер моны безгә әйтер… безгә әйтер…

Йа Хода! Нигә дип шулай газаплыйсың! Әйт, тизрәк әйт фамилиясен, кем булса да булыр, тик болай газаплама гына!

– Моны безгә хәзер бик яхшы итеп сөйләп бирер… Зарифуллин.

Кинәт кенә Гыйззәтуллинны очкылык тота башлады. Педагогика дәресе аның өчен ул кадәр куркыныч түгел, ләкин ул һәрвакыт «педагогика» сүзен әйтә алмыйча иза чигә. Педагогика расписание буенча беренче дәрес булып керә, гомуми торактан училищега килеп җиткәнче салкында авызлар күшегеп бетә… Туңган авыз белән «педагогика» дип әйтүе, әлбәттә, уен-муен түгел. Монда теләсә кем буталырга мөмкин. Гыйззәтуллин — әгәр аны педагогика дәресендә бастырып куйсалар — бер дә исе китмичә генә «федәикә» дип сөйли бирә». Булмастаен белгәч, ул инде бөтенләй башын ватмый… Бәхетсез Зарифуллин исә Коменскийның «Бөек дидактика»сы турында сөйләргә дип басты. Сипкелле янагын зәңгәр бишмәтенең сап-сары мех якасына яшерде. Өметсезлек белән күзләрен тәрәзәгә төбәде. Анда кыеклап яңгыр ява, монды көнне колхозда эш булмый. Каравыл өенә җыелып тәмәке төреп, күргән-белгәнне сөйләп яту никадәр рәхәт була иде.

– Йә, йә, Зарифуллин… Аны сөйләргә кыенсынсаң, Иоганн Генрих Песталоцци карашларына туктал. Бөек швейцар педагогының баланы тәрәккый иттерү турындагы карашлары нидән гыйбарәт?

Үтерде. Суйды. Ах, ике-өч йөз ел элек Коменский белән Песталоцци туганчы укуы бик җиңел булгандыр. Зарифуллинның күз аллары караңгылана, аның алдында ниндидер боҗралар очып йөри башлый. Ул тузып юкәсе чыккан чабатасын берөзлексез идәнгә ышкый. Кичә урамда эт тизәгенә басылган булырга тиеш. Юкәне харап итә инде ул. Авылга кайтканчы таралып китсә, нишләсе булыр? Ах, тукта әле, нинди юкә. Песталоцци бит әле. Ә зәңгәр күзлек әйтерсең тырнак астына энә тыга…

– Яле, яле, сөйләп җибәр әле. Ә? Әллә кыенмы? Уйла, уйла яхшылап.

Зарифуллин бүген үк училищедан качарга карар бирде. Аның кашлары, керфекләре тирләде. Шул минутта ул үзенең баш миен бик сыек хәлдә итеп күз алдына китерде. Баш мие шулпаланган! Тизрәк качарга кирәк! Тизрәк авылга, үҗәт, каты муенлы үгезләр арасына, җылы ат абзары тирәсенә! Ул барысын да күтәрер, өстерәр, ындырга төнге сменага чыгар, тик менә бу Коменский белән Песталоццидан гына коткарыгыз…

– Песталоцциның педагогик идеяләрен кем дәвам иттергән? Яле, яле, Зарифуллин.

Сыекланган ми чайпалып алды.

– Дистервег, – диде Зарифуллин шатлыксыз гына. Аңа хәзер барыбер иде.

– Ого, ого, молодец! Менә молодец, Зарифуллин. Яхшы, бик яхшы бу.

Зарифуллинга тагын кайгы төште. «Бик яхшы» дип торганда ничек итеп училищедан качарга инде?

Дистервег турында Әлтафи сөйләде. Әлтафи класста иң зур малай, аның кесәсендә һәрвакыт чакматаш белән филтә һәм бакчада үстергән яшел тәмәке булыр. Аның кесәсе әллә ничә җирдән янып тишелгән. Ләкин ул телгә оста.

– Дистервег бөек педагог булган, – дип күз дә йоммыйча алып китте ул. – Ул бик күп китаплар язган. Аның китаплары бик зур әһәмияткә ия. Ул анда балаларны яхшы тәрәккый иттерергә кушкан. Шулай итеп, Дистервег бик зур әһәмияткә ия булып тора.

Әлтафи бишле алды…

Тәнәфес вакытында Зарифуллин белән Гыйззәтуллин коридор башына барып нәрсәдер сөйләшеп тордылар, йөзләрендә шатлык дигәннең әсәре дә калмаган иде. Зарифуллин ябыгып киткән, педагогика дәресе аның итен суырган кебек иде. Класс бүлмәсенә ул тәртә арасына җигелергә кергән үҗәт үгез кебек авыр керде. Аның артыннан ук Мәскәү татары күренде. Үтүкләнгән чалбардан, ефәк шнурлы, ялтыравыклы кап-кара ботинкалардан, ап-ак күлмәктән. Шул ук хәрәкәтләр: зур тарагы белән озын чәчләрен янга сибелдереп рәтләде, күзлеген сөртте, көмеш чылбырлы куен сәгатен чыгарып өстәлгә куйды… Класста көр тавыш яңгырады.

– Узган дәрестә, ребятки, без сезнең белән «Слово о полку Игореве» әсәрен өйрәнә башладык. Мин бүген тагын үзем укыйм. Сез тыңлап кына утырыгыз. Рус теленең байлыгына, әсәрнең көенә игътибар итегез. Борынгы шагыйрь менә ничек язган: «Трубы трубят в Новгороде, стоят боевые знамёна в Путивле. Игорь ждёт милого брата Всеволода. И сказал ему Всеволод: «Один брат, один свет, светлый ты, Игорь!..»

Тигез, көчле, яңгыравыклы тавыш. Бу тавыш безнең хыялларны әллә кайларга алып китә. Без үгезләрне, кибәннәрне онытабыз. Дөньяның чиге безнең авыл басуындагы кибәннәр янында гына түгел икән. Дөньяның яратылышы да күптәннән икән. Тарих бик карт, бик тәҗрибәле икән. Ә без тарихны нибары сугыш — кырык беренче елгы сугыш башланган көннән генә башлана дип уйлый идек.

Мәскәү татары күзлеген сала да кия, сала да кия. Безнең туң миләребез үзеннән-үзе кыймылдый, без инде хыялыбызда кыпчаклар, славяннар арасында йөрибез. Менә өермәдәй кыпчак гаскәре… Менә тимер алкалы җиләннәр, авыр шлемнар кигән, чукмар тоткан славяннар. Зур тояклы атларына атланып, алар далада баралар. Атларының аяк астында җир селкенә… Гомер буе походларда йөргән, баш астына ияр салып йоклый торган сугышчылар…

«А мои куряне — опытные воины, под трубами пеленаны, под шлемами взлелеяны, с конца копья вскормлены, дороги им известны, овраги знакомы, луки у них натянуты, колчаны открыты, сабли заострены; сами скачут — словно серые волки в поле, ища себе чести, а князю славы…»

Бераздан без моны хор белән укыйбыз. Мәскәү татары безнең тигез тавышыбызны ишетеп шатлана, күзлеген сала-кия:

– Во! Во-во! – дип нишләргә белми. Шул хәлдә тәнәфесне бүлдереп кыңгырау чалтырый…

– Калырга! – дип хәл итте Зарифуллин. – Калырга, тырышып карарга кирәк.

Утырдым вагон читенә…

Октябрь бәйрәменә дип дүртәр йөз грамм рулет бирделәр. Бар шундый малайлар — атна буе юк-барны ашап яшиләр дә, шимбә көнне авылларына бер кирпеч ипи алып кайталар. Сугыш вакытындагы авылга атна саен бер кирпеч ипи кайтарып кара әле син! Дөньяда шуннан да зур байлык булырмы?

Баязитова алай ук итә алмый. Көннекен-көнгә юк итеп бара ул. Анда, өйдә, яшәрләр, бер бакча бәрәңге. Солдат семьясына налог юк, сыерың да булгач, ярыйсы гына яшәргә мөмкин. Ә менә өй асты тулы бәрәңге белән сыер сөтен Баязитова училищега ташый алмый. Чөнки ул училищега ерактан — Әгерҗедән килеп укый. Әгерҗеләр укыр өчен, белем алыр өчен җаннарын бирергә әзер. Алардагы үткенлек, алардагы елдамлык! Эшне ялт та йолт китерәләр. Кызлары һәрберсе чибәр булыр. Үткеннәр — бер-берсе әллә ничә Әркәшәңә, Гыйззәтуллиныңа торыр. Әлтафиның бу мәсьәләдә үз фикере бар: Әгерҗенең бер кызы Казан артының биш малаена тора, ди ул.

Баязитова Октябрь бәйрәменә кайтканда күчтәнәч итеп дүрт йөз грамм рулетны гына алды. Ерак дип, юл мәшәкате зур дип, аның авылдышлары бәйрәмгә кайтмадылар. Бәйрәмнән соң беренче дәрес бик җаваплы буласы иде — рус теле укытучысы кисәтеп куйды. Әгерҗедән алып аңа җитешүе — ай-һай! Кайткач-кайткач берәр көн прогул ясарлык булсын иде ул… Ләкин Баязитованың өйдәге сеңелләренә әнә шул тәмле күчтәнәчләрне кайтарасы килде. Сугыш башланганнан бирле авызларына баллы әйбер эләккәне юк… Ноябрьнең буранлы, кара балчык катыш кар себергән көнендә сезнең егерме чакрым җәяү үткәнегез бармы? Баязитова училищедан станциягә әнә шулай барды. Станциягә җиткәндә, кичә генә Пошалым кешесеннән сатып алган чабата «чәчәк атты». Ул арада караңгы да төште. Ноябрьнең көне карточкага алган ипи кебек. Башлыйсың — бетә.

Вокзал шактый салкын иде. Карага буялган йомры тимер морҗа тирәсенә кешеләр елышканнар. Дөньяның кеме генә юк. Кулын бәйләгән солдат берөзлексез тәмәке тарта. Шинилен чишкән яланбашлы берәү Алла бирмеш һәр минут узган саен күзләрен чалыштырып бер калтыранып ала. Димәк, контузия. Бу сүзнең мәгънәсен һәркем аңлый, ә ул сүзнең туганына әле нибары ике ел. Кара, пычрак битле, майлы телогрейка кигән җитү чәчле бер яшүсмер кара тырнаклы бармаклары белән карта болгата, нәрсәдер мыгырданып карта сала. Кәҗә сакаллы бабай таягын кочаклап морҗага аркасын сөягән дә, тешсез аңкауларын метмелдәтеп, бертуктаусыз нәрсәдер чәйни. Баязитова да шул тирәгә елышты. Бабайның берөзлексез чәйнәве эчне пошыра, ләкин ни хәл итәсең, поезд тавышы ишетелми иде.

Инде төн дә җитте, тамак ачты, ә поезд юк та юк. Кара тун өстеннән каеш буган, наган аскан милиционер, кереп, кара тырнаклы егетнең документын сорады, бераздан үзе белән алып чыгып китте.

Бу хәл бераз гына йокыны ачты.

Төнге сәгать унберләрдә генә станциягә гөрселдәп авыр состав килеп керде. Юл йөргән, дөнья күргән кешеләр кузгалды — товар поездының кырыкмаса-кырык җиренә эләгеп әллә кайларга барырга була. Баязитова да кузгалды: Әгерҗе станциясенә товар поездының әле моңарчы туктамый калганы юк иде.

Товар поездына утырып йөрү катгый тыела. Шуңа күрә бу поездга эләгү өчен зур осталык кирәк. Баязитованың инде бу өлкәдә шактый тәҗрибәсе бар. Иң башта сине тотардай кешеләрне барлап чыгарга кирәк. Болар — толыпка төренгән, фонарь тоткан, итек кунычларына флажоклар тутырган ике кондуктор. Берсе составның баш өлешендәрәк, тормоз баскычында, икенчесе иң соңгы вагонның артында. Поезд туктаган арада алар төшәләр һәм баш кондуктор янына киләләр. Анысы муенына чылбыр белән сыбызгы таккан, шулай ук фонарь тоткан. Главный тегеләргә составның күпме вакыт торасын әйтә. Озаграк торасы булса, кондукторлар станциянең бер бүлмәсенә җылынырга кереп чыгалар. Тиз китәсе булса, шунда, вагон кырында гына йөренгәләп торалар. Состав кузгалыр алдыннан главный ачы итеп бер сызгырта да машинистка фонарен болгый. Шуннан паровоз кычкыртып ала. «Аңладым, кузгалам» дип әйтүе инде аның. Әнә нәкъ шул вакытта состав уртасындагы берәр вагонның тормоз площадкасына сикереп менәргә кирәк. Поезд кузгалгач, син утырган площадкага беркем дә килә алмый. Кондукторлар моны күрәләр, ләкин ни хәл итәсең? Товар вагоннары аркылы йөреп булмый.

Озын состав тирәсенә ун-унбиш кеше әнә шундый исәп белән сибелде. Башта шыпырт-шыпырт кына поездның «артына» — теге ягына чыктылар. Кем койрыктан, кем баштан, кем астан. Баязитова астан гына чыкты. Состав башындарак бер буш тормоз площадкасы сайлады. Якындагы фонарь бу площадканы яктыртып тора иде. «Тормоз Матросова» дип язылган. Шуны уйлап тапкан инженер фамилияседер. Поезд артык озак торасы итмәде, ахрысы, пошкыра-пошкыра су гына алды бугай. Ул арада баш кондукторның ачы сызгыртуы яңгырады. Состав, буферларын бәреп, дөбер-шатыр артка чигенеп куйды. Инде сикереп менәргә дә вакыт. Кешеләр йөгерештеләр. Баязитова да тәвәккәлләп вагон баскычына барып тотынса — аңа икенче яктан толып эченә чумган кондуктор менеп килә иде. Харап кына булдык! Баязитова, нәрсә эшләгәнен уйлап тормастан, алга таба йөгерде. Ул арада паровоз да кычкыртты. Буферлар тагын дөбер-шатыр килеп алдылар. Бу тавыш акрыная барып, составның артына тәгәрәп, кара төнгә таба китте. Поезд җай гына алга шуа башлады. Баязитова бөтен көченә йөгергән хуттан баскыч сыман бер тимергә тотынды һәм аякларын җирдән ычкындырды. Күзләрен чытырдатып йомды. Китте. Кит-те. Кит-те… Күзен ачса — паровоз артындагы тендер баскычына тотынган икән. Тимер баскычтан үрмәләп тендер артына менеп сыенды. Як-якта стрелка утлары күренеп калды. Сөялгәне тимер, басканы тимер, тотынганы тимер иде. Әгерҗегә кадәр ике йөз чакрым — һәрхәлдә, кулда йон бияләй булганда түзеп булыр. Аякны алыштыргаласаң, бераз кан хәрәкәтләнә, өшемәскә була. Шуып кына станциядән чыккан поезд кинәт кенә пошкырып тормоз салды. Буферлар гарасат куптардылар. Авыр пошкырып паровоз туктады. Главныйның ачы итеп сызгыртканы ишетелде. Тагын буферлар чыңгырады. Тик бу юлы поезд чигенә иде. Баязитова эшнең нәрсәдә икәнен аңлап җиткермәде, поезд, стрелкаларны узып, шау итеп станциягә кире керде һәм дөнья җимереп туктады. Нәкъ шул секундта тендердан түшәк калынлыгындагы су массасы шуып чыгып Баязитованы керендерде. Ул аңына килгәнче яңадан сыбызгы тавышы яңгырады, һәм тагын бер түшәк су аның өстенә шуып төште. Инде поезд алга таба бара икән. Шулай йөри-йөри поезд станциягә нәкъ өч тапкыр кереп чыкты. Соңгы кузгалуларында су инде бер-ике чиләк чамасы гына шуып чыга иде.

Бу көе барса, кызый өшеп үләргә тиеш иде. Нәрсә дә булса уйларга, хәл итәргә кирәк иде. Ләкин ул арада поезд инде чынлап торып станциядән чыгып киткән һәм алга таба тизлек алган иде. Баязитова, поезд туктамыйча озак барса, эшнең начар булачагын сизде. Менә бераздан ул туңа башлар, башта кием бозланыр, аннан үзе. Бозланып каткач, ул шуып вагоннар арасына төшеп калыр да туракланыр… Җитмәсә, стипендиясе беткәч, Әлтафидан унике сум акча алып торган иде. Октябрь бәйрәмендә әнидән алып килеп түләрмен дигән иде. Әлтафи нәрсә уйлар? Баязитованың өч сеңлесе бар. Берсе әле укырга да кермәгән. Алар барысы да педучилищеда укый тоган апаларыннан да зур, белемле кеше юк дип ышаналар, апаларына хәтта «апа» дип тә дәшмиләр, болай дәшү ничектер аның дәрәҗәсен киметер кебек тоела һәм шуңа күрә Баязитова сеңелләре каршында «алма апай» булып йөри иде. Бичаралар… Апагызның капчыгындагы дүрт йөз грамм рулет әрәм була бит инде. Сезгә керәсе ризык булмагандыр шул. Менә авылга хәбәр килер: алма апай поездга кысылып үлгән… Ничек чыдарсыз ул кайгыга? Бәйрәмнән соң беренче дәрес рус теленнән диктант буласы иде. Рус теле укытучысы, һичшиксез, Баязитова диктанттан курыккан дип уйлаячак инде. Ә бит һич тә алай түгел… Яза алыр иде Баязитова диктантны…

Поезд ыжгырып чапкан көйгә кычкыртып алды. Акрыная башлады. Тормозлар ысылдады. Баязитова башын чыгарып алга карады — ерактан станция утлары җемелди иде. Һич тә көтмәгән урында, кырда, поезд туктады да калды. Баязитованың мамык шәленә бияләй кадәр су килеп төште. Бу — соңгысы иде. Баязитова карлы шлак өстенә сикерде. Туңган аякларының сөякләре яңгырап алды. Ул бернигә карамый состав буенча артка таба йөгерде. Аңа хәзер үзен тотып милициягә тапшырырга тиешле кешеләрне табарга кирәк иде. Аңа исән калырга кирәк иде. Кайда гына соң бу кондуктор дигәннәре? Урта вагоннарның берсендә ут яктысы күренде. Баязитова тыны буылганчы йөгерде, түбәсе ябык товар вагонының урта ишеге бераз гына ачылган, һәм аннан тәмәке уты күренеп тора иде. Поезд кычкыртты. Йә кырда катып үләсең, йә шушы утлы ишеккә ябышасың! Уйлап торырга вакыт юк иде — Баязитова бозлы бияләе белән биек ишекнең кырыена килеп ябышты. Буферлар шаулап алды. Билгесез куәтле бер көч аны күтәрде дә вагон эченә суырды. Әллә кай төшләр бәрелде, әллә кай төштәге сөякләр җылынып китте. Аң кергәч торып караса — каршында учак күрде. Зур табаклы тимерне вагон идәненә салганнар да ут яканнар. Вагонынның ике башында да фонарь эленгән. Бераздан күз ияләште: вагон идәненә беркетелгән калын шпалларны киртләп зур-зур мичкәләр урнаштырганнар. Бер кырыйда мул итеп салам өелгән. Анда толып кигән берәү йоклап ята. Баязитовага кул биргәне дәшмәде. Һаман тәмәкесен суыра-суыра башын чыгарып карап бара иде.

Билгесез станциянең утлары җемелдәп калды. Кара урман башланды.

– Йә, куян баласы, син нишләп төнлә йөрисең? – диде тәмәкеле кеше, вагонның шудырмалы ишеген ябып.

Баязитова курыкмады. Хәзер ул исән калачак, сеңелләренә рулетны бирәчәк, Әлтафига әҗәтен туләячәк һәм диктант дәресенә дә килеп җитәчәк иде.

Салам арасындагы толып та, карт аюдай кыймылдап, учак янына килде.

Болар азәрбайҗанлылар икән. Берсе татарча шактый ук чибәр сөйләшә. Сугышка кадәр Казанның Чехов базарында җимеш саткан. Тик акчаны гына «манат» дип сөйләшә. Сорашып белделәр: кызый укудан өч көнгә бәйрәмгә кайта икән. Ә үзләре?

– Менә Кавказдан кузгалганга ай була, – диде татарча белгәне. – Фронтка, алгы сызыкка барабыз. Анда кыш бик суык бит, ә без сугышчыларга Кавказ җылысын алып барабыз. – Кара мыеклы, кара күзле абзый көлде. Төнге учакта аның ап-ак тешләре ялтырап күренде. – Безнең Кавказның йөзем суын авыз иткән кеше үлми. Бу — тереклек суы… Тик менә тиешле эшелонга такканчы гына озак селкетеп йөрттеләр. Син утырган станциядә көне буе яттык. Менә әле тактылар да, каядыр үз эшелоныбызны эзләп барабыз…

Баязитова кыюланды. Шәлен салып учак ялкынына тотты. Шәлдән пар күтәрелде.

– Ах-вах, син юеш түгелме соң? – дип, кара мыеклы шәлне кулына алды.

Баязитова хәлне сөйләп бирде. Кара мыеклы ыгы-зыгы килде.

– Агамали! Агамали! Бала харап булган! Өстенә су коелган! Кырыйдагы мичкәне ач! Бала харап булган, үпкәсе шешә! – дип кабаланды. – Ач мичкәне, үзем җавап бирәм. Кеше харап була…

…Әчкелтем сыеклыкны Баязитова күзен йомып йотты. Ярты стакан чамасын кире кайтарды. Сыеклык тамакны, күкрәкне яндырды. Аннан тәнгә җылы тарала башлады. Шәл кипте. Инде телогрейкадан да пар күтәрелә иде. Тишек чабатадан, йон оекбашлардан да пар чыга. Рәхәт булып китте. Поезд да инде туктап тормый, чаба да чаба. Менә ничек рәхәт ут янында. Ут янын… ут…

…Баязитова кайтып керүгә капчыгын чишеп газетага төргән рулетны әнисенә бирде. Сеңелләре йөгерешеп килделәр, кочакладылар. Әнисе:

– И юләр бала, ник моны үзең ашамадың? – диде.

Кечкенә сеңлесе:

– Алма апай, ә кәонфет бирәләрме анда? – дип кызыксынды.

Рәхәт үз өеңдә, бик рәхәт…

– Син төшәсе станция түгелме бу?

Баязитова сискәнеп уянып китте. Учак сүнеп бара, вагонның ишеге яртылаш ачык, ишек янындагы абзыйның башы тирәсендә тәмәке уты җемелди иде.

Баязитова сикереп торды. Нәкъ Әгерҗенең үзе икән.

Азәрбайҗанлы агай Баязитованың кулыннан тотып җиргә бастырды. Ноябрьнең алама бураны басылган, күк йөзе юашланып калган, көнчыгыш ягы карачкыл-кызгылт төскә кергән иде.

Юлның калган ягын — алты чакрымны — Баязитова гел йөгерде. Ул кайтып кергәндә, әнисе мичкә яккан, сеңелләре мичтән төшкән ялкында җылынып түшәктә аунап яталар иде. Өйдә чыр-чу китте. Әнисе:

– И бала, бала, үзең ашамыйча шуның кадәр җирдән нигә ач кайттың? – диде.

Ә иң кечкенә сеңлесе, рулетның үзенә тигән өлешен ялмана-ялмана:

– Алма апай, ә конфет алып кайтмадыңмы? – дип елышты.

Йокы килә

Авылдан училищега кадәр нәкъ унике чакрым. Тулай торакка кичтән барып кунасы килми. Ял көнне анда салкын, шыксыз була. Болай, ичмасам, атна кыскара: биш кич кунсаң, атна тәмамлана. Ләкин дүшәмбе көн иртән торып дәрескә баруы — әҗәл. Кемдер: «Дүшәмбе — авыр көн», – дип әйткән, имеш. Ул кеше моны инде дүшәмбе көн иртән йокыдан торуны искә алып әйткәндер.

Тышта әле караңгы. Утлар алынмаган. Буран себереп тора. Менә Рәдифләр тәрәзәсе. Ут юк. Рәдиф сигезенчене бетергәч прицепщик булып эшли башлады да менә кышкы төндә рәхәтләнеп йоклый. Алар өендә йокы аеруча тәмле. Менә киң чиста идән. Анда тәгәрәшеп Рәдифнең энеләре йоклый. Аска толып, тун җәйгәннәр. Чәбәләнеп беткәннәр. Бер эненсенең аягы икенче бер энесенең муенына салынган. Ә иң кечкенәсе, ике яшьтәгесе, мүкәләгән килеш капланып яткан. Аларда һәр төнне шулай. Их, нигә генә укып йөрергә, нигә прицепка гына утырылмаган соң?

Авыл артта калды. Алда кара-кучкыл урман. Анда буран юк, бүрекнең колакларын ычкындырасың. Тып-тын, җылы. Менә аланда печән кибәннәре. Ул кибәннең астында бик рәхәттер. Анда берәр җәнлекнең оясы бардыр. Алар әтисе, әнисе, балалары бергә җыелышып җир җиләге исе килеп торган печәндә рәхәтләнеп йоклыйлардыр. Их, нигә безнең заманада могҗиза булмый икән? Булсын иде менә шулай: синең каршыңа бер кеше килеп чыга. Ул сине таный. Болай ди:

– Энекәш, бүген уку төштән соң бит…

Менә шуннан, нәкъ шушы турыдан печән кибәннәре янына кереп китәр идең дә астына ук кереп йоклар идең. Озак итеп, рәхәтләнеп йокларга иде. Ләкин теге кеше чыкмый… Кибәннәр инде артта калдылар.

Яктыра башлады. Урман да бетте. Кырда салкынча, себерә торган буран. Иртәнге сорылыкта урман кырындагы училище бинасы күренә. Бер катлы агач йорт, урман буена сыя алмыйча, кырдагы кар диңгезенә таба сузылып таралып ята.

Класста җылы. Морҗа исе, башка тия торган зәңгәр ис. Бөтен буыннар талып кала, тар парта арасында тик утыруы шундый рәхәт… Ләкин күзгә нәрсәдер өелә, нәрсәдер укытучы өстәле яныннан очып килә, туп-туры синең күзеңне каплый, баш аска төшеп китә… Юк, бу әйбер бинокль икән. Әнә шуның ике трубасы эченә йокы тутырылган. Тыгызлап. Шул бинокль кара тактадан ычкына да, салмак кына тирбәлеп, синең күзеңә килеп терәлә. Менә труба эчендәге төтен сыман әйбер чыгып синең күзләреңне каплый. Баш кисәк кенә аска сыгылып китүгә, бинокль юк була.

Әллә каян укытучы тавышы ишетелә:

– Баш килеш: Буран Иялек килеш: Буранның Юнәлеш килеш: Буранга, –

дип нәрсәдер сөйли. Шул арада бу сүзләр барысы да вак кисәкләр булып оча башлыйлар. Аларның һәрберсе бер кисәк йокы икән. Алар күзгә килеп керәләр, башны авырайталар. Баш тула. «Буран, буранның, буранга… Буран, буранның, буранга…» Өстәл янында басып торган апа да һич тә укытучы түгел. Ул теге, печән кибәннәре янында очрарга тиешле кеше икән. Ул кеше дә түгел, әллә нинди мамык сыман төтеннән оешкан бер гәүдә икән. Ул үзе йокы икән. Менә ул аз-азлап йокы очырта икән.

– Буран, буранның, буранга… Буран, буранның, буранга…

Мамык сыман гәүдә бөтенләй таралып беткәч, барлык укучыларга башларын өстәлгә салып теләгәнчә йокларга рөхсәт ителәчәк икән… Юк, алай түгел, монда парталар юк, бу — печән кибәне төбендә икән. Менә хуш исле печәнне тишеп кергәннәр дә йомшак тәпиләренә башларын салып ике куян йоклап ята. Ул куяннарның берсе — баш килеш, икенечесе иялек килеш икән. Ә кибәннең бу ягын өстән зур итеп казыганнар. Анда Рәдиф үзенең энеләре белән йоклып ята. Кечкенә энесенең аяк бармагы Рәдифнең авызына ук тиеп тора, барысы да күкрәкләрен селкетә-селкетә мышныйлар. Шунда ук кибән төбендә бер патефон әйләнеп утыра. Пластинкадан бию такмагы ишетелә:

– Буран, буранның, буранга…

Шул көйгә кибән арасында бер олы апа бии. Үзе бии, үзенең күзләре йомык, рәхәтләнеп йоклый. Әһә, ул таныш кеше татар теле укытучысы Рабига апа икән. Куяннар да, Рәдиф тә, аның энеләре дә, Рабига апа да рәхәт чигәләр… Тик сине генә ниндидер ачы тавыш бүлдерә. Ул кыңгырау тавышы икән.

Грамматика дәресе тәмам.

Өйгә эш: «Чиләк» сүзен һәр ике санда төрләндереп дәфтәргә язып килергә…

Рабига апа җәнлек тиресеннән теккән соры тунының җиңеннән кулларын чыгара. Аның дәресе дүшәмбедә беренче сәгать булганлыктан, соңга калучылар да, йоклап утыручылар да була. Йоклаган укучыларга ул ачуланмый. Тик дәресеңне генә белеп кил.

– Сезнең каныгыз азайган, – ди ул. – Менә сугыш бетәр, теләгәнчә шикәр, яшелчә, җиләк-җимеш ашарсыз. Йоклау — кан азлыктан ул…

Шулай да йокы — рәхәт эш.

Колаямбу плантациядә эшли

Шулай да уку дигәннәре… Таш кисәр идек, укымас идек! Менә ташлыйм, менә качам дип йөри торгач, инде икенче чирек тә үтеп бара. Иң авыры рус теле, дибез. Юк, алай түгел, иң авыры психология! Аты коргыры фән! Меланхолик, сангвиник, холерик, флегматик, имеш. Гыйззәтуллин — меланхолик, Әлтафи — флегматик, Зарифуллин — холерик, имеш. Юк, иң авыры шулай да немец теле. Үзе булсын ул бер дигән дошманыңның теле, шуны тагын өйрәнеп ят. Шуның өстенә укытучысы — нечкә аяклы, чандыр яңаклы, шүрәле бармагыдай нәзек озын бармаклы ир уртасы бер кеше. Уң кулындагы озын урта бармагын күзеңә терәгәндәй чукый-чукый белем бирә.

– Eine fremde Sprache ist eine Waffe im Kampf des Lebens. (Бер чит тел белү — тормыш өчен көрәштә бер корал.)

– Син ничә тел белсәң, шуның кадәр әйбәт кеше… – фәлән-төгән дип йөрәкне боза.

– Син бөгөн бер икеле алдың — димәк, син Гитлер тегермәненә бер чүмеч су салдың. Син бер бишле алдың — димәк, син фашизмга удар ясадың.

Һәр сүзе — ярага тоз. Җитмәсә, татар сүзләрен дә үзенчә бозып сөйләп үзәккә үтә. «Бүген» дими, «бөгөн», «соңга калдың» дими, «сыңа калдың»… Шуңа күре сүзе авыр, һәр җөмләсе баш миенә чүкеч белән суккан күк.

– Немец теле — бөек тел. Немец милләте дөньяга Гётене, Шиллерны, Бетховенны бирде. Немец халкы кешелек җәмгыятенә Марксны, Энгельсны, Бебельне, Либкнехтларны бирде. Эрнст Тельман немец телендә сөйләшә…

Миләр кабара, баш шаулый…

– Немец телен Владимир Ильич бик яхшы белгән. Фридрих Энгельc сигездән артык тел белгән…

Йа Хода, моннан соң ничек яшәрбез, бер генә чит тел белмибез бит! Шуны уйлагач, баш мие бөтенләй эшләүдән туктый. Ә сары күлмәкле чандыр ир тукуын дәвам итә:

– Без бөгөнге көндә сезнең белән немец милләтенә каршы көрәшмибез. Без сезнең белән кешелек җәмгыятенең иң кабахәт адәм актыклары — фашистларга каршы көрәшәбез. Немец булу әле ул фашист булу дигән сүз түгел…

Чандыр кул уйный да уйный. Менә хәзер ул уйнаудан туктар, хәзер ул кемне дә булса бастырыр. Бу — бик коры кеше, моның белән шаярып булмый. Бу — белдергәнче укытачак. Каптык… Кем генә котыртты соң безне укырга?.. Нинди хәерсез сәгатьтә юлга чыгылды соң? Ну бу ипи карточкасы! Шуңа кызыгып кына педучилищены сайлап алдык бит!

– Бөгөн без узган дәрестә өйрәнгән «Колаямбу» текстын кабатлыйбыз.

Тагын газап, тагын баш өстендә рәшә, күз алдында боҗралар. Әйе, әйе, бу текст хәтердә, бик хәтердә. Гомердә онытылырлык итмәдең узган дәрестә, һәр сүзен хор белән әйттереп җаныбызны каһәрләдең. «Нох айн маль, нох айн маль» дип, җелегебезне суырдың. Янәсе, тагын бер мәртәбә, тагын бер мәртәбә. Менә монда бер сүз бар, дидең, анысы французча. «Плантаге» дип язылган, «плантэжэ» дип укырга, дидең. Кат-кат кисәттең. Ул көнне Әлтафи хәтта авылына хат та язды. Имеш, немец телен без инде су урынына эчәбез, ну, шуның өстенә аз-маз француз телен дә өйрәнгәлибез…

Чираттагы корбан — Гыйззәтуллин.

…Класста сыек кына калтыравыклы тавыш ишетелә. Иҗек саен төртелеп, чигенә-чигенә, хут белән кисәк алдырып, Гыйззәтуллин укый. Бите кып-кызыл. Ышан син аңа, минем каным аз дип йөргән була үзе.

– Колаямбу арбэйтэтэ… арбэй… арбайтете… ауф… ауф… эйнэр… айнэ план… планта…

Харап кына булмаса ярар иде бала! «Плантэжэ» кирәк, кеше буласың килсә, берүк хәтерлә, шулай укы. Юк, газап барысын да оныттырган…

– …айнэр планта… планта…

Чигерде. Бер хәл булыр. Хәзер кызулык белән чыгып киткәндә ни булса да булыр.

– …ауф айнэр плантаге ин Африкэ.

Нәкъ шул секундта класста кемдер төчкереп җибәрде, һәм «плантаге» шул тавышка күмелде. Бөтен класс берьюлы сулыш алды. Дөм бәхетсез түгел икәнсең, Гыйззәтуллин!

Ләкин… ләкин, күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый, диләр. Гыйззәтуллин бу төчкерү аркасында әле үзенең нәрсәдән котылганын белми иде. Сары сатинлы гәүдә алгарак сузылды. Озын бармак класс өстенә таба очты.

– Нох айн маль!

Класс яңадан тораташ булып катты. Күрше бүлмәдәге пианинода җыр укытучысы уйный, ахрысы, нигәдер гел бер теленә басып бер үк тавышны бирә. Бу тавыш класстагы авыр тынлыкта «маль, маль, маль, маль» булып ишетелә. Язмыштан узмыш юк. Нох айн маль икән, нох айн маль, чәнчелеп китсен…

Бөтенләй сыекланган кызлар тавышы белән Гыйззәтуллин теге җөмләгә тагын кереп батты.

– Колаямбу… янбу… ямбу… Колаямбу арбайтэтэ ауф айнэр…

Кара син дуңгызны, ничек шома бара!

– Ауф айнэр плантагэ ин Африкэ.

Классны коры яшен суккандай булды. Сары күлмәкленең зәһәр тавышы яңгырады. Озын бармак нәкъ Гыйззәтуллинның каш өстенә атылды.

– Плантагэмы, плантэжэмы?

Бу шулкадәр каты, шулкадәр кычкырып әйтелде ки, юк-барга ышануы белән дан тоткан Әлтафи хәтта култык асларын сыпырып алды.

Гыйззәтуллин теге коры яшен чатнаган вакытта авызын ачып калган иде, берничә секунд буенча шуны яба алмыйча катып торды. Бите ап-ак булды. Ләкин сары күлмәкле, нигездә, мәрхәмәтле кеше. Ул Гыйззәтуллинның битенә кызыл таплар чыккач кына яңадан дәште:

– Кабатла минем арттан, – диде.

Аның тавышы, һәр сүзе чырт-чырт итеп чатнап чыга иде. Физика кабинетында электр тогы ясый торган бер машина бар. Шуның аксыл тәгәрмәчен бик катый әйләндергәч, металл щёткалары чарт-чорт килә. Һавага әллә нинди җиңел, төссез ис тарала. Моны, имеш, озон дип атыйлар. Сары күлмәк эчендәге юка гәүдәсен, озын бармагын селкетеп сөйләгәндә, моңардан да шундый ток тарала. Чарт-чорт… Класска хәтта озон исе чыккандай була.

– Кабатла минем арттан: мин ялкау, игътибарсыз малай. Ну!

Беттек. Тагын бер чартнау… Гыйззәтуллин, питон авызына үз ихтыяры белән кереп барган гипнозланган куян шикелле, берни аңламыйча аның артыннан кабатлый:

– Мин ялкау, игътибарсыз малай.

– Минем дәрескә әзерлексез килүем — бөгөн дошманга ярдәм итүем дигән сүз.

– Минем дәрескә әзерлексез килүем дошманга… дошманның… дошманнан ярдәм итүем дигән сүз.

Гыйззәтуллинның күп яшәсә — ике-өч минутлык гомере калгандыр. Менә-менә бу кешенең каршында ул кисәк авар. Тагын әйттермәсә генә ярар иде, харап була бит малай…

– Кабатла: мин бөгөн икеле алам.

– Мин бүген икеле алам…

– Шуның белән мин Гитлер тегермәненә бер чүмеч су салам.

– Шуның белән мин… мин… Гитлер тегермәненә… чүмечләп… бер чүмеч су салам.

Ну, нык кеше икән бу Гыйззәтуллин. Тәки бөтенесен әйтеп бара бит!

– Кабатла: ләкин мин алдагы дәрескә әзерлек белән киләчәкмен. Тырышып укып, мин фашизмны җиңү көнен якынайтачакмын…

Гыйззәтуллин биреште. Тавышы теткәләнде, вак-вак кисәкләргә таркалды, берөзлексез борыныннан акты. «Якынайтачакмын» сүзен әйтеп бетерә алмыйча, кинәт кенә урталай сынып, партага ауды.

Сары күлмәкле исә безгә бүтәнчә бәйләнмәде. Бераздан йомшак кына тавыш белән болай дип сөйләп китте:

– Суда еракка йөзгән кешедә билгеле бер урында шикләнү туа. «Ә шунда батсам?» дип куркып куя ул. Менә шул ноктаны узгач, ул кеше үзенең көченә ышана башлый һәм алга таба җиңелрәк бара. Сез дә хәзер менә шул ноктада. Ләкин без моны узарбыз. Әйе, узарбыз! – Аның тавышы тагын чартлый башлады. – Партия, хөкөмәт бездән укытучы кадрлар көтә. Институт студентлары бөгөн кулларына корал тотып фашизмга каршы көрәшәләр. Сезнең күбегез, ихтимал, җидееллык мәктәптә чит тел укытучысы булып эшләр. Партия, хөкөмәт мине бөгөнге көндә фронтка җибәрмичә, сезне укытырга куштылар. Мин үземнең сугышчан бурычымны ил алдында намус белән үтәргә тиеш. Сезнең яхшы укуыгызга ирешү — минем изге бурычым, һәм мин моңа сезнең белән берлектә ирешәчәкмен! – Шулвакыт урта бармак безнең өскә атылды һәм тавыш чартлады:

– Һичшиксез ирешәчәкмен!

Ирешер бу. Бу — ирешә торганнардан. Әнә гомердә булмаган тәртипләр кертте дәресендә. Әзерләнмичә килгәнне алдан әйтәсе. Исемлек барлауга. Ничек инде ул, үзең әйтәсе? Тегеләй, ичмаса, тотылмый калуың бар. Ә монда? Үзең теләп башыңны бүкәнгә китереп куясың. Моннан һич котылып булмый.

– Дәфтәр өйдә калган, – дигән буласың.

Моның нәрсә әйтәсе билгеле:

– Ул синең шулай үзе каламыни? – ди.

Йә, моңа ничек дип җавап бирәсең инде.

– Юк, – дисең.

– Соң, шулай булгач, кем калдырган?

Кала бер генә хут:

– Мин калдырдым, – дисең.

Ә тегеңә шул гына кирәк тә.

– Ә-ә-ә, алаймыни, әле син коралыңны ташлап сугышка керәсеңмени? – дип җелегеңне суыра.

Кайвакытта «Мин ул текстны укыйсы икәнне белмәдем» дип карыйсың. Бу очракта ул бөтенләй сине параличлый:

– Ә укымаска икәне каян белдең?

Дәрес бетте. Без авыр кайгы баскан кыяфәттә урыныбыздан тордык. Ул немец телен ничекләр итеп өйрәнербез? Ә бу үзенекен итми калмый инде. Моның хәтле көчәнүгә баш ничек чыдасын? Әнә ул, Гыйззәтуллин, кеше була алырмы инде?

Без, малайлар, класс бүлмәсендә калдык. Елмаерга тырыштык — булмады. Тәрәзә янына җыелышып, күзләребезне еракка текәдек. Беркем бер сүз дәшмәде.

Шулвакыт класс ишегендә тагын сары күлмәкле күренде. Җиңенә кызыл бәйләгән, димәк, бүген ул дежур укытучы. Безгә карамыйча гына, яны белән басып болай диде:

– Дежур укучы форточканы ача, парта өсләрен, тактаны сөртә. Калганнар барысы да, коридорга чыгып, җырлы уенга керәләр.

«Ача, керәләр…» Бу сүзләргә җиңел холыклы Зарифуллин бик гарьләнде.

– Әллә ачмый торгандыр!

– Әллә керми торгандыр! – дип, ишек ябылуга ул бик нык үртәләнде.

Кара син аны, ә каян килгән куәт бу кешедә! «Ачыгыз» дими, «уенга чыгыгыз» дими. Юк, үзен алай ваксытмый. Хәтта безгә карамый да бит. Ачалар, керәләр, имеш.

Партадан башын күтәреп, иң беренче булып Гыйззәтуллин чыгып китте. Бичара! Мәктәптә җиде ел укып аның бер генә мәртәбә дә кызлар белән җырлы уен уйнаганы булмагандыр. Шулай, Гыйззәтуллин теге сары күлмәкле янына үз ихтыяры белән китте. Әлтафи исә бик батыр кыяфәттә гәзит кәгазеннән ясаган карталарын чыгарды. Безнең арада кечкенә генә ыгы-зыгы булып алды. Сүзне Зарифуллин башлады:

– Нәрсә бу, бигрәк тагын, мыскыл итәм дигәч тә!

– Ие! Кызлар белән түгәрәк уен уйнарга, бигрәк тагы! Ничә ел колхозда эшләгән башың белән, оялмыйча!

– Һи, исегез киткән икән, уен уйнау мәҗбүри түгел. Чыкмыйм мин и вчу. Анысына билге куя алмый ул!

– Дөнья явызы ул, беләсең килсә. Белдеңме шуны? – Зарифуллин шул урында бүленеп калды. Чөнки ишектә сары сатин күренде.

– Зарифуллин, ни өчен уенда түгел?

Зарифуллин яланбаш тора иде, ниндидер аңсыз хәрәкәт ясап башыннан бүрек эзләде. Ләкин бүрек парта астында икән.

– Абый, мин…

– Юк, син сорауга җавап бир: ни өчен син уенда түгел?

Зарифуллин, шулай итеп, бер сүз әйтә алмады. Ул бер читкә барып басты. Эшнең бик җитдилеген аңлаган Әлтафи карталарын җыеп тиз генә уенга таю юлын карады.

– Хәлимов, син кая барасың?

– Уенга барам, абый!

– Юк, тукта, урыныңда кал.

– Абый, мин уенга кермәкче идем.

– Юк, сың инде. Хәзер кермисең.

– Абый, керим инде, ә?

– Әйтеп торам: хәзер сың инде.

Әлтафи баскан урынында катып калды. Ни өчен соң? Нәрсәгә соң? Ну бу укытучыларның сөйләшүе! Каның катарлык итеп сөйләшәләр бит! Һәм, гомумән, нигә «соң» дип әйтми, ә «сың» дип сөйли? Үзәккә үтәрлек булсын дипме?

Кара такта буена барабыз да тезелеп бастык. Әле ике минут элек кенә барыбыз да геройлар идек. Ә хәзер уенга керергә ялынабыз — кертмиләр. Безнең маңгайлар каршында озын бармак уйный:

– Сез сугыш вакытында теләсә нинди тәртипсезлекләр эшләп өйрәнгәнсез. Бөгөн аңа нокта куябыз. Мин сезнең, болай булсагыз, каныгызга тоз салырмын! Сез — булачак педагоглар! Сезгә балалар белән уен оештырырга кирәк булачак. Ә сез тәрәзә янына җыелып карта сугасыз! Сезнең каныгызга тоз салырмын мин! Ә хәзер Хәлимов карталарын күтәреп минем яңга керә…

…Ул көнне төн бик маҗаралы булды. Гыйззәтуллин төненә ике тапкыр кычкырып уянды. Әллә нәрсәләр әйтеп саташты. Зарифуллин саташып көлде. Мин, йокыга китә алмыйча, юка, иске одеялга төренеп, күзләремне йомып яттым. Тәрәзә артында буран сызгыра, өй нигезенә терәлеп үскән тигәнәкме, нәрсә, буран белән селкенеп стенаны кытырдата. Караңгы һәм куркыныч! Йокламаган көе саташам. Имеш, ишек янындагы йомры мич бөтенләй мич түгел икән, аның төсе дә ак түгел, өстендә сары сатин күлмәк икән. Әнә ул мичтән озын бармак үсеп чыга, ул бармак күз арасына таба сузыла, һәм мичтән тавыш чыга:

– Тоз салырмын!

– Тоз салырмын! – ди.

…Шулай газаплы төн узды. Иртәгесен һәркем күргән төшен сөйләде. Гыйззәтуллин төшендә Гитлерны күргән икән. Бик зур тегермән буасы, ди. Шунда тегермән арыгына атланып Гитлер утыра икән. Кулында сигездән үргән камчы, ди. Гыйззәтуллин буа астындагы ниндидер бер чокырдан үрмәли-үрмәли чүмеч белән су ташый икән. Чүмечен шул арыкка бушатуга, Гитлер теге камчы белән чыжылдатып аның аркасына суга һәм:

– Нох айн маль! Нох айн маль! – дип, тагын теге чокырга төртеп төшерә икән…

Зарифуллин кичтән юк кына бер әйбер аркасында Әлтафи белән бәргәләшеп алган иде. Төшенә дә Әлтафи кергән. Имеш, Әлтафиның беләген кемдер пәке белән ярган, ди. Шул ярага немец теле укытучысы бик пөхтәләп, әкренләп кенә вак тоз сибә, ди. Әлтафи күзләрен йомын, тешләрен кысып газаплана, ди…

…Немец теленең алдагы дәресендә өч малай бишле алды. Болар Зарифуллин, Пермяков һәм Гыйззәтуллин иде.

Сары күлмәкле дә безгә ошый башлады. Хәер, кышка таба ул, сары күлмәген салып, свитер киеп йөри иде инде…

Онегин су алырга чират тора

Ялтыравыклы ак чынаяк таш белән тышланган мич. Өске ягында бизәкле ташлар. Җиз капкачлы куышлар. Мичтә, шарт-шорт килеп, ак чыршы яна. Тәрәзәләр зәп-зәңгәр булып каткан, төнге буран, үзенә бер корбан сорагандай, түбәне чытырдата. Элекке заманда бу йорт зур алпавытның дачасы булган. Шәһәрләшкән алпавыт җәйләрен шушы мәһабәт агач йортта, сирень бакчасы эчендә яшәгән. Нибары егерме биш ел элек әле шулай булган. Әлбәттә, алар үзләренең нәзек бармаклы, ак чырайлы курсистка кызлары белән бу йортта гәпләшеп чәй эчкәннәрдер, асраулар подносларга салып аларга ширбәт ташыганнардыр…

Ә бүген бу йортта мич каршында без утырабыз. Мәскәү татары мич яктысында тез башына минем сочинениене куйган да тикшереп утыра. Хата турында сүз озын булмый: «Ничек кирәк иде? – дип кенә сорый да, дөресен әйткәч, төзәтеп куя. – Ә менә дөрес язылган урыннардан баруы бик авыр. Ни өчен болай яздың? Нинди кагыйдәгә нигезләп? Ә ни өчен алай түгел? – Шулай сорый да күзлек өстеннән карап куя. – Так, так, так…»

Шуннан ул торып өстәленә бара. Анда аның төреп куйган тәмәкесе була. Шуны алып килә дә мундштугына киертә, мичтән кыскыч белән күмер ала, тәмәкесенә ут кабыза. Тирән итеп бер суыра да, күзлек өстеннән карап:

– Давай закурим, – ди.

Мин каушап китәм, борын йомшый. Бер сүз дә дәшмим. Ә ул тәмләм бер суыра да болай ди:

– Мин сиңа болай, шаярып кына әйтәм, кызык өчен генә. Син тартма әле аны. Менә актык курскача миндә русча укысаң югалмассың. Сине тормышта зур эшләр көтә. Бервакыт син зур, хөрмәтле кеше булырсың да минем янга, миңа рәхмәт әйтергә килерсең. Шул вакытта син миңа: «Давай закурим», – диярсең. Миңа бик яхшы сортлы папирос тәкъдим итәрсең. Ул вакытта сугыш беткән булыр, мин дә Мәскәүдә булырмын…

– Ә беләсеңме, «мундштук» каян алынган? «Мунд» — немец сүзе, авыз дигән сүз. «Штук» әйбер дигән сүз. Авызга каба торган әйбер. Галстук та шулай бит. Немецча муен яулыгы дигән сүз.

– Ә син татарның классик әдәбиятын беләсеңме? Русча әлегә берни дә укымаганыңны беләм. Ләкин син бик күп нәрсә белерсең. Карл Бишенче: «Испан теле — Алла белән, француз теле — дуслар белән, немец теле — дошман белән, итальян теле хатын-кыз белән сөйләшү өчен уңайлы», – дип әйтә торган булган. Ләкин мәшһүр Ломоносов болай дип өстәгән: «Әгәр дә император җәнаплары рус теле белән дә таныш булса, ул телдә боларның һәркайсы белән дә сөйләшү мөмкинлеген күргән булыр иде». Ә татар телендә роман язучылардан кемнәрне беләсең? Шәриф Камалны гынамы? Башка кешене ишеткәнең юкмы? Башка зур язучылар булмаганмы? «Казакъ кызы» дигән әсәрне ишеткәнең бармы?

Ул мичкә утын өсти. Минем тез башларым җылына, чабатадан парлы юкә исе күтәрелә. Укытучы пиджагын сала, жилеткадан гына кала, ләкин галстугын салмый. Ул шкафыннан кара күн тышлы, алтын хәрефләр белән язылган китап күтәреп килә.

– Менә бу 1898 елгы басма, – ди ул, бик саклык белән генә китапны ачып. – Икенче курста без моны узарбыз. Бу, брат, бөтен китапларга китап. «Евгений Онегин»… Моны яратмаган кеше рус телен белә алмый. Бу әсәр — бөтен рус теленең амбары. Татьяна нинди гүзәл кыз, ә?

Не спится, няня: здесь так душно…

Ул, күзлеген сала-кия, күңелдән укып китте.

– Ничек диләр, Евгений Онегин — артык кеше, дип укыталармы? Юк, алай гына түгел шул. Монда бөтен бер заманның фәлсәфәсе, теле, сулышы. Әгәр син шушы әсәрне ярата алсаң — рус әдәбиятын үзләштерә алырсың… – Һәм ул Онегин турында укып китте.

Тышта буран һаман улый. Сугыш кырында да шундый зәһәр буран булса, анда бу төнне күпме кеше катып үләр…

…Карт укытучы җылы өеннән мине соң гына озатты. Мин киез итек, чабата исе килеп торган тулай торакка кайтып йокларга яттым. Зарифуллин тешен шыгырдата, Гыйззәтуллин, авызын чап-чоп китереп, саташып, нәрсәдер ашый иде.

Минем төшемә төнлә Евгений Онегин керде. Ул кап-кара ялтыравыклы цилиндрдан, ак перчаткалардан һәм бер саплы күзлектән иде. Имеш, иртәнге якта ашханәдә кайнар су алырга аның белән бергә чират торабыз, икебезнең дә кулда немец солдатының котелоклары, Онегинның да аягында чабата.

…Ул кышны, сочинение язган саен, һәрберебез укытучының мич каршында әдәбияттан өстәмә дәрес алып кайттык.

Гренландиядә тәмәке үсә

Бүген безнең класста яңалык: дүрт дәрестән соң, укуны бөтенләй ташлап, Гыйззәтуллин качты.

Барысы да юктан гына булды. Рус теле укытучысы аннан:

– Что было задано на дом? – дип сорады.

Бу бик гади сорау иде, ләкин Гыйззәтуллин коелып төште. Борынын тарта-тарта, ул бер җөмлә эчендә чыккысыз булып буталды.

– Назание да ном… Надано за дом… Занадо за ном…– дип озак газапланды, тирләде…

Укытучы аны такта янына чыгарды да тикшерү өчен бер җемлә яздырды. Гыззәтуллин тактага «Карим опоздал на урок» дип язып куйды. Эш бик җиңел — иянең астына бер сызык, хәбәрнекенә ике сызык сызасы да шуны русча сөйләп кенә бирәсе иде. Гыйззәтуллин, әлбәттә, боларны эшли ала иде, ул ияне дә, хәбәрне дә тапты. Ләкин укыганда «урок» сүзендәге басымны беренче иҗеккә күчереп харап булды.

Укытучы моңа бик зур игътибар бирде. Сүзне башта иҗекләп, аннан бөтене белән әйттерде. Әйбәт чыга. Ләкин шуны җөмләсе белән укыганда басым яңадан беренче иҗеккә күчеп утыра. Менә бәла!

Мәскәү татарының куллары калтырый, тавышы өзгәләнә. Инде без булып безнең дә Гыйззәтуллинны кыйныйсыбыз килә. Укытучы урынында булсак, билләһи, инде өзеп ташлаган булыр идек. Ләкин ул алай итми.

– Шушы сүзне дөрес укымыйча торып алга таба бара алмыйбыз, – ди ул.

Гыйззәтуллин инде күзләрен өметсезлек белән бушлыкка терәгән, булмастаена тәмам ышанган. Аның күзләре җансыз, пыяла…

– Син өметеңне җуйма, Гыйззәтуллин, – ди аңа укытучы, – син барыбер русчаны бик әйбәт беләчәксең. Мин моңа ирешәчәкмен. Минем изге бурычым ул, аңладыңмы?

Кыңгырау чылтырап Гыйззәтуллинны бу тораташ хәленнән коткарды. Ләкин шул көнне үк аның училищедан качуына ачуыбыз килде. Ни өчен ачуыбыз килде? Моны без ул вакытта аңламадык. Күп еллар үткәч кенә бер нәрсә аңлашылды: шул көннән соң без Мәскәү татарын инде ярата башлаганбыз икән… Бәлки, Гыйззәтуллинның училищедан качуына рус теле дәресе төп сәбәп тә булмагандыр?

Кем белә? Бу көн аның өчен, гомумән, уңышсыз булды. Иртән, дәрес башланганчы, ул Әлтафи белән бәргәләшеп алды. Әлтафи егерме сигезенче елгы, аның, әлбәттә, сугыш башланганчы ук мускуллар ныгып калган. Гыйззәтуллин аңа көч җитмәсен сизгәч, бер читкә таю ягын карады һәм укытучы кергәнче гел бер сүзне кабатлады:

– Мөрәлеләр белән тапма да, өләшмә дә…

– Мөрәлеләр белән бәйләнсәң, башың судтан чыкмас…

– Мөрәледә кеше төсле кеше бармыни соң анда…

Икенче дәрес география укыту методикасы дәресе иде, анда да Гыйззәтуллиннан сорадылар. Методика җиңел фән, телгә бай булсаң, анда бирешмәскә була, шулай да сугышып алуның хикмәте булдымы, Гыйззәтуллин беткәнче ялгыш сөйләде: ярымшарлар картасын ул җиде-сигез мәртәбә шарымъярлар картасы дип атады… Аннан зоология… Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, диләр. Зоология дәресендә Баязитовага ярдәм итәр өчен генә бастырылган Гыйззәтуллин бөтенләй кешелектән чыкты. Ул «елга хламидоманадасы» дигән сүзне һич кенә дә ерып чыга алмады. Күпмедер газаплангач, «елга Хәмидулла анасы» дигән бер җөмлә чыкты, ләкин ул Гыйззәтуллинның көлкегә калуына гына сәбәп булды. Аннан ул беткәнче «хаф сава» дип сөйләде. Монысына укытучы да көлми булдыра алмады.

Шулай Гыйззәтуллинның арадан китүе күңелләргә шом салды. Ул бер трагик геройга әйләнде. Ул көнне барыбызның да кәеф начар булды, бары тик соңгы дәрес — география гына күңелле узды.

…Училищеда география фәненә сабыйларча гашыйк ирле-хатынлы географлар бар иде. Алар өчен дөньяда географиядән башка берни дә юк. Шуңа күрә бөтен училище география белән җенләнгән. «Яшь сәяхәтче» түгәрәге дисеңме, «Синоптик» җәмгыяте дисеңме — барысы да бар. Безнең класска географиядән ире керә иде. Ул сөйләгәндә бөтен дөньяңны онытасың: ул сине Африка чүлләрендә эсселәтә, Патогониядән Утлы җир утрауларына алып чыга, Һиндстан джунглиларында адаштыра. Ул сөйләгәндә дәреснең үткәнен сизми дә каласың. Бөтен класска бер генә дәреслек бар. Шуңа күрә теге-бу илнең халкы, экономикасы турындагы мәгълүматларны хәтердән сөйләү бик авыр. Ләкин географ безгә икелене куймый диярлек. Менә ичмасам ул кеше!

Училищеда географны яраталар иде. Моның сәбәбе — географ директорны яратмый дигән хәбәр йөри иде. Ә директор — дөнья явызы! Мамыксыз торна. Синең рухи дөньяң белән бервакытта да кызыксынмас. Имеш, укытучыларның дисциплинасын ныгыту исәбе белән директор «килде-китте» дәфтәре булдырган. Ягъни, училищега килдең — фәлән сәгать, фәлән минут дип килгән вакытыңны күрсәт. Киттең — шулай ук. Географ, имеш, шуңа ачу итеп дәфтәрне болай тутыра икән: «Сәгать 7.45 м. Килдем. 7.48 тәмәке тартырга коридорга чыгып киттем. 7.56 тәмәкене сүндереп учительскаяга кердем…» һ. б. Ләкин Әлтафи моңа әллә ниләр өстәп сөйли. Алай гына язмаган, ди. Беркөнне, имеш, географ бу дәфтәргә үзенең бер җиргә чыгып киткәнен һәм эшен бетереп кергәнен өч минут аерма белән язып куйган, ди. Директор шул көнне дәфтәрне юк иткән, ди.

Сугыш елларының кырыс тормышы географларның семьясын мәктәптән мәктәпкә сөреп йөрткән, боларның бала-чага да, кием-салым да юк, үзләре белән бер-ике бәйләм китаплары гына бар. Алар элеккеге леспромхоз йортының бер бүлмәсен алып торалар иде — без аларга берничә мәртәбә утын илттек. Өйләрендә — шыр ялангачлык. Шкаф өстендә бер глобус, ялангач стенада ярымшарлар картасы. Морҗа агартылмаган, тәрәзәләрдә пәрдә юк, савыт-саба күренми. Иренең яңак сөякләре калкып тора, үзенең авызы көмеш теш. Сугышка кадәр чибәр, шәп егет булгандыр. Аның ашказанының яртысы юк дип сөйлиләр иде. Кайчандыр яхшы булып исәпләнгән пальтосының каракүл якасы инде такырайган, кесә тирәләре беләүләнеп ялтыраган. Аның сул кесәсендә һәрвакыт янчык белән тәмәке һәм кәгазь булыр. Дәрес тәмамлануга, ул бер кулына журнал тота, икенче кулы белән кесәсеннән янчыкны суырып ала да кызу-кызу чыгып китә. Мөмкин булса, ул дәрес вакытында да берне төреп тартыр иде. Бу кешенең тәмәкегә мәхәббәте шулкадәр зур иде — теләсә кайсы илнең экономикасын сөйләгән вакытта һәрвакыт «ул илдә хуш исле тәмәке үстерелә» дип әйтмичә булдыра алмый иде. Көмеш тешләре бик күп булганлыктанмы, «с», «ш» авазларын ул «ч» авазына әйләндереп сөйли һәм хуш исле тәмәке урынына «хуч ичле тәмәке» килеп чыга иде. Тәмәкене телгә алганда, бу кеше автомат рәвештә кесәсенә кулын тыга, кайвакытта янчыгын да сөйрәп чыгара. Янчыгына ниндидер кызганулы караш ташлый, аны кире тыкканда авызына су җыелып тагы да сакаулана, кайвакытта бөтенләй ялгыш сөйләп куя. Без аның бу гадәтләрен инде өйрәнеп беткән идек…

– Уҗган дәречтә беҗ Гренландия турында укыдык, – дип сүз башлады ул, янчыклы кесәсенә кулын тыккан килеш. – Кем җавап бирергә тели?

Тагын шул ук исемлектән бармак белән кеше эзләү, тагын газаплар… Класс өстенә төшкән авырлыкны бу дәрестә Әлтафи күтәрде. Дөресрәге, укытучының бармагы аның фамилиясенә тукталды. Әлтафи, дык-дык басып (ул зур-зур эш ботинкалары киеп йөри иде), кыю рәвештә карта янына барып басты, күрсәткеч таягын алып аны Канадага төртте дә сөйли үк башлады.

– Гренландия бик зур җир кисәге, – дип алып китте ул, – андый зур җир кисәге бик сирәк очрый. Анда бик суык, анда аюлар, жирафлар, кыр кәҗәләре һәм моржлар яши…

– Чин нәрчә, – дип бүлдерде аны укытучы, – әллә күҗең чыкканмы? Гренландиямени ул?

Күрсәткеч таягы белән Атлантик океанда шактый йөзгәч, Әлтафи Гренландияне тапты.

– Гренландиянең каҗылма байлыкларын әйт, – диде укытучы, янчыклы кесәдә кулын уйнатып.

Әлтафи өчен бу — ике тиен бер акча.

— Гренландия казылма байлыкларга бик бай. Ул яктан Гренландия бик зур әһәмияткә ия булып тора. Казылма байлыклар анда җирнең астында да, өстендә дә бик күп…

Әлтафиның озын сүзен тыңларга сабырлыгы җитмәгән географ аны тагын бүлдерде:

– Мәчәләгә конкретрак кил, Хәлимов!

Гренландиядән чыгып тагын адашмасын өчен, күрсәткеч таягын Әлтафи картага бик нык терәп тоткан иде һәм ул мәсьәләгә конкрет килде.

– Гренландия казылма байлыклардан түбәндәге байлыкларга бай: тимер, күмер, корыч, чуен, бакыр, көмеш, алтын, җиз, торф…

– Тагын, – диде географ, яңагына тотынып. Аның теше сызлый иде бугай.

– Тагын… тагын… алтын, җиз, торф… Тагын… Гренландиядә хуш исле тәмәке үстерелә…

Шул сүз генә чыккан иде, географ каешланган янчыкны сул кесәсеннән өстерәп тә чыгарды… Без көлешеп җибәрдек. Географ, алданганын сизеп, авыз суларын җыя-җыя, янчыкны кире тыкты һәм журнал янына килде. Аның бу вакытта йөзе бик нык чытылган иде.

– Утыр, Хәлимов, – диде ул еламсырган тавыш белән, – бер дә ачтраумно булмады бу. Икеле чиңа…

Гыйзатуллинны югалту кайгысы география дәресеннән соң онытылып китте. Бөтен класс Гренландиядә «хуш исле тәмәке» үстергән Әлтафины мыскыл итте.

Дунай елгасында Ярославна елый…

Тышта чатнама суык.

Ноябрьнең рәхимсез кырыс җилләре үзәккә үтеп исә. Юл каткагында чабаталарны чыдатыр хәл юк. Училищеның озын коридорында җылы. Иртән дәрескә кадәр, тәрәзә янына җыелып, тәүлек эчендә Җир шарында булган хәбәрләрне эшкәртәбез. Сугыш, имеш, яңа елга бетәчәк, ди. Сугыш беткәч, безне дә моннан, урман буеннан, Ташлытауга кайтарачаклар, ди. Зарифуллинның әнисе хезмәт көненә пот ярым борчак алган. Әлтафилар авылында бер хатынның сугышта югалган ире төнлә белән кайтып кергән, хатынына мунча ягарга кушкан. Ире мунча ләүкәсенә менеп утыргач, теге хатын күз салса — тегенең маңгаенда сыңар зур күз икән. Хатын, авызына килгән беренче сүз — бисмилласын әйтеп, ялантән мунчадан чыгып йөгергән. Теге бер күзле нәрсә:

– Ну бәхетең бар икән, тураклап кисмәккә тутырадыр идем, – дип гырылдап калган, ди…

Шундый салкын көннәрнең берсендә училищеда укулар булмады. Рус теле укытучысының хатыны үлгән дип хәбәр иттеләр. Ул инде шимбә көн үк үлгән икән, без моны дүшәмбедә генә, авылларыбыздан җыелган көнне генә белдек.

…Нина Яковлевна кечкенә генә гәүдәле бер хатын инде. Сары коңгырт төлке якалы пальтосына борынын яшереп бер кочак дәфтәр күтәреп иртән училищега йөгереп килә иде. Ире белән һәрвакыт бер-беренә «сез» дип дәшәләр иде. Моңа барыбыздан да бигрәк Әлтафи гаҗәпләнә иде. Без бер генә мәртәбә дә аның, ире янына килеп, дөнья хәле турында сөйләшкәнен ишетмәдек. Әйтерсең ул ире белән түгел, бары тик укыту бүлеге мөдире белән генә сөйләшә иде.

– Сез миңа икенче курсларны дәрестән соң ун минутка алып калырга рөхсәт итә алмассызмы, Хәлил Фәтхиевич?

– Сезгә мөрәҗәгать итәргә мөмкинме, Хәлил Фәтхиевич?

Училищеда алар әнә шулай сөйләшәләр иде.

…Менә без үз гомеребездә беренче мәртәбә кеше күмүдә катнашабыз. Лестничествоның үзендә зират юк, гадәт буенча, христианнарны күрше рус авылына илтеп күмәсе икән. Салкын җилгә каршы гроб бара. Гробны укытучылар күтәргән. Шуларның берсе — Хәлил абый. Ул шул ук ялтыравыклы ботинкадан, тик аның өстеннән галошлар гына киеп куйган, каракүл якалы пальтодан, өлгеләп тегелгән, түбәсе төймәле соры кепкадан. Башын түбән игән, берсүзсез атлый да атлый…

Зираттан да ул шулай дәшмичә түбән карап кайтты. Аларның балалары юк идеме, әллә таралып беткәннәрме — карт ялгыз калды. Тулай торакка кайткач, картның язмышы турында малайлар арасында бәхәс купты. Зарифуллин иртәгә дә, берсекөнгә дә рус әдәбияты дәресе булмас дигән фикерне куәтләде. Алдагы дәрескә «Игорь полкы турындагы сүз»дән «Плач Ярославны» дигән бүлекне ятлап килергә кушылган иде. Болай булгач, синең Ярославнаң кайгысы калдымыни кешедә? Әлтафи, рус теле укытучысына хәсрәтен оныту өчен бик каты аракы эчәргә кирәк, дип фәлсәфә сатты. Имеш, шунсыз кеше булып булмый икән.

Нәкъ шул көнне училищега Гыйззәтуллин әйләнеп кайтты. Ул бик ябыккан, күзләре шешенгән, муеннарын йон баскан, битендә кан заты калмаган. Капчыгы да буп-буш. Өзек-төтек аңлатуына караганда, ул әнисе янына кайтырга шүрләгән дә Пошалым башы дигән авылда үзләренең чыбык очы кешеләрендә бер атна яшәгән. Ләкин ашау ягы бик такы-токы булганлыктан, анда озак яту мөмкин булмаган. Пошалым башыннан арткач, Гыйззәтуллин, сугышка китәргә уйлап, военкоматка качкан икән. Кичтән килеп, военкоматтагы мич ягучы карт янында идәндә кунган. Дежурный офицер моңа игътибар бирмәгән. Ләкин иртәгесен военком килер алдыннан тәртипне тикшереп йөргәндә бу малай тагын күзенә чалынгач, документларын сораган. Ни документ, ни акча, ни бер бөртек ризык… Алар арасында мондый сөйләшү булып алган:

– Сугышка барасым килә, – дигән Гыйззәтуллин.

– Ничә яшьтә?

– Уналтынчы китте.

– Кайсы авылдан?

– Училищедан. Педтан.

– Укыйсың килмимени?

Рус теле дәресенә чыдап булмый дип, Гыйззәтуллин, әлбәттә, әйтә алмаган. Әлтафидан ишеткән шәп бер җөмләне русча ярган да салган:

– Ватан куркыныч астында.

Офицер көлгән дә болай дигән:

– Юк, брат, Ватан куркыныч астында түгел инде безнең. Без хәзер фашистларны куа киттек. Хәзер фашистлар куркыныч астында, – дип, моны борып җибәргән. – Ә син, – дигән, – укы, белем ал. Киләчәк тормышта белем бик кирәк булачак, – дигән.

Малайның чыраена текәлеп карап торган да, туктале, дип, ашханәгә бер талон биргән. Гыйззәтуллинның инде кичә иртәдән бирле бер бөртек ризык капканы юк икән, район ашханәсәенә барып бер савыт аш ашаган. Көндезге ашка кадәр әле ике сәгать вакыт бар иде… «Тамак ачканда файдасы бик зур», – дип, Әлтафи аңа тәмәке суырттырды. Гыйззәтуллин бер-ике суырып тончыкты да, мич буена барып, үрсәләнеп коса башлады. Аннан, иреннәре күгәргән хәлдә, матрасы алынган такта караватына килеп ауды.

Без юраганнар иртәгесен үк күккә очтылар. Кыңгырау чылтырауга, класс ишегеннән күзлек пыялалары күренде. Без, инде рус әдәбияты дәресе барыбер булмый дип, бүрекләр кигән килеш, Гыйззәтуллиннан бер атна эчендә ниләр күргәнен сөйләтә идек. Тәрәхә пыялалары зыңгылдап куйды:

– Шапки снять!

Бер секунд эчендә дөнья үз урынына урнашты. Әйтерсең лә рус теле укытучысының хатыны үлмәгән, әйтерсең лә класска Гыйззәтуллин әйләнеп кайтмаган…

– Мин башта сезгә үзем укып күрсәтәм, ребятки, – диде укытучы, – аннан сезнең ничек ятлаганыгызны тыңлармын.

Укытучы күзлек аша классның артына карый. Китап тоткан кулы бераз гына дерелди. Тавышы көчле, тигез. Менә ул сугыш хәбәрләрен бирүчу Мәскәү дикторының тавышы белән укып китте…

«На Дунае слышится голос Ярославны: одинокой кукушкой рано утром кукует… Полечу кукушкою по Дунаю, омочу бобровый рукав в реке Каяле, утру князю кровавые его раны на могучем его теле!»

Күңелләр тагын еракларга китте. Ноябрь салкыны да, бер күзле җеннәр дә, гроблар да онытылды. Күз алдында тик бер генә нәрсә калды: дулкыннарын бәреп утырган Дунай елгасына кояшның иртәнге нурлары баткан. Яр буенда йөзем куаклары. Әнә кап–кара шәльяулыгы өстеннән кыйммәтле мех бүреген кигән хатын — Ярославна күзләрен еракка текәгән дә иренең исән-сау кайтуын теләп аллаларга дәшә…

Борынын тарта-тарта, Зарифуллин сөйли: «О ветер, ветрило! Зачем ты так сильно веешь, зачем ты мечешь ханские стрелы на своих легких крыльях на воинов моего мужа? Разве мало тебе веять вверху под облаками, лелея корабли на синем море?»

Күзләрен чылт-чылт йомып, түшәмгә карый-карый, Әлтафи сөйли: «Светлое и пресветлое солнце! Всем ты тепло и пригоже. Зачем, господин мой, простер горячие свои лучи на воинов лады, в поле безводном жаждою согнул им луки, тоскою замкнул колчаны?»

Бу дәрес ничектер безгә инде газап түгел, ә күңелле, рәхәт бер эшкә әйләнеп бара. Зәңгәрсу күмер исе таралган класс бүлмәсендә Мәскәү татарының көчле бәрхет тавышы яңгырап-яңгырап китә, бөтен күзләр аңа текәлгән, ә ул классны гипнозлый бара…

Яшәсен реализм!

Унбиш көнлек ипи карточкасын онлата алсаң — өч кило дүрт йөз грамм он килә.

Кышкы каникулга Әлтафи киндер капчыгының төбенә кадерләп кенә шул онны салып кайтты.

Урман почмагыннан чыгуга бераз түбәндәрәк Әлтафиның авылы күренә. Айга якын инде кайтылмаган иде — авыл үзгәргән. Авыл кар диңгезе эчендә калган, анда-санда күккә туп-туры төтен күтәрелә. Кайдадыр ыңгырашып капка ачылганы, чана шыгырдаганы ишетелә. Кырда эт тә юк. Хәер, куян эзе, бүре эзе аркылы да торкылы кар өстен чуарлаган. Әлтафи хәзер бүредән курыкмый. Бердән алып тугызга кадәр бүре күргәне бар аның. Баштарак курыкты. Ләкин хәзер Әлтафи тәҗрибәле. Кесәсендә калайдан ясалган сыбызгы һәм бер кап шырпы. Сыбызгы тавышы ерткычларны әсәртә. Ә инде ике-өч маякны йолкып алып, юлдан салам җыеп ут та ягып җибәрсәң — бүре халкы ут яктысыннан куркып элдертә генә. Соңгы елларда бүреләр арткач, алар турында әллә ниткән әкиятләр туды. Имеш, фәлән авылдан бер егетнең, кичкә кырын күрше авылдан кайтканда, каршына җиде бүре чыгып утырган. Егет читкә кереп әйләнеп узмакчы була — бүреләрнең берсе каршына төшеп утыра икән. Шулай җәфалангач, егет бер салам эскертенә барып өстенә менгән. Бүреләр дә эскерт әйләнәсенә тезелешеп утырганнар. Егет эскертнең бер башына ут төрткән. Ләкин бүреләр тыныч кына читкәрәк китеп утырганнар һәм эскертнең янып беткәнен көтә башлаганнар. Иртәгесен кар басуында эскертнең каралып чокырайган урынында ике күн итек тапканнар: эчләрендә адәм аягы, ди. Чолгаулар арасыннан бер язу чыккан. «Мин, – дип язган, ди, – фәлән авылның фәлән, каршыма җиде бүре чыкты, эскертнең янып беткәнен генә көтәләр, бәхил булыгыз. Гөлниса, бәгырем, елама, үзеңә тиңнәреңне табарсың», – дип язган, ди. Имеш, күрше авылда төн уртасына кадәр басу түреннән бер адәмнең «агайла-а-а-р, коткарыгы-ы-з» дип кычкырганы ишетелгән, ди.

Авыл фәкыйрь генә сулый. Кемнәрдер кое сиртмәсен чыгырдатып су алып яталар. Ачлык вакытында шул су дигән нәрсәне, су китерүне Әлтафи, гомумән, сөйми. Ни чуртыма ул суык су? Ашказаның пух итеп тормагач, кое суы, чишмә суы нигә? Ә халык су ташый. Сугышка кадәр суны һәр өйгә күпме ташысалар, әле дә шулай ташыйлар. Ә коеларда су кимеми. Ә чишмәләр һаман шулай берни дә булмагандай агалар.

Өч кило дүрт йөз грамм он күтәргән Әлтафи авыл урамыннан бара. Аларның капка төбе көрәлмәгән. Капка кар тавы астында калган. Ат керәсе булмагач ничек тә ярый шул. Саламнан нигез салып, йортны Әлтафи үзе җылыткан иде көзен. Тәрәзәләр зәңгәрле-аклы булып каткан. Тәрәзә пыялаларында училищедагы географ сөйләгән бөтен флора, фауна бар. Әллә ниткәән гигант абагалар, эвкалиптлар, әллә ниткән ихтиозаврлар, динозаврларның сурәте төшкән.

Бозга катып каралган авыр ишекне ачып, Әлтафи өйгә керде. Әнисе суга барырга җыенып йөри иде. Мич арасыннан Әлтафиның кече энесе килеп чыкты. Төпсез ыштан кигән, яланаякка әтисеннән калган озын кунычлы киез итекләрне киеп куйган, аяклары итекнең төбенә төшеп җитмәгән — атлый алмый. Борын асты юеш — үзе шат. Хәер, Әлтафилар нәселендә тормышның теләсә нинди шартларында да борын салындыручы юк.

Әлтафи ялт итеп капчыкны салды да әнисенә тоттырды.

– Бу малайга хәзер үк боламык пешереп бир, әни, туйганчы бер ашасын, – диде.

Энесе һаман авыз ерып торды.

Әлтафи су алырга үзе китте. Авылда ирләр затыннан бер Әлтафи гына су китерә. Халык көлә. Иптәш малайлар көлә. Очраган берсе:

– Хатынша!

– Яулык бөркәнәсең калган! – дип теш ыржайта.

Әлтафи бу сүзләргә төкерә. Беренчедән, ул укыган кеше. Укыган кешеләр арасында йорт эшен алай катгый бүлешү юк. Икенчедән, Әлтафиның әнисенә ярдәм итәсе килә. Әнисе сугышка кадәр дә рәхәт яшәмәде. Әлтафиның әтисе эчкече иде. Кешеләргә, район оешмаларына, колхоз йортларына морҗа чыгарып йөрде, акчасы мул була иде. Ләкин салды. Үзе юньле кеше иде, салгач гел әйбәтләнә иде. Ләкин салганчы… Иртән вәгъдә бирә: салу начар эш, бер дә капмас идем, фәлән-төгән, ди… Кич җитә. Әти кеше нәрсәгәдер борчыла, быжгый башлый. Балаларга бәйләнә, ишегалдын себерә башлый, дуңгыз абзары ясадыгыз инде, мин булмасам ничек яшәр идегез, дигән була. Быжгый-быжгый да себеркесен ыргытып чыгып китә. Киткәндә:

– Тагын нервамны боздыгыз инде, менә авызыма да аласы түгел идем, – дип әйтә китә. Тиз генә әйләнеп кайта. Кайтса — фәрештә. Балаларны сөя, әниләрен мактый, киләчәккә планнар кора.

– Сез минем нерваларны саклагыз, әнә шуңа күрә генә салгалыйм мин, – дигән була.

Бичара… Әйбәт кеше иде, менә кайчаннан бирле инде хәбәре юк. Исәнме? Контуженмы? Әсирлеккә төшкәнме? Беркем белми.

Мич ягылды, Әлтафиның тагын бер энесе белән сеңлесе мәктәптән кайтып керде, мич каршында арыш оныннан каты күмәч пешерелде, тәрәзә бозлары эреде…

Әлтафи (булачак укытучы!) энесе белән сеңлесенең дәфтәрләрен тикшерде. Сораулар бирде. Энесе — алтынчы класс укучысы — ике тәрәхә арасындагы герле сәгать астына расписаниесен элгән, аның астына көндәлек режим. Режим болай куша: иртәнге 6 да йокыдан торырга. 6 сәгать 30 минутка кадәр шәхси гигиена — гимнастика диелгән. 6 сәгать 30 минуттан 7 сәгатькә кадәр иртәнге аш. Аннан ярты сәгать өй җыештыру, мәктәпкә әзерләнү. Сәгать 8 дә дәрес башлана. Режимның соңгы яртысы бераз сәеррәк: сәгать 2 дә — көндезге аш. 2 дән 4 кә кадәр — уен. Тимераякта, чаңгыда шуу. 4 тән 7 гә кадәр дәрес хәзерләү. 7 дә — кичке аш. 8 дән 9 га кадәр әниеңә булышу. 9 дан соң 15 минут кичке прогулка һәм башкалар, һәм башкалар. Укытучы бу кәгазьнең почмагына үз имзасын куйган. Янәсе, шулай дөрес, шулай кирәк.

Әлтафи бу режимның никадәр үтәлгәнен бик яхшы белә. Крестьян баласы синең расланган кәгазеңнән башка да йокыдан сикереп тора. Һәм 6 да түгел, 5 тә. Аның шәхси гигиенасына да ярты сәгать китми — киез итек элеп бозлы баскычтан төшеп лапас кырына барып йомышлап киләсе дә почмак яктагы комганнан битенә ике уч су тиерәсе. Иртәнге гимнастика, имеш. Ишегеңне буран күмеп киткән булса — мә сиңа гимнастика… Ә сыерга башак бирү? Ә утын кертү? Ә баскычны себерү? Су алып кайту? Гимнастика, имеш. Раз-двалап ятасы, янәсе. Янәсе, иртүк торуга тәнеңне юеш сөлге белән сөрт. Ә төне буе салкын өйдә куырылып ятып тез буыннарың сызласа? Ә буран төне буе тәрәзә карындыгына өреп, аны зыңгылдатып чыкса? Ишек янындагы сулар боз булып катса? Юеш сөлге белән, имеш, ачуым килмәгәе…

Аннан ашау. Иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш. Өч тапкыр ашарга әндри казнасы бармыни монда? Көндез аш буламыни, наданнар! Көндез — урталай ярып пешерелгән бәрәңге дә чәй. Аш булса кич була. Бәрәңгене ваграк турыйсың, тагы да куерак булсын өчен угычтан да бераз уздырасың. Менә сиңа кичке аш.

Юк, Әлтафи — реализм тарафдары. Әйтсеннәр аңа турыдын-туры: авыр, Хәлимов, дисеннәр, но чыдарга кирәк. Режим кәгазен сәгать астына ябыштырып аның сеңелләрен, энеләрен тилмертмәсеннәр. Режимны дөнья үзе салды инде аны. Хәлимовларга режим кырык беренче елның июнендә салынды. Ул режим мәктәп балаларына гына түгел, әнә теге зур киез итекләрнең төбенә тәпиен җиткерә алмыйча төпсез ыштаннан бөтен булганын күрсәтеп йөрүче ташбаш малайга да кагыла. Әтиләре сугышка чыгып киткәндә, тугызынчы июльдә, саубуллашкан чакта әйтте:

– Улым, Әлтафи, – диде, – сезнең төп бурычыгыз — бер-берегезне карашып, терәк булып яшәү. Авыр булыр. Түзегез. Тешегезне кысып түзегез. Но кайтсак — икенче төрле итеп яшәрбез. Әниегезгә ярдәм итегез, сүзен тыңлагыз. Әниегез сүзе — минем сүз, минем сүз — хөкүмәт сүзе.

Менә ичмасам аңлашылырлык итеп әйтте. Менә бу чынбарлык иде. Әлтафи бу сүзләрне шәхси кешенең сүзләре генә итеп түгел, чыннан да, хөкүмәт сүзе итеп күңеленә беркетте. Шуның өстенә хөкүмәт тә эшнең авыр икәнен яшермәде: безнең алдыбызга, диде Сталин, шундый мәсьәлә килеп басты: яшәргәме, яшәмәскәме. Хөкүмәт ышаныч белдерде: безнең эшебез, диде, хак эш; дошман тар-мар ителер; җиңү безнең якта булыр. Бу сүзләр барысы да Әлтафиның яшь миенә тирән сызык булып сызылдылар. Шуңа күрә ул бервакытта да борынын салындырмады. Авыр икән, авыр. Ә инде иртән торуга юеш сөлге белән тәнеңне сөртүгә калса, гафу итәсез. Әнә Әлтафиның кечкенә энесе, теге олы итекләрнең төбенә аягы җитми торган малай, берәүдән дә сорап тормый. Аның үз режимы режим: һәр Ходай бирмеш төнне киезен чылаткан була. Менә сиңа юеш сөлге!

Әлтафи энесенең, сеңлесенең китап-дәфтәрләрен актарганда әнә шуларны уйлап утырды. Әйбер төргән саргылт кәгазьдән блокнот кебек итеп эшләнгән бер дәфтәрне кулына алды. «Алтынчы класс укучысы Хәлимов Җәүдәтнең шефлык көндәлеге». Дәфтәрнең беренче битендә: шефка алган атның исеме — «Осоавиахим». Атның яше — җидедә. Төсе — кола. Ат абзарында урыны — унбишенче кумныт. Хәрби хезмәткә яраклымы — РККА. Ничә аягы дагалы — ике. Тешләре — таза…

Әлтафины бу документ та чыгырыннан чыгарды. Әлтафи бу атны белә. (Аны Заһри тае дип кенә йөртәләр. Утызынчы елда колхозга берләшкәндә Заһриның үз кулы белән җитәкләп алып килеп тапшырган биясеннән туган ул.) Осоавиахим, имеш. Моны инде, мөгаен, мәктәптә кушканнардыр. Дөрес, атның яше җидедә. Дөрес, аның төсе кола, алгы аяклары дагалы. Әмма Осоавиахимга синең Җәүдәтеңнең сары кәгазьле дәфтәре түгел, ә арыш онына болгаткан башак кирәк. Көненә ярты гына чиләк солы кирәк. Бер генә кочак клевер яки солылы вика кирәк. Әнә шулар булса, ул кола ат, мин сиңайтим, бөтенләй исемсез дә менә дигән итеп яшәсе. Колхозда аннан да тырыш, аннан да әйбәт холыклы ат юк. Әлтафи күрде аны бүген ат абзарлары яныннан кайтканда: янбаш сөякләре чыккан, кабыргалары санарлык, эче тартылган (нәкъ географ кебек!), йоннары озынайган. Аңа соң шефлык кирәкмени! Ләкин беркарусыз авыр йөкне өстери әле ул, бичара… Бу сугыш кешеләрне генә түгел, бөтен тереклек дөньясын әллә нишләтте. Җиңүчесен санламыйча тегеләй-болай чыгымлаучы атлар бар иде — хәзер андый нәрсә юк. Көтүдән сыер качу, башка авылның уҗым басуына элдертү, күбенү бар иде — хәзер андый сыер юк. Бәрәңге уңмаган, җиләк-җимеш бөтенләй булмаган еллар очрый иде — хәзер бәрәңгене алып бетерер хәл юк, урмандагы җиләкнең исәбе-хисабы юк. Сугышка кадәр аяк йөзеннән үскән печән үзәнлекләрдә хәзер билдән. Табигать үз баласына шулай хәлдән килгәнчә ярдәм итә…

Әлтафи сары кәгазьдән тегелгән дәфтәрне ябып куйды. Юк, ничә әйтсәң дә, Әлтафи укый торган училищеда реализм көчлерәк. Анда, ичмасам, коридорга килеп керүгә бер плакат тора: шәле башыннан төшеп торган бер апа бармагын төртеп синнән сорый: «Фронт өчен син бүген нәрсә эшләдең?» Яхшы билге алу, ди немец теле укытучысы, фронтка ярдәм. Менә бу ичмасам мәсьәләнең конкрет куелышы. Атка кенәгә ачып шефлык итү генә түгел бу. Аннан соң коридорның икенче башында бер шигырь бар. Плакат формасында эшләнгән. Моны шулай ук немец теле укытучысы үз кулы белән язып элде.

Тупла, иптәш, бөтен иҗатыңны,
Бөтен көчең, акыл, сәләтен,
Якынайту өчен кан эчүче
Фашизмның үлем сәгатен.

Менә шул ике плакат училищеның ишеген ачып килеп керүгә бөтенләй икенче атмосфера тудыра. Әлтафи — әнә шул конкрет, кырыс атмосфера кешесе. Ул — реаль дөнья кешесе.

Училище студенты Хәлимов үзеннән кече туганнарының да шундый булып үсүләрен тели. Ә «Осоавиахим» ул класста кушылган матур исем генә…

Император Веспасиан чәй эчә

Тулай торакның үз тормышы, үз тәртипләре, үзенең эчке дөньясы бар. Монда комедия, драма жанрлары чиратлашып килә.

Кич. Морҗа инде суынган. Дәресләрне хәзерлисе бар. Ятып кына йоклыйсы иде — тыелган. Сәгать унберсез ятарга рөхсәт ителми. Укытучылар тикшереп йөриләр. Зарифуллинның ризасызланып дулый торган гадәте бар. Ул җиңел холыклы. Фатирда торганнарны кем тикшереп йөри? Үз өендә торып укыганнарны кем тикшерә? «Әгәр мин дәресемне яхшы беләм икән, минем ничәдә ятып йоклавымда кемнең ни эше бар?» – дип дулаган була ул. Ләкин Әлтафи немец теле укытучысының бер мәкале белән аның авызын каплый:

– Чебен дулап тәрәзә вата алмый.

Шуннан китә маҗаралар. Караңгырак почмактагылар, тикшерүче укытучы чыгып китүгә, чишенмичә генә урыннарына тәгәриләр. Мәсәлән, Әркәшә гел шулай. Аның эш рәхәт: иртән ашханәгә кайнар чәй алырга йөгергәндә аның кеше шикелле ашык-пошык киенеп ятасы булмый. Ул беренче булып барып җитә.

Бүген маҗаралар дәрестән соң ук башланды. Төшке аштан соң утыннар ярып, мичләргә ягып томалауга ашханә залына җыйдылар. Колхозларга бер бригада язучылар чыккан да, шуларның берсен училищега чакырганнар. Муенына калын мамык шарф чорнаган, кыршылган язгы пальтолы, аксыл чәчле бер абзый язучы икән. Әлбәттә, тере язучыны барыбызның да беренчә күрүе иде. Үзенең әсәреннән өзек укырга керешкәнче, язучы башта кереш сүз сөйләде. Шаккатып тыңладык.

– Иптәшләр, – дип башлады ул, – хөрмәтле дуслар, укытучылар, студентлар һәм залда утыручы башка хезмәткәрләр, рөхсәт итегез, сезгә, хөрмәтле дусларга, укытучыларга, студентларга һәм бу залда утыручы башка хезмәткәрләргә, бездән, республиканың язучыларыннан, шагыйрьләреннән, драматургларыннан һәм барлык каләм әһелләреннән, безнең кайнар сәламебезне, ихтирамыбызны һәм сезгә, яшьләргә, яшь буынга, киләчәкне төзүчеләр буынына булган ышанычыбызны, өметебезне һәм сезнең, училище студентларының, иң ихтирамлы хезмәт юлын сайлап алган яшьләрнең, үзләрен киләчәк буынга тәрбия бирүгә багышлаган егетләрнең, кызларның һәм…

– Бу нинди … адәм соң бу?.. – дип, Әлтафи безгә таба борылып яман сүз әйтте.

Ләкин укытучылардан берсе безнең якка борылып карады да ризасызлык белдерде. Тыңламый хәлебез юк иде. Мамык шарф тагын бер җөмләдән чыга алмый газап чигә иде.

– Быелгы елда, кайсыдыр ки Кызыл Армия гитлерчы бандаларны, вәхшиләрне, кешелек дөньясының дошманнарын үз ояларында кыйнау, тар-мар итү, бетерү өчен хәлиткеч ударлар, әһәмиятле һөҗүмнәр алып барган бер елда, сездән, хөрмәтле дуслар, иптәшләр, укытучылар, студентлар, егетләр, кызлар һәм…

Ни хикмәт, шушы урында язучы икенче тапкырын инде төртелә. Әлтафи тешен кысып сүгенә:

– Егетләр, кызлардан соң өченче тиңдәш кисәкне таба алмый бу… – дип, теге яман сүзен әйтә.

Ләкин Ватан сугышы темасына багышланган бер хикәясен укыганда язучы үзгәрде дә китте. Без гаҗәпкә калдык: сөйли белмәсә дә, язганы искиткеч икән. Моны ахырдан безгә шул ук Әлтафи аңлатып бирде: бик шәп сөйли торган кеше яза башласа, ике авыз сүзне бергә бәйли алмаска мөмкин һәм бик матур яза алучы кара-каршы торып кеше белән сөйләшә белмәскә мөмкин икән. Язучы безнең каршыда Ватан сугышының бөтен кайгы-хәсрәтен, җиңү шатлыгын, сагыну хисләрен бергә туплаган зур бер шәхескә, кешелек кайгысы белән генә яшәүче акыл иясенә әйләнде дә куйды. Язу — бер, сөйләү икенче нәрсә икән… Хикәя тыңлаганда без бер-беребезнең йөрәкләре типкәнне ишетеп тордык, ахрысы. Күбебезнең күзләр дымлы иде. Ахырдан уч төбе авыртканчы кул чаптык. Язучы үзен шулай җылы каршылаган өчен безгә рәхмәт әйтергә тотынган иде, тагын теге тиңдәш кисәкләргә батты да калды…

…Язучы белән очрашуның кичке якта бер файдасы булды. Татар теле дәресеннән өйгә эш итеп «тиңдәш кисәкләр» бирелгән иде. Кабатлап торуның кирәге калмады. Кичен ут алындыруга, төрле уеннар, бәхәсләр, кызык сөйләүләр китте. Без, малайлар, егерме өченче февраль көненә училище сәхнәсендә «Төнге сигнал» дигән пьеса куярга җыена идек. Анда дошман кулында калган бер авылга безнең разведчик барып керә дә төн уртасында өй эченнән отрядына сигнал бирә: морҗадан ут көлтәсе чыга. Шуны эффектлырак итеп эшләү өчен безнең инде бер атнадан бирле бәхәс, көрәш бара иде. Бүген Әлтафи методын сынамакчы булдык. Морҗаның коесы туры икән. Ягъни, юшкәсен ачкач, мичкә башыңны тыксаң, күк йөзе күренә. Караңгы төшүгә шул сигналны биреп карарга булдык, Әлтафи шул максат өчен авылыннан чирек литр керосин алып килгән икән. План буенча болай: Гыйззәтуллин бер кәгазьгә ут төртә дә мичкә тыгып тотып тора. Әлтафи шешәдән авыз тутырып керосин ала да мичкә бөркә. Ут көлтә булып морҗадан тышка чыга. Моның караңгы төндә Әлтафиның туган авылы Мөрәлегә хәтле күренүе мөмкин икән. Без тышка ыргылдык. Караңгы салкын кичтә морҗа башына карап озак тордык, ут күренмәде. Аяклар туңа башлагач, керергә дип тора идек, кинәт кенә ишек ачылды да, бөке шикелле атылып, Гыйззәтуллин чыкты. Чыкты да шунда ук, тәгәрәп, уң кулын карга батырды. Без ниндидер хәвеф булганын сизенеп эчкә ыргылдык. Мич янында Әлтафи уынып тора иде. Керосин дигән бензин булып чыккан Әлтафиның! Бу сугыш вакытында чын керосин калдымыни соң, ачуым килмәгәе! Бензин Әлтафиның авызына капкан, кашларын, керфекләрен яндырган. Күзләрен йомган Әлтафи, без кергәч, хәрәкәтсез калды. Кашсыз, керфексез кеше бер дә матур булмый икән: нәкъ император Веспасиан бюсты булган да куйган Хәлимов! Гыйззәтуллин да кулына өрә-өрә тыштан керде. Егетләр чыдадылар, берәр сәгать бу турыда бәхәсләшкәч, бүлмәдә гадәти тормыш башланды.

…Мин, үземнең сабырсызлыгымны яхшы белгәнгә күрә, көндез үк иртәгәге көннең ипиен Зарифуллинга биргән идем.

– Сандыгыңа биклә дә әллә нәрсәләр әйтеп ялынып сорасам да, иртәгә көндезсез бирмә, – дидем.

Зарифуллин риза булды. Ачкыч аның чалбар каешына гына бәйләнгән.

Кышкы кичне тамак бигрәк тә усал итеп ача. Җәен алай түгел. Кышкы кичтә тамак ачу — газап. Шахмат уйныйбыз. Колак янында гына Әркәшә — мин уйнаганны карап тора. Лыч-лыч ипи чәйни, дуңгыз. Бүген ике көнлекне берьюлы биргәннәр иде. Ипи исе минем борынга килеп керә, тамак төбен җыера, күзгә яшь китерә. Җылы, дымлы, кәрәзле ис бу. Тәмле ис бу. Мин күрә торып атны ычкындырам. Бераздан бер пешканы.

– Синең белән уйнадың ни, уйнамадың ни, – дип, Зарифуллин теш ыржайта. – Мә, ферзене биреп уйныйм.

Минем борын төбендә теге ис.

– Ач сандыгыңны, бир ипине, – дип пышылдыйм мин Зарифуллинга. Зарифуллин шаркылдап көлә.

– Һа, ачмый торсын әле. Син мине әллә гел сандык ачып, сандык ябып йөрергә кладовщик дип белдеңме?

– Бир, дим ипине, мин уйнап бетерә алмыйм.

– Ә үзең нәрсә дидең?

– Нәрсә дидем соң? – Мин инде нәрсә әйткәнемне хәтерләрлек дәрәҗәдә түгел идем.

– Нәрсә дидем, нәрсә дидем. Синең ход, давай…

– Юк, уйный алмыйм. Бир ипине.

– Бирмим и вчу. Күпме ялынсам да бирмәссең, дип, үзең кисәтеп куйдың.

Мин ялынуга күчтем.

– Бир, үтерәсең. Күрә торып кеше үтерәсең бит!

Уен тукталды. Бәхәс кызды. Зарифуллин чигенә башлады. Бәхәс инде шахмат тактасы яныннан сандык тирәсенә күчкән иде. Инде Зарифуллинның кулында сандык ачкычы. Шулай да ул әле карыша.

– Иртәгә ачка үләсең киләмени синең? Ә?

– Бир, дим…

Зарифуллин ачу белән сандыгына ябыша. Ипине алып атып бәрмәкче була, ләкин ризыкка хөрмәт миңа карата булган нәфрәтне җиңә.

– Синең кеше түгел икәнне күптән белә идем, – дип, мине сүгә. – Синең белән тапма да, өләшмә дә…

Шулай да без партияне дәвам итәбез. Зарифуллин ачуы килгәнлектән начар уйный, һәм мин аны отам. Алда кружка белән су, кулда ипи кисәге. Без тагын бер партия уйныйбыз.

Сәгать унбер икән. Йоклар вакыт җиткән. Әркәшә чишенмәгән көе генә тәгәрәгән. Димәк, иртә белән беренчеләрдән булып чәй алып кайтасы. Шунда минем башка бер план килә. Иртәнге якта да тышта шушындый ук караңгы була бит! Шундый ук буран. Сәгать берәүдә дә юк. Радио юк. Иртән торып чәйгә йөгергәндә ут та кабызылмый. Шулай булгач… Ә нигә бер әкәмәт ясамаска? Зарифуллин планны тиз аңлады һәм шул минутта ук сценариен да төзеп ташладык. Утны сүндереп яттык. Шуннан калганы нәкъ план буенча барды…

– Егетләр, сәгать алты!

Шау итеп урыннарыбыздан торабыз, мич янында өелгән киез итекләр, чабаталар тирәсендә котчыккыч ыгы-зыгы ясап алабыз.

– Миңа да ал чират!

– Минем котелокны да алып бар! – дип кычкырынабыз.

– Егетләр, соңга калганбыз!

Әркәшә пружинадан ычкынгандай сикереп тора да мендәр астыннан бүреген суырып ала, карават астыннан котелогын эләктерә дә чыгып китә. Тәрәзәдән без карап калабыз: болыт арасыннан төшкән ай яктысында буранга каршы йомылып, Әркәшә йөгерә. Салкын буранда аның җыйнак гәүдәсе алга яткан, бүрек колакчыннары самолёт канатыдай җәелгән, әйтерсең аны инде дөньядагы иң көчле тормозлар да туктатырлык түгел.

Без ашыгыч кына чишенеп йокыга ятабыз. Хәзер — иң кызыгы. Ашханә бездән өч йөз метрлар чамасы. Әркәшә хәзер анда барып җитте. Әлбәттә, бозлы ишеккә аркылы салган тимердә ат башы кадәр йозак күрде. Күңелсезләнде. Аннан шикләнеп кайтырга чыкты, һәм кайтканда барысын да аңлады. Шәфкатьсезләр болар… Үзләре укытучы булырга йөриләр. Чебен иманы юк аларда. Шушы салкында. Кешене мыскыл итәм дигәч тә.

Бүлмә тып-тын. Мич алдында чи усак утыны гына ялтырап тора. Ясалма рәвештә гырлыйбыз. Әркәшә акрын гына чишенә. Мыркылдап сүгенә. Аның иң каты әйтә торган сүгенү сүзе бар: әҗәткана. Шуны мыгырдый. Чыдый алмыйча пырхылдап көлеп җибәрәбез. Бүген көн әйбәт, күңелле узды.

Иртәгесен без Зарифуллин белән леспромхоз конторасына китәбез. Сәгать алтыда анда инде каравылчы мичкә яккан була. Нәкъ алтыда телефон трубкасын рычагыннан алып өстәлгә куябыз. Аннан сызгырган тавыш ишетелә. Әллә кайдагы бураннар арасыннан ысылдый-ысылдый, мең газап белән Мәскәү дикторының тавышы ишетелә. Район элемтә бүлегеннән диктор тавышын бүлдертә-бүлдертә сызгырталар. Сторож карт әйтә, ишетелсен өчен ток өстиләр, ди. Зарифуллин белән без көнаралаш диярлек шулай радио тыңлыйбыз. Сугыш бетсә, хәбәрсез югалган абыйсы һичшиксез табылыр дип ышана Зарифуллин.

Мичтә шартлый-шартлый коры утын яна, сторож карт мич каршында тәмәке суыра. Тыштагы салкын буранда өй түбәләре чытырдап ала. Мәскәүдән җанга якын тавыш ишетелә. «Икенче һәм Өченче Украина фронты гаскәрләре январь аенда дошманның куәтле контрударларын кире кагып, аның элек чолгап алынган эре группировкасын тулысынча юк иттеләр һәм 13 февральдә…» Совинформбюро хәбәрен ишеткәч, кышкы салкын да тиздән бетәр кебек тоела, без Гыйззәтуллин алып кайткан чәйне бергәләп эчәргә тулай торакка китәбез. Кайнар чәйгә «император Веспасиан» да килеп утыра…

Сугыш турында хикәяләр

Складта бәрәңге әрчегән төнне күңелле була. Беренчедән, ул төнне төне буе ашыйсың. Кәбестә, кишер, суган — нәрсә бар, барысын да. Икенчедән, ул төннән соң дәрескә бармаска рөхсәт ителә. Иртән сәгать өчләрдә кайтып йокыга таласың, таласың… «Минем иртәгә дәрескә барасы юк бит әле» дип йокыга яту үзе бер ләззәт. Иртән кычкырышып сикереп торалар, чәйгә йөгерәләр, бераздан бүлмәне җыештыралар. Син боларның барысын да сизеп йоклыйсың. Аның саен йокыга тәм керә бара. Менә-менә сине каравытың-ниең белән күтәреп күчерәләр, менә кемдер мыш-мыш килеп синең карават астында идән юа, җәфалана, ә синең эш — йоклау! Рәхәт бу дөнья. Менә сине яңадан үз урыныңа күчерәләр, ашыгып дәрескә чыгып йөгерәләр. Бөтен төкләрең белән сизеп йоклыйсың: менә педагогика укытучысы класска керде, менә берәүне бастырды, теге малай, әлбәттә, газап чигә, ә син киерелеп йоклыйсың… Сиңа бу вакытта берни дә кирәк түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү мәсьәләсе дә, гөберле баканың ашказаны системасы да, сыйфат ясагыч кушымчалар да, хәтта Елизавета патшаның ничә күлмәге булуы мәсьәләсе дә сине кызыксындырмый. Ләкин складта уздырган төннең тагын бер күңелле ягы бар әле: склад мөдире һәм шундагы бөтен складларның төнге каравылчысы Сабир абзый — хикәяче. Искиткеч ипле, җайлы кеше. Педучилищеның каравылчысы да педагогиканы белә торган кеше була икән! Ул төннәр буе утырып сөйләргә ярата.

Сабир абзый мичтән күмер алып тәмәкесен көйрәтә. Тирән сулап куя. Бүреген салып, яртылаш агарган чәчләрен сыйпап ала.

– Миңа ничә яшь дип уйлыйсыз?

Без кишер, кәбестә тутырган авызларыбызны ярым ачып аптырап калабыз. Илле? Алтмыш?

– Юк, – ди Сабир абзый, – миңа нибары кырык сигез. Берегез дә белмәдегез. Ә бу чәч нидән агарган дип уйлыйсыз?

Без тагын җавап бирергә омтылып карыйбыз. Җәфа күрүдән? Кайгы-хәсрәт күп күрелгәннән? Әлтафи мәсьәләне биологик юл белән чишмәкче була. Организмда тиешле витамин җимәгәнлектән, янәсе.

– Юк, – ди Сабир абзый, борыныннан акрын гына төтен өреп. – Беренче тапкыр фашистлар белән очрашканда шулай агардым. Ярты сәгать эчендә. Сезнең кеше асканны күргәнегез бармы? Юк. Күрергә язмасын. Кырык беренче елны Смоленск өлкәсендә беренче тапкыр разведкага бардым. Мин разведкада идем яраланганчы. Үзебезнең старший лейтенант, мин и тагын бер латыш малае. Таза, әллә ничә фашистыңнан кәтлит ясарлык. Ну минем дә куәтле вакыт. Төн уртасында, шуышып кереп, авыл кырыендагы бер ташландык мунчаның очырмасына урнаштык. Задание: авылда нинди часть тора, штаб йорты кайда, таш юлдан нинди техника килә — һәммәсен дә хәтергә алырга. Атарга, тавыш чыгарырга ярамый. Бездән мәгълүмат алып кайту гына сорала. Яктырды. Черек түбә ярыгыннан карап ятабыз. Кая эләккәнбез дип уйлыйсыз? Авыл Советы йорты янына. Авыл читендә ике катлы йорт. Бездән нибары илле-алтмыш метр читтә. Урам тулы мотоцикллар. Иртән хәрәкәт башланды. Тын да алмый ятабыз. Безгә төчкермичә, ютәлләмичә көн уздырасы гына калды. Безнең позиция шәп. Күзәтәбез. Немец малайлары шат күңелле халык булып чыкты — штаб малайлары булды, ахрысы. Урамга чыгып котелоктан су салып юындылар, бер-берсенә су сибештеләр, шау да шу иттеләр, берсе, артист шикелле кыланып, әллә ни әкәмәтләр ясап күрсәтте, җырлады, биеде, и мин сиңайтим, үзләренчә кычкырышалар, ихахайлап көләләр. Белми бит адәм баласы үзләренең уч төбендә кебек күзәтү астында икәнен. Белми. Одним словом, бу егетләр ошады миңа. Нүжәли шушындый шат чырайлы таза егетләр безнең җирдә кеше талап, бала-чага, корт-корыны атып йөриләр, мин әйтәм.

Сабир абзый авыр сулап тын ала. Аның тәмәкесе инде болай гына төтенли, ул аны суырмый да. Күзләрен билгесез бушлыкка тери, күз алмаларында мичнең кызгылт ялкыннары чагылып ала.

– Шуннан нәрсә булды дип уйлыйсыз? Сәгать нәкъ унда ябык машина килеп туктады. Уен-көлке бетте. Урам буйлап фашистлар йөгереште. Шау-шу китереп халык җыйдылар. Картлар да бала-чага. Фашист солдатлары автоматларын таккан килеш стройга тезелделәр. Площадь тынды. Минем нервлар ычкынды бугай — дерелдим икән. Иске мунча селкенә башлады. Старший лейтенант шыпырт кына әйтә: ир кеше бул, Гарипов, ди. Хәзер, ди, болар җәза оештырачаклар. Әнә, ди, күр!

Читкәрәк карасам, исләрем-акылларым китте. Баулар, колгалар асылган физкультура станы була бит әле?! Шуның бер бавына элмәк ясап яталар. Минем күзне әллә ниткән пәрдә каплады. Кыймылдарга ярамый. Ә тегеләр тыныч — иптәшләрне әйтәм. Алар инде әллә ничәнче тапкырын. Миңа нәрсә? Мин үз гомеремдә тавык суймаган кеше. Тәбегә койрыгыннан гына эләккән тычканнарны кызганып, ычкындырып йөри идем мин. Шулай ятабыз. Зур ләчәннекләре чыкты. Янында йөгерешеп офицерлар йөри. Ябык машинаны ачтылар. Кем чыкты дип уйлыйсыз? Куллары артка бәйләнгән күлмәксез бер ир. Кыйналган, бөтен тәне-бите кан, шеш, кара янган. Старший лейтенант биноклен сузды. Карыйм — таза гына бер ир. Кара чалбардан, күн итектән. Бер күзе агып чыккан бичараның. Төрткәләп, элмәк астына алып килделәр. Элмәк астына бер полуторка кереп туктады. Баскыч китереп сөяделәр. Муенына элмәкне киерттеләр. Площадь тып-тын. Бераздан полуторкага өч-дүрт офицер менеп басты. Ялт иткән папкалары бар. Шунда берсе, папкасын ачып, фашист телендә нәрсәдер укый башлады. Безгә начар ишетелә. Игътибар беләнрәк тыңласак — янында берсе русчага әйләндереп тора икән. Аңладык. Кичә генә авылга партизан һөҗүме булган икән. Бу — партизан. Күрәсең, эләккән. Предатель табылгандыр инде — бөтенесен белеп сөйләгәндәй итте. Коммунист, ди, сугышка хәтле шушы зур авылда мәктәп директоры булган, ди, партоешма секретаре булган, ди. Күрдегезме? Мәктәп директоры — и шул кешене площадьта, балалар алдында. Мин бинокльне латыш егетенә суздым. Шуннан нәрсә булды дисез? Бик ачы тавыш белән үзләренчә нәрсәдер кычкырдылар да ыгы-зыгы килеп алдылар. Карыйм — машина кабинасына бер фашист кереп тә китте. Мин һаман өмет итәм әле — бу, дим, куркыту гынадыр. Халыкны өркетүдер, дим.

Сабир абзыйның куллары калтырый башлады. Ул яңадан тәмәке төрергә азаплана иде.

– Шуннан машинаны кабызды ук бу. Газ бирде, кузгалмакчы була. Кабинадан башын чыгарып кузовка карый. Ә теге директор тора, бичара, бер хәрәкәтсез. Менә берзаман машина кузгалды, теге бичара чайкалып китте. Мин күзләремне йомдым. Тешем тешкә бәрелгәнен хәтерлим. Шунда сизәм — пилоткам баштан чыгып маташа. Бу нәрсә булыр, дим?

Без тын да алырга куркып тыңлыйбыз.

– Сезнең «чәч үрә торды» дигәнне ишеткәнегез бармы? Менә шул. Чәчләр керпе энәсе кебек үрә торган. Пилотка күтәрелгән. Үземне кемдер селкеткәнгә айнып киттем. Старший лейтенантның беләгенә чытырдатып ябышкан икәнмен. Карадым. Гәүдә чайкалып, бөтерелеп тора. Площадьта коточкыч елау тавышы. Әбиләр берөзлексез чукыналар. Китте тавыш, китте тавыш. Мылтык аскан егетләр аларны төрткәләп тарата, куа башладылар. Берсенең кулында противогаз горловинасы. Аны ишеткән бар иде, имеш, шуның очына ташмы, тимерме тыгып калдыралар икән, дип. Шуның белән яра гына бу халыкны. Халыкны куа-куа, без яткан җирдән 20 метр арадан узды бу. Таныдым. Теге иртән, штаб янында бөтен немецны көлдереп, артист булып кыланганы икән. Зверь дип белерсең. Карт-корыны кыйный.

Сабир абзый тынсыз тора. Ул кисәкләп сөйли. Барысын да рәттән түгел.

– Менә үз кешеңне фашистлар үтергәнне шулай карап тор әле син. Ә бит бездә корал, граната. Ә ярдәм итәргә ярамый. Безнең задание аерым. Дөрес, без баеп кайттык. Без алып кайткан сведение аларга бик кыйммәткә төште. Ну теге момент әнә минем дә чәчләрне нишләткән! Хәзер менә каты әйбер ашый алмыйм — шул моментта тешне каты кысып, мускулларын имгәткәнмен. Да-а-а… Фашист — кабахәт халык ул. Аларның җир йөзендә эзләрен калдырмаска кирәк…

– Мин, – ди Сабир абзый, – кырык беренче елның көзендә Белый янында контузия алдым. Смоленск юнәлешендә. Аннан, госпитальдән чыккач, Сталинградка эләктем. Ишеткәнегез бармы? Ту-ты. Мин актыт камчы таңга хәтле көрәштем (шушы җөмләдә ул һәрвакыт шулай авазларны бутый, ни хикмәт?) — татар халкының йөзенә тап төшермәдем.

Кәбестә күчәне кимерә-кимерә тыңлыйбыз. Ул мичтәге утлы күмерне кисәү таягы белән әвәләп китерә дә тәмәкесенә ут ала. Бәрәңге әрчелеп беткән, бакларга тутырылган, иртәгесен ашханә кешеләре аны килеп алып китәчәкләр. Бәрәңге кабыгын училищеның атына дип конюх алып китәчәк. Кем белә, атка гынамы ул?

– Смоленск янында бер карт белән карчыкта кунарга туры килде. Сөйләшә киттек. Син, ди, карт, кем? Казакъмы, монголмы? Мин әйтәм, татар. Кайсы татар? Казанскиймы, Себерскиймы? Казанский, мин әйтәм. Карт та, карчык та шунда бер нәрсә сөйләделәр. Аларның өендә фрицларның штабы булган. Кара төнне боларның өенә солдатлар бер партизанка тотып китергәннәр. Өстендә телогрейка, ике толым чәче асылынып тора, ди. Кара кашлы, коңгырт битле, кара күзле унсигез-унтугыз яшьлек бер һәйбәт сылу кыз, ди. Кыйнаганнар теге дуңгызлар. Ләм-мим бер сүз дәшмәгән бичара. Таң атканчы ләм-мим. Таң атканда үзләре алгы өйгә кереп йокыга яткач, карчык бу бичараның янына килгән. Кайнар чәй биргән, эчкән теге, дәшмәгән. Карчык сораган:

– Кызым, болар сине харап итә бит, атаң-анаң бармы, син кем, миннән тел яшермә, – дигән. Шунда теге кызның авызыннан бердәнбер сүз чыккан. «Мин, – дигән, – татарка!» — Менә бөтен сүзе шул булган. «Мин — татарка!» Иртән аны алып чыгып киткәннәр. Кая? Нәрсәгә?

Сабир абзый авыр сулый.

– Фашистларның билгеле инде. Мәсхәрә итәләр дә тотып аталар. Менә, балалар, фашист кем ул.

Без тып-тын калып тыңлыйбыз.

Училищеның күп укытучылары дәрестә мондый тынлыкка ирешү турында хыялланалар гына!

– Госпитальдән кайткач, Александровкада көтү көттем. Колхоз көтүен. Күрше колхозның чапкан люцерна басуына кергәнмен. Председателе килеп чыкты. Күзләре ут уйный, карарга куркырсың. «Син, – ди, – шундый-шундый майть, – ди, – границаның кайда икәнен беләсеңме», – ди. – «Беләм, – мин әйтәм, – а как же». – «Кайда, белсәң әйт». – «Безнең граница, – мин әйтәм, – Берлинның центральный урамында». – Телсез калды. – «Әле син монда нишләп йөрисең? – мин әйтәм. – Әле синең тазалык белән монда йөрисе түгел, тегендә», – дим. Тфү, дип төкереп китте.

Сабир абзый янына кич утырырга военрук Родионов та килгәли. Родионов — майорның чынысы. Авызында ике-өч алтын теше бар. Госпитальдә ике кабыргасын алганнар. Семьясын югалткан. Үзе Көнчыгышта хезмәт иткән икән. Хатыны кырык беренче елның июнендә бала белән Киевка әтиләренә кунакка киткән булган. Шуннан сугыш. Родионов Киев хәрабәләрен күргән. Киевны азат иткән. Әмма семьясын тапмаган. Ләкин гомере буе Көнчыгышта хезмәт иткәнлектән, ул Бөек Ватан сугышын түгел, һәрвакыт Япония чигендәге хәлләрне генә сөйли. Ул Хасан күле вакыйгаларында катнашкан. Монголиядә булган. Камчаткада яшәгән. Сахалинда японнардан йөз метр арада заставада торган. Класста дәрес алып барганда, арткы парталардагы студентларга ул:

– Әй, на Камчатке! – дип кычкыра.

– Камчатка шумит! – дип тавышны туктата.

Складта тимер мич янында тәмәке тартканда ул безне күрми дә, белми дә. Сабир абзый белән генә сөйләшә. Сабир абзый фрицлар турында, тегесе гел самурайлар турында сөйлиләр. Родионов сүз туктаган арада кисәү таягы белән мичне актара-актара җырлый. Гел бер җырны.

На дальней границе посты и станицы…

Көен белмәсә дә, бу җырга Сабир абзый да шыңшып кушыла. Дөнья күргән, сугыш күргән бу ике ир безнең өчен ул минутта Җир шарының иң бөек, иң даһи кешеләренә әйләнәләр, Родионовның җырлаган вакытта күзләре дымлана.

Враги убежали от красной границы,
Пляшите, снежинки, играй, ветерок.
Прощай, Забайкалье, прощайте, станицы,
Бойцы отстояли Советский Восток…

Родионов шинелен чишә. Аның гимнастёркасының күкрәгендә сары, кызыл тасмалар. Бу — фәлән тапкыр яраланган, фәлән тапкыр контузия алган дигән сүз.

Складтан без теләмичә генә таралышабыз…

До-ре-ми…

До-ре-ми-фа-соль-ля-си-до…
До-ре-ми-фа-соль-ля-си-до…

Укытучы хатын күгәргән бармаклары белән пианино клавишаларына баса да шулай җырлый. Класста борын туңарлык салкын. Тышта бүген дә рәхимсез буран. Аякларда чабата. Өзелеп-өзелеп ашыйсы килә. Һәркем сәгать икене көтә. Сәгать икедә ашханәдә берәр савыт өшегән кәбестә шулпасы бирелә. Аның өстендә тәңкәләр йөзеп йөри. Ашханә мөдире әйтә, һәр бала башына биш грамм көнбагыш мае салына, ди. Күз алдында әнә шулар. Ләкин күгәргән бармаклы апа шыгырдап каткан ботинкалары белән пианиноның педальләренә баскан да балаларны җырлата:

До-си-ля-соль-фа-ми-ре-до…
До-ре-ми-фа-соль-ля-си-до…

Әле кайчан гына бәрәңге басуларыннан, урмандагы питомник эшләреннән, ындыр табакларыннан аерылып килгән чабаталы малайлар, тулы оеклы кызлар, «до» белән «ре»ның тыштагы буранга ни катышы барлыгын аңлый алмыйча, гаҗәпләнеп тавыш бирәләр:

До-ре-ми…

Педагогия училищесына быел бик күп бала алдылар. Дөрес, кайберләре ипи карточкасына кызыгып килде. Сугыш һәркемне тамак мәсьәләсенә аек карарга өйрәтте. Әнә шуңа күрә пианино янында утырган бу күгәргән иренле чандыр латыш хатыныннан берәү дә көлми. Ул бер латыш коммунистының хатыны, аның иреннән өченче ел инде хат килми. Кырык беренче елда бу хатын эвакуация белән монда кайткан һәм юка пальто, юка кара ботинка белән кыш уздыра…

Ә программа бернәрсә белән дә исәпләшми…

Бүген җыр дәресе ике сәгать.

Тәнәфестә кул сугыш уйнап бераз җылындылар. Кызлар, җылы эзләп, агартылмаган мичкә аркалары белән сырыштылар. Звонок булды. Салкыннан күгәреп туңган укытучы тагын пианино клавишаларына басты.

– Программа буенча без сезнең белән бүген «Ой ты, зимушка-зима» дигән җырны өйрәнергә тиешбез, – диде ул.

Ә тышта рәхимсез буран улый. Ашханә ачылырга нәкъ бер сәгать бар әле. Салкын класста төрле партада төрлечә сыек тавышлар — «до»лар, «ре»лар, «ми»ләр күтәрелеп, бер гомуми хор тәшкил иттеләр.

Ах ты, зимушка-зима,
Белоснежная пришла…
Эй, эй, ай да-люли,
Белоснежная пришла.

Бу җыр күңелләрне тагы да өшетте. Юк, моны элекке заманда толып яки чикмән киеп чана башына утырган, почта станциясендә кайнар борщ ашап чыккан кызыл битле кучер җырлагандыр… Яки тук карынлы, каны уйнап торган яшь гусар кибитка эчендә барганда дәртләнеп җырлагандыр… Ах, бу рәхимсез программаны. Бер генә дә бу салкын класста моны җырлыйсы килми бит… Моны җырлагач, тыштагы буран тагын да котырыбрак китә кебек. Ләкин җырларга кирәк шул.

Белоснежная пришла,
Все дорожки замела.
Эй, эй, ай да-люли,
Все дорожки замела.

Ашханәдәге тётя Поля инде озын саплы чүмече белән кәбестә шулпасын бушатадыр. Ашханә түшәменнән инде тамчы тамадыр. Өстендә балык күзедәй өч-дүрт май тәңкәсе йөзгән шулпа никадәр тәмле…

Все дорожки и пути
И не встать, и не пройти…
Эй, эй, ай да-люли,
И не встать, и не пройти…

– Башлангыч классларның программасында менә бу җыр бар, – ди укытучы хатын, ботинкаларын педальдән алып. – Ягез әле, тагын бер тапкыр кабатлыйк…

Ах ты, зимушка-зима…

Бәлки, туңган аякларын, күшеккән кулларын, ачлыкны онытып, ул да бу җырны болай гына, программада булганга гына җырлап утырадыр. Бәлки, күңеле белән ул үзенең туган җире Латвиянең сагыз исе килеп торган нарат урманы эчендә йөридер. Хыялы белән, бәлки, ул юка ботинка эчендә каткан аякларын Балтыйк диңгезе буендагы сары, җылы, эре комда бастырып торадыр. Ярмалы карны шәфкатьcез рәвештә биткә бәрә торган тыштагы буран, бәлки, аңа июль аендагы диңгезнең ак дулкыннар валын салмак кына Рига пляжына тәгәрәтүен хәтерләтәдер. Бәлки, чыннан да шулайдыр… Ә программа менә дәрес ахырында кабатларга, материалны ныгытырга куша.

До-ре-ми-фа-соль-ля-си-до…
До-ре-ми-фа-соль-ля-си-до…

Таңнар кайда да матурдыр…

Җәйге каникулга кайткач, Гыйззәтуллинның бер көне авыл белән танышып үтте.

Аларның авылында зур су юк. Әүвәл-әүвәлтеннән суны көрәкләр белән кәз кисеп буып куялар да, бала-чага, каз-үрдәк шунда ята. Эссе көнне ул су бик җылы була, кояшны аз гына болыт капласа — суына. Бала-чага бик күп җыелса, суы болганчыклана, судан чыкканда, борын асларына, ияккә, күкрәк чокырларына ләм утырган була. Җәй бик коры килгәндә ул су да кибә, эссе көннәрдә каз-үрдәк авызын ачып әлсерәп, тавышлары бетеп тилмереп йөри. Ап-ак казлар каралып, керләнеп бетәләр, хуҗаларына мөлдерәтеп карап, каңгырашып, капка күләгәсендә торалар. Авылда су кибү — зур эш. Моны бөтен тереклек иясе авыр кичерә. Дөрес, эчәргә су бар. Авылның өч-дүрт җиреннән менә дигән чишмә чыга. Һәр чишмәнең үз исеме бар. Чишмә суы кимеми. Әмма инеш суы кипкәч, казлар каралгач — Гыйззәтуллинның сынаганы бар — халыкның табигате бозыла, кеше үзеннән-үзе холыксызлана. Холыксызланган кеше моның сәбәбен белми, аңламый, әмма Гыйззәтуллин моны бик яхшы аңлый: сусызлык хикмәте бу. Училищеда укый башлагач, Гыйззәтуллин үзенең бу күзәтүләрен тагын да тирәнәйтте. Бигрәк тә психология фәнен өйрәнгәннән соң. Аның инде үзе нык ышанган билгеле бер карашлар системасы бар. Бөтенләй сусыз авыллар була: анда кое белән генә көн күрәләр. Ярым-йорты сулы авыллар була, авыл уртасыннан инеш ага, чишмәләр ага, кечерәк кенә буалар була. Зур сулы авыллар бар: авыл читендә көзгедәй ялтырап болын суы җәелеп ята, җилле көннәрдә ул су ярларына чап-чоп бәрелеп утыра, су өсләрендә төнбоек, яр кырыйларында серле, куркыныч камышлыклар… Бакча башларында әллә ниткән басмалар, таллыклар, тугайлар… Халыкның мораль сыйфатлары, Гыйззәтуллин фикеренчә, әнә шуңа бәйле. Ул хәзер белә: зур сулы авылның халкы әйбәтрәк холыклы була. Вакчыл булмый, киң күңелле, шәхси байлык туплау өчен артык көчәнми, әмма хөр тормышны ярата. Эшне җиңелдән эшлиләр. Сусыз авыл халкы, киресенчә, вак холыклы, гайбәтчән, көнче була. Ирләрендә ирлек сыйфаты җитми, хатын-кызны каһәрләүчән булалар, саранлык, баерга омтылучанлык белән аерылып торалар. Аларны да гаепләп булмый. Менә син миең кибәрлек эсседә йон оекбаш киеп арпа сугуда эшләп кара. Оекбашыңа ничә миллион арпа кылчыгы җыелыр икән? Шуның белән көне буе йөр. Колак тишегеңә, борыныңа тузан, күлмәк эченә кылчык, кибәк тулсын. Шул көе көне буе эшләп кара да иртәгесен тагын шул киемеңне ки. Зур сулы авылның нәрсә аның? Эштән кайталар да чишенеп ташлап суга чумалар, колач салып, кушаяклап тибеп бер йөзәләр. Анадан яңадан туган кебек буласың. Ул арада шул ук суда кер чайкап алалар, ул арада эссе кояш астында кер кибеп тә өлгерә. Зур сулы авылда тузан да булмый…

Чишмәле, инешле авылның да эш ярыйсы. Болар колхоз эшендә бик актив, боларның колхоз һәрвакыт алда, каралты-кура таза, холык-фигыль уртача. Чишмәле авылның тагын бер ягы бар: чишмә тавышын ишетеп үскән бала моңлы була. Мәсәлән, Гыйззәтуллин үзе. Гыйззәтуллин җырлый белми, әмма аның күңеле тулы моң. Аның йөрәгендә һәрвакыт бер җыр яши. Гыйззәтуллинның күңеле гел шуны җырлый.

Моңлы балага җитә ул,
Күгәрчен гөрләсә дә, –

дип кабатлый. Дөрес, моңлылыкның сәбәбен Гыйззәтуллин әле тагын бер нәрсәдән күрә. Аларның авылы урманга терәлеп кенә урнашкан. Авылның кайсы гына капкасыннан чыгып китмә — ике чакрым юл үтсәң, урман. Чишмә буенда уйнап аякларын чебиләтеп ике-өч ел уздырган адәм баласының шуннан алдагы яшьлеге урман белән бәйле. Гыйззәтуллин әллә кайчан ук, сугыш дигән нәрсә әле төшкә дә кермәгән заманда ук, беренче тапкыр урманга барган иде. Әтисе белән. Сезнең печән салган тимер ходлы арбада җәйге матур көнне ат белән урманда йөргәнегез бармы? Әтисе атны туарып бер чыршы астына кертеп бәйләде — көн үзәгендә кигәвеннән шулай гына котыла аласың — үзе печән чапты. Гыйззәтуллин — ул вакытта әле аның фамилиясе юк, ул нибары Нурулла исемле бер малай иде — шунда биек-биек абагалар арасында йөрде. Урмандагы тавыш! Әнә карт юкә башыннан торып күке кычкыра. Әнә куелыктан «Көр-р-р! Көр-р-р!» дигән тавыш ишетелә. Әнә ана тилгәнне эзләп бала тилгән елый:

– Пиль-дер-рек!

– Пиль-дер-рек!

Тагын әллә ниткән тавышлар…

– Улым, сак бул, иске төп башында елан ята торган була, – диде әтисе.

Гыйззәтуллинның саф миенә бу сүз мәңгелек булып уелып калды. Черек төп башында кояшлы көннәрне елан җылынып ята икән… Урман — үзенең серле ерткычлары, җәнлекләре, кошлары белән бөтен бер дөнья иде. Кемдер печән җыйганда, имеш, кочагы белән печән алган икән, беләгенә кагылып елан төшеп киткән. Ә бер авылның бер кыз җиләктән кайтышлый агач төбенә утырган икән, утыра торгач изелеп йокыга киткән. Төшендә бик күп итеп су эчкәнен күргән. И эчә икән, и эчә икән, бер дә сусаганы бетми икән. Өенә кайткач билгеле булган: эченә елан кергән, ди. Бер генә доктор да чыгара алмагач, фәлән авылның фәлән карчыкка алып барганнар. Карчык теге кызга учлап-учлап тоз йоттырган. Эссе мунчага алып кереп бик каты тирләткән. Эчәренә бирмәгән. Янына табак белән сөт куйган. Бераздан теге кызның бик нык эче бора башлаган, һәм сусызлыкка чыдый алмыйча теге елан сөтле табакка чыгып чумган… Ә фәлән абзый бер еланның балалаганын карап торган: ана елан агачның бер ботагына чолганып асылынган, ди. Үзе болгана-чайкала, чайкалган саен бер бала эченнән чыгып җиргә төшә, ди, һәм шунда ук шуышып китеп тә бара икән. Ә бер абзыйны атлы арбада барганда елан куган. Түп-түгәрәк тәгәрмәч булып ясалган да коточкыч тизлек белән алга таба тәгәрәп куа, ди. Урман белән ике арада бер сазлык бар. Анда чишмәле елга ага, таллар, камышлар үсә. Кара болыт белән давыл килгән вакытларда шул камышлык арасыннан әллә ниткән ыңгырашкан тавыш ишетелә, ди. Монысы аҗдаһа, имеш. Урманда елан гына түгел, бурсык дигән ерткыч та бик хәтәр нәрсә икән. Әллә кайсы авылның бер кыз адашып урманда кунган икән, иртәгесен табып алганнар: бер җиренә дә тимәгәннәр, бары тик бурсык ике күзен генә алган да беткәнче канын эчкән, ди. Анысы кура җиләге күп булган урыннарда яши икән. Бүре — Гыйззәтуллинның анысын үзе дә күргәне бар. Урман аланында атлар көткәндә бер тайның ал санын тешләп, тиресен умырып киткән иде. Шунан соң атлар көне буе тынычлана алмадылар, гел пошкырдылар, аз гына бер чит тавыш ишетелсә, хәзер түгәрәк ясап тайларны уратып ала торган булдылар. Ул ат саклаулар! Ат саклаган төндәге урманнар, ул төнге урмандагы тавышлар. Бар шундый бер урман кошы — караңгы төн урталарында шомлы итеп кычкырып ала:

– Уһу-һу-й! – дип, йөрәкләрне тетрәтә.

Бервакыт төн уртасында бүре улаган тавышка уяндылар. Олы малайлар бер-берсенә дәшеп урыннарыннан тордылар. Гыйззәтуллин шалашның түрендә җиргә сеңде. Нәрсә булыр? Куркак булып та каласы килми иде. Олыракларга ияреп ул да чыкты. Күк йөзен болыт каплаган, күзгә төртсәң күренмәслек. Яңгыр исе килә. Атлар пошкыра-пошкыра йөренәләр, ләкин куркынмаганнар, үлән мекердәтәләр. Ләкин теге тавыш… Ул тавыш җанны өшетә. Егетләр сүнеп барган учактан бер-ике кисәү алалар да куелыкка кереп китәләр. Гыйззәтуллин ут янында кала. Бервакыт куелыкта көлгән тавыш. Урманчы Гәрәй икән. Якында гына печәнчеләр кунып ята иде. Алар арасында Хәят та бар, Гәрәй белән алар бик дус дип сөйлиләр иде. Гәрәй кайбер төнне Хәят белән күрешергә дип килә дә, алдан сөйләшенгән буенча, бүре төсле улый. Атлар шуңа күрә үлән мекердәткәннәр икән…

Бүрегә кагылышлы әллә никадәр хәвефле хәлләр ишетеп үсте Гыйззәтуллин. Бер авылның, имеш, ике малай яз көне бүре оясының эзенә төшкәннәр. Капчык алып урманга киткәннәр. Ана бүренең ауга чыгып киткәнен саклап торганнар да, олырагы энесен сакта калдырып ояга кереп киткән. Тыныч кына бүре балаларын капчыгына тутырып ята икән бу. Ана бүре кайтып җиткән. Кечкенә энесе кычкырырга курыккан, ә бүре, гадәт буенча, арты белән шуышып оясына кереп киткән. Бүре койрыгы аркасына кагылгач, теге малай, үзенең артыннан энесе кергән дип белеп:

– Кермә дип әйттем ич мин сиңа! – дип кычкырып җибәргән.

Бүре, имеш, куркуыннан ояның авызын җимереп чыгып чапкан…

Гыйззәтуллин яшь чакта урманда аю да булган, һәрхәлдә, алар урамындагы бер колаклы Әхмәтша карт дигән кеше шулай сөйли. Имеш, бервакыт урманда Әхмәтша карт, ауган агач өстендә ике аю баласының уйнап йөрүен күреп, иссез-акылсыз булып торган. Үзләре түгәрәк, үзләре сөйкемле, үзләре аңгыра сыман, ди, мер-мер килеп, берсен берсе төртеп төшереп уйныйлар икән. Авызын ачып торган Әхмәтша картның шул вакытта уң яңагына шундый итеп китереп салганнар, ул сөрлегә-сөрлегә алты-җиде метр йөгереп барып җиргә сеңгән. Нәрсә булганын аңламыйча сикереп торса, каршында арт аякларына баскан дәү аю тора, ди. Аны-моны уйлап бетергәнче, аю Әхмәтша агайның яңагына тагын берне шундый итеп биргән — бичара карт бөтенләй әллә кая очып китеп барып төшкән. Аңына килә алмыйча яткан. Аңына килеп урыныннан торса, бер колак юк, яңак сөяге үзенең урыныннан чыккан, бер күзе күрмәс булган, ди. Ана аю үз балаларын карап торганны әнә шулай ошатмаган.

Урман шундый хәлләргә бик бай иде. Кичен кояш баткач, бала-чага капка төбенә чыгып утыра иде. Шунда иртәгә кайсы тирәгә җиләккә барасы, кай тирәдә карлыган бик күп — шулар турында сөйләшенә һәм иртәге көнгә план корыла иде. Ара-тирә урмандагы төрле хәлләр турында да сөйләп алалар. Шул вакытта Гыйззәтуллин урман ягына карап ала: җәйге кыска төннең урман ягында инде аклыгы беленә, шул сыек аклык фонында дәһшәтле калын кара стена булып урман күренә. Ах, андагы серле куркыныч дөнья!

Элек шулай иде.

Сугыш башлануга боларның берсе дә калмады. Ирләр бетте, атлар сирәгәйде, бөтен кеше кул арбасы ясатып алды. Урманнан утын ташу котчыккыч бер газапка әйләнде. Тәртә әченә керәсең дә түбән карап ат урынына тартасың да тартасың. Яңгыр ява, юл сөрелә, таулар очрый, һаман тартасың. Тәртә эчендә мәктәп баласы, буй җиткән сылу кыз, бер аягы гүрдә тора торган карт, карчык. Бигрәк тә җиткән кызлар моның белән каһәрләнә. Арбаларын юл өстенә ташлап, алар утырып елыйлар.

– Урмансыз җиргә кияүгә чыгарга гына насыйп булсын иде, анда да кеше яши бит, – диләр.

Бу сүзләргә Гыйззәтуллин баштарак юләрлек дип караган иде, ә менә хәзер, ил-җир күргәч уйлый башлады: чыннан да, бөтенләй урмансыз җирләрдә дә адәм баласы яши бит. Алар хәтта кул арбасының нәрсә икәнен дә белмиләр. Ничек алай була ала ул?

Урман, сугыш башлангач, рухи яктан корыды. Ни аю, ни бүре, ни бурсык… Каяндыр җиләк талаучы явыз малайлар килеп чыкты. Боларны башта лесничий Милюшин малайлары дип белделәр. Имеш, госпитальләр өчен җиләк киптерү заданиесе җиткерелгән икән, диделәр. Моның белән Әхмәтша карт кына килешмәде.

– Миләүшиннең малайлары бик тәртипле егетләр, алар студиннар, начар эш эшләп йөрмәсләр, – диде.

Гыйззәтуллин кырык беренче елның җәендә бу талаучыларны үз күзе белән күрде. Башта куелыкта шырыйлап кычкырган, елаган тавышлар ишетелде. Урман әллә нинди тавышлар белән тулды. Гыйззәтуллин куралар арасында берүзе йөри иде, кычкырмакчы булды, тавышы чыкмады, шуңа күрә үзе дә аңламастан кечкенә кастрюлен муеныннан алып кулына тотты да туп-туры юлга чыкты. Чыкса — илле-алтмыш адым ераклыкта җиткән чәчле таза гына бер егет басып тора икән. Егет сызгырып та җибәрде, Гыйззәтуллинга таба лап-лоп атлап йөгерә дә башлады. Гыйззәтуллин, кай якка чапканын аңышмастан, юл буйлап элдертте. Аның күзен кан басты. Әхмәтша агай сөйли торган иде, бүре куа башласа, куянның ике күзен кан баса да, бүредән качасы урынга гел бүрегә таба чаба, дип. Бу куышу күпмегә кадәр дәвам иткән булыр иде, әмма урман юлы бик хәтәр бит ул! Юл аркылы узган бер агач тамырына Гыйззәтуллинның чабата башы эләкте дә, ул сөрлекте. Бөтен хутына алга таба ыргылып барган гәүдә кинәт ритмнан чыгуга, Гыйззәтуллин иң беренче эш итеп кулындагы кастрюлен алга таба очыртты. Кастрюль, ун метрлар чамасы һавада очып баргач, чирәм баскан юлга төшеп тәгәрәп китте. Гыйззәтуллин үзе исә әле ул урында гына туктый алмыйча, алга таба тагы да узып, гөрселдәп барып төште. Кастрюль һавага очканны күргәч, теге егет тә йөгерүдән туктады. Бераздан Гыйззәтуллин куак төбендә шыкаеп утырган күрше карчыгы Миңнебикәттине күреп алды. Аның дәү чиләге тулы иде. Гыйззәтуллин елый-елый аңа әле генә булган хәлне сөйләде һәм шуның белән әбине харап итә язды. Тагын лап-лоп атлап йөгергән тавыш ишетелде, һәм, кураларны сытып, иләмсез зур ботинкалы, кояшта янган битле, җиткән чәчле сипкелле бер егет болар янына килеп басты. Егетнең кулында буш су чиләге иде.

Миңнебикәтти утырган җиреннән торды да, алъяпкыч итәге белән авызын каплабрак, еламсырап, егеткә дәште:

– Урыс, җаным, пажулысты… – дип ялынды.

Караса — күрше авылдагы бертуган сеңлесе Гаделнисаның ФЗӨдән качкан малае Гаптелфәрт икән. Менә сиңа Миләүшин малае! Егет тә телсез калды. Нәрсә әйтергә дә белмәде, килгәне бушка китмәсен дип, Гыйззәтуллинның яңагына ут күренерлек итеп берне бирде дә торып чапты. Шуннан бирле авыл халкы җиләк талаучыдан курыкмый башлады.

Сугыш шулай итеп урманның бөтен серен, бөтен романтикасын бетерде. Ул хәзер гади бер йорт җылытучы, тамак туйдыручыга әйләнде. Ләкин бу яхшылыкларны ул бик зур газаплар аркылы гына җиткерде.

Училищеда белем алып кайткан Гыйззәтуллин урманның әнә шул романтик сыйфатлары югалуын бик авыр кичерде. Урман аңа бик кызганыч булып тоелды.

Әмма авыл үзгәрмәгән диярлек. Читтә йөрү, белем алу уен эш түгел. Гыйззәтуллин барысына да фәнни-фәлсәфи күзлектән карый хәзер. Менә тарих укытучысы күп сөйләде: киләчәктә авыл белән шәһәр арасында аерма бетәчәк, диде. Гыйззәтуллинны бу нәрсә борчуга салды. Кайчан бетәчәк ул аерма? Тарих укытучысы әйтә, сугыш тәмамлангач, бу процесс тизләнәчәк, ди. Ничек инде шушы чишмәләрне бетерәсең? Ә Гыйззәтуллиннарның бакча башындагы ак мунчаны нигә бетерергә? Дөрес, Гыйззәтуллин мунчага бик яратып йөрүчеләрдән түгел. Элек-электеннән бик сирәк керә иде ул аңа. Әмма керә! Мунча үзләренеке! Мунчадан чыгып мәктәпкә килгән көнне Гыйззәтуллинны бөтен мәктәп мыскыл итә иде. Мыскыл итәргә сәбәбе дә бар: кап-кара колаклы, колак тишекләрендә сабанга чыгарлык, чебиләгән кара куллы Гыйззәтуллин көннәрнең берендә кинәт кенә алсу яңаклы, матур кызгылт колаклы чип-чиста бер мөлаем малай булып класска килеп керә. Керә, һәм шуның белән дәрес өзелә. Класс шау итә:

– Апа, апа, Гыйззәтуллин мунча кергән!

– Апа, Гыйззәтуллинга яңа колак куйганнар!

Дәрес беткәч, тәнәфес вакытында да бу тема сүндерелми: өлкән класс малайлары «чиста Гыйззәтуллинны» карарга киләләр…

Ә шулай да авыл мунчасы шәп нәрсә инде. Сезнең җәйге эссе көндә авыл мунчасына кергәнегез бармы? Юынып чыгасың, аның алгы бүлмәсендә акрын гына киенәсең. Дөньяны кояш баскан, дөньяны кояшта җылынган кычыткан, алабута, мәче борчагы исе баскан. Алар мунчаның нигезендә тыгыз булып үскәннәр, тәрәзәсенең яртысын каплаганнар. Кайтышлый кычыткан баскан киртә буеннан барасың, анда сиңа таныш исләр, сиңа таныш бөҗәкләр. Бөтен нәрсә яшәмәктә, үрчемәктә… Ә мунчадан кайткач салкын әйрән суы?! Ә җәйнең матур көнендә озын арба җигеп колхоз фермасына юкә миллеге ташу?! Көндезгә кайтасың, чишмәгә ат сугарырга төшәсең. Атны эчерә белергә кирәк. Аның өчен сызгыра белергә кирәк. Көйләп кенә акрын гына сызгырасың, ә ат эчә-эчә дә, бераз эчкәч, авызлык тимерләреннән су тамызып сиңа карап тора. Аннан тагын эчә башлый. Ә ат абзарларындагы кырык-илле атның берьюлы клевер мекердәтүе? Керәсең, коридордан барасың, син җигә торган ат әллә каян сиңа дәшеп тора. Шулар бетәргә тиешмени шәһәр белән авыл арасында аерма беткәндә? Ә ындыр артыннан бозау күчерергә барган, чиләк белән апара аскан, балта тоткан Әхмәтша агайны кая куясың? Авылның бер кисәге бит ул! Пускай бер колагы булмасын!

Аннан соң урман тирәсендә яшәгән кешене нигә шәһәрләштерергә? Алар бөтенләй икенче төрле халык бит. Гыйззәтуллинның, мәсәлән, авылдашлары берәүгә дә охшамаган. Алар үзенчә. Бөтенесе кара янган, бөтенесенең кулы бирчәйгән, һәрберсеннән чыршы сагызы исе бәрелеп тора. Аз сүзлеләр. Аларга эш булсын. Алар кайгыны да үзләренчә кичерәләр. Дәшмичә генә. Сугышка халыкны озатканда авылда им өчен бер кычкырып елаучы булмады. Ә башка авылларда хәлләр булган. Училищеның тулай торагында кыш буена бу турыда күп сөйләнде. Болар — кайгыга нык кешеләр. Нигә аларны шәһәрләштерергә?

Каникулга кайткан Гыйззәтуллин әнә шулай авыл язмышы өчен борчылып йөрде…

Авыл тирән итеп авыр гына сулый…

Гыйззәтуллин икенче көнне үк колхоз эшенә чыкты. Ат юк, үгез юк. Барысына да беркетелгән малайлар бар. Кала хатын-кыз белән төрле эшкә йөрергә. Июньнең егерме бишләре иде — авыл урамына җиде-сигез йөк машинасы килеп туктады. Гыйззәтуллин моның нәрсә икәнен тиз аңлады: аларның авыл клубы көздән глубинка ителгән иде. «Глубинка» — яңа сүз, сугыш вакыты сүзе. Икмәк, бәрәңге кебек дәүләт заданиеләрен заготзерно, крахмал заводларына гына түгел, ә «эчкәреге» пунктларга да тупладылар. Моның әһәмияте, Гыйззәтуллин уйлавынча, бик зур булырга тиеш иде. Дошман һөҗүме вакытында азык-төлек складлары юк ителә калса, тылда әллә никадәр яшерен складлар сакланачак иде.

Бөтен халыкны бәрәңге тутырырга чакырдылар. Фронтның үзеннән үк кайткан хәрби машиналар икән. Сугышка кадәр күргәннәре бар иде: МТСта «полуторка» дигән бер кечкенә машина бар иде, ягъни тонна ярым йөк тарта торган. Ә монда тимер кузовлы трёхтонкалар! Шофёрлары кара янган, бер-икесе мыеклы, русчалары да хикмәт! «Г» авазы бөтенләй юк, бөтенесе «һ» белән сөйләшә. Халык шул машиналарга бәрәңге тутырды. Клуб яны бензин, резина исе белән тулды. Бәрәңгенең крахмалланып черегәнен чүпләүчеләргә өйләренә бирә тордылар. Морҗалардан төтен күтәрелде. Тамак туйды китте. Черек бәрәңге күмәчен табадагы каймакка чыжылдатып пешерсәң — дөньядагы бөтен ризыкларың бер якта торсын. Халыкның бер-ике көнлек тормышы хәл ителде.

Кич җиткәндә генә машиналарның соңгысын тутырдылар. Бәрәңгенең менә шушыннан ук турыдан-туры Украинага, сугыш барган җирләргә китәчәге күңелгә әллә ничек тәэсир итте. Кузовтагы бәрәңге инде бәрәңге булып кына түгел, әллә нинди кыйммәтле йөк булып күренде.

Юлга чыгар алдыннан машиналарның берсендә колонна начальнигы бер җитешсезлек тапты. Аны рәтләгәнче авыл читенә чыгып тезелгән хәрби машиналар янында солдатлар бәләкәй генә ут яктылар, көле төшкәч, бәрәңге салдылар. Гыйззәтуллин шофёр солдатлар белән сөйләшеп рәхәтләнде, һәрхәлдә, Хәлил Фәтхиевич тыңлап торса, Гыйззәтуллинның кыюлыгына һәм тоташ сибелгән хаталарына гаҗәпкә калыр иде.

Июнь төне бер яктан караңгыланып килсә, икенче яктан яктыра башлады. Китәр вакыт җитеп килә иде, солдатлар чиле-пешле бәрәңгене актарып алып көлә-көлә ашадылар. Берсе Симферополь кешесе икән, татарча белә иде.

– Ничего, ничего, энекәш, пешмәсә дә ашыйбыз, – дип, бер-ике бәрәңгене Гыйззәтуллинга да алып бирде.

Кызарып таң атканда гына иң алдагы машина кабынды. Аннан башкалары:

– Җиңү көненә кадәр, энекәш, – дип, берничә солдат кабинадан кул болгадылар.

Сүнеп барган учак янында Гыйззәтуллин берүзе басып калды. Солдатлар белән бер-ике сәгать утыру аның рухи дөньясына иксез-чиксез байлык бирде. Менә көзен тулай торакка җыелгач сөйләргә булыр!

Аларның авылында таң урман почмагыннан ата башлый. Кызгылт нурларның иң беренчесе мәктәпкә әйләндерелгән ике катлы мәчетнең очырма тәрәзәсенә төшә. Аннан авыл башындагы карт нарат алтын сыман төскә керә. Кайдадыр шыгырдап капка ачыла, каз-үрдәк тавышланып ала. Кемнеңдер мунчасыннан куе төтен күтәрелә — эшкә киткәнче томалап, мунча чабынмакчылар.

Ачлы-туклы авыл үзенең морҗаларыннан сыек кына төтен бөрки, зур өметләр, матур хыяллар белән сугыш елының тагын бер көне туып килә. Кырыен кычыткан баскан киртәләрдән, су буендагы ямьшәйгән мунчалардан, авыл кырыендагы ат абзарларыннан, янгын сараеның каланчасыннан — бөтен авылдан дөньяга моң тарала, ул моң төнлә төшкән чык белән бергә күккә аша.

Авыл сулый, үзенең алтмышка якын ирен сугыш кырына озаткан авыл моң катыш җай гына сулый. Ындыр арты урамыннан балта, очланган казык күтәргән, аркан белән бозау җитәкләгән Әхмәтша карт атлый, ат караучының ат абзары ишеген авыр шыгырдатып ачканы ишетелә. Халык озын җәйге хезмәт көнен каршылый. Шул халыкнымы җиңәр фашист? Шул чишмәләргәме, шул киртәләргә, шул бәрәңге басуларынамы фашист хуҗа булыр? Гыйззәтуллинның бервакытта да авылда мондый таңны күргәне юк иде. Күрәсең, училищеда уку аны үстергән, тормышны, табигатьне нечкәләбрәк аңларга өйрәткән.

Юк, мондый табигате булган, мондый чыдамлыгы булган халык беркайчан да беркемгә дә кол булмас! Мондый таңы, мондый һавасы булган халык иң зур бәхеткә — ирекле, тук, тыныч тормышка лаек. Ләкин бит таңнар Германиядә дә матурдыр? Анда да шушындый мөлаем авыллар бармы икән? Германиядә дә кычыткан үсәме икән? Гыйззәтуллин яшендәгеләр анда ничек көн күрә икән? Без инде җиребез азат булганчы дип өмет белән яшибез, шатлык көтәбез. Ә аларның балалары нәрсә уйлый икән? Әйтик, ниндидер Альфред яки Вилли үзләренең әтиләре Днепр буенда сугышта йөрүне нәрсә дип аңлыйлар икән? Немец икәнсең — яшәү өчен Германияң бар бит! Кояш сезгә дә төшә, яңгыр сезгә дә ява бит! Нигә безнең җиргә кердегез? Нигә барыгыз да бер булып сөйләшеп, кире борылып кайтып китмисез, нигә шундый матур таңнарда окопларда ятасыз?

Гыйззәтуллин бу сорауларга әле җавап таба алмый. Чөнки ул әле укуны тәмамламаган.

Училищены исән-сау тәмамлап булса, алга таба укырга кирәк, һәм, һичшиксез, сайланган юлны үзгәртергә кирәк булыр. Сугыштан халык ярты-йорты гына кайтыр. Авыр булыр. Йә агрономлыкка, йә председательлеккә укырга кирәк. Зират астыннан суны зур буа белән буарга. Бөтен су буенда иңләп-буйлап йөзәрлек зур буа булсын. Кычыткан җыеп, алабута җыеп балаларына аш әзерләп йөргән хатын-кызларны авыр хезмәттән азат итәргә. Ватан өчен канын коеп кайткан агайларның кадерен белеп кенә яшәргә. Үлеп калганнарны онытмаска. Үзеңнең бөтен гомереңне әнә шул максатларга багышларга.

Аргы як урамда көтү куа башладылар.

Гыйззәтуллин учак яныннан торды, өенә таба атлады. Каникул әле башланып кына килә иде…

Поп Василийны Зөлхәбирә белән…

Бер җәй эчендә әллә никадәр үзгәрешләр булган. Иң кызыгы — әтисе Әркәшәне шәһәргә алып барган да колак докторына күрсәткән. Доктор Әркәшәгә колак машинасы җайлаган. Моны класстагы бөтен кеше колагына киертеп тикшереп чыкты. Чыннан да, тавышны көчәйтә икән. Күкрәккә асылган бу аппаратны практик тормышның башка якларына да файдалану мөмкинлеге табылды. Хәер, моны Әлтафи өйрәтте. Әйтик, география дәресендә моны бик иркенләп файдаланып була икән. Чөнки географ, әгәр карта янындагы кеше шаулатып сөйләп бирмәсә, кәефе китеп тәрәзә янына килеп баса да, янчыклы кесәсендә кулын уйнатып, басуга карап тик тора. Ә Әркәшә шаулатып сөйләүчеләрдән түгел. Ул үзендә булган техник чараларны әнә шул моментта эшкә җигеп карады.

– Лаперуза бугазы! Лаперуза бугазы! – дип пышылдады аңа Баязитова.

Әркәшә ярдәмне Зарифуллиннан көтә иде, шуңа күрә Зарифуллин утырган якка турылабрак бер-ике тапкыр элемтәгә чыгып карады. Зарифуллин исә, теге бугазның исемен белү түгел, аның кайда икәнлеге турында энә очы кадәр дә мәгълүматы юклыкны сизгәч эфирга бөтенләй чыкмады. «Резидентның» озак вакыт элемтәгә чыкмавы Әркәшәнең хәлен шактый авырайтты. Аппаратта әллә ниткән «помеха»лар бар иде, шуларның берсендә «бугазы» дигән сүз дә ишетелгәч, Әркәшә, тисә — тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, Аллага тапшырып беренче тотылган шифрограмманы ачты.

– Папироза бугазы, – диде.

Географик терминны ялгыш әйтү — географ каршында иң зур җинаять. Алай иткәнче, лутчы син географны хатынсыз калдыр! Әнә, Әлтафиның сөйләвенә караганда, «пленда булган кеше син» дип, имеш, хатыны урынны аерым җәя, юньләп аш пешерми, ди. Әйе, географик термин моның өчен культ. Син теләсәң ничек мәсхәрә ит бу кешене, әмма исемнәрне хәтерлә, дөресен әйтә алмасаң, географ кушкан икенче исеме белән әйт һәм изге тема — тәмәке темасына кагылма. Шуларны истә тотканда, бу кеше, гомумнән, бик ипле, юньле кеше.

– Клачны калдыр, Пермяков, – диде географ, йөзен чытып. – Әйе, клачны калдыр. Алдагы дәречкә дә кертерменме, юкмы әле…

Әркәшә моңсу гына атлап коридорга чыгып китте. Аның ут булып кызарган битләреннән, ахактай янган колак яфракларыннан класска кайнар җил өрелгәндәй булып калды. Нигә шулай каты кыланды соң әле бу географ? Югыйсә кәефе шәп вакытларда ул үзе дә терминологияне шактый юмор белән халыкча телгә ала бит. Менә, мәсәлән, Италияне ул «итек» дип, андагы Санта Мария борынын «итек үкчәсе» дип, Сахалин утравын «кролик түшкәсе» дип, Скандинавияне «яткан арыслан» дип кенә сөйли бит! Кызык та, хәтердә дә кала.

Мондый рәхимсез җәзаның сәбәбен тәнәфестә Әлтафи ачыклады: географның кичәдән бирле тәмәкесе юк икән. Менә сиңа папироза бугазы!

Быел укытучы юклыктан узган елда укытылмаган тарих фәне керә башлады. Тарихчы — күркә! Андагы горур кыяфәт, андагы каш җыерулар, бугаз уйнатып төрле тавышлар чыгарулар, эрелек! Янына килергә куркырсың дип әйтер идең… буе кечкенә. Сөзәм дигән сыерга Ходай мөгез бирмәгән, ди. Андагы шәп җөмләләр! «Әүвәл заманда Россия халкы фәкыйрьлектә яшәгән» дип сөйләсә дә, без аңлыйсы инде югыйсә! Юк, ул алай сөйли алмый. Алай гына әйткәндә ул кашларын җыерып, күзләрен йома алмый. Шуңа күрә бераз гына тәпи очына басыбрак, шул ук фикерне ул менә болайрак әйтә: «Үткәндәге тарихыбызның битләрен актарганда, мин анда фәкыйрь, ач, ихтимал, бөтенләй ялангач мужикларны күрәм…» Фразер! Ә тормышка оста бәйли үзе. Бу кеше беренче атнада ук Әлтафины үзенә һөҗүм объекты итеп алды, чөнки бер дәрес алдыннан Әлтафи укытучы өстәле янына басып үкчәсен күтәрә-күтәрә шул булып сөйли иде. «Үткәндәге тарихыбызның битләрен актарганда…» Боларны әйткәндә тарихчы инде кергән һәм Әлтафи янына килеп баскан, аптыраудан кулъяулыгын чыгарып, үзенең ялтыравыклы пеләшен сөрткәләп тора иде. Спектакль тагын берничә секунд дәвам итте, чөнки тарихчы рәвешенә керәм дип Әлтафи бөтенләй күзләрен йомган, кашларын җимергән иде. Күзен ачкач, ул, битендә чытлы каны калмаган килеш, авызын ыргагыннан ычкындырып катып калды. Тарихчы Әлтафины борынгы Перикл заманындагыча җәзалады: башта остракизм турында укып килергә өй эше бирде дә, шуны сөйләтеп, остракизм законы буенча Әлтафины Афинадан — класстан сөрде. Ике дәрес шулай кертмәде. Аннан Әлтафига урта гасырлар тарихыннан эш бирде.

Генрих IV нең папаны санламыйча йөрүен һәм ахырдан Каноссага баруын бик шәпләп сөйләгән Әлтафи инде реабилитацияләндем дип авызын ерып тора иде, тарихчы аны дәрестән соңга учительскаяга чакыртты. Тарихчы дәрестән чыгып, ниндидер бер класста җыелыш уздырганчы, бер түгәрәк утырышын үткәргәнче, Әлтафи ишек төбендә басып торды. Ахырдан ул сөйләп йөрде:

– Каноссага баруның нәрсә икәнен үз җилкәмдә татыдым, – диде. Шуннан соң Әлтафи тарих дәресендә бер тапкыр да бишледән түбән билге алмады. Тарихчы белән алар арасында башкача бәрелеш булмады, тик кайбер темаларны узганда гына Әлтафи тарихчыга түгел, ә тарихның үзенә рәнҗеп утыра иде. Бу хәл бигрәк тә сәүдә-экономик мөнәсәбәтләргә кагылышлы була иде, Әлтафи яшькә бездән зуррак малай, ашау мәсьәләсенә ул бик зур игътибар бирә. Һәрхәлдә, ашау мәсьәләсенә шактый битараф буган Әркәшә, Гыйззәтуллиннар белән аны чагыштырып булмый. Тарих дәресендә исә еш кына болай сөйләнә: Европа көньяк һәм төньяк диңгез юлларыннан чит илгә сүс, агач, икмәк (!), ит (!), май (!), бал (!), балавыз озата. Азия һәм Якын Көнчыгыш базарларыннан Европа бизәнү әйберләре, тукымалар, аш тәмләү әйберләре кертә. Әлтафи әнә шуларны сөйләгәндә чын йөрәктән рәнҗи. Йә инде, акыл булганмы бу европалыларда, ә? Икмәк, бал, майны, итне каядыр чыгарып сат, имеш! Ник? Нигә? Икмәк, бал, май… Әлтафиның ашказаныннан ургылап сок килә башлый, һәм шундый әһәмиятле әйберләргә аш тәмлаү (канәфер, бадьян, борыч, дарчин) һәм бизәнү әйберләре (алка, йөзек, иннек, кершән) кебек гадәттән тыш мәгънәсез нәрсәләр җибәреп яткан Көнчыгышның (уртасымы, якынымы — барыбер) йөзенә карап бер сүгенәсе килә. Мәгънәсезләр! Ләкин бу хисләрен ул тарихчыга белдерми, чөнки яңадан Каноссага барудан курка һәм мондый хәлнең бер тарих дәресендә дә барганын белә. Татар әдәбияты укытучысы Рабига апаны ничек кенә ярата Әлтафи! Әмма Мәҗит Гафуриның бер әсәрен укыганда бик рәнҗеде ул аңа. Имеш, Мәҗит Гафуриның яшь вакытта, кайдадыр укыган чагында бер атнага алып киткән ризыгы… нибары бербөтен ипи һәм бер кадак шикәр булган. Имеш, ашау такы-токы булган. Белә бит инде Әлтафи, Рабига апаның да хәлен белә. Туйганчы ипи эләкми бит инде, бөтен булганы — карточка нормасы. Ә шулай да чын күңелдән сөйләгән була. Бирсеннәр иде Әлтафига атнасына бер ипи, авыл мичендә пешкән, тегермән ташыдай бер ипи һәм бер кадак шикәр! Әлтафи профессорлыкка имтихан тотар иде. Ну бу укытучыларны! Ә йорт эшләре дәресендә нәрсә тагын! Имеш, болай: «Пәрәмәчнең башта бөргән ягын аска салып кыздыралар, май аның яртысын гына күмәрлек булсын. Болай эшләгәндә өске өлеше матур булып кызара». Моны язып утырганда, мәсәлән, Әлтафиның кичә иртәдән бирле тәгам ризык капканы юк! Ә укытучы рәхимсез, ул һаман яздыра: «Сарык итен (билдәмәсе яки арт саны алына) югач, бик эре итмичә генә турыйлар, савытка салып, өстенә төйгән борыч, ваклап тураган суган, серкә яки бер бал кашыгы лимон суы сибеп, барысын бергә катнаштыралар». Әлтафи өчен бу дәрес — экзекуция. Стройдан сыек шпицрутеннар белән уздыру бу. Ә укытучы хатын битараф чырай белән яздыра да яздыра. Иманың юк синең! Миһербансыз син! Син юньле булсаң, аз гына аңлар идең. Тукта, бу Хәлимовның, бәлки, кичә иртәдән бирле бер бөртек ризык капканы юктыр, дияр идең дә дәресне туктатып торыр идең. Сарык итенә лимон суы сибәләр, имеш, ачуым килмәгәе! Бир син Әлтафига сарык итен аерым, бир син аңа лимонын аерым, бир син аңа… Хәер, Әлтафиның ашказаны ниләр кичергәнне бу дөньяда кем аңласын соң! Андый кеше юк. Әнә шулай газапланып чыга да дәрестән гомуми торакка кайткач үзенә күрә бер садистка әйләнә Әлтафи. Тып-тын. Өй эшен эшлиләр. Өй эшен җиңелдән генә әшер-өшер китереп ташлаган Әлтафи караватына ята да кеше канына тоз сала башлый.

– Әй, егетләр, свежий бал яккан ак күмәч тәмле була икән, – дип сүз башлый.

Әлбәттә, мондый хәбәргә беренче чиратта беркатлы Әркәшә белән юаш Гыйззәтуллин әсәренәләр.

– Кит аннан! Ак күмәч дисеңме?

– Әйе, ак күмәч дим.

– Яңа суырткан бал беләнме?

– Әйе, хуш исле сыек бал белән.

– Кайда ашадың? Кем бирде?

– Юк, беркөн Ташлытау базарында берәүнең ашаганын күрдем. Хикәянең иң эффектлы моменты әнә шул. Өлтафи канәгать. Ашау темасы, гомумән, аның ин яраткан темасы. Ашханә, склад тирәләрендә активлыгы аеруча көчәя, күзләре елтырый, борын тишекләре киңәя. Аның бу сыйфатын яхшы белгән алгебра укытучысы дәрестә Әлтафиның аппетитын күргәзмә материал урынына тота.

– Алабыз бербөтен ипи, – дип башлый ул, тактага түгәрәк сызып, Әлтафига карап елмаеп. – Ул ипинең яртысын мин Хәлимовка бирәм. Миндә калды ничәдән бер өлеше?

Класста авыр сулыш.

– Икедән бере.

– Шулай. Икедән бере. Хәзер мин Хәлимовтагы ярты ипине алам да…

Әлтафиның күзен кан баса. Нинди әйбәт, чибәр кыз бу алгебра укытучысы, ә бит — экзекутор. Бирми ул ярты ипине Әлтафи, бирми. Асыгыз, кисегез, училищедан куыгыз, бирә алмый ул аны кире, анлыйсыңмы син, мәгънәсез, таш чәчәк!

Аннан китә юашрак уҡытучыларга үчегү. Шушы йорт эшләре, алгебраларның үчен алу. Хәзер Әлтафи рәхимсез. Рус теле методикасын бер рус кызы укыта, ул кыз, имеш, лесхоздагы объездчик Егор белән очраша икән. Әлтафи дәрес саен, язган-укыган саен тегенең үзәгенә үтә: «его» сүзенә «р» өсти. Теге кызый кызарына, ачудан иренен тешли, ләкин чыдый. Хәтта тарихчыга да чыбыркы очын шартлата Әлтафи. Бер-ике атна укуга, класста башкалардан яшькә олырак булган Гадилә исемле кызга тарихчының тыныч карамаганлыгы мәгълүм булды. Әлтафига нәрсә? Мондый мәсьәләнең укытучы өчен бик хәтәр икәнлеген ул белми түгел. Моны сизгәнне белдерергә дә ярый. Аның өчен остракизм законын куллана алмый ул карт буйдак! Менә ике-өч тапкыр инде Әлтафи тарих дәресендәге йә теге, йә бу фактны аңламамышка салыша да кул күтәреп укытучыга сорау бирә:

– Галиев абый, мена бу Англия буржуаз революциясендәге индепендентлар программасы турында аңлатыгыз әле, – дигән була.

Тарихчы шатлана, чөнки укучының сорау бирүе, гомумән, синең фәнең белән кызыксыналар дигән сүз, ул җанланып сөйли башлый. Ләкин юкка гына… Алдагы дәрестә Әлтафи тагын кул күтәрә:

– Менә бу жирондистлар белән якобинецларны гадиләштереп яңадан бер сөйләгез әле…

Класс ихи да михи килгәч, бичара тарихчы кызарынып шиккә кала: нәрсә тели, нәрсә кирәк бу Хәлимовка? Тукта! Гадиләштереп… гадиләштереп. Гадилә… Ну, дошман! Тарихчы кып-кызыл була.

Шулай да бераздан тарихчы аннан үч алды. Каноссага жибәреп түгел. Остракизм белән дә түгел. Яңача. Англия товарларына бойкот дигән төшенчәне дәрестә аңлатты да шул минуттан бойкотны Әлтафига карата куллана башлады. Кул күтәрә — дәшми. Үзе сорамый. Коридорда Әлтафины күрми, һәм башкалар. Шуның өстенә бу бойкотка Гадилә дә кушылды. Гомумән, тарих фәне чын мәгънәсендә тормыш белән бәйләнештә укытыла башлады. Тарихчы көчле иде, практик тормыш өчен Әлтафи аннан әллә нинди тәгълиматлар үзләштереп бетерде. Беркөнне ул дәресен болай башлады:

– Карл Маркс үзенең дөньякүләм әһәмиятле ачышлары арасында кешеләргә бик гади, ләкин гаять дәрәҗәдә мөһим бер закончалыкны аңлатты. Кешенен, диде ул, политика, белем, сәнгать белән шөгыльләнү өчен өч төрле шарты булырга тиеш. Тору урыны, киеме, ашау өчен ризыгы…

Бу төнне Әлтафи йокламады.

Тәк, тәк. Маркс нәкъ Әлтафи өчен әйткән моны. Әлтафиның соңгы атнада өлгереш түбәнәйде. Ник? Өч шарттан чыгып тикшерергә кирәк. Торыр урыны бар. Киеме — ну инде, бик үк шәп булмаса да, әйтик, сәнгать белән үк шөгыльләнерлек булмаса да, белем алырлык бар. Ә ашау? Зрә дә начар бит. Соңгы унбиш көнлекне онлата бирделәр. Пекарня эшләми. Өч кило ярым кибәкле арыш оны. Әлтафи көн пешерде арыш боламыгын, төн пешерде. Кәеф шәп булды. Ләкин бетте ул он хәзер. Өч көндә бетте. Нишләргә? Менә ул халык мәкале: бар чагында бүре күк, юк чагында шуре күк…

Класе җитәкчесе географ янына Әлтафи фәнни яктан коралланып килде. Географ телсез калды. Чөнки Әлтафи Маркс тәгълиматы белән сукты. Күрше авылга эшкә барып кайтырга бер атна сорады. Географ — юньле бәндә — кызганды. Чөнки ачлыкны үзе бер дә яратмый иде.

Әлтафиларның авылында бөтен кеше һөнәрче. Морҗачылар — шуннан. Итекчеләр — өй саен. Хәтта сәгатьчелар дә бар. Училищега якын гына урнашкан бер татар авылына Әлтафи морҗачы һәм сәгатьче буларак килеп төште. Хәбәр тиз таралды. Беренче көнне үк эш булды. Бер карчыкның коркылдап суга торган ике герле сәгатен Әлтафи җиңел кулдан гына сүтеп ташлады. Сәгать эчендәге таракан канатларын, мыекларын, күкәйләрен җыештырып, булган частьларын керосин белән майлау артык авыр булмады, эш уңышлы башкарылса, карчык ярты чиләк бәрәңге бирасе иде. Ләкин майланган частьларын җыя башлагач, Әлтафи бераз аптырап калды: тегеләй итеп тә, болай итеп тә карады, әмма дәү сагатьнең нәкъ бер кушуч шестернялары артып кала иде. Әлтафиның чәч аралары тирләде, борыны йомшады. Ләкин тормыш ул кадәр ук шәфкатьсез түгел: һәрхәлдә, карчык, сукмаса-сукмас, йөрсен генә дип, ризалыгын белдерде. Шулай итеп бер кушуч шестерня янына артып калган бер гер дә өстәлде. Бәрәңгене китешли кереп алырга булып, Әлтафи киенде: морҗа чыгарырга дип бер солдатка көтеп тора иде.

…Морҗаны солдатка белән бергәләп Әлтафи нәкъ бер атна чыгарды. Географ борчыла башлады. Күрше авылга разведка да җибәрмәкче булды. Әмма Әлтафины бернинди разведка алып кайтырлык түгел иде. Чөнки морҗа чыгару теге сәгать төзәтү ише генә булмады. Мичнең морҗасы әллә нәрсәгә генә үҗәтләнеп матчага туры килде. Сүтеп яңадан менеп карады Әлтафи. Юҡ, үз киресенә бетте морҗа, һаман матчага туры килде. Чормадан өй бурасына өстәмә өрлек куеп, матчаны кисеп, шул өрлеккә ике җирдән тимер белән тарттырырга туры килде. Моңа ике көн китте. Инде көйләнде генә дип җырлый-җырлый өскә таба кирпеч өеп менеп барганда, Әлтафи аяз көндә яшен суккандай телсез калды: моржа туп-туры бәбкә киштәсенә туры килә иде. Бу юлы Әлтафи сүтеп маташмады. Чөнки географтан алган срок инде беткән иде. Солдаткага сиздермичә генә бәбкә киштәсенә ике терәү куйды да киштәне дә өзде. Ниһаять, түбәне тишеп кояшны күрде. Түбәгә чыгып утырды. Бу минутта ул бик бәхетле иде: көзге саргылт кояшның җылысы Әлтафиның корым баскан борын тишекләрен кытыклады, кызыл балчыкка каткан, атна буе су күрмәгән битләрен иркәләде. Рәхәт бу дөн… Тукта! Фу, чорт! Түбәнең итәгенә тишеп чыгылган бит! Бер секундка баш әйләнеп китте. Морҗа бит түбәнең сыртыннан түбәнрәк кенә чыгарга тиеш! Ну соң бу башны! Тәк. Чигенергә урын юк. Тарихчы Галиев нарсә ди? Күперләрне яндырып барырга диме? Аңа ансат ла ул! Аның морҗа чыгарганы бар дисеңмени син?

Морҗаның калган өлешен Әлтафи түбәгә яткырып сыртка таба менеп китте. Сыртка җиткәч турайтты. Түбәнең бу ягын күрше-күләннән карт усак каплый иде.

Кичен Әлтафи хуҗа хатын белән тирли-тирли туйганчы бәрәңге күзикмәге ашады, тиешле акчасын алып, ярты капчык бәрәңге асып, караңгы төшкәндә генә училищега кайтты. Ул бераз тазарган, сөйләшүе дә эреләнгән, кыяфәт җитдиләнгән иде. Бүлмәдәге малайларны ул туйганчы мич бәрәңгесе белән сыйлады.

Әлтафи ир-егет булган да кайткан. Кая ул элеккечә шашка уйнап бәхәсләшү, кая ул культуралы уен — шахмат белән матавыклану. Теге авылда ул кич йөргән, әллә ничә тапкыр аулак өйдә булган. Кесәдә акча булгач нәрсә! Ул герман карталары да сатып алган. Училищеда тәмәке тарту, карта уйнау, кызлар белән очрашу бик нык тыелган иде. Хәер, иң каты тыелганы — кызлар белән очрашу. Директор беренче елның беренче уку көнендә үк әйтеп куйды:

– Кызлар белән арагыз бер метрдан да кимемәсен, – диде. – Әгәр шул араны киметүчеләр булса, мин ул кешеләрнең язмышына кызыкмыйм.

Араны киметүче әлегә күренми иде. Тәмәке буенча да директор беренче елда ук бер тапкыр катылык күрсәтте. Төн иде, икенче курстанмы, бер малай тулай торак баскычында тәмәке тартып утыра икән. Директор килеп чыккан. Малай атлыгып килеп тә керде, юрган астына чумды да. Караңгы бүлмәгә кереп, директор утызлаган малай арасыннан тегене ззләде. Телдән генә.

– Әле генә тәмәке тарткан малайның мин кем икәнен белдем, – диде, – үзе торып хәзер минем янга килсен. Бүлмә шып булды. Суларга да курыктык.

Бу тынлык күпме дәвам иткәндер, директор шул ук җөмләне тагын ике тапкыр кабатлады. Дәшүче булмады.

– Иртәгә сәгать сигезгә приказлар тактасы янына килергә онытмагыз, – дип, директор чыгып китте.

Сәгать сигездә без директорның үз сүзендә торучы кеше икәнлегенә ышандык. «Исключить» дигән сүзнең мәгънәсенә дә шул көнне төшендек.

Карта уйнау буенча моңарчы әле бернинди дә җәза кулланылганы юк иде. Моңарчы ярады. Әлтафиның, герман карталарын күргәч, күзләр дүрт булды. Шуның өстенә Әлтафи теге авылда әллә кемнәр белән аралашкан. Утырып кайткан бер егет булса кирәк. Чөнки уйнаганда ул инде карталарны буби, крести, черви дип түгел, әллә ниткән исемнәр белән атый. Легендасын да сөйләп алды: имеш, әүвәл заманда Мостафа исемле мулла карта уйнап үзенең буй җиткән кызы Зөлхәбирәне поп Василийга оттырган. Моның, имеш, бәете дә бар. Һәм менә хәзер буби короле — Мостафа муллага, крест короле — поп Василийга, буби дамасы Зөлхәбирәгә әйләнгән дә куйган…

…Укытучылардан да гел көтелмәгән хәлгә очраучылар була. Рус теле укытучысы, мәсәлән, алай түгел. Директор, алгебра укытучысы алай түгел. Завхоз Исмәгыйль агай да, немец теле укытучысы да андый түгел, Ни күрсә — географ күрә, ни очраса — тарихчы Галиевкә очрый.

Бүген бәхетсезлекнең чираты Галиевтә икән. График буенча тулай торакны бүген кич ул йөреп чыгарга тиеш икән. Гәлиев кызлар бүлмәсенә кереп әле генә көлке хәлгә калып чыкты. Җитмәсә, Гадилә барында, каһәр. Бүлмәдә сукыр лампа. Кызлар аның шакып кергәнен ишетмәделәр дә, күрмәделәр дә. Ишек төбендә басып тамак та кырып карады Галиев, ләкин ниндидер авыл яшьләре уены белән мәш килгән кызлар ярым караңгы бүлмәнең ишек төбендә басып торган кечкенә буйлы кешене күрмәделәр. Котырынып уйнадылар. Бигрәк тә Баязитова. Ул хәтта караваттан караватка сикереп йөри иде. Чыр-чу. Галиев аптырады. Нишләргә? Чыгып китәргәме? Ә күреп калсалар? Ләкин авыр мәсьәләне вакыйгаларның барышы үзе хәл итте. Сикереп йөргән уңайдан Баязитова ишек янына очып килеп төште һәм кулына кепкасын тотып, пеләшен ялтыратып, үрелебрәк басып торган Галиевне күреп алды. Чирек секундка Баязитова югалып калды. Сукыр утның яктысы бик факыйрь иде шул. Ләкин уен белән күзе тонган кыз моның чын булуына ышана алмады һәм бөтен кызлар ишетелерлек итеп ярып салды:

– Үләм, чукынчык, Галиев дип торам!

Кызганычка каршы, теге шәүлә, чыннан да, Галиев иде. Тагын чирек секунд узуга Баязитова да, иптәшләре дә, Галиев та унайсыз хәлнең соң чигенә җиткәннәрен аңладылар. Бердәнбер юл — чыгып китү иде. Галиевне ишек коткарды.

Инде малайлар бүлмәсе. Монысына Галиев шакымыйча керде. Ачу белән. Дөрес, моңа үкенде ул үкенүен. Бүлмәдә якынча менә мондый картина хөкем сөрә иде. (Әлбәттә, Галиев монысында да ишек янында басып торды.) Дүрт малай — Әлтафи, Гыйззәтуллин, Зарифуллин һәм Әркәшә пачум зрә карта сугалар. Уенны Әлтафи алып бара. Гөр килә.

– Яле, яле, син нәрсә Зөлхәбирә белән поп Василийны басасың? Уен тузын оныттыңмыни?

– Шалишь, агайне, мин сине хәзер Мостафа мулла белән бәрәм…

– Зөлхәбирәне күтәр! Зөлхәбирәне күтәр!

Тарихчы тынсыз калды. Карта өләшү башланды. Әлтафи кәефе килүдән җырлый иде. Кара син аны! Училище студенты дип кем әйтер! Чистый жулик бит!

Цыганка молодая
Умела ворожить.
Разложила карты,
Боится говорить.

Галиевнең аптыравына чик-чама булмады. Бу Хәлимов белән Зарифуллинның шундыйрак малайлар икәнлегенә аның шиге юк иде югын. Әмма тегеләре! Пермяковка кадәр, Гыйззәтуллинга кадәр нәрсә дип җырлаган булалар бит!

«Туз пики — могила»
Цыганка га-ва-ри-и-т…

Укыт син аларга тарих!

Ләкин эш моның белән генә бетмәде. Шалт-шолт итеп карта ыргыткан Әлтафи, кызып китеп, укыту системасы турында сүз башлады. Әлтафиның бу турыда сүз алып барырлыгы бар иде: чөнки һөнәрдән кайтканнан соң ике көн эчендә ул дүрт тапкыр икеле алды. Ашарга бар — фән юк, гыйлем юк. Тарихчы нәрсәгәдер каныгып ике көн Әлтафидан сораган. Үзе юньләп аңламаган нәрсәләрне Әлтафидан сөйләтмәкче булган. Шаярма абыең белән. Менә без болай итабез.

– Әй, әй, син Зөлхәбирәне нәрсә белән басасың? Егетләр, тульке дөресен генә әйтим, тарихчы Галиев … да белми.

Галиев чыдый алмыйча ыңгырашып куйды. Әлтафиның Мостафа мулланы күтәргән кулы һавада асылынып калды…

Юк, Галиев, ничә әйтсән дә, егет кеше.

Иртәгесен ул булган хәлне директорга сөйләп тормады. Вакланмый ул, бөтен хикмәт шунда…

Кызлар белән дуслашырга ни хакың бар?

Тормышның бөтен ыгы-зыгысы өлкән курсларда икән. Беренче курста нәрсә ул сиңа? Нәрсә әйтсәләр, шуңа ышанып йөрелгән шунда. Быел, ичмаса, педпрактика. Үзлегеңнән дәрес бирәсең. Әлтафи бишлеләрне кыра. Дәрес саен бишле ала. Тумыштан укытучы. Зарифуллин ни тырыша, ләкин һәр дәрестә көтелмәгән бер хикмәт чыга. Суның суынуы һәм җылынуы турында дәрес бирде Зарифуллин. Ни әзерләнде ул аңа! Әмма бияләй эченә тыгып куйган стакандагы су җылырак, ачык хәлдә торганы салкынрак дип әйтелергә тиеш булса да, балалар үзәгенә үттеләр Зарифуллинның: бияләй эчендәгесе суыграк, диделәр.

– Ягез әле, ягез, – дип өтәләнде Зарифуллин, – юньләбрәк уйлап карагыз. Яхшырак уйлагыз. Яле, син, Мөнир! Кайсы стакан җылырак?

Мөнир дә коткара алмады.

– Бияләйсез стәкән җылырак, – диде малай, борынын тартып.

Аннан соңгы дәрестә дә янды Зарифуллин. Анысы үзеннән булды. Рәсемнәрен күрсәтеп, сыер, бозау, үгез турында сүз куертты. Әңгәмә болай җанлы гына барды.

– Хуҗалыкта сыер нәрсә өчен кирәк, укучылар?

– Сөт бирә. Сөт өчен кирәк!

– Дөрес. Ә үгез нәрсә өчен кирәк?

Йа Алла, шул сорауны бирмәсә ни бәхетле буласы иде Зарифуллин! Әлеге дә баягы Мөнир харап итте. Ул үгезнең төп һөнәре турында өч сүзлек җөмлә белән тулы аңлатма бирде. Зарифуллин уйлаганча, һич тә җигәр өчен димәде. Зарифуллин «ә» дип тә, «җә» дип тә әйтә алмады, звонок булуга класстан чыгып китте дә учительскаяның миче артына кереп рәхәтләнеп бер елады. Бу дәресенә икеле куюлары ихтимал иде. Әмма алай ук эшләмәделәр методистлар. Чөнки сорау бик үк урынлы булмаса да, җавап гадәттән тыш математик төгәллек белән бирелгән иде.

Зарифуллин соңгы бер ел эчендә күпне күрде. Узган уку елында кышкы каникул вакытында аның карт әтисе үлде. Өй суык, тәрәзәдән кар керә иде. Өр-яңа бураны күтәртеп яңа өйгә чыгабыз дигәндә генә сугыш башланып харап итте. Сугышка кадәр үк әле карт — тол, малайлар әнисез калган иде. Картның олы улы Гаффаң сугышта хәбәрсез югалды. Зарифуллин ял саен өйгә кайтты, йорт-җирне карады, авыру әтисенең керләрен юды. Кышкы каникул көннәрендә картның хәле бөтенләй начарланды. Ул мич башына менде, озак ятудан янбаш сөякләре тишелде. Бәрәңге боламыгы ашап, яфрак чәй эчеп яшәде. Соңгы көннәрендә карт саташкалады. Малай шактый кыен хәлләрдә калды. Беркөнне төн уртасында карт кинәт кенә җырлый башлады. Зарифуллин казан өстендәге сукыр утны алып әтисе янына килде. Картның күзләре йомык, кулларын йомарлаган да гармун уйнаган төсле хәрәкәтләндерә, үзе Сәйдәшевнең маршын көйли.

– Бак-бак, бак-бак, бак-бак, бак… – дип җырлый. Малай әтисенең кулыннан тотып уятты. Авыр сулыш алгач, карт телгә килде: – Улым Гаффан белән ямь-яшел чирәмле су буенда йөрибез икән… Мин тальян уйныйм, ул бии…

Картның күзләренә яшь тыгылды. Бу аның соңгы сөйләшүе булды. Зарифуллин кышкы каникулдан өй тәрәзәләренә такта сугып килде. Шулай итеп ул «училище улы» булды да калды. Аның хәлен укытучылар да белделәр һәм аңа карата игътибарлырак булырга тырыштылар. Укытучы булу өчен Зарифуллинда бөтен сыйфатлар да бар иде, тик бер генә нәреә комачау итте: адәм рәтле, кеше танырлык язарга өйрәнмәде ул. Язуны ул беренче класстан ук бөтенләй яратмады. Мәктәпкә йөри башлагач, беренче атнадан ук борыны салынып кәефсезләнеп кайтты.

– Анда язасы да була икән, уку да уку дип сөйләгәч, мин анда укыйсы гына булыр дип уйлаган идем, – диде. Дәфтәргә күнегүләр эшләүне дә бер дә яратмады Зарифуллин. Ул аның мәгънәсен тапмады. Җиде класс буена ул, нинди биремне эшләргә туры килсә дә, шул биремнең үзен язып, күнегүләренә кагылмыйча килде. Зарифуллинның грамматика дәфтәрен карасаң исең китәрлек. Дәфтәрнең башыннан ахырына кадәр анда: «Түбәндәге җөмләләрне күчереп языгыз. Ия белән хәбәрне билгеләгез» яки: «Түбәндәге сүзләрне ике төркемгә бүлеп күчереп языгыз. Беренче төркемгә кергәннәрнең иҗек санын, икенче төркемгә кергәннәрнең…» Беткәнче шулай. Эшләнергә тиешле күнегүләр үзләре юк. Менә быел педпрактика башланды да, хәзер Зарифуллин үзе күнегүләр эшләтә. Шулай да авыр бу укытучылык эше… дип зарланырга йөргәндә генә училище буенча приказ укылды: икенче һәм өченче курс студентларын иртәдән колхозга эшкә. Бу приказ тулай торакны җанландырып җибәрде. Яшәсен эш! Яшәсен колхоз эше! Менә инде анда күрсәтәчәк Зарифуллин үзенең кем икәнен! Дөрес, җитәкче булып Исмәгыйль абзый бара икән дип хәбәр чыккач, малайларның бераз кәефе китте. Физик хезмәтнең ләззәтен бетерә торган кеше бу зоология укытучысы. Капкорсаклы, дәү авызлы бу алама кеше ничектер яшел болын, сары камыл, яшькелт-күксел бәрәңге басуының ямен алырдай тоелды. Әмма борчылу юкка гына булып чыкты. Исмәгыйль агайга алтмыш яшь тула икән һәм шул уңай белән, имеш, аңар ниндидер бер грамота биреләсе, ди. Әлтафи класс журналының «Зоология» битендә онытылып калган кәгазьләр арасында аның үз кулы белән язган автобиографиясен күргән. «Мең тугыз йөз утыз дүртенче елның апрелендә БГТО, мең тугыз йөз утыз җиденче елның декабрендә ГСО, МОПР значоклары алдым» дип язган икән… Аның эше бик күп, анкеталар тутырасы бар, ди.

Бәхеткә каршы, Зарифуллиннар классын бер рус классы белән берләштерделәр дә җитәкче итеп тарихчыны җибәрделәр. Галиев белән килешергә була!

Төш вакытына җәяүләп бер рус авылына килеп җиттеләр. Квартираларга урнаштылар. Әлтафи авылга разведка ясап та өлгерде. Морҗа чыгартучы, сәгать төзәттерүче табылмады. Шулай да узышлый гына бер әбинең тавыгын суеп бирде. Суеп бирде дип, алай бик ансат булмады булуын; тавык муенының яртысын кискәч, ул пәкесенең бик тә үтмәс икәнлеген белде һәм квартирага кайрак эзләп кайтты. Ул пәкене кайраганчы теге бичара тавык аяклары бәйләнгән, яртылаш суелган килеш әбинең ишегалдында ян белән ятып очып йөрде, баскычларны, лапас стеналарын кып-кызыл итте…

Иртәгесең бәрәңге җирендә эш башланды.

Әлтафи ат эләктерде, Зарифуллинга үгез генә булды. Әркәшә белән Гыйззәтуллин казуга эләктеләр. Монда ичмасам нишләсәң дә ярый. Казыйсың, көрәгеңне беткәнче җиргә тыгасың да каерып атасың. Күкрәкләргә — көч, мигә рәхәт уйлар тула. Төйисең. Капчыкны ялт кына әйләндереп тез башына саласың да ул арада, биленнән эләктереп, кочакка да аласың. Капчык күз ачып йомганчы арбада була. Аякка — егәр, беләккә куәт тула. Якында гына ут якканнар, аннан көйгән бәрәңге исе катыш сыек төтен тарала, басуларны — изге, мәрхәмәтле җиребезне ялый. Син — табигать баласы! Нәрсәгә сиңа биремнәр, ия-хәбәрләр, нәрсәгә сиңа педпрактика конспектлары! Син — бөек, син — үзеңә хуҗа, син — иректә!

Шулай икенче төрле хөр, сәгадәтле тормыш башланды. Малайлар квартира хуҗаларыннан да уңдылар. Кайтсаң, мичтә — сөткә изеп чүлмәк белән пешерелгән, кызгылт хәлгә килгән бәрәңге! Көненә дүрт йөз грамм ипи! Кеше башына ярты литр сөт! Мәңге, мәңге калырга монда!

Галиев студентлар көче белән концерт оештырырга булды. Рус авылы булганлыктан, күбрәк рус классындагылар концертка тартылды. Шул уңай белән, гомумән, кич чыгыла башлады. Галиев кич чыкканга бер сүз дә әйтмәде. Моны Әлтафи үзенчә аңлатты: Гадилә белән очрашу өчен үзенә уңай ул, диде. Әлтафи авызына кергән хәбәр бервакытта да нигезсез булмый. Бу очракта да ул шулай иде. Ләкин моны әле хәзергә ике кеше — Галиев белән Гадилә генә белә иде.

…Эштән кайтып, киемнәрне алыштырып клубка репетициягә җыенып яталар иде кызлар. Шунда Баязитова урамнан йөгереп кайтты: «А» классының старостасын (ягъни Гадиләне) Галиев чакырткан. Гадилә класс исемлеген, кемнең кайсы көнне күпме эшләгәнен исәпләгән кәгазьләрне алды да Галиев квартирасына китте. Ул кергәндә, Галиев зур өйнең буяулы идәнендә ишекле-түрле йөренеп тора иде. Гадилә оялып кына исәнләште.

– Галиев абый, нәрсәгә чакырттыгыз? — диде.

Галиев исә өй түрендәге өстәл янына килде, җавап бирергә ашыкмады. Өстәлнең нәкъ уртасы турысына басты, кулларын чалбар кесәсенә тыкты, гадәттәгечә, үкчәләрен күтәрде, бераз биегәйде. Гадилә каушап калды. Тегесе һаман ашыкмады. Күзләрен йомып кашларын җыерды һәм башын артка ташлады.

– Хәсбиева! – диде ул, театраль тавыш белән. – Мин сезне сөям.

Гадилә, әлбәттә, берни дә аңламады.

– Нәрсә дисез, Галиев абый?

– Мин сезне сөям, – диде артка ташланган баш. – Әйе мин сезне…

Бу хәлгә шатланасымы, кайгырасымы икәнен Гадилә, әлбәттә, белмәде. Иң беренче эш итеп ул елап җибәрде.

– Үләм, Галиев абый, нәрсәгә мыскыл итәсез, – дип әйтеп бетерә алмады, чыгып йөгерде.

Гадилә — акыллы кыз. Иптәшләре янына кайткач, ул үз гомерендә беренче мәртәбә ялган сөйләде. Исемлекне тикшереп чыктык, диде. Иртәгесен дә Галиевка ул берни сиздермәде.

Гомумән, кыр эшләре, бәрәңге басуы кешеләрне әллә нишләтте. Мәсәлән, Әлтафины. Үскән бит, каһәр, егет булган бит! Аз дигәндә, егетлек юлына кереп бара бит. Беркөн кич ут сүндереп яткач, Зарифуллинга актык серен сөйләде Әлтафи.

– Үземнең, – диде, – йөрәгем җитми, ну син әйтә аласың. Рус группасындагы Нина Комиссарова белән очрашып сөйләшәсем килә минем.

Зарифуллин аптырап калды.

– Директорның нәрсә әйткәнен оныттыңмыни?

– И, директор дип инде… Авылда ярый инде ул.

– Мин нәрсә әйтим соң аңа?

Шулай, шулай, диген, икенче «А»дан Хәлимовнын сиңа әйтер сүзе бар, диген. Әгәр риза булса, клубтан кайтышлый берәр көнне иптәшләреннән аерылсын.

Толып астында шыпырт кына тыңлап яткан Гыйззәтуллин бу сүзләргә һич тә төшенә алмады: нәрсә сүзе бар икән бу Нинага? Нәрсә икән ул? Ә нигә аны бүген үзе әйтмәде икән? Ә нигә аны иптәшләреннән аерып әйтәсе икән? Гыйззәтуллин шуларны уйлап эт булды. Аптырагач, әйләнеп ятты да йокыга ук китте.

Клубка күршедәге кечкенә авылдан татарлар да йөри икән. Алар өчен татарча спектакль әзерләнде, Украина авылларындагы фрицларның башбаштаклыгы һәм аларның ахырдан безнең сугышчылар тарафыннан тотылуы, җәзага тартылуы турындагы бер-ике күренешлек әсәр иде. Спектакльгә Гыйззәтуллиннан башкалары бары да катнаштылар. Ул билет сатарга тиеш иде. Галиев, җыелган акча оккупациядән азат ителгән халыклар файдасына булыр, диде.

Кайбер мәшәкатьләрен исәпкә алмаганда, кичә җанлы узды. Гыйззәтуллин спектакльдә ник катнашмаганына үкенеп бетә алмады. Чөнки, күптән концерт-фәлән күрмәгәнләктән, халык бик күп җыелды. Күрше авыллардан да килделәр. Ишек янында билет алырга калын гына чират ясалды. Гыйззәтуллинның андый вакытларда башы әйләнеп китә дә гел киресен эшли. Акчаны төгәл генә бирүчеләр белән эш көйле булды. Әмма кайтарып бирүгә килгәндә, монда инде харап! Гыйззәтуллинның борыны йомшады, чигә тамырлары типте. Бервакыт ул билетка өстәп гел акча бире башлады. Аннан билет бирәсен бөтенләй онытып, кергән бер кешегә бишәр, унар сум акча гына бирә башлады. Бик күп кеше елмаеп кына аның акчаларын кайтарып бирде. Яшьрәк малай-шалайлар, Гыйззәтуллинны тагы да бутаудан куркып булса кирәк, алай мәшәкатьләнмәделәр. Буталуның актык чутына житкән Гыйззәтуллин бервакыт аңсыз рәвештә клубның ишеген төбенә хәтле ачты да саф һава сулады. Ишек артындагы бала-чага шыбырдашып клубка ыргылды. Кассир өчен хәзер инде барыбер иде. Шуңа күрә ул аларга акча өләшеп тормады.

Сәхнә артының үз мәшәкате бар иде. Безнең сугышчы ролендәге Әлтафи, залга күз салып, алгы рәтләрдә утырган ике-өч чын сугышчыны күргәч башы күккә тиде. Чыннан да, эскәмияләрнең берсендә танкист бүреге кигән калын җилкәле бер сержант, якорьлы ленталарын алга салындырган, мыеклы, таза битле бер диңгезче утыра иде. Чын сугышчылар алдында Әлтафи сугышчы ролен башкара! Шуның өстенә иң алдагы рәттә Әлтафи таныш күзләр күрде: Нина Комиссарова. Ул — шушы авыл кызы, авылдашлары арасында утыра. Менә шулардан соң ничек инде шәп итеп уйнамыйсың! Әлтафи бу рольне башкарганда бөтен осталыкны ике моментка тупламакчы булды. Украин өендә исереп җырлап утырган фрицка кисәк ташланып, баш артына берне тондырып аңгырайтырга да, авызына чүпрәк тутырып, өстерәп алып чыгып китәргә кирәк иде. Моны Әлтафи шәп чыгарды. Тик, гадәттәгечә, бераз арттырып жибарде. Фриц ролендәге бичара Әркәшәне сәхнә артына алып чыккач кеше итә алмыйча азапландылар. Муен тамырына каты сугудан ул чынлап торып аңын җуйган иде. Аннан соң чүпрәкне дә бик дыңгычлап тутырган икән Әлтафи. Ярты метрлы шадра хөкүмәт сөлгесен Әркәшәнең артык зур булмаган авызыннан чак-чак казып алдылар. Зарифуллин җиңел холыкланып Әлтафины сүгеп ташлады:

– Завхоз Исмәгыйль абый авызы дип белдеңмени аны?

Шулай да шат иде. Икенче моментны режиссурага ул үзе өстәде. Әсәрдә булмаса да, иң ахырдан сәхнәгә берүзе йөгереп кереп йорт тәрәзәсеннән шарт итеп бер атмакчы булды ул. Нина күрсен әле бер! Мондый өстәмәгә ул спектакльне алып баручы Гадиләне дә күндерде. Ниһаять, әсәрнең финалы җитте. Гимнастёрка якаларын чишкән яланбаш Әлтафи күзләрен тондырып чын ау мылтыгы белән сәхнәгә атылып керде һәм өй стенасына тәрәзә итеп ясалган бер урынга мылтыгын тыгып шартлатыйм дисә… режиссурадагы бу үзгәреш турында хәбәре булмаган Баязитова әллә кайчан инде пәрдәне япкан икән. Әлтәфи коелыплар төште.

– И-и-и-и… — дип иңрәгән кызганыч тавыш чыгарды да, мылтыгын кочаклап, сәхнәгә тезләнде. Аста, пәрдә артында, шау-гөр иткән тавыш, кызлар инде частушка сибәләр, бала-чага бүрек сугыш уйный иде. Алар өчен әллә Әлтафи бар бу дөньяда, әллә юк. Сәнгатьне аңламаган кешеләр арасында яшәве никадәр авыр! Иллә дә бу дөньяның рәхимсезлеге!

Концерт әйбәт барды. Зарифуллин белән Баязитова парлап «Җизнәкәй»не җырладылар. Русларның кул чабып исләре китте. Әлтафи тавышын калынайтып, күзләрен йома-йома, гадәттән тыш горурлык белән «Три танкиста»ны җырлады. Аның һәр сүзе ырылдап тора иде:

На гран-ниц-це туч-чи
ход-дят хмурр-ро,
Крр-рай сур-ров-вый тиш-шиной
объят…

Шәп җырлый дуңгыз малай!

Бераздан халык Нина Комиссарованы сәхнәгә сорый башлады.

– Үзебезнең Нина җырласын әле!

– Комиссарова кайда? Давай аны сәхнәгә!

Нина җырчы икән. Ялындырмады, менеп басты, Әлтафи инде аста халык арасында утыра иде. Бу рус кызлары үзләренә бер аерым матур булалар, шайтан алгыры. Нина чәч юлын кыл уртадан ачкан, ап-ак кофта, кара юбка кигән. Менә дигән укытучы. Янына двухрядка белән бер сары чәчле егет тә чыгып утырды. Залга тыйнак кына моң таралды.

Не брани меня, родная,
Что я так люблю его…

Тышта кыеклап кына вак яңгыр сибә. Зарифуллин клуб ишегенең яңагына сөялде. Тәрәзәдән төшкән тонык нурлар аркылы яңгыр тамчылары тоташ зәңгәр чыбык булып күренә. Иртәгә бәрәңгегә чыгып булырмы? Училищега кайтып укыйсы да килә башлады бугай инде. Ә Нина матур кыз икән. Училищеда бер тапкыр да җырлаганы булмады. Әлтафи йомышын бүген әйтергә кирәк. Нәрсә инде бу Хәлимов, ә? Икенче курска җиткәч очасы килә микәнни бу башсызның?

Ачык ишектән тыштагы зәнгәр яңгырга моң кушылды:

Мне не нужны уж наряды,
Ленты, жемчуг и парчи…

Зарифуллинга нәрсә! Клубтан таралганда, караңгы урамга кергәнче үк кызларны куып җитеп, ул бөтен кеше барында шәрран ярды:

– Әй, Нина! Сиңа Әлтафиның бер сүз әйтәсе бар, иптәшләреңнән аерылып кал әле!

Кызлар гөр итеп көлештеләр.

Әлтафи читән буеннан посып кына кайтып бара иде, Зарифуллинның мокытлыгына каны катты. Ну, белмәсә белми адәм баласы эшнең рәтен! Соң аны алай кычкырып әйтерлек булгач кеше аркылы тапшыртамыни Әлтафи! Һәм, гомумән, алай итәрлек булгач аңа караңгы төн нәрсәгә? Гомумән, Зарифуллиның ни пычагыма кирәк? Бөтен эшне бозды надан. Әлтафи өметен җуеп өйгә сыпыртты. Кайткач Зарифуллинны эт итеп бер сүгәрмен дип уйлады ул.

Ә Зарифуллин тиз кайтмады. Әлтафи әйләнгәләп озак ятты. Капчык күтәрә-күтәрә сыгылгалап алҗыган сөякләр бушап калды. Бераздан Әлтафины ниндидер ак болытлар түшәлгән тау аралыгына алып киттеләр, бары тик баш мие генә моның белән килешә алмыйча газапланды. Әлтафи билгесез бушлыкка очты, ак болытлар арасында аңа әле чәч юлын тигез итеп ачкан Нина Комиссарова, әле саргылт сипкелле, иягенә саргылт төкләр чыккан надан Зарифуллин очрады, Әлтафи очты…

Бу вакытта исә Зарифуллин читән буеннан Нина Комиссарова белән сөйләшеп кайта иде. Нина иптәшләреннән тиз аерылды. Кыю кыз икән. Юк, бу инде җиткән кыз икән. Чөнки Зарифуллинның борынына әллә ниткән иннек-кершән исе килеп бәрелде. Сүз менә болайрак башланды:

–Сезнең авылда сине яраталар икән…

Тегесе текә алдырды:

– Ник, мин яратмаслыкмыни?

Зарифуллинның көймә комга терәлде. Алга таба сүз әйтергә грамм фикер юк. Педагогика укытучысы әйтә, башта кешенең миендә фикер туа (әлбәттә, тышкы бер предмет яки күренеш нәтиҗәсендә, ди), аннан ул фикер сүзгә әйләнә, ди. Зарифуллинның башында сүзгә әйләндерерлек чытлы бер фикер юк. Нишләргә?

– Әлтафи әйтте… Хәлимов. Син аны беләсеңме? Минем, диде, Нина Комиссаровага, диде, бер сүз әйтәсем килә…

Шөкер, төп миссия үтәлде. Ул арада Ниналарның капкасына килеп тә жителгән. Нина елмайды (Зарифуллин моны караңгыда сизде).

– Син инде шулай кеше йомышын үтәп йөрүче малай ролендәмени?

Фу, чорт! Монысына нәрсә дип җавап бирәсе соң? Ну тапты бу Хәлимов бер мәшәкать. Үзе әле, нибуч, тегендәрәк кенә качып торадыр.

– Алай түгел дә. Ну инде, дуслар бит…

Шул моментта бер хәл булды. Әллә кешелек дөньясы ялгышты, әллә планетага гаять зур бер комета бәрелде (мәсәлән, «Икар»!), әллә… Юк, Зарифуллинның бармак очларын (ярый але концертка барыр алдыннан кулларын юган иде) Нина үз учына алды. Пышылдап кына әйтте:

– Син үзең кемнән ким соң?

Зарифуллинның баш миендә булган бөтен каны уптым илаһи табан астына төшеп китте. Ул капка баганасына сөялде. Нина тагы шул ук сүзләрне кабатлады:

– Син үзең кемнән ким соң?

Әйе, әйе, Зарифуллин кемнән ким? Мин кемнән ким, ишетәсезме, әй син, Хәлимов, әй сез, Галиев абый, мин кемнән ким?

Нинага унҗиде яшь икән. Аның белән сөйләшкәндә Зарифуллинның борын очы тирләде, берөзлексез тотлыкты, элек тә «ң» авазын бик үк яратып бетермәгән тамак, борын куышлыгы кебек фонетик органнары тәмам буталып бетте… Нәрсә сөйләгәнен белмәде.

– Мин Әлтафинын әйткәнен генә әйтәм, белденме шуны? Анладынмы?

Аннары нәрсә сөйләгәнен Зарифуллин бөтенләй белмәде. Ахрысы, сүз методика, педагогика фәннәренә таба кереп китте.

– Толстойнын педагогик карашлары, – диде Зарифуллин, – төптән тикшереп карасан, Константин Дмитриевич Ушинский тәгълиматына барып тоташа. Толстой шуны дәвам иткән һәм язучы буларак шул юнәлештә хикәяләр язган…

Зарифуллин Ушинский һәм Толстой турында тагы да әллә ниләр сөйлисе иде, ләкин Комиссарова һаман да аның бармакларын ычкындырмаган икән.

Мондый халәт аны тагы да бутады, тагы да ныграк тирләтте. Ул үзен, егет буларак, кыз кеше алдында нәрсәдер сөйләргә, акыллы сүзләр генә сөйләргә тиеш дип белде. Һәм сөйләде:

– Педология, – диде Зарифуллин, – бала турындагы реакцион ялган буржуаз теория ул. Ул теориягә ышансан, анын буенча, янәсе, бер төрле балалар акыл ягыннан сәләтле, ә икенче төрлеләр сәләтсезрәк булалар. Утыз алтынчы елнын дүртенче июль карары, минемчә, бик дөрес тәнкыйть итә аны.

Нина каршы килмәде, беткәнче аны тыңлады. Шулай Әлтафи һәм аның йомышы онытылды. Каһәр суккыры! Зарифуллин хыянәтче буламыни болай булгач? Аның уенча, дөньяда иң каты җәза кулланылырга тиешле җинаять — хыянәт. Ярамый бит болай.

– Әлтафиның әйткәнен әйтәсе идем мин.

– Ярый, ярый, аңлашылды.

Мондый методик-психологик-педагогик сөйләшүләр өч кич дәвам итте. Әлтафи карасына катты. Бер-береңә дәшүләр бетте. Зарифуллин исә ике төрле хис арасында калып кешелектән чыкты. Бер яктан, Нина белән очрашу сәгатьләрен ул көтеп ала иде, тормыш бөтенләй күңеллеләнеп китте хәзер аның өчен; икенче яктан, шактый ышанычлы дуслар булып йөреп тә, дустына хыянәт итү аны бик нык борчый иде. Моның бер очы чыгарга тиеш иде. Һәм ул чыкты да. Иртән ат җиккән арада. Тавыш чыгару өчен күпме кирәк! Сәбәбе генә булсын. Әлтафиның арба майлап яткан вакыты иде. Күчәр башларының берсе майланмаган икән әле. Тарантас мае салынган савытны Зарифуллин алган да үз арбасын майлый башлаган. Әлтафи як-ягына каранды — май савыты юк. Ул аның, әлбәттә, кайда икәнен белә иде, тегенең алып киткәнен күреп торды. Ләкин эзләде, озак эзләде. Тәртәгә сөртенде, юл өстенә туры килгән дуганы тибеп җибәрде, сүгенгәләде… һәм шул вакытта кәеф кенә шыңшып арба майлап яткан Зарифуллинны күреп алды… Күзләрен кысып, яңакларына төерләр чыгарды да Зарифуллин янына килеп басты. Тегесе дә, бу кыяфәтнең юньлелектән түгел икәнлеген тәмам аңлап, аягүрә басты. Шул рәвешчә берничә секунд кара-каршы басып тордылар. Моны тәртә арасындагы үгез дә сизенде, ахрысы, һәрхәлдә, җигелгәнче әле шактый вакыт буласы икән дигән фикер башына килгәндәй, ул тәртә янындагы камытлар, ыңгырчак-фәләннәрне таптап, чирәм чемченергә дип лапас буена китеп барды.

Әлтафи йомарланган йодрыгын йомшартты.

– Кулны пычратасы килми инде, жәллим мин сине, падла, – диде дә китеп барды.

Әлтафи ул көнне көн буе ачулы йөрде. Тик кичкә таба гына ул ачуын чыгарырга, бушатынырга әмәл тапты. Тарихчы Галиев бригадирның атын алып училищега кайтырга чыккан икән. Мунча кереп, киемнәрен алыштырып, шифыртланып киләседер, купшы шайтан. Юлда алар Әлтафи белән кара-каршы очраштылар. Әлтафи бәрәңге капчыклары өстендә килә иде.

– Исәнмесез, Галиев абый, – диде Әлтафи, бөтенләй олы кешеләр тавышы белән.

– Исәнме, Хәлимов.

– Кая барыш, Галиев абый?

– Менә училищега кайтып килерга кирәк. Сезгә хатлар да алып килермен.

Шул вакытта Әлтафиның күзе Галиевнең атына төште. Галиев камытны кире ягы — агачлы ягы белән киерткән иде.

– Галиев абый, туктагыз әле. Болай җикмиләр атны…

Әлтафи йөк өстеннән төште, Галиевнең атын туара башлады. Тегесе каршы килмәде, арбадан төшеп, тар чалбар балакларын каккалады, утыз җиденче размерлы ялтыравыклы лак ботинкаларын тузанга буяудан курыккан сыман, аяк очына гына басып ат башына килде. Бригадирның аты чорсыз икән, камыт салдырып киерткәндә баш бирмичә алҗытты. Әлтафи шул вакытта үзенең училище студенты, ә янындагы кешенең югары белемле укытучы, үзенең остазы икәнең онытты. Әллә юри кыландымы ул?

– Атның муенын боза язгансың, – диде ул Галиевкә, кинәт кенә «син»гә күчеп. – Ярый әле бәхетеңнән мин очрадым. Харап итәсе икәнсең…

Ат белән сөйләшкәндә дә шулай ирекле тотты үзен. Ат тыпырчынды, башын селеккәләде.

– Трр, дим, анаңны корт чаккыры! Чү, дим, чү… Нишләдең инде, бирән булган мәллә, кепканы тешлисең…

Бераздан шактый җилле сүзләр дә ычкына башлады Әлтафидан. Ул тәмам чыгырдан чыкты. Галиев исә әйбер әйтә алмады: ат каршында — гаебе, кешеләр каршында ояты зур иде. Хәлимов, дуңгыз, шуны бик яхшы аңлады булса кирәк. Атны җигеп бетергәч, егетләрчә итеп теш арасыннан гына чертләтеп бер төкерде дә Галиевкә кулын ук бирде.

– Кызылъяр тавыннан төшкәндә түшлеген ныгытырга онытма, смотри, – диде. – Бу — бик чыгымчы ат, бер алып-биреп китсә, иманыңны өшкерер бу…

…Училищега барысы да үзгәреп, дәресләрне сагынып кайттылар. Күрәсең, гыйлем дигән нәрсәнең тәме үтеп керә башлаган. Ипи карточкасы да янга калган. Тамак тук, күңел көр иде. Кайтып ике-өч көн торуга, кыр эшләренең нәтиҗәсе буенча бер кичне училищеның гомуми җыелышы булды. Рәхмәтләр белдерелде, ялкаулар телгә алынды. Ахырдан төрле курс студентларының концерты булды. Боларның күбесе инде тыңланган җырлар, ишетелгән шигырьләр иде. Концерт программасында барлыгы ике номерның өр-яңа икәнлеге күзгә ташланды. Болар Нина Комиссарованың авыл сәхнәсендә җырлаган җырын кабатлавы һәм Зарифуллинның рус телендә шигырь сөйләве иде. Соңгысы залда ыгы-зыгы тууга сәбәп булды. Укытучылар пышылдашып сөйләштеләр, зоолог, мыгырдап, директор колагына нәрсәдер сейләде, Галиев тә әсәренде. Зарифуллин Фет шигырен сөйли иде.

На заре ты её не буди,
На заре она сладко так спит,
Утро дышит у ней на груди,
Ярко пышет на ямках ланит.

Директор ризасызланып тамагын кырды. Бары тик рус теле укытучысы гына күзлек пыялаларын туп-туры Зарифуллинның сипкелле борын очына юнәлткән килеш тыныч утыра иде. Зарифуллин исә, рус сүзләрен шактый чиста чыгарып, борынын тарта-тарта иде.

А вчера у окна ввечеру
Долго-долго сидела она
И следила по тучам игру,
Что, скользя, затевала луна,

И чем ярче играла луна,
И чем громче свистал соловей.
Всё бледней становилась она,
Сердце билось больней и больней.

Ник мондый шигырь сайлап алган Зарифуллин? Ник сөйли ул моны? Ах, әгәр бу сорауларга җавап бирә алса иде Зарифуллин! Белми ул аны, аңламый. Ләкин колхоздан кайтканнан соң бары тик шушы шигырьне генә сөйли ала ул. Анысы төп-төгәл шулай.

Оттого-то на юной груди,
На ланитах так утро горит.
Не буди ж ты её, не буди…
На заре она сладко так спит!

Концерт беткәндә, Зарифуллин үзен бик бәхетле кеше итеп сизә иде. Моның сәбәбен ул белмәде. Шуның өстенә сәхнә артына, гомердә булмаганны, рус теле укытучысы Хәлил Фәтхиевич керде. Зарифуллинны эзләп тапты да бөтен студентлар барында аның кулын кысты.

– Фетны яраткан кешедән бик һәйбәт рус әдәбияты укытучысы чыгачагына мин шикләнмим, – диде. – Әйе, Фет, Тютчев, Блок бар әле рус поэзиясендә…

Ләкин Фет кыйммәткә төште Зарифуллинга. Зоолог Исмәгыйль абзый иртәгесен директор янына кереп тавыш чыгарган, имеш.

– Без кемнәрне тәрбиялибез, – дип бәйләнгән, имеш. – Мәхәббәт турында шигырь сөйләргә аның ни хакы бар? Рус әдәбияты укытучысы нәрсә карый?

Зоолог бу уңай белән Нина Комиссарова жырлаган җырны да телгә алган. Шуннан китте тавыш, китте тикшеренү. Кемдер бер хәбәр тараткан: имеш, колхозда вакытта Зарифуллин Комиссарованы озаткалаган, Фет шигыре нәтиҗәсе икән…

Ашыгыч рәвештә өлкән курсларның җыелышы җыелды. Директор, керпе чәчле, кечкенә башлы, озын төз гәүдәле, коры кеше, Зарифуллинны алга чыгарып бастырды. Бер-бер артлы сораулар бирде:

– Колхозда вакытта син рус группасындагы Комиссарова белән кич очраштыңмы?

– Кич клубтан бергә кайттык.

– Барлыгы ничә тапкыр?

Зарифуллин моны күңелдән белә.

– Өч тапкыр.

– Нәрсәләр турында сөйләштегез?

Зарифуллин монысын да күңелдән белә.

– Ушинскийның дидактикасы турында. Педология турында. Дүртенче класста географиядән экскурсия уздыру методикасы турында.

Директорның кечкенә башы югарыдан торып нәгърә орды:

– Ялганлама, Зарифуллин! География методикасы турында сөйләшү өчен кичен кызлар белән очрашмыйлар!

Зарифуллин бер мәлгә аптырап калды. Ә башка максат белән очрашу ничек була икән? Бу фикер Гыйззатуллинга да, Әркәшәгә дә аңлашылмады. Ә директор кызды:

– Кызлар белән очрашырга ни хакың бар синең, ә?

Зарифуллин тагы да аптырады. Чыннан да, ни хакы бар иде аның Комиссарова белән очрашырга? Әйе, әйе, ни хакы бар иде? Әйтик, шул ук мәсьәләләрне нигә Гыйззәтуллин белән сөйләшмәскә? Яки Әркәшә белән? Ничек моны уйламаган соң? Менә бит баш…

– Моның өчен мин сине… Моның өчен мин сине, «Укучылар өчен кагыйдәләр»нең… пунктына туры китереп…

Зарифуллинга тир бәрде. Ул күзләрен йомды. Күз алдына Нина килеп басты. Сөйкемле итеп елмайды. Аның артында Халил Фәтхиевич күренде. Колакка аның ягымлы тавышы ишетелгән сыман булды:

– Фетны яраткан кешедән бик һәйбәт рус әдәбияты укытучысы чыгачагына мин шикләнмим…

Теләсә кайсы пунктына туры китерегез, әмма Зарифулин үкенми хәзер! Әнә ул залга карады. Залда бер генә укытучы да юк иде. Хәйләкәр бу директор. Студентлар башларын түбән игәннәр. Күңелсезләр. Менә берәү торып басты. Әлтафи! Бу батыра инде. Әйдә, батырыгыз!

– Кәшипович! Нәгыйм Кәшипович! – Әлтафи ачулы иде. Нәрсә әйтмәкче була бу? Моңарчы Нәгыйм Кашиповичка беркемнең бернәрсә әйтә алганы юк иде. Әлтафи тотлыкты.

– Ни… Зарифуллин белән без бер фатирда тордык. Көндәлек эшен йөз илле процентка үтәп барды. Рус группасындагы Комиссарова белән ул ялгыз кайтмады. Без гел өчәү йөрдек…

Зал җинеләеп китте. Әлтафи ялганламый иде: ул һәр кичне күңеле белән урамда, Комиссарова белән Зарифуллин арасында була иде.

Сәнгать коллары

Сәнгатьнең тамак туклыгы яки ачлыгы белән бернинди уртаклыгы юк. Сәнгать — мөстәкыйль, ул ашказаны, корсак фәлсәфәсеннән югары. Сәнгать ягылмаган бүлмәләрне, чишенмичә йоклауларны исәпкә алып вакланмый, салкын клубларның зәңгәр-яшькелт боз каткан тәрәзәләрен, йолдызланып торган стеналарны ул санга сукмый. Аның законнары мөстәкыйль, ул, теләсә, суыкны да, ачлыкны да буйсындыра, Чөнки ул — йөрәк эше.

Педучилищеның төрле курс студентларыннан җыелып оештырылган үзешчән сәнгать түгәрәге үз репертуарына бик күп нәрсә алган иде: монда спектакль дә, концерт та, фокуслар да, гимнастик күнегүләр дә, инсценировкалар да бар иде. Әлтафи — сәнгать түгәрәгенең художество җитәкчесе, старостасы, спектакльнең режиссёры, билетлар ясаучысы, билет сатылудан җыелган акчаны профсоюз оешмасына тапшыручы, күрше-тирә колхоз клублары белән сөйләшүләр алып баручы һәм афиша язучы. Хәер, аның вазифалары әле сәхнәдә дә бар: спектакльдә ул баш рольләрне уйнаучы, хорда җырчы, фокуслар күрсәтүче һәм башкалар.

Күрше авыл — Мәтәскә клубында концерт бара. Клуб тәрәзәләренең күбесе бөтенләй томаланган — пычкы чүбе тутырганнар да такта сукканнар. Адәм авызыннан пар чыга, әмма халык — олысы-кечесе клубта. Чөнки сугыш вакыты — халыкның бөтен рухи тормышы клубта. Халык киләчәк җиңү турында шунда ишетә, кайгысын-хәсрәтен шунда онытып тора. «Пелучилищедан килгәннәр» дигән зур хәбәр исә халыкны тагы да ныграк дәртләндергән, йортларны-капкаларны бикләп, бөтен авыл клубка тулган иде. Концертның иң шәп номеры, Әлтафи уйлавынча, хор башкара торган борынгы халык җыры — «Дүдәк» булачак иде. Репетиция вакытында моңа яңалык кертте. Җыр менә болай башкарыла:

Б а ш л а п җ ы р л а у ч ы (Баязитова)
Биек тауның башларында
Үсеп утыра карт усак.

Х о р
И-и, дүдәк, дүдәк, дүдәк,
Басмастөндә дүрт үрдәк.

К ы з л а р
Кыйгак, кыйгак!

М а л а й л а р
Бак, бак, бак…

Әлтафиның яңалыгы нәкъ шул урында гамәлгә кертелә: казлар кычкырамы? Кычкыра. Үрдәкләр бакылдыймы? Анысы да бар. Әмма табигать бөтенлекне ярата. Тарих укытучысы әйтте бит: тереклек, яшәеш — бербөтен система, диде. Әйтик, казның атасы да, анасы да бер үк төсле гаңгылдый. Ә үрдәкләр? Менә фантазиягә урын кайда! Яшел башлы үрдәк ата үрдәк буламы? Ул ничек кычкыра? Тарих укытучысы, бәлки, аны белми дә торгандыр, әмма Әлтафи яхшы белә. Бакылдый алмый ул ата үрдәк. Аның тавышы беткән. Тилгән-фәлән күзләгәндә яшел башын кыегайтып сыңар күз белән генә күккә карый да пышылдый ул:

– Пәкъ, пәкъ, пәкъ…

һәм хорда Әлтафи ата үрдәк булып кычкырасы итте. Репетиция шулай барды. Хәтта сәхнәдә дә шулай барды. Ата үрдәккә хәтле. Әмма үз чираты җиткәч, Әлтафи бераз гына каушадымы, әлла аллан ук шулай уйланган идеме, хордан аерылып алга чыкты да клуб матчасындагы керосин лампасына таба башын кыегайтып сыңар күзен кысты һәм чүгәләп ата үрдәк булды да бетте. Хордагы кызлар икенче тапкырын «бак-бак»ны әйтергә дип тигез ритм белән күкрәкләрен күтәреп сулыш алганнар иде, Әлтафи, сәхнә алдында чүгәләгән килеш:

– Пәкъ, пәкъ, пәкъ, – дип рәхәт чикте.

һәм хор шуның белән таралды, бетте. Чөнки Әлтафиның рәвешен күргән кызлар, үзләре дә сизмәстән, нәкъ ул булып чүгәләгәннәр һәм, эчләрен тотып, тыйлыга алмыйча көләләр иде. Секунд үтмәгәндер, бу көлүгә бөтен зал кушылды, көлү алдагы рәтләрдән башлап артка таба тәгәрәде һәм аның саен көчәйде. Тагын бер секундтан сәхнә, зал мондый хәлдә иде: Әлтафи бераз югалыбрак калган (әмма шат!), кызлар көлүдән ерылган авызларын яба алмыйча, әлеге хәлнең бөтен авыр нәтиҗәләрен күз алдына китергәннәр — концерт өзелде (билет бәясе олылардан унбиш сум, балалардан сигез сум иде), малайлар исә ачудан йодрыкларын йомарлап ябык яңакларына хәл кадәренчә мускул ук булмаса да, ниндидер кабарынкы эзләр чыгарганнар, ә зал хахылдый, аяк тибә, чикылдый, сызгыра, кыскасы — бөтен кеше шат, бәхетле иде.

Ничек кирәк алай хор тәртипкә керде, Әлтафи да үз урынына басты. Бу җырны җырлап бетерергә, икенче җырны башлаганчы пәрдәне ябып, кайбер иптәшләр белән конкрет сөйләшеп алырга кирәк иде (Зарифуллин инде пәрдә ябылуга нишләсен ачык белә иде: ике дә уйламыйча, Әлтафиның эченә берне бирергә һәм «падла» дип берне ияк астына өстәргә).

Ниһаять, Баязитова йөзенә җитди кыяфәт чыгарды (анысына педагогика-психология укытучысы өйрәткән иде. Ул болай дигән иде: «Тиешсез урында көләсең килсә, баш бармагыңның тырнагына кара. Ул сиңа берәр кайгыңны исеңә төшерер». «Ник?» – дип сораган иде Баязитова. «Мин шулай әйткәнгә», – дип җавап биргән иде зәңгәр күзлекле укытучы). Әйе, Баязитова баш бармагының тырнагына карады һәм кинәт аның исенә төште: әле күптән түгел генә Сталинград янында аның әтисе үлде бит…

Һәм ул җырның икенче яртысын тыйнак кына башлады:

Шул усакка асылыныр
Муссолини капкорсак.

Болай шома гына барды кебек. «Дүдәк-дүдәк» тә әйтелде, «бак-бак»ны да кычкырдылар, һәм әлеге хәтәр мизгелдә ни өчендер барысы да Әлтафи тагын алга чыгар, тагын башын кыйшайтып кычкырыр дип уйлап алдылар. Әмма Әлтафи чыкмады. Чөнки хор уртасына кереп баскач, агай-эне аңа инде үзенең мөнәсәбәтен һәм ул мөнәсәбәтнең перспективаларын сиздереп алган иде. Әйе, кызлар уйлап алдылар һәм малайлар чын күңелдән «бак-бак-бак» дип кычкырганда… бөтенесе дә чүгәләп, эчләрен тотып тагын көлеп җибәрделәр.

Зарифуллин йөгереп чыгып чаршауны тартты. Шакмаклы зәңгәр чаршау нәрсәгәдер эләгеп маташты, ябылмый калган урынына кемдер килеп тотынды, яптылар. Йодрыклар йомарланды. Ләкин Әлтафиның энә очы кадәр дә гаебе юк иде. Астан кычкырдылар:

– Япмагыз! Җырлагыз! Молодцы!

– Давай, давай!

Бөтен зал рәхәтләнеп көлә иде. Ачтылар. Хор өчпочмак булып тезелгән, өчпочмакның иң очында Баязитова басып тора иде. Ул, куркынып кына, ара-тирә Әлтафига күз төшергәләп, икенче җырны башлады:

Берлин диган башкаланы
Барып күрербез әле.

Бу юлы хор аеруча зур дәрт белән күтәреп алды. «Дүдәк-дүдәк»не әйтә башлаганчы хәтта кемдер бөтен эчен тартып «и-и-и-х!» дип котыртып та жибәрде. Сәхнә бер сулыш белән сулап «кыйгак-кыйгак»ны ярып салды, һәм, «бак-бак»ны әйтер алдыннан, хорда булган бөтен җырчылар, үзләре дә сизмәстән, Әлтафига таба борылдылар. Әлтафи исә тораташ булып каткан (концерт өзелсә, бөтен гаеп үзендә булачагын ул инде аңлаган иде) һәм кая ул ата үрдәк булып кычкыру, аның хәле, гомумән, җырларлык та түгел иде. Әлтафига борылдылар, аның таш йөзен, җансыз карашын тойдылар һәм… нәкъ баягы урында бөгелеп төшеп көлә башладылар. Бу көлү сәеррәк, куркудан көлү иде бугай, Зарифуллин тагын чаршауга барып ябышты. Әмма халык тавыш куптарды:

– Япма, энекәш, япма! Молодцы!

– Давай, давай, җырлагыз! Сключительно шәп чыга, даваегыз!

Бөтен зал гөж килә, барысы да бәхетле көлү белән шаркылдыйлар, сызгыралар, хихылдыйлар, кул чабалар иде.

Баязитова куркынган кыяфәт белән җырның соңгы яртысын башлады:

Центральный урамында
Җырлап йөрербез әле.

Залдан кемдер ачы тавыш белән ярып «и-и-х!» дип сөрән салды, һәм, хорны көтеп тә тормастан, «дүдәк-дүдәк»не залдагы халык башлады. Хорның инде элеккеге тәртибе югалган иде. Шуңа күрә «бак-бак»ны малайлар-кызлар бер булып кычкырдылар һәм нормаль генә бетерәбез дип торганда (инде сәхнәдә көлүче юк иде), залдан берничә кеше «пәкъ, пәкъ» дип, ата үрдәк тавышын бирде, һәм шул мизгелдә зал белән сәхнә арасында аерма бетте.

Клубта булган бөтен халык — залдагысы, сәхнәдәгесе, сәхнә артындагысы, морҗа өстенә кадәр сырышкан малайлар, алгы рәттә тезләренә бала утырткан хатыннар, колакчын бүрекле ирләр — чайкала-чайкала, буыла-йөткерә көләләр иде.

Концерт беткәндә, чаршауның теге ягында гел мактау сүзләре генә ишетелеп торды.

– Молодцы! Унбиш тәңкә жәл түгел!

– Тагын килегез! Егерме тәңкә булсын!

Бу минутта бөтен кеше шат иде.

Әлтафи «самосуд»тан котылып калды. Әмма шул көннән соң аңа «яшелбаш» дигән кушамат тагылды. Киләчәк буыннар, әгәр бу кушамат Әлтафи Хәлимовның нәселенә күчсә, моның сәнгать тарихына бәйле икәнен башларына да кертмәячәк инде…

Торма дигән бер дару…

Нина Комиссарованың бик нык кыставы аркасында алдагы концертны алар авылында куймакчы булдылар. Рус авылында син «дүдәгең» белән берни эш майтара алмыйсың. Программа төзү тагын шул ук Әлтафи өстендә иде. Концертка өч көн кала, инде белдерү язылып, андагы җиде орфографик хата рус теле укытучысы тарафыннан төзәтелгәч, бер төнне Әлтафи үзенең өчлек союзын җыйды.

– Комиссарованы яздыңмы? – диде Гыйззәтуллин, гадәттәгечә, «ң» авазын әйтмичә генә. – Концертны шуннан башлыйк.

– Надан син, – диде Әлтафи, аңа карамыйча. – Авыл малае булып тугансың инде син, шул авыллыгың белән яшәп, авыллыгыңны кабергә алып китәчәксең.

– Ә үзең соң! Үзең соң! – дип, Гыйззәтуллин каршы килеп маташкан иде, Әлтафи аны сәнгать, сәхнә законнары белан төп башына утыртты. – Иң шәп җырчыны иң беренче итеп чыгаргач, син наданны кая куям мин? Комиссаровадан соң сине ничек чыгарыйм мин сәхнәгә? Син шуны да белмисеңмени? Усман Әлмиев концерты дип афиша язалар, сагать ярым буе җыен вак-төякне җырлаталар-биетәләр дә, Усман абыең иң ахырдан гына килеп чыга! Син шуның да хикмәтләрен белмисеңмени?

Гыйззәтуллин, әлбәттә, моны белми иде. Моны Зарифуллин да белми иде, һәм ул, сүзгә катнашмыйча гына, борын очын тирләтеп, программа язарга әзерләнде. Моны Әлтафи үзе дә белми иде, Усман Әлмиевне аның күргәне дә юк иде, ул бервакыт шәһәрдәге туганнарының бу турыда сөйләшкәнен үзенең сизгер, җитез колагына эләктереп кенә калган иде.

– Программа күп телле, күп милләтле, аңлаешлы булырга тиеш, – диде Әлтафи, йөзенә идеология хезмәткәре чырае чыгарып.

– Әйе, аңлаешлы. Болай итәбез…

Зарифуллин, программа язылып беткәч, борын очындагы тир бөртеген җиң якасы белән сөртеп алды. Программада мондый пунктлар бар иде:

Төрле милләт киемнәреннән киенеп чыгып җырлау. Алты кеше. (Патша заманында вак милләтләргә мөнәсәбәт.)

Татар җыры. (Руслар аңларлык булсын. Бу ремаркаларны Әлтафи үз кулы белән өстәде.)

Мари җыры.

Частушкалар.

Яшелчәләр җыры. (Моны Зарифуллин кертте: элекке заманда татар халкы яшелчә үстермәгән, шул мәсьәләгә аңлатма ясыйбыз, диде.)

Инсценировка. «Мужичок с ноготок» әсәрен сәхнәдә уйнау. Сәхнәгә куючы — Ә. Хәлимов.

Нина Комиссарова җырлый.
Программа иртәгесен Нинага күрсәтелде, Нина кызлар белән сөйләште. Кием юнәтү, грим эзләү кебек рәхәт, күңелле мәшәкатьләр башланды.

…Клуб шыгрым иде. Рус авылында программалы концерт биреп кара әле син! Коточкыч җаваплы эш бу! Бәрәңге ничек тә ярый иде. Ә бит монысы акчалы концерт. Нина әйтә, безнең авылда татарча белмәгән кеше юк, гомер буе татарлар белән чәбәләнеп кунакка йөрешеп яшәделәр. ди. Катерина дигән бер карчык хәтта татарча яулык бәйләп, татар авылына ашка да бара һәм Хәтирә булып бит сыпырып, татар карчыклары белән бергә дога да кыла, ди. Гыйззәтуллин юаш кына сорап куйды:

– Ул карчык килерме соң? – диде.

Әлтафи мәсьәләне вакларга яратмый иде, шуңа күрә Гыйззәтуллинга нәфрәт белән карап алды, дәшмәде.

Концерт алтынчы пунктына кадәр әйбәт, төзек барды. Төрле милләт җырларын халык бик ошатты. Әлтафи кызыл күлмәк, картуз, күн итек киеп, телен катыландырып, рус булып җырлады.

Урыс, урыс, урыс диеп
Безне мыскыл иттеләр.
Балалары джыласа да,
«Урыс киля» диделәр.

Ну, эт тә инде, сабакы! Ничек чын күңелдән җырлый, рәхәтләнә бит! Патша заманындагы тормыштан һәр милләт вәкиле шулай берәр нәрсә җырлады. Номер шәп барды.

Руслар чын күңелдән кул чаптылар. Икенче номер әзерләгәндә артистлар тәмам рольгә кереп беткәннәр иде инде. Ни каушаучан Зарифуллин да сәхнәгә кыю гына чыгып басты. Әлтафи төзегән программа буенча ул «руслар аңларлык» татар җырларын җырлады.

Аклы ситса күлмәгемнең
Якалары шулкавай.
Ярың булса бисталкауай,
Талкавайлар гатауай.

Зарифуллин аска — халыкка күз ташлады, һәркемнең йөзендә эчкерсез елмаю, кызыксыну күрде ул. «Болар мәтәскәләргә караганда да ихлас белән тыңлыйлар» дип уйлады Зарифуллин һәм кыюрак җырлап китте.

Сары, сары, сап-сары
Желтый цветок саплары.
Мин желтаймый, кем җелтайсын,
Килми поклон хатлары.

Молодец, Зарифуллин! Бишле сиңа, билләһи, бишле! Зарифуллин сәхнә артында кемнәрненңдер ябык, сөякчел кочакларына кереп чумды.

Аңа хәзер ике дөнья бер — уртасы камыр иде. Чөнки башкача ялгыз номеры юк иде аның.

Мари җыры Гыйззәтуллинда иде. Бичара, бәхетеңне бер сыер сөзсә… Мари җыры дип җырлаганы тегенең удмурт җыры булып чыккан. Җыр бетүгә, залдан берәү күтәрелеп сәхнә артына менде. Шушы авыл мәктәбендә математика укыта икән, сугыш инвалиды һәм ул чип-чиста удмурт икән. Ул Нинаны бер читкә чакырып кызу-кызу пышылдады. Үзе бераз калтырана иде. Чаршауга сипкелле яңагын терәп Зарифуллин аларны тыңлап торды.

– Ни эшлисез сез? Нәрсә эшләдегез? – диде удмурт математик. – Шулай ярыймыни? Хулиганнар җыры бит ул! Кем өйрәткән аны?

…Гыйззәтуллинга бу турыда әйтеп тормадылар, һәм ул, үз бурычын намус белән үтәдем дип ышанып, эченнән тыйнак кына рәхәт чигә иде.

Частушкалар әйбәт чыкты. Нина авылдашлары арасыннан сары чәчле, ак керфекле, зәп-зәңгәр күзле бер гармунчы егетне концерт башланганчы ук сәхнә артына двухрядкасы белән алып менгән һәм Әлтафи белән Баязитовага репетиция ясаткан иде. Әлтафи ак керфек белән тиз дуслашты, исемен сорамаган көе үк Ванька дип җилкәсеннән кагып сөйләшә башлады, зәңгәр күзле егет, чыннан да, Ваня исемле булып чыкты.

һәм менә Әлтафи белән Баязитова үз гомерләрендә беренче тапкыр двухрядкага җырлыйлар. Тальянга мәнди анасы да җырлый аны! Әлтафи бу юлы кызыл күлмәк өстеннән киң каеш та буган, картузын (Нина әтисенеке) купшыландырып кырын кигән һәм төссез тонык чәчләрен хәл кадәренчә читкә чыгарып, кызыл һәм яшел мунчаладан ясаган бер чәчәк тә кыстырган иде. Ул, ике дә уйламыйча, частушкаларны бик кыю рәвештә бәрде.

Маша печку натопила,
А плита холодная.
Накормила лейтенанта,
А сама голодная.

Ул җырлаганда кулы белән Баязитовага төртеп күрсәтеп җырлады, кыз Маша икән. Әлтафиның эш жиңел аның, русчасы чиста чыга, ничә әйтсәң дә, элек-электән шәһәрдә туганнары бар, ә Әлтафиның аларга инде ике тапкыр барганы да бар. Шәһәр юлында Әлтафи характеры белән русча күпме сүз, күпме сөйләшү булмагандыр!

Әмма Баязитованың рус грамматикасы белән эш шәптән түгел. Ул шуны сизепме, сүзләрне гадәттәгедән бигрәк ватты.

Чай пею, чай пею,
Чай пью из чайника, –

дип ярды ул үзенең чиста, саф тавышы белән, һәм, секундның меңнән бер өлеше тизлегендә нәрсәседер дөрес түгеллеген сизеп, йөрәге кискәләнеп алды. Аннан ул юаш, кызганыч тавыш белән тәмамлады:

Моя характер такая —
Я люблю начальника…

Әлтафи аның грамматикасына бик нык ачуы килеп, тезләрен калтыратып басып тора иде, җырның икенче яртысы ярыйсы гына чыккач, бераз тынычланды.

Концерт ярыйсы гына җиңеләеп, бетүгә таба бара иде. Бернинди мәшәкатьсез яшелчәләр җырын башкарып чыктылар. Нина — борыч (кызыл юбка, кызыл косынка), Баязитова — суган (сары юбка, сары яулык), Гыйззәтуллин — торма (Әлтафи әйтте: синең каны качкан, көл сипкән битеңне бернишләтасе түгел, койган да куйган торма инде син, диде), Әлтафи — кишер (кызыл күлмәк биргән эффектка риза булмыйча, ул битен дә кып-кызыл итеп буяды), Зарифуллин кыяр партиясен башкарды. Зарифуллиннан кыяр ясавы кыен булмады; Баязитова алып килгән яшел әбиләр күлмәге бар иде, Зарифуллинны шул күлмәк белән төрделәр, ә башы аның болай да кыярга охшаган иде.

Җыр Әлтафидан башланды. Ул, күзләрен ярым йомып, башын арткарак ташлап, үзенә-үзе чиксез зур ышанганлык белән җырлады.

Яшелчәләр арасында
Әһәмиятле кишер.
Кишер утырткан агайлар
Зур уңышка ирешер.

Әлтафи җырлаганда «р» авазларын аеруча яратып, ырылдатып әйтә иде, бу җыр текстында аның бәхете басты, ул туйганчы ырылдады.

Нина, елмаеп, залны яратып җырлады:

Яшелчәләр арасында
Әһәмиятле борыч, Мине яратып үстерсәң,
Акча алырсың бер уч.

Чират тормада иде, торма бераз гына каушап китте һәм, ялгышып, милләтләр җырындагы Нина куплетларын башлады:

Чуаш, чуаш, чуаш диеп,
Безне мыскыл иттеләр.

Зал башта аңламый торды, ул арада торманың уң як кабыргасына дык итеп берәү төртте. Сыны каткан торма борылып караса, кишер икән. Кишер тешен кысып аңа пышылдады:

– Падла, изәм мин сине, – диде.

Тормага аң тиз килде, һәм ул текстын алып китте:

Яшелчәләр арасында
Торма дигән бер дару…

Зал хатаны белми калды һәм бу номерга да рәхәтләнеп кул чапты.

Ниһаять, инсценировкага да чират җитте. Әлтафи тәки этләнде, әмма номерны әйтеп торучы Нинадан үзе теләгәнне эшләтте. «Әсәрне сәхнәләштерүче Әлтафи Хәлимов» дигәнне әйттерде. Сәхнәләшкән әсәр өчен авылга махсус бер малай алып бардылар. Бу — биолог Исмәгыйль Идрисовичның шәһәрдән кунакка кайткан алты яшьлек оныгы, өч кат бумази ыштан, ике-өч кат блуза кигән, күбенгән битле, таза, авыр (Әлтафи, күтәреп карап, өч потка бетмәс, диде), Илдар исемле малай иде. Илдар сәхнә артында утырганда берөзлексез ашады, әбисе аңа төп-төгәл бер кило прәннек биреп җибәргән һәм җиде йөз илле грамм сыешлы яшел пыялалы шешәгә тутырып сөт тоттырган иде. Ә сөт хәтәр! Моны Әлтафи да, Зарифуллин да, Гыйззәтуллин да белә иде.

һәм ул хәтәрлек үзен тиз сиздерде. Әлтафи сәхнәдән:

Гляжу: поднимается медленно в гору
Лошадка, везущая хворосту воз, —

дип әйтеп кенә бетерде дә зур канәгатьлек белән сәхнә куенына карады. Нәкъ шул секундта (минутта түгел!) калын тун, тире бияләйләр, яхшы мех бүрек кигән Илдар (аның әтисе Яңа бистәдә мехкомбинатта эшли икән) сәхнәгә чыгарга тиеш иде, һәм аны Гыйззәтуллин белән Зарифуллин, артыннан төртеп, парталардан ясалган сәхнәгә менгереп тә маташалар иде инде. Әмма Әлтафи әйткән өч потка тагын бер кило прәннек һәм җиде йөз илле грамм сөт өстәлгән Илдарны парта-сәхнә өстенә төртеп менгерү шактый авыр эш булып чыкты, һәм бу эш бераз гына сузылды. Әлтафи сәхнәдә инде «Здорово, парнище!» дип әйтергә җыенып үзенең зур авызын ачкан һәм соры битенә артистларча елмаю чыгарып сәхнә куенына карап тора иде, Зарифуллин белән Гыйззәтуллин «парнище»ның артыннан этеп парта өстенә менгерергә соңгы омтылыш ясап яткан мәл иде — парнище, әллә кием калынлыктан, әллә башка сәбәптән, тиз генә менеп баса алмыйча матавыкланды һәм, һич тә көтмәгәндә, һич тә уйыамаганда, бик кинәт кенә, кирәксез бер урында — сәхнәдә — бөтенләй артык булган бер тавыш чыгарды…

Бу секундта дөньяда иң бәхетсез кеше иде. Ул тешләрен шыгырдатты, мыгырдап сүгенде һәм кешеләрне сүкте. Номер өзелү алдында иде. Әмма ул Илдарны түгел, а көтелмәгән хәлдән югалып калган мокытларны — Зарифуллин белән Гыйззәтуллинны сүкте.

Бу ситуациядә югалып калмаган бердәнбер шәхес Илдар иде һәм ул үзенә тиешле сүзләрне бер дә каушамыйча, тавышын җиренә житкереп әйтте:

– Ступай себе мимо!

Аннан инсценировка рәтле генә барды.

Нина Комиссарова, үз чираты җиткәч, зур кызга әйләнде дә калды. Ул «Не брани меня, родная», «И кто его знает?», «Огонёк» дигән өч җыр җырлады, ак керфекле егет, двухрядканың сөяк төймәләрендә бармакларын шудырта-шудырта, яратып аңа карап-карап ала иде. Әлтафи сәхнә артында үзенә урын тапмады.

– Бульше монда килдем юк, – диде ул режиссёр һәм администратор тавышы белән.

– Ник алай дисен, мәтәскәләргә караганда да халык яратып тынлый бит, – диде беркатлылыгы белән.

– Надан син! Надан! Авыллык көчле синдә! – Әлтафи чын йөрәктән дулый иде…

Тормышның мәгънәсе — егетлектә…

Җәй башында имтиханнар бетүгә хәрби латерьга китәргә әзерлек башланды. Кызлар авылларына таралып беттеләр. Училищеда малайлар гына калды. Гыйззәтуллин белан Әркәшә лагерь тормышыннан бераз шүрлиләр иде. Дисциплина бик каты, диләр. Чыдап булырмы? Йөгерү, йөзү, шуышу, сикерү буенча нормативлар бик авыр, диләр! Хур булмабызмы?

Бары тик Әлтафи гына шат йөрде. Ул әллә каян гына солдат фуражкасы табып киде, ремень буды — чын солдат булу өчен аңа буй белән тәненә бераз ит кенә кирәк иде.

Лагерь Казан тирәсендә булганлыктан, барышлый Казанны да күрергә дип, ике көн запас калдырып чыгып китәргә булдылар.

Шәһәргә китәр алдыннан Әлтафи ике көн, ике төн үзенә урын тапмады. Чөнки бөтен училищега бер Әлтафиның гына шәһәр, трамвай, дүрт катлы йорт һәм шәһәр урамында теләсә кем кереп чыгарга рөхсәт ителгән туалет күргәне бар икән. Бер вакыт берәү, икенче вакыт икенче! Әлтафи шул ике көн эчендә геройга әйләнде дә куйды. Шәһәр урамында безне ташламассыңмы? Трамвайга кергәч билет алышырсыңмы? Вокзалга ияртеп алып барырсыңмы? Әлтафи ул көннәрдә бик горур йөрде. Әркәшә дә, Зарифуллин да, Гыйззатуллин да Әлтафиның данына кызыгып эчтән яндылар, аның вак-төяк йомышларын үтәделәр…

Поезддан төшүгә Казан педучилищесының тулай торагына барып урнаштылар да сөрлегә-сөрлегә театрга киттеләр. Беренче тапкыр шәһәр күрү, беренче тапкыр театрда булу… Курчак театры Академия театрының сәхнәсендә бер спектакль куя икән. Сәхнә уртасына кара чаршау корып сарай сыман бернәрсә салганнар. «Чуртан кушуы буенча» дигән әсәр куела. Йа ул чыгып әйтүче артистның матурлыгы! Андагы чәч, андагы каш, андагы мөлаем тавыш! Вәли Гаффаров, диде. Шундый хикмәтле кешедә шундый гади исем белән гади фамилия булса да булыр икән!

Курчакларның музыкага биюләре, җырлаулары, кулларын күтәреп күз яшьләрен сөртүләре малайларны тәмам саташтырды. Әркәшә, Зарифуллин, Гыйззәтуллин моны күреп тораташ булып каттылар. Тик Әлтафи гына дөрләгән күнелләргә салкын су сипте:

– Артистлар астан кулларын тыгып уйнаталар аларны, – диде ул, бер дә исе китмичә генә. Бу сүзгә Зарифуллин бик рәнҗеде. Үзе теш арасыннан чертләтеп төкергән сыман бер хәрәкәт ясады.

– Ни чыкмаса синнән чыга инде, әнә бит үзе җылый, үзе көлә, артистның бер катышы юк монда, – дип каршы төште.

Гыйззәтуллин да бәхәскә керде:

– Монда бер хикмәт бар, ну, тульке артист уйнатмый аны, — диде.

Шәһәрдә йокы тәмле була. Уянып-уянып китәсең, рәхимсез асфальтта йөреп коргаксыган аяк сеңерләре меж-меж итеп сыкрап алалар, аның саен йоклыйсы, ыңгыраша-ыңгыраша, хөкүмәт мендәрендә авызыңнан селәгәйләр агы-зып йоклыйсы килә. Әлтафи әйтә, хөкүмәт мендәрләре карга йоныннан эшләнгән була, ди. Иртәгә көн буш, Әлтафи булганда кайгырасы юк, «Чаткы»да «Потёмкин броненосецы» дигән фильм буласы.

Көн эссе, асфальт эрерлек эссе иде. Урамга чыгуга, барысы да шәһәрнең хөрриятеннән файдаланырга керештеләр. Бу хөррият түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде. Моны педпрактикада дәрес планын номерлап төзеп остарган, дөнья күргән Әлтафи түбәндәгечә сурәтләп бирде:

Теләгән кеше теләгән кинотеатрга китә, керә, карый ала, бу сиңа авыл җире түгел, монда көндез дә әллә ничә җирдә тәрәзә каплап кино күрсәтәләр.

Монда хәтта зоопаркка да барырга мөмкин. Анда дөньяның бөтен зонасыннан хайваннар бар: ишәк, кыр тавыгы, кара томшыклы ак каз, дүрт мөгезле сарык һәм Америкада гына яши торган кәҗә.

Монда теләгәнчә мороженое ашарга мөмкин һ. б.
Гыйззәтуллин, Зарифуллин һәм Әркәшә бу планның беренче һәм өченче пунктларын кабул иттеләр. Башка малайлар зоопаркка киткәндә, алар Әлтафины уртага алып «Чаткы»га килделәр. Ярым караңгы залга кереп, асты әйләнмәле урындыкларга урнашып терсәкләрне терәп куюга, һәркем рәхәтка чумды. Җир шары ник әйләнүдән туктап тормый шунда! Менә бит әле планетаның СССР дигән мәһабәт бер илендә Ташлытау педучилищесының дүрт студенты бар. Һәм менә шул дүрт студентның үз гомерләрендә инде икенче тапкыр законлы, номерлы урыннары бар. Моннан аларны беркем дә куып чыгара алмас! Беркем дә! Завхоз Исмәгыйль агай да, педагогика укытучысы да, хәттә директор да! Рәхәт бу шәһәр тормышы. Менә кайда үзеңне шәхес итеп сизәргә була! Экранга яктылык көлтәсе төште, тавышлар тынды. Рәхәт булып китте. Мәсәлән, Гыйэзәтуллинга. Әллә бу сугыш елларында муен нечкәргән, әллә еллар буе белем төйгечләп баш авырайган, ни хикмәттер, аска төшә дә китә баш, төшә дә китә. Ләкин рәхәт. Дөньяда яшәве гомумән рәхәт. Ничек әле туылган. Әйе, ничек әле туыл…

һәркемнең үз мәшәкате бу дөньяда. Зарифуллин сеанс башланыр алдыннан унике порция арзанлы мороженое ашаган иде, зрәгә генә кино барганда эче бора башлада. Түзде Зарифуллин, түзмәде түгел. Нишләргә? Торып чыгып китәр идең — караңгыда ишекне каян табасың? Ишек табып чыксаң да, аннары нишләмәк кирәк? Ну бу эчне! Зарифуллинның шундый бервакытта хәтта дәрес өзгәне булды.

…Урындыкның астына ике кулы белән чытырдатып ябышкан Зарифуллин күзләрен йомып язмышын каргап утырды. Бер бәхетең булмаса булмый инде. Нәкъ шушындый хәл педучилищеда зачёт дәресе биргәндә булган иде. Анда Зарифуллин эшнең нәрсәдә икәнен аңлап тиз генә фәлән күнегүне эшләргә бирде дә, методистның гаҗәпләнүенә каршы, дәресне ташлап чыгып та китте. Күнегү озын иде, мәктәп ишегалдыннан искитмәгәнгә салышып тынычлап кына кире кергәндә, бу тынычлануның вакытлы гына икәнлеге мәгълүм булды. Зарифуллин кире борылды. Шулай класска керә алмыйча, ул ишегалдында мәктәп белән ике арада киләп сарып шактый йөрде. Укытучысыз калган класс нишләр? Методист нәрсә әйтер? Педпрактиканың зачётын нишләтәсе? Бу сораулар аның башына кереп тә карамады. Чөнки авырту бик яман иде. Дөнья кайгысын кайгыртырлык чама юк иде. Зарифуллин ул чакта дәрескә кереп тормады, авыл ындыр артына чыгып көлтә чүмәләләре арасыннан гына училищега тайды. Менә хәзер нәкъ тагын шул хәл. Моның нәрсә белән бетәсен ул үзе генә белә. Ул төш күргәндәге кебек экрандагы хәлләрне баш мие аркылы уздыра. Янында гына Әркәшә тавышы. Әркәшә кайчаннан бирле инде экранда барган хәлләрнең артистлар уйный икәнлегенә төшенә алмыйча утыра. Әлтафи аны сүгә:

– Күрмәдеңмени, утызынчы елларда ук чыккан фильм дип язганнар иде?

– Юк инде, ничек алай булсын. Теге вакытта төшергәннәр моны. Әй, дим, төшергән вакытта ничек безнекеләрне үтереп бетермәделәр икән?

– Юк, дим, надан. Артистлар уйный моны…

Әркәшәнең, гадәт буенча, дулкынланудан борыны тыгыла.

– Булбагадды чыд булса да сөйләбә…

Бу тавышлар Зарифуллинның бер колагына керә, икенчесеннән чыга. Аның үз хәле хәл. Аның хәле шундый дәрәҗәдә ки, моны әйтмәгән көе Әлтафи сизде. Бәлки, күршеләр дә сизгәннәрдер, чөнки бервакыт урындыклар шыгырдады, ыгы-зыгы килеп алдылар. Әлтафи обстановканы тиз бәяләде.

– Моннан сеанс бетмичә чыга алмыйсың син, – диде ул. – Бер генә юл кала: сеанс бетүгә туп-туры Кабанга йөгерербез. Син с ходу чумарсың…

Сеанс беткәндә, урындык тавышына сискәнеп, Гыйззәтуллин уянды. Бичара… Ул үзен фронтта дип төш күргән һәм урындык тавышын автоматтан ату дип аңлаган да яман кычкырып сикереп торды. Экранда «Конец» дигән сүз тора иде. Аны Әлтафи өстерәп якты дөньяга алып чыкты. Ялт иткән эссе бер көн икән. Асфальт йомшаган, Әлтафи артыннан өч малай снаряд тизлеге белән Сафьян урамыннан Кабанга ыргылдылар. Шәһәр халкы аны-моны сизми калды. Тик су кырыендагы кап-кара күзле, чуен китегедәй кара тәнле, чандыр, уч төбе хәтле генә ыштан киеп куйган шәһәр малайлары гына боларга бераз сәерсенеп карап тордылар, чөнки Зарифуллин суга чалбарын салмыйча гына кереп китте, Әлтафи исә балакларын бау белән буып куйган озын солдат ыштаныннан керде… Бик нык кыстагач, Әркәшә дә яр буендагы өй урыны кадәр урынның тирәнлеген Әлтафидан үлчәтеп җайлап кына суга керде. Үлчәгән вакытта Әлтафи бераз гына хыянәт иткән иде, ягъни кайбер урыннарда аягы тимәсә дә, «менә, менә басып торам» дип куз буган иде. Әле дә булса татлы йокы тәэсиреннән арынып бетмәгән Гыйззәтуллин шуның корбаны була язды. Ул яр буеннан йөгереп килеп баш белән суга ыргылды. Ыргылды… һәм, бичара, үтүк урынына төпкә китте. Нибары ун-унбиш секунд үткәндер, Гыйззәтуллин әле үз аңында иде, аңлып-аңлый батты. Аска өстерәүче төп авырлык корсакта иде. Әйе, әйе, ничә еллардан бирле җае килгәндә җиде-сигез тарелкага хәтле чөмерелгән умач ашы, сыек кәбестә шулпасыннан киңәйгән, салынган әрсез корсак аны рәхимсез рәвештә Кабан төбенә, дню пәриенен сарайлары тирәсенә алып китте. Моның шулай булачагын шәһәр малайлары алдан ук интуиция белән сизенгәннәр иде. Шуңа күрә, дию сараена җитәргә аз гына калды дигәнда, Гыйззәтуллин артыннан гел кабыргадан гына ясалган эчсез ике шәһәр малае тимер ук булып атылдылар. Чандыр бармаклар белән тиресен, чәчен учлап эләктергәндә, Гыйззәтуллин инфузорияләр, амёбалар, хламидоманадалар белән мыжгыган Кабан суын мул гына йоткан һәм берөзлексез су кереп торырлык итеп авызын ачып куйган иде. Аны өстерәшергә Әлтафи да ярдәмгә килде. Чирәмгә чыгарып салгач, Гыйззәтуллинның иң беренче эше — сеанс алып ашаган сигез порция фруктовый мороженоедан һәм әлеге инфузорияләрдән арыну булды. Эч кечерәеп калды. Зәп-зәңгәр иреннәрен кыймылдатып, Гыйззәтуллин күзен ачты һәм күк йөзендәге кояшка карады. Аннан үзенең нинди хәвефтән исән-имин калуын аңлап булса кирәк, бер тозлы сүз әйтте. Хәер, киләчәктә укытучы буласы кешегә бу сүзне әйтмәгәндә дә ярыйсы буласы икән дә, ярар инде. Теге кара-чутыр малайлар барыбер боларның кем икәнен белмиләр бит. Алар өчен боларның барысына да бер исем: сала гыйбатлары. Шулай да юньле малайлар туры килде. Зарифуллинның исә була язып калган бу трагедиягә бөтенләй исе китмәде: бик тә, бик тә рәхәт иде су эчендә. Әйе, «Чаткы»да утырган момент белән чагыштырып караганда, бу дөньяда шушы минутта иң бәхетле кеше Зарифуллин иде. Әйе, мондый бәхет Уинстон Черчильдә дә, генерал Макартурда да була алмый.

Бу шәһәр тормышының һәр минуты мәшәкатьле була икән. Яр буенда озак пычтырдаган Әркәшәнең уңышсыз юлга чыкканлыгы билгеле булды. Әркәшә суга кергәндә үк көлке иде: ябык тәнендә чак-чак кына эленеп торган бер метрлы олылар трусигы аркасында ул яр буендагыларның игътибар үзәгендә булды. Элек тә бик тыгыз булмаган резинасы суга кергәч бушады да калды. Яр буендарак кына йөргәнлектән Әркәшә суны шактый болганчыкландырды, һәм бер аягы белән төпне капшый-капшый йөзгән кыяфәт белән таба барганда Әркәшә кинәт кенә үзенең тәнендә жиңеллек сизде. «Әллә йөзәргә өйрәнүем шушы микән?» дип уйлап бетерә алмады, теге дәү трусикның тәненнән шуып төшеп калганлыгы мәгълүм булды. Шуңа күрә коткару мәшәкатьләренә ул катнаша алмады: аның үз кайгысы кайгы иде. Судан ничек чыгарга? Якында гына кызлар чыр-чу килеп су керә, яр буенда кызынып ятучылар да бар. Нишләргә? Әркәшә Кабан ләмен изде дә изде. Трусик табылмады. Ниһаять, Әркәшәнең башына искиткеч бер кыю фикер килде. Укыган кешенең укыган шул! Ул аяк астындагы ләмнән ташландык бер дәү ләгән табып алды. Озак уйлап тормыйча, шуның белән капланды да кыю гына атлап ярга чыкты. Киемнәр су читеннән нибары 4-5 метр җирдә иде. Шул араны тиз генә узарга кирәк, ни әйтсәң дә, бала-чага түгел бит инде син! Бер метр, ике метр, өч… Тукта, бу халык нәрсәдән көлә? Әркәшәдәнме? Кызлар тавышы…

– Малай, малай! Ләгәнеңне кара!

Монысы балалар тавышы.

– Карагыз, карагыз теге клоунны!

Монысы яшүсмер кызлар тавышы. Әркәшә соңгы метрны узды һәм ашыгып кына киенде. Киенеп беткәч йөрәк тә керде: егетләрчә генә итеп теге ләгәнне тибеп җибәрде. Җибәрсә… Күзе шакмак булды. Ләгәннең төбе юк икән. Вәт баш! Төбе булса, әйбернең кадерле заманында аны Кабан төбенә ташлыйлармы соң? Ярга чыгып киенгәч кенә Әлтафи аның колак тишекләренә, чәч араларына бик күп су ефәге уралганлыгын күрде. Чыннан да, Әркәшәнең иягендә генә дә шактый планктон бар иде. Балакны сызганып суга кире кереп чистарынып чыкканда, бәхетсез Әркәшә су төбендәге консерва банкасына басты. Әлтафиның солдат ыштанының бер балагын балтыр тирәсеннән өзәргә туры килде.

Шулай да шәһәрдә тормыш җанлы, кызыклы. Менә рәхим ит — бөтең җирдә «Ял паркы сезне чакыра» дип язып куйганнар. Әлтафи әйтә, монда, ди, хәтта Иделдә боз кузгалгач та трамвайларга язып эләләр, ди: «На Волге ледоход». Аннан бер-ике көннән соң: «На Волге полный ледоход». Вәт кешеләр ничек яшиләр.

Егетләр өченче трамвайга утырып Ял паркына киттеләр. Билетлар, сдачаларны санап алу кебек гаять катлаулы эшләрне Әлтафи берүзе башкарды. Малайлар тәрәзәдән карап әсәренеп бардылар, әмма Әлтафиның игътибарын вагон эчендәге бер инструкция җәлеп итте. Шул инструкциядә язылган булмаса, аны ничек уйлап табасың? Мәсәлән, анда трамвай ишегенең тоткасын борып алып киткән, тәрәзә рамындагы шөрепләрне борып алган өчен күпме штраф түләсе әйтелгән иде. Әһә, бу тоткаларны, бу шөрепләрне борып алып була болай булгач. Чын. Ягъни «Менә бу тотка алына. Аны алырга ярамый. Ләкин кесәңдә егерме биш сум акчаң булсын» дигән сүз инде бу. Бер шөреп бер сум тора икән. Кирәге чыкса нишләрсең? Инструкция кисәтеп куймаса, моны урласы икәнен каян белер идең?

Рәхәтләнеп кино караган, су кергән, Гыйззәтуллинның кәеф яхшы иде, трамвайдан ул туктаганчы ук сикереп төште. Шәһәр шәһәр инде ул, монда һәр адымыңда егетлек күрсәтергә була. Тик Ял паркына килеп кергәч кенә бераз кәефе китте. Спорт мәйданчыгы янында. Монда Хәрби-диңгез училищесы курсантлары волейбел уйныйлар иде. Болар парк карарга килгән җирдән генә, узышлый гына, челтәр аркылы туп бәргәләп яталар. Баш киемнәрен генә салганнар. Йа Хода, болардагы чибәрлек! Ул гәүдә, ул битләр, ул яссы каеш белән буып куйган билләр, ул буйлар! Тупны әллә каян гына, бармак очына гына кабул итеп алалар, туп жиргә төшүнең нәрсә икәнен дә белми. Бу егетләрдәге тазалык, куәт, сәләт! Болар гел мускулдан һәм матурлыктан гына ясалганнар бит! Егетләр моны ерактан торып сизделәр һәм башларын түбән иделәр. Кәеф кырылды. Бу вакытта аларның барысына да үз гәүдәләре ят булып тоелды. Аска салынган буш корсаклар, еллар буе методика, психология өйрәнеп су тутыргандай куәттән бушап калган беләкләр, арасыннан пароход узып йөрерлек камыт аяклар шул минутта эчпошыргыч бер артык нәрсә булып тоелдылар. Менә бит дөньяда ничек итеп яшәсәң булмый! Барысының да кәефләре кырылды Әлтафидан башкаларыныкы. Әлтафи — мәңгелек оптимист. Курсантларның тубы аутка чыгып еракка тәгәрәп китүе булды, «Менә абзагызны карагыз» дигәндәй горур кыяфәт белән Әлтафи туп артыннан йөгерде. Бер тибәсе килде аның. Волейбол тубы булса да. Һәм ике-өч метр чигенеп, күзләрен тәвәккәллек дәрте белән тутырып, Әлтафи йомылып килде дә шнурсыз солдат ботинкасы белән җан көченә тупка типте. Курсантлар гөр килеп бер көлеп алдылар. Чөнки туп урынында калды, волейбол мәйданчыгына кырык өченче размерлы ботинкасы гына килеп тоште…

Юк, училище спорт ягын бер дә карамаган. Кыш көне ике бармак калынлыгындагы имән чаңгыда йөртүдән башка бер дә тән тәрбиясе кайгыртылмаган. Анда да юньле таяк юк, ярыш вакытларында, мәсәлән, юл буендагы маякларны сындырып таянгалап киткән вакыт аз булмады. Беркету каешлары начар, хөкүмәт чаңгысы чабата башына кигерткәнне бетенләй яратмый. Узган кыш кына, мәсәлән, Әркәшәнең кросс вакытында финишка сыңар чангысы үзе килде (финиш сөзәк тау астында иде), Әркәшәнең үзен әле тагын ярты сәгать көттеләр, салкын җилгә каршы биш чакрым ара узган Әркәшә, финишка килгәч, кулларын аяк арасына ҡысып, бөкрәеп озак елады. Ләкин Әркәшә бик тешләк малай, кай төше өшегәнен тәки әйтмәде. Сугыш вакыты булганлыктан, юньле физрук күрелмәде, ак чыршы баганаларга беркетелгән бердәнбер какшау турникның да тимере күгәреп бөгелеп төшкән иде…

Паркның бер башында чылбырлар белән тарттырылган шома тимерле турник күргәч, егетләр көч сынап карарга булдылар. Тирә-юньдә кеше-кара булмаудан файдаланып, турник астына кереп бастылар. Әлтафи «солнце» ясыйм дип мактанып караса да, булдыра алмады. Әйтерсең анабыз-җир киң галифе, авыр солдат ботинкалары белән аны үзенә тартып тора, ерак җибәрасе килми иде. Җыйнаграк буйлы Әркәшәне дә өчәүләп күтәреп турникка асып карадылар. Җилдә бераз чайкалып торгач, Әркәшә гөрселдәп җиргә коелды. Гыйззәтуллин турникның баганасыннан үрмәләп менеп тимер уртасына күчте. Сигез тапкыр ияген тимергә тиерәм дип бәхәсләшеп менсә дә, аңа әлеге дә баягы үзенең төп байлыгы комачаулады: аның кыстырып куйган күлмәк итәкләре суырылып чыккан, чалбар каешы шактый түбән төшкән иде. Буш капчыкка үсеп чыккандай, ике аягы белән һаваны шактый җилләтеп торгач, ул да Әркәшә юлыннан китте. Зарифуллин гына сары төк баскан ияген ике-өч тапкыр аркылы тимергә хәтле күтәрә алды.

Егетлек сыйфатлары җитми, каһәр! Барысын да беләбез, күп беләбез. Аорта белән плевраны да, сангвиник белән меланхоликны да, ахтунг белән дифтонгны да беләбез. Әнә Гыйззәтуллин белмәгән ни бар бу дөньяда? Училищеда уку чорында күпме алымнарны үзләштерде малаең! Кешеләр татарча килешләрнең урынын белми азаплана, ягъни төшем килешеннән соң кайсы килеш? Юнәлеш килеше кайсы урында? Гыйззәтуллинга моны белү өчен күз йомып ярты секунд ирен кыймылдату җитә. Чөнки: «Безнең Иван юрганга төренеп чанага утырды». Шуларның баш хәрефен җыйсаң, татар грамматикасы дәресендә пан булып утырырга була. Ә рус телендә? Монысы да нәкъ шулай. Тик күз йомарга гына комачау итмәсеннәр. Әлеге дә баягы Иван коткара. «Иван родил девчонку, велел тащить пелёнку». Мондый метод Гыйззәтуллинны физикадан да коткарды. Спектрның ак нурларын өйрәнгәндә югыйсә беткән иде Гыйззәтуллин, стипендияләр очкан иде. Салават күперендәге нурларның рәтен белү шулкадәр әһәмияткә ия дип кем уйлаган? Булса соң, кызыл артыннан яшел булса? Барыбер тугелмени? Юк, баксаң алай түгел икән. Стипендия алу белән алмау бер булмаган кебек үк, аерма бар икән. Шул аерманы төшенгәч, Гыйззатуллин төн йокламыйча җыр иҗат итте. Үз гомерендә беренче тапкыр җыр чыгарды. Ул аны Гайшә Баязитовага багышлады. Һәм шул җыр физика дәресендә сират күперен кичәр өчен корбан ителгән тәвә ролен үтәде.

Кызыл, кола, сары, яшел,
Зәңгәр күктә миләүшә.
Спектрның ак нурларын
Өйрәндеңме син, Гайшә?

Нурлар шулай үз урыннарына урнаштылар. Моннан шактый укучы файдаланды. Бу җырга бары тик Әлтафиның гына исе китмәде. Чөнки ул шәһәрдәге туганнарына баргалап йөргәндә әллә кайчан ук инде нурларның рус телендә ничек урнашуларын ятлап алып кайткан икән. «Каждый охотник желает знать, где сидит фазан». Ягъни красный, оранжевый, желтый, зелёный, голубой, синий, фиолетовый. Менә белем алуда нинди хикмәтләр бар! Бу шпаргалка түгел. Гыйззәтуллин шпаргалканы гомеренә яратмады. Дөресрәге, ул аны файдалана белмәде. Бер тапкыр имтихан билеты алгач, ул үзенә эләккән сорауларны язып кәгазен самолёт итеп ясады да укытучы читкә борылган арада артка очырды. Аэродинамиканың нинди законнарына нигезләнептер, теге самолёт Гыйзәтуллинның өч соравын төягән көе кыеклап очып барды да, кирегә борылып, педагогика укытучысының зәңгәр күзлегенә килеп барелде. Шул көннән башлап Гыйззәтуллинның йөрәге әллә нишләде. Кынгыр эшкә тотынса — йөрәге тибә дә, тамак төбе кибә. Ул момент исенә төшсә, Гыйззәтуллин, гомумән, фани дөньяны оныта. Кызара, күзен дым баса. Колагы ишетмәс була. Чөнки бик күп җәфа күрде ул самолёт аркасында. Училище белән саубуллаша язды. Бик кыен булды…

Парктан кайтканда шуларны уйлап кайткан иде Гыйззәтуллин. Ләкин кайсыдыр тукталышта Әлтафилар төшкән икән. Гыйззәтуллин бер мәлгә каушап калды. Ләкин берәүдән дә сорарга кыюлыгы җитмәде. Вак акча күп иде, вокзал булгач барыбер дип, ул бер-ике мәртәбә Вахитов станциясен әйләнде. Ләкин теге кичәге мәһабәт бина, биек эскәмияле заллар, чылбырлы тимер капкалар бер дә күренмәгәч кайгыга төште. Трамвай килә торды, китә торды. Гыйззәтуллин трамвайдан автобуска күчә-күчә, кондукторларның тавашына игътибар сала-сала йөри торгач, азровокзал дигән җирне дә, елга вокзалын да күрде. Көн шактый кичкә авышкач кына ул очраклы рәвештә дүртенче трамвайга утырып бөтен кеше дә төшеп беткәнче барды. Төште һәм… тукталышта Әлтафины күреп елап җибәрә язды. Әлтафи егетләрчә папирос кабып тротуарда тора иде.

– Безобразие, – диде ул, тәмәкесен кызу-кызу суырып. – Син нәрсә, Казан урамында да йөри белмисеңме әллә?

Юдино ягына бара торган поездга кереп бер читкә кысылып утыргач, Гыйззәтуллинның күңеле шулай да канәгатьләнүдән рәхәт чикте. Поезд кузгалгач, ул хәтта борын эченнән генә бер җыр да җырлады. Борын эченнән генә җырлауның сәбәбе бар: менә училищега килгәннән бирле аны Әлтафи мыскыл итә, синең көеңә татар җырының сүзе житми, ди. Гыйззәтуллин моны үзе дә сизә, чыннан да, аңа күп җырларга өстәмә рәвештә клиннар кертергә туры килә, ләкин ул моны көй белмәвеннән дип түгел, артык монлы бала булуыннан дип белә. Әлтафи әйтә, көй белү кешегә табигать тарафыннан йә бирелгән, йә бирелмәгән була, ди. Бервакыт Гыйззәтуллин белән училищеның атына кырдан бәрәңге алып кайтканда Әлтафи аның җырын тыңлаган һәм язып алган. Бичарада көй озынлыгы шул дәрәҗәдә икән ки, сүз өсти-өсти Гыйззәтуллин җәфа чигә. ыңгыраша башлый икән. Әлтафи ишеткән җыр бик гади генә җырланасы икән: «Зөлхәбирә көлтә бирә арбадан кибәннәргә; башың имә, серен бирмә үзеңнән түбәннәргә». Әмма да инде шушы җыйнак җыр Гыйззәтуллин авызыннан чыкканда ни кибәннең, ни Зөлхәбирәнең элә-танагы калмый икән, имеш. «Зөлхәбирә көлтәләрне бирә… бирә арбалардан кибәннәрнең башларына гына, гына… Син башларын да имә, ай, син серләреңне дә бер дә генәдәй бирмә үзеңнән түбән җыен юк-барларга гынай…» Әлтафи арттырырга ярата яратуын, ләкин бу очракта дөрес булырга да мөмкин. Ә бу юлы Гыйззәтуллин бернинди өстәмәсез, дөрес жырлады:

Казан каласы таш кала,
Күп калага баш кала
Атадин бала яшь кала,
Бик күп эшләр башкара.

…Хәрби лагерь малайлардан бөтенләй икенче кеше ясады. Ике ай эчендә элеккеге итне ташладылар, яңа, сол- дат мускулы үсеп чыкты. Йөзәргә, шуышырга, сикерергә өйрәттеләр. Элек колхоз басуында алган физик көч яңадан әйләнеп тәнгә кайтты. Ләкин бу инде алама, тәртипсез көч түгел, бәлки системага салынган хәрби-спорт законнары белән дисциплинага кертелгән яшьлек куәте иде. Ах, училищега килгәнче үк башта хәрби лагерьда бер-ике ай тотып алган булсалар! Күпме гомер үзеңне егет булып сизмәгән көе әрәм узган бит!

Моны Фадеев кына шулай яза ала

Сугыш бетте, сугыш бетте…

Без инде сугыштан соңгы тыныч елда укыйбыз. Инде коммерческий бәя белән әллә ничә тапкыр ипи сатып алдык. Рус теле укытучысы инде өр-яңа яшькелт материалдан китель тектерде. Җилкәләре киң кешегә никадәр килешә икән ул китель! Нәкъ маршал инде. Аның тавышы тагы да көрәйде. Без инде Гогольне, Пушкинны, Лермонтовны, Толстойны, Некрасовны өйрәндек. Безнең миләрдә хәзер сырларның исәбе-хисабы юк. Хәзер төнлә йоклар алдыннан Зарифуллин белән Әлтафи Лермонтовның романтизмы турында бәхәс алып баралар. Гыйззәтуллин инде йоклаганда Некрасов белән саташа. Ул «Кому на Руси жить хорошо» әсәре буенча бишле алды… Әлтафи хәзер рус теле укытучысы белән коридорда авыл хәлләре турында сөйләшеп тора һәм саф рус телендә сөйләргә тырыша. Мәскәү татары елмая, дәресләрдә безгә хәзер катлаулы сораулар бирә…

Без инде училищеның Ташлытаудагы элеккеге йортын карап кайттык. Яз көне иде. Училищеның мәһабәт бинасы янында кояшка чыгып баскан ак чырайлы, күзлекле, озын торыклы кешеләр барысы да газета укыйлар. Боларны Сталинград сугышында әсирлеккә төшкән фашистлар диләр иде. Барысы да бертөсле озын ботлылар. Безгә күтәрелеп карамадылар, укыйлар да укыйлар. Тере фашистларны күрү безгә бик тәэсир итте. Йөрәкләр кызу-кызу типте, тамаклар чатнады. Беребез дә бер авыз сүз сөйләшмәдек. Ә тегеләр берни булмагандай укыйлар да укыйлар. Без үзебезне дүрт ел буенча ачлыкта, салкында тилмертүчеләрне күрдек. Ул көнне кич гомуми торакта сүз шулар турында гына булды. Алар нәрсә уйлап яшиләр икән? Безнең җиргә корал күтәреп килгәннәренә үкенәләрме икән? Бәлки, аларның барысы да гаепле дә түгелдер? Нигә алар безгә күтәрелеп карамадылар нкән?

…Ә берничә атнадан без үзебезнең төп йортка әйләнеп кайттык. Ташлытау станциясеннән әсирләрне төягән соңгы эшелон чыгып китте. Аларны Германиягә, өйләренә озаттылар дип сөйләделәр. Әсирләр яшәгән киң, якты бүлмәләрдә бер атнадан соң дәресләр башланды…

Ул көннәрдә без Фадеев иҗатын өйрәнә идек. Рус теле уҡытучысы акрынлап безне Левинсон, Бакланов, Метелицага гашыйк итте. Ничек иреште ул моңа, беребез дә сизми калдык. Безнең өчен ул көннәрдә дөньяда Левинсон отряды гына бар иде. Левинсон отрядының тар-мар китерелүе безнең йөрәкләрне тетрәтте, хәзер инде укытучы да «теге урынын укыгыз, моны укыгыз» дип әйтми, ул безнең хисләргә юнәлеш кенә биреп тора. Ул безнең кебек күп инструментлы оркестр белән оста дирижёрдай җитәкчелек итә, безгә сөйләтә, сораулар бирә. Күп вакыт, түзә алмыйча:

– Туктагыз, ребятки, бу урынын үзем укымыйча булдыра алмыйм, – ди. – Менә тыңлап торыгыз. Рус теле никадар бай, никадәр сыгылмалы ул.

Һәм ул безне Ерак Көнчыгыш урманнарында йөртеп әллә нинди уйсулыкларга алып чыга. Дулкынланудан аның тавышы калтырый, калын тавыш яңгырап-яңгырап өзелгәләп ала…

«Лес распахнулся перед ними совсем неожиданно — простором высокого голубого неба и ярко-рыжего поля, облитого солнцем и скошенного, стлавшегося на две стороны, куда хватал глаз. На той стороне, у вербняка, сквозь который синела полноводная речица, – красуясь золотистыми шапками жирных стогов и скирд, виднелся ток. Там шла своя весёлая, звучная хлопотливая жизнь. Как маленькие пёстрые букашки, копошились люди, летали снопы, сухо и чётко стучала машина, из куржавого облака блесткой половы и пыли вырывались возбуждённые голоса, сыпался мелкий бисер тонкого девичьего хохота».

Укытучы бу җөмләне чигереп тагын бер кат укый.

– Игътибар итегез, Фадеев кына шулай яза ала, – ди.

Ул үзе кулына китап тоткан, ләкин без инде сизеп торабыз: ул бу өзекне күңелдән укый. Аның безнең алда артист буласы килми, ә китап тотуы бары тик үзенең хисләрен, тавышын йөгәнләп тору өчен генә кирәк. Без сизеп торабыз, ул безгә инде бик күп әсәрләрне, соклана-соклана: «Моны Пушкин гына яза ала, моны Толстой гына шулай әйтә ала», – дип укыды. Бу өзекне дә ул һичшиксез безгә ятларга бирәчәк, икенче дәрестә күзлеген кулында әйләндерә-әйләндерә безне тыңлаячак, яхшы сөйләүчеләр булса, рәхәтләнүеннән: «Bo! Bo! Bol» – дип торачак, әгәр берәрсе бер сүзнең басымын гына күчереп куйса да, битен җыерып, аны туктатачак һәм: «Тәмен бетердең», – диячәк. Ә хәзергә әле ул Фадеевка соклана-соклана үзе укый…

«За рекой, подпирая небо, врастая отрогами в жёлтокудрые забоки, синели хребты, и через их острые гребни лилась в долину прозрачная пена белорозовых облаков, солёных от моря, пузырьчатых и кипучих, как парное молоко».

– «Как парное молоко» — күрәсезме ничек? Моны Фадеев кына яза ала!

…Тәрәзәдән түбәнгә күз ташласаң — Ташлытау болыны җәелеп ята, ак төтеннәр бөркеп, Казан ягыннан поезд килә. Бу дәрес бетүгә, Әлтафи әнә шунда — станциягә йөгерәчәк, төшке ашка биргән треска кисәген ул Мәскәү — Свердловск поезды пассажирларына ун сумга сатачак, шуңа күрә сирәк-мирәк кенә ул станция ягына карап ала. Яз килә, мең тугыз йөз кырык алтынчы елның язы килә, җир, үзенең ярлылыгына оялгандай, ач тамакларга өмет биреп яшелгә төренә, күңелләргә җылылык өсти. Тукта, кемгә авыррак булды икән? Левинсонгамы, безгәме? Левинсонның идеаллары бөек булган. Менә аның отряды тар-мар килгән. Ул шушы яшел уҗымлы җирдә гаделлек булсын өчен көрәшкән. Шул юлда аның иң ышанычлы көрәштәшләре һәлак булган. Нинди фаҗигале үлем белән Метелица, безнең бөтен классыбыз белән гашыйк булган Метелица үлгән… Ә бездә нибары тамак кайгысы. Оят түгелме?!

Уҡытучы кинәт кенә туктап калды. Бу — сирәк була торган хәл. Әйтерсең көйле инструментның бер кылы өзелде. Шулай да бер секундтан мәһабәт гәүдәсен турайтып, күзлек пыялаларын ялтырата-ялтырата, ул укуын дәвам итте:

«…Левинсон обвёл молчаливым влажным ещё взглядом это просторное небо и землю, сулившую хлеб и отдых, этих далёких людей на току, которых он должен будет сделать вскоре такими же своими, близкими людьми, какими были те восемнадцать, что молча ехали следом, – и перестал плакать; нужно было жить и исполнять свои обязанности».

Укытучы шап итеп китабын япты да тәрәзә буена барып басты. Безгә ул яны белән тора иде. Класста кабер тынлыгы урнашты. Нәрсә булды? Без бер-беребезгә карамадык, шулай ике-өч минут дәшмичә утырдык. Укытучы кузгалды. Чалбар кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кулъяулыгын чыгарды, күзләрен сөртте. Моны ул яны белән торып эшләде. Аннан безгә борылды да, күзлеген кулында әйләндергәләп:

– Картаям, ребятки, күңел нечкәрә бара, – дип, кыңгырау чылтыраганчы ук чыгып китте.

…«Тар-мар» әсәрен без атна буе үзлегебездән укый-укый шаштык. Левинсон елаудан туктаган урында безнең күңелләр елады. Күңелләр ташыды да ташыды. ә Хәлил Фәтхиевич бераздан шул әсәр буенча сочинение яздырды.

Ташлытау урамнарында өермә болыты

Урамнарда инде балчык ярыла, тузан чыга. Җәй килде, корылык, кыйммәтчелек белән җәй килде. Әлтафи, балык сатып, барлыгы алты йөз сиксән сум акча җыйды, аның агач сандыгында хәзер мең данәсен бергә төргән «Волна» дигән папирос ята. Әлтафи хәзер географларның якын дусты булып китте. Базарларда аракы күренә башлады, йомырка, пешкән бәрәңге сатучы чибәр егетләр астан гына алып стакан белән аракы да салдыралар. Магазинда орден, медаль колодкалары өчен ленталар сатыла. Илләт ягыннан килгән мари хатыннары орден ленталарын өчәр-дүртәр метр алалар. Әлтафи әйтүенә караганда, аны күлмәк итәгенә тегәләр икән…

Безгә дә әллә нинди исәпләр керә башлады. Унҗиде яшь тулды бит, шайтан алгыры. Стипендия алган көннәрнең берсендә Зарифуллин белән без дә магазин янындагы бер ларёкка тукталдык. Нәрсәдер эшлисе килә. Сугыш беткәнгә инде күпме вакыт үтте. Укый башлаганга ничә ел… Унсигезгә чыгып барабыз. Нәрсәдер эшләргә хакыбыз юкмы әллә безнең? Безме колхозда эшләмәгән, безме фронтны ипи белән тәэмин итмәгән? Безме иң авыр елларда ачлыктан сыкранмыйча фәннәр өйрәнеп ятмаган?

…Буфетта эшли торган яһүд хатыны безгә кырлы кечкенә стаканнарга салып кызыл аракы бирде. Эчтек. Йөз граммы сигез сум туксан тиен, диде. Бер унлык, тагын ике өчәр сумлык, тагын бер сум сиксән тиен акча бирдек. Күңелне күтәрәсебез килде, ләкин берни дә тәэсир итмәде. Тукта, нинди йөз грамм? Каты әйберләр үлчәве бит ул! Сыек әйберне алай гер белән үлчиләрмени? Безнең авылда майны гына шулай гөрәнкәләп үлчиләр иде. Йөз грамм… Бу сугыш әллә нәрсәләр китереп чыгарды. Сыек әйберне кайсы җүләре шулай гер белән үлчи инде? Кайттык, Әлтафидан парын бер сумга «Волна» алып тартып карадык…

Иртәгесен рус әдәбияты дәресендә безне гомердә булмаган хәл көтә иде…

Бу инде безнең кичәге азынуыбызга күрәдер. Хәлил Фәтхиевичның башы аска иелгән, чәчләре таралмаган. Кәефсез генә өстәл янына узды. Безгә карамыйча гына урындыкка утырды, журнал ачты. Без тын калдык. Ул ручкасын алды, журнал битенә нәрсәдер язды. Үзе тонык кына тавыш белән: «Так, так, ребятки», – дип, дәрес буе сөйләнеп утырды. Безгә күтәрелеп карамаган көенчә, бер сүз әйтмичә чыгып китте.

Икенче көнне шул ук хәл кабатланды…

Без укытучыбызга нәрсә булганын белә алмый гаҗизләндек. Географларга «Волна» сатарга кергән Әлтафи куркыныч хәбәр ишетеп чыккач, без тынсыз калдык: Исмәгыйль абзый аның өстеннән каядыр әләк язып җибәргән икән. Менә ике-өч көн инде Хәлил Фәтхиевичне бер кеше директор бүлмәсенә алып керә дә нәрсәдер сораша икән. Имеш, ул бөтенләй дә Мәскәү татары түгел, ә Бәләбәй башкорты икән. Тагын әллә ниләр бар икән… Әнә шуларның барысы турында завхоз Исмәгыйль чартлатып җавап биреп тора, ди… Рус теле укытучысының уҡучылар алдындагы авторитетыннан ул күптән көнләшеп йөргән икән.

Ул төнне тулай торак шөпшә оясыдай гөж килде. Малайлар бүлмәсендә төн буена беркем керфек какмады. Гыйззәтуллин таң атканда Әлтафидан илле тиенгә бер «Волна» сатып алып тартты. Чыгарылыш имтиханнары җитеп килә иде, иртәгесен, беркем бернәрсә укымаган көе, училищега җыендык. Кыңгырау чылтырады. Беренче дәрес рус әдәбияты булырга тиеш иде, берәү дә класска кермәде. Барыбыз да, ишек төбенә җыелып, укытучылар бүлмәсен күзәтә башладык. Безгә элеккеге хәлебезгә кайту өчен тик бер генә нәрсә кирәк иде: менә хәзер укытучылар бүлмәсенең ишегеннән Хәлил Фәтхиевич күренсен, аның күзлек пыялалары ялтырап алсын иде. Аннан без дәррәү класска керер идек, ул, класска күз ташлап, үзенең зур тарагы белән озын чәчләрен сибелдереп янга тарап куйсын иде. Аннан без күңелдән ятлаган өзекне сөйли башласак иде…

«Чуден Днепр при тихой погоде, когда вольно и плавно мчит сквозь леса и горы воды свои…»

…Безгә рус әдәбияты урынына география керде.

Рус телен шәһәрдән килгән бер ят кеше укыта башлады. Хәлил Фәтхиевич кая китте? Безнең күңелне шул борчый иде. Училищедан күңел сүрелде, җитмәсә, элеккеге директорны эшеннән алып яңаны китерделәр. Монысы беренче көнне үк яңа тәртип кертте: малайлар галстуксыз училищеда күренмәскә. Военторгка чиратка тезелдек. Нинди бөрчекле, нинди чәчәкле галстук булса — берсе дә калмады. Аякка чабата киеп, галстук тагып училищега килдек. Беренче дәрес алдыннан линейкага тезделәр. Иң шәп галстук Әлтафида иде. Аның галстугына зәңгәрле-кызыллы чәчәкләр төшерелгән. Әлтафиның аягында кырык өченче размерлы эш ботинкалары, солдат чалбарының төбе тез астына салынган. Ул горур кыяфәт белән линейкада басып тора — ничә әйтсәң дә, ике-өч атнадан ул башлангыч мәктәп укытучысы дигән исем алачак. Яңа директорның бүгенге көн өчен яңа фәрманын тыңладык. Бүген укулар булмый, бөтен кеше комиссия узарга тиеш.

…Ыгы-зыгы килдек. Докторлар ике көн буе безнең арык күкрәкләребезне тыңлады, каткан тез башларыбызга сугып карады, ничә елдан бирле тиешенчә файдаланмаган тешләребезне тикшерде. Ярославналар, Онегиннар, Левинсоннар онытылды. Шуның өстенә өч көннән соң җан тетрәткеч приказ укылды. Классташыбыз Гадиләне комиссия вакытында ачылган бер гөнаһысы өчен училищедан чыгардылар. Гыйззәтуллинның үпкәсе авыру дип табылган, һәм аңа тулай торактан чыгарга әмер бирелде.

Коры, кырыс җәй башланды, аяк астында үләннәр көйде, Ташлытау урамнарында өермә болыты йөрде. Җир ярылды. Бу — кырык алтынчы елның эссе июле иде…

Абый кайтты

Дошман тылын, каты бәрелешләр, контузияләр, госпитальләрне башыннан кичереп, Зарифуллинның абыйсы кайтты. Ул әле сугыш беткәч тә Германиядә бераз хезмәт итте. Укытучылык дипломын алып кайткан Зарифуллин ялгыз башына аш пешерергә дип чирәм баскан ишегалдында коры ботаклар чабып ята иде. Бер күгәне төшкән җил капканы шыгырдатып шудырып, чемодан тоткан солдат килеп керде. Зарифуллинның йөрәге аска таба төшеп китте, күзен элпә каплады: капкадан кергән мәһабәт солдат аның абыйсы иде. Ләкин Зарифуллин үзен тиз кулга алды. Балтаны егетләрчә генә бүкән башына селтәп җибәрде, кулдан ычкынган балта, очып, борыны белән бүкәнгә кадалды. Бу — осталык, егетлекнең бер билгесе. Моны бары тик балта осталары гына булдыра ала. Аннан кепкасын баш артына шудырды да көрәк кадәр сирәк алгы тешләре арасыннан черт итеп бер читкә төкерде. Егетләрчә генә итеп абыйсына кул бирмәкче иде — булдыра алмады, башы әйләнеп китте дә, үзе дә сизмәстән, солдатның кочагына атылды. Солдатның яссы каеш буылган биленнән, каты, нык кабыргалар белән кыршауланган таза аркасыннан кулларын шудыра-шудыра кочаклап елап жибәрде. Үзе елады, үзе эчтән гарьләнде. «Менә җебегәнлек, менә мәлайлык!» – дип, үзен үзе сүкте. Берничә секундтан абыйсының каты кочагыннан арынып, ул кесәсеннән керләнгән кулъяулык чыгарды (Нина бүләге!). Күтәрелеп караса — абыйсының да күзләре яшьле иде. Шулай да сөйләшү егетләрчә барды.

– Йә, ничек, энекәш, укулар беттеме?

– Бетте, абый. Диплом кесәдә.

– Молодец, энем. Бәрәңгене ничек утырттың?

– Күршеләрнең өй астына салдым кышка. Бүлгәләп. Аннан училищедан иптәш малайлар белән җыелышып кайттык та китмәнләдек. Җыелышып кайтып утыртып та киттек.

– Өй бик беткәндер? – Солдат, фуражкасын салып, өйнең кыйшайган тәрәзәләренә, авышкан чоланына күз ташлады.

– Берәр ел торырлык әле. Аннан сипләмичә булмас.

– Әтине илтеп куйдым диген… – Солдат авыл читендәге зиратка таба борылып карады. Авыр сулады.

– Илттем, абый. Соңгы төннәрдә гел сине күреп саташты. Синең белән бергә стройда марш атлап җырлап йөрде. Саташып.

Солдат та кулъяулыгын чыгарды.

– Кабере билгелеме, иңмәгәнме?

– Әни белән бергә. Кабер казучылар килгәнче, башта карны казып әни каберен ачтым. Бик суык көн иде, кешеләрнең битләре, колаклары өшеде. Менә чардуган куярга кирәк инде.

– Ашарыңа бармы соң?

– Унбишенче августка кадәр ипи карточкасы, ике айлык стипендия бирделәр. Бәрәңге күп бит. Яшәргә була.

Абыйсы елмайды.

– Ә күпме түлиләр соң стипендия?

– Аена ике йөз егерме дүрт сум. Дүрт йөз кырык сигез тәңкә акчам бар.

– Кибеттә ниләр бар соң?

– Бар инде. Гөл чүлмәкләре, янавыч, балта сабы, сыек сабын, күсе тәбеләре… Бочкалы аракы. Су кушып саталар.

– Уһу, кибетегез бай икән. Өйгә керәбездер бит?

Зарифуллин абыйсының чемоданын алды. Солдат, идәннәрне шыгырдатып, өйне ишекле-түрле әйләнеп чыкты. Зарифуллин казан астына ут җибәрде. Самавыр куйды. Солдат тәмәкесен кабызды да түр сәкегә утырды. Дәшмичә озак кына утырды. Авыр сулады.

– Йә, энем, тормышның кай җиреннән башлыйбыз? Син чемоданны ач әле, анда кайбер нәрсәләр бар. Син өйләнәсеңме, минме?

Зарифуллин көлеп куйды. Ничектер хәтеренә Нина килеп төште. Дәшмичә генә уздырып, чемоданны таратты. Зур чемоданнан кәгазьгә төргән әйберләр чыкты. Абыйсы ишекле-түрле йөренеп торды.

– Размеры ярармы, мин сиңа бер костюм алып кайттым. Син болай үскәндер дип чорт уйлаганмы. Ничә инде сиңа? Унҗидеме? Хәер, унҗидедә мин ут эчендә идем. Аннан бер пар полуботинка. Английский. Икеме-өчме күлмәк. Тик аларны кигәнче мунчага кереп, колак тишекләреңне юып чык. Әнә колак тишегеңә шалкан чәчәрлек булган. Мунча эшкә яраклымы? Сүтеп якмадыңмы әле?

– Яраклысын яраклы да, – диде каушаган Зарифуллин, чын кара бостон костюмны тоткан килеш. Аның мие саташты. Хуш исле өр-яңа костюм. Төшеңә дә кермәслек, һәм ниндидер иске кара мунча. Тукта, абыйсы нәрсә диде? Мунча керергә диме? – Ә… ә… Ие, яраклы. Тик, абый, утын ягы бик авыр бездә.

– Ничек «авыр»? Урман элеккеге урынындадыр бит?

– Һи-и-и, абый, авылда ирләр беткәч, урманның законы үзгәрде аның.

– Агачлар үзгәрмәгәндер бит?

– Юк та… Өстерилекләр бик азындылар.

– Ну, алары ерунда…

…Урталай ярып пешергән бәрәңгене солдат ипие белән сугып куйдылар. Солдат чемоданыннан такта чәй дә чыкты. Целлофан пакетына немецча язылган: «1933 ел, Штутгард» диелгән. Ике туган чәй янында озак сөйләштеләр. Зарифуллин үз авылларына эшкә билгеләнгәнен, август уртасында мәктәптә эшли башлаячагын сөйләде. Абыйсы военкоматка учётка кереп кайткач кына кайда урнашу хәл итәргә тиешлеген әйтте. Хәзергә конкрет планы юк иде.

Зарифуллин актык утын белән мунча ягып җибәрде. Абыйсы зиратка китте.

Утын… Соңгы вакытта ашаудан бигрәк шунысы каһәрли башлады. Дөрес, әтисе үлгәннән соң, Зарифуллинга җәй өчен генә кирәк була иде ул. Ләкин кирәк. Кешеләр тегеләй итә, болай итә, әмәлен таба, бер дә булмаса урлыйлар. «Уфалла» арбасы Зарифуллинда да бар барын. Әмма соңгы елларда утын урлый алмый ул. Чөнки әтисе үлгән елны Зарифуллин комсомолга керде. Күкрәгендә значок. Ул кергәндә «КИМ» иде, хәзер — «ВЛКСМ». Дәүләт урманыннан утын урлый алмый ул. Ә яшәргә кирәк. Авылның бөтен тормышы урман белән. Утын, печән — шуннан. Җиләк, карлыган — шуннан. Җыясың, станциягә алып барып, стаканлап сатасың — акча була. Чабата ясарга юкә — шуннан. Вак-төяк малга юкә миллеге — урманнан. Үзеңә мунча миллеген июньдә үк җыеп куясың. Анысы да урманнан. Көз көне имән чикләвеге, миләш, коелган яфрак — барысы да хайваннарга. Дәүләткә тапшырып акча эшлим дисәң дә, урманнан җыясы: чыршы кайрысы, тал кабыгы, зирек кабыгы, нарат күркәсе, госпитальләр өчен кипкән җиләк, кипкән шомырт… Промышленность өчен кара зелпе тамыры. Имеш, каучук ясыйлар. Ә каучуктан — резина. Бер танкка, имеш, мең кило резина кирәк. Урманда тагын әллә ниләр бар. Промкомбинатлар өчен каен себеркесе. Әнә шуларның барысына да бер кеше хужа. Зарифуллиннар авылында аны «өстерилек» дип йөртәләр. Бу — урманчы дигән сүз. Күрәсең, мылтык белән йөргәнгәдер. Ләкин сугыш вакытында өстерилек булып кемнәр генә эшләмәде! Бер карт бар иде, урманчы итеп шуны куйдылар. Адәм рәтле ирне сугыш вакытында каян табасың! Карт надан, утын күләмен кушып-алып исәпли алмый. Картның иң каныккан кешеләре үз авылы халкы булды. Хатын-кызның, бала-чаганың балтасын, чалгысын алып калды, корыган ботак төяп кайтучы очраса да, балта төйтәсе белән сугып, «уфалла»ның тәгәрмәчен ватты. Халык урманнан коры ботак алып кайтырга курка башлады. Ләкин дәүләт урманының коры-сарысын да халыктан саклаган карт үзе һәм башка чыккан улының ишегалларында бер ел эчендә ике йорт бурасы утыртты. Болар гәрәбә кебек нарат бүрәнәләр иде. Бала-чаганың кул арбасы белән тартып алып кайткан ботакларын карт үз ишегалдына бушаттыра ук башлады. Нишлисең, авылда юньле-рәтле ирләр юк. Бушаттыра, ә үзе кичен яшел чирәмле ишегалдында шау итеп намаз укый. Күрәсең, оҗмахка керү турында хыяллана. Зарифуллин да изге картның ишегалдына бер-ике йөкне шулай аударды. Ләкин кырык өченче елның җәендә кемнәрдер моңа чик куйды. Июнь ае иде — озынборынның бик котырган вакыты. Карт урманнан бер көн кайтмады, ике көн. Эзли башладылар. Өченче көнне кич картны озын арба җигелгән атка салып кайттылар. Урманның бик куе җиренә алып кергәннәр дә, ике кулын артка каерып, озын киштә бәйләгәннәр. Карт күпме генә кыймылдап карамасын, озын киштәне өстерәп, куелыктан чыга алмаган. Печән җыючылар гына бер урында черкинең болыт шикелле кайнап торуыннан шикләнеп куелыкка кергәннәр. Карасалар — явыз өстерилек икән. Битен-башын черки талаган, шешенеп бер атна өендә ятты. Шул арада халык урманны коры-сарыдан, ботак-сатактан чистартты. Йортында таза кешеләр булганнары кышлык утын әзерләде. Ләкин аякка баскач, карт тагы да явызланды. Бернинди рөхсәтсез кешеләрнең өенә тентү белән керә башлады. Күрше авылларны да шулай каһәрләде. Монысының да чиге чыкты: карт юк булды. Озак эзләделәр. Табылмады.

Урманда давыл кубарып аударган зур агачлар була. Алар тамырларын өскә таба күтәреп яталар. Ләкин агач ауган якның тамырлары әле сынмаган, үз куәтләрендә була. Әнә шул агачның кәүсәсен кисеп алсаң, агач, авыр шыгырдап, каерылган тамырларны үз урынына кайтарып утырта. Картны үз урынына кире утырган әнә шундый төп астыннан таптылар. Гәүдәсен алып кайтканда Зарифуллин авылда иде. Картны нәсел-нәсәбе карап җирләде.

Урманчылыкта кеше таба алмый җәфа чиккәч, картның сугышка бармый калган улын куйдылар. Сугыш башланганнан бирле анысы кесәсенә содалы шешә тыгып, ашказаныннан зарланып йөри иде. Урманга кереп эшли башлагач, тиктомалга эчүгә сабышты. Содасын онытты. Солдат семьяларына рәхим-шәфкать күрсәтмәде. Чөнки карт әтисен агач астына тыгучылар солдаткалар булган дигән бер хәбәр йөри иде. Әлегә урманчы шул иде.

Мунча ләүкәсендә Зарифуллин бу хәлләрне абыйсына бик тәфсилләп сөйләде.

Җәйге көн озын булды, мунча чәеннән соң абыйсы яңа гимнастёркасын киде, орден-медальләрен тула кисәге белән ялтыратты, өр-яңа сержант погоннарын такты. Савыт-саба юып яткан җирдән Зарифуллин абыйсына дәште:

– Син нәрсә, авылны бер әйләнеп кайтмакчымы?

– Юк, брат, анысына өлгерербез әле. Актык утынны яктым, дисең бит. Әйдә, «уфалла»ң кайда?

Зарифуллин борынын тартты.

– Йә, син бигрәк инде. Германиядән кайткан башың белән «уфалла» тартырсыңмыни?

– Ничего, энекәш, мин барысын да сагындым. Әйдә, балтаң, бауларың бармы? Мин барысын да булдыра алам, аңладыңмы шуны?

…Сәгать кичке алтыларда гына урман авызына килеп керделәр. Зарифуллин, арба тәртәсен тоткан килеш, юл буе сүзсез барды. Алар ике егет хәзер! Шалишь Зарифуллиннар белән! Абыйсының медальләре аяк атлаган җайга чалтыр-чолтыр килә. Яшибез болай булса! Тик менә бу адәм баласын изә торган «уфалла»дан гына котыласы иде. Нәләт төшкән арба! Зарифуллиннар буынының бөтен яшьлеген изде ул. Ватарга иде моны!

Абыйсы гимнастёркасын чиште, каешын ычкындырды, фуражкасын тәгәрәтте дә чәчәкле үлән арасына сузылып ятты. Урман авызыннан аларның авылы күренеп тора иде, морҗалардан сыек кына төтен күтәрелә — халык кичке ашауга әзерләнә. Авыр, бик авыр иде халыкка. Ипи юк шикәр юк, чәй юк… Зарифуллин тезләрен кочаклап уйга чумып утырды. Абыйсы бик тәмле исле тәмәке төреп тартты. Тын урманда үләннәр өстеннән ярты метр гына биеклектә тәмле төтен пәрдәсе ясалды. Урман тып-тын иде… Яңадан хәтергә Нина килде. Бүген кич әйбәтләп хат язасы булыр. Кышкы каникулда язган хат белән генә эшне боза язды Зарифуллин. Ни чуртымадыр, авылны сагынып, салкын өенә кайткан иде. Көрәп керде, ягып җылытты. Ике көн тоташ якты. Бәрәңгеләр пешереп, кунарга күрше малаен чакырды да, ул изелеп йоклагач кына, Нинага хат язды. Бу беренче тапкыр кызларга хат язу иде. Шайтан алгыры! Нинага, әлбәттә, хат барып җиткән. Конверттан ук танып, ул хатны кулына алган һәм шатланып ачкан. Ачса… Конверт эченнән кызу-кызу гына ач кандала килеп чыккан. Нина, әлбәттә, хурланган. Елап та алган. Кандала халкын ашамыйча суыкта җиде ел яши ала дип сөйлиләр иде, рас икән. Бу юлы инде карабрак конвертларга кирәк булыр…

Бераздан алар корыган карт кына бер тал янына туктадылар. Тал юан иде.

– Пычкы аласы булган, – диде Зарифуллин.

– Нигә, балтаң үтмәсмени?

– Үтә дә…

– Соң?

– Тавышы чыга.

– Чыкса соң?

– Гайфи абый килеп чыгуы бар.

– Бу бит стройматериал түгел.

– Һи-и, абый. Син белмисең әле мондагы Гайфи законнарын.

– Ну-у, ерунда, – диде солдат, балтаны кулына алып. – Яле, сапёрның агач екканын карап тор әле. Р-р-раз! Дв-ва!

Йомычкалар еракка очты. Балта тавышын урман йөзгә тапкырлап еракка яңгыратты. Зарифуллин, куркынгалап, арбаны рәтли торды.

Гөрселдәп карт тал ауды. Җиргә килеп төшүгә, ике-өч урыннан шартлап сынды, чәчкәләрне коры агач тузаны каплады.

Йөк төяргә иң оста кеше — Зарифулллин. Бу вакытта аңа телен тешләп, борынын тарткаларга гына комачау итмәсеннәр. Йөк төяүнең үз гыйлеме бар. Берәүләр алга бастырып төйи, юл буе беләкләреңне суыра, үзәгеңә үтә. Икенче берәүләр артка бастыра — терсәкләреңне каерып, арба җаныңны каһәрли. Йөкне бәйли белү үзе бер гыйлем. Юлга чыккач, буш бәйләнгән йөк кырыкка төрләнә. Зарифуллинда алай булмый. Юан яркаларны аска бер рәт саласың. Аннан өскәрәк агачның оч буен турап саласың. Араларына вак-төяк сынык ботаклар тутыра барасың. Ин өскә озын ботаклар. Алар белән күмеп куйгач, яркалар арттан да, алдан да күренми. Син — ботак алып кайтучы гына. Әлбәттә, Гайфи чыкмаганда. Гайфи килеп чыкса, балтасы белән йөк башына төртеп карый. Кайвакытта ярканы кыскарак турыйсың, баш-башларына ботак-сатакны күбрәк тутырасың, артык кызган вакыты булса, Гайфинең балтасы барып та җитми. Бу хәйләләрнең барысына да кырык беренче ел өйрәтте. Яшәргә кирәк иде…

Менә хәзер дә Зарифуллин юан тал яркаларын шулай ботаклары белән төреп төяде. Боргычлап бәйләде. Абыйсы якын-тирәдән каен җиләкләре чүпләштергәләп, иркенләп йөрде.

Малай вакытта иң тәмле ризык нәрсә? Ак күмәчме? Прәннекме? Юк, мең тапкыр юк. Иң тәмле ризык — кәрәзләнеп пешкән арыш ипие телеме өстенә бер кат кына итеп каен җиләге тезеп ашасаң. Ул ипине, бер генә телем итеп, жиләккә барганда әниең синең савытыңа сала, ул ипинең исе җиләк җыйганда гел генә борынны кытыклап йөри, дөньяда кискән ипи телеме кадәр исерткеч исле тагын нәрсә бар? Берәүләр урманга килеп кереп беренче җиләкләрне өзүгә, ипи өстенә тезә башлыйлар. Зарифуллиннар алай итми иде. Башта савытыңны тутырасың, аннан — ипи белән ашарга. Җиләк белән ипи сусата, ләкин урманда су күп. Сузылып ятасың да тәгәрмәч эзендәге суны күлмәк итәге аркылы сөзеп эчәсең. Ә урманнан чыкканда җиләкнең сабаклысын һәм иң эреләрен әнигә. Башка авылларда ул гадәт бардырмы, әмма Зарифуллиннар авылында сүзсез, үгет-нәсыйхәтсез эшләнә торган бер йола бу. Иң эресе сабакта килеш — әнигә. Әнисе булган кешеләрдә бу шулай. Зарифуллиннар исә кечкенәдән әнисез калдылар, аларга сабаклы җиләк өзәргә туры килмәде…

Хәзер ипи юк, ләкин балалар әмәлен тапканнар: каен җиләген юкә яфрагына төреп ашасаң, нәкъ ипи белән ашаган кебек, ди.

Әмма өлкән Зарифуллин әле моны белми.

Хәер, әле ул күп нәрсәне белми. Югыйсә йөк төялеп бетүгә тәртә арасына керер дә авылга таба атлый башлар иде ул. Юк бит, алай эшләмәде. Йөк төялеп беткәч, солдат чәчәкләр арасына сузылып ятты да тәмәке кабызды. Энекәше дә ятты. Аяз зәңгәр күкнең түбәсеннән каурый сыман вак-төяк болытлар акрын гына кояш батышына таба шуалар. Кая барасыз? Сез беләсезме Зарифуллинның солдаттагы абыйсы кайтты бүген? Сез беләсезме Зарифуллинның иске өендә иске шкаф тартмасында зәңгәр тышлы диплом ятканын? Сез беләсезме менә шушы ике тәгәрмәчле арбаның шәхесне никадәр изгәнен? Сез беләсезме Зарифуллиннар дигән ике егеткә иртәгә учак ягарлык утын кирәген, җир йөзендә туплар тавышы тынганын, беләсезме крематорийларда учаклар сүнгәнен? Сез кая таба агасыз? Шушы бер йөк утын казан астына яккаларга, бер-ике тапкыр мунча ягарга җитсә, димәк, арба тартып йөрү шушының белән тәмам. Бу алга алып бара торган эш түгел. Чабата ясап сатып көн итү белән бер бу. Моның файдалы эш коэффициенты ноль бөтен фәлән десятых кынадыр, ачуым килмәгәе…

– Ала-а-а-й, – дип, борын эченнән генә сузылган ниндидер үзәк өзгеч таныш тавышка Зарифуллин сискәнеп китте. Күтәрелеп караса — күн сумка таккан, бил каешына кечкенә балта кыстырган Гайфи арба тирәли әйләнеп йөри иде. Зарифуллинның йөрәге урыныннан купты: комсомолга кергәннән бирле аның өстерилек алдында мондый утын белән тотылганы юк иде. Ул гел вак-төяк ботак кына ташый иде.

– Ала-ай-ай…

Шуннан бүтән бер сүз дә әйтмәде.

Солдат та яткан урыныннан күтәрелде. Утырган көе әкрен генә тәмәке чорнады. Зарифуллин болай булыр дип өметләнгән иде: менә аның абыйсы сикереп тора, каешын буа, фуражкасын кия дә Гайфи янына килә һәм, елмаеп:

– Нихәл, Гайфетдин абый, әйбәт кенә яшисеңме? – дип кулын бирә.

Тегесе бераз эреләнә, ләкин кулын суза:

– Яхшы бик, Гаффан энем, исән-сау кайттыңмы? – ди.

Аннан утырып тарталар. Аннан, бер кат дөнья хәлләрен сорашкач, Гайфи урыныннан тора да:

– Син, – ди, – солдат кеше, болай йөрү ярамас, колхоздан ат алып кил иртәгә, тазарак утын төяп кайтырсың, – ди.

Зарифуллин ике ирнең шулай сөйләшүен тыңлап рәхәт чигә. Әйе, рәхәт чигәсе иде…

– Ала-а-а-й…

Шуннан бүтән бер сүз дә юк. Ник дәшми бу абыйсы да, ә? Болай булмый бит инде!

Ниһаять, абыйсы урыныннан торды. Гайфи һаман йөк тирәсендә бөтерелә иде. Ул әле балтасы белән йөкнең алдына-артына төрткәләп карый, әле киселгән агачның төбен бер әйләнеп чыга, аңа балта белән бәреп карый. Аягы белән төпкә тибеп карый. Йә, нигә алай итә инде? Зарифуллин узган елдан калган черегән яфраклар белән каплап, урман балчыгы белән буяп куйган иде ул төпне.

Солдат, чыннан да, гимнастёркасын рәтләде, фуражкасын киде. Кыймылдаган саен аның күкрәгендәге орден-медальләр чыңгыр-чыңгыр килә иде. Ләкин кул сузып Гайфигә таба бармады ул. Сүзсезлек тагын берничә секунд дәвам итте. Бу — бил алышыр алдыннан ике көрәшченең мәйдән уртасында кинәт кенә тынып калуы кебек иде. Зарифуллинның йөрәге дөп-дөп килде. Училищеда кайбер кышкы кичләрдә ут бирү өчен дизель кабызалар иде. Ул да шулай төнге унбергә кадәр дөпелдәп утыра иде.

– Нәрсә, ошамыймы әллә? – Солдат моны чак-чак, көчәнеп әйтте.

Гайфи шуны гына көткән икән. Нечкә елак тавышы белән ул көйләп сүгенә башлады:

– Һи-и-и, фәлән итим… Шулай дигән буласың тагын. -–Ул ачудан буылып бер тын алды. – «Ошамыймы?» дигән була бит, фәлән итим, канымны катырып. – Тагын бер тапкыр тын алгач, ул кукраеп кычкыра ук башлады: – Синең үзеңә дә ошамый ул, беләсең килсә. Аңладыңмы? Синең үзеңә дә ошамый ул. «Ошамыймы әллә?» дигән була бит, канымны катырып…

Солдат иелеп арба тәртәсен күтәрде. Бу аның үз гомерендә беренче тапкыр «уфалла» тәртәсен тотуы иде.

– Ярар, ошамаса, безгә пока ошый әле ул, әйдә, энекәш.

Зарифуллин бераз шикләнеп арба тәртәсенә килеп тотынды. Гайфине ул яхшы белә иде. Алай гына ычкындырмас ул.

Гайфи арба каршына килеп басты.

– Син, энем, ни, алай шаярма. Менә бик әйбәтләп кенә йөгеңне кордонга чыгарып бушатасың әле.

Солдатның кашлары җимерелеп китте.

– Син, Гайфи агай, шаярып сөйләшергә өйрәнгәнсең икән, без тегендә вакытта…

– Юк, энем, бер дә шаярмыйм. Бик әйбәтләп кенә тәртәңне әнә тегеләй бор әле. – Ул балта сабы белән урман эченә таба күрсәтте.

– Син, ахрысы, кем белән сөйләшкәнеңне онытасың. Син, бәлки, менә бу малай белән сөйләшәм дип саташасыңдыр? – Солдат энесенә төртеп күрсәтте, «малай» дигәнгә бераз гарьләнеп, Зарифуллин башын читкә борды, борынын тартып куйды.

– Юк, энем, бер дә саташмыйм. Медаль тагып кайттым дигәч тә, син уйлама дәүләт урманын урларга рөхсәт итәрләр дип. – Гайфинең тавышы ныгый башлады. – Бармы синең рөхсәт язуың? Ни хакың бар синең дәүләт фондына балта тотып килеп керергә? Лесхоздан алган билетың бармы синең, шту менә бу фарталдан утыз синтәмитрле агачны кисәргә дигән, ә? Бармы, дим, синең билетың, ә?

Солдатның яңак итләренә ямьсез сеңерләр чыкты.

– Тукта әле, Гайфи агай, син бутыйсың бит. Без корып, калтырап утырган бер тал кистек. Әнә, күрәсең, эче тулы кызыл тузан. Гел сыерчык оясы гына ясарлык. Дәүләткә нәрсәгә ул? Урманны чистарту түгелме соң бу? Корт үрчетеп ята торган бер оя бит бу?!

– Балта белән дәүләт фондына керергә синең ни хакың бар?

– Син беләсеңме, менә шушы кулларым белән мин күпме таза агач кистем. Днепр аркылы күпер салган кеше мин. Дүрт ел буена мин күтәргән нарат бүрәнәләрне, мин салган күперләрне беләсеңме син? Монда ниндидер бер черек тал турында сүз куертасың! Маршал Рокоссовскийга бүрәнәдән блиндаж салдык без.

– Балта тотып хөкүмәт байлыгын таларга сиңа кем хокук бирде?

Солдат арба тәртәсен ташлады. Чәчрәп, Гайфинең каршына басты.

– Кит, дим, юл өстеннән! Кит, ачуымны чыгарма! Кит яхшы чагында!

Ул, кызу-кызу атлап, йөк янына килде…

– Синең кебек подоноклар белән авыз чайкап торыр өчен кан койдыммы мин? Шуның өчен фашистларны җиңдемме мин?

Зарифуллин, калтыранып, абыйсына барып ябышты:

– Аб-бый! Кирәкми, кирәкми. Булмый инде…

– Нәрсә булмый?

Зарифуллин җавап бирә алмады. Аның тамагына нәрсәдер бөялде. Иреннәренә кайнар тозлы тамчылар тәгәрәде.

Ләкин Гайфи үзен тыныч тотты.

– Мин, энем, синең погоннарыңнан курыкмыйм. Мин дәүләт милкен саклыйм. Синең йөгеңне кордонга чыгартып бушаттырам, әгәр каршы килсәң, хәзер үк акте язам да эшне пыркаратурага тапшырам. Пыркаратурга килеп кергәч, бу малайны да карарлар анда: дәүләт урманын урлаган кеше балалар укыта алырмы, юкмы?

Зарифуллин чәчрәп китте. Менә нинди мәкерле икән бу Гайфи!

Гайфи алга табарак узды да юл кырыена аяк бөкләп утырды. Тәмәке кабызды.

Солдат белән энесе йөк янында икәүдән-икәү калдылар. Зарифуллин авылга күз салды. Батып бара торган кояшның алтын нурлары астында, авылда, ямьшәйгән, тузган, салам түбәле каралтылар арасында ап-ак түбәле ике йорт ялтырап тора иде. Болар Гайфи һәм агач астында җан биргән атасы картның йортлары иде.

– Барыбер утынны алып кайтабыз, тик кулны пычратасы килми, – диде абыйсы, тыныч тавыш белән.

Зарифуллин борынын тартты.

– Абый… Ни… Маташмыйк.

– Син нәрсә, әллә шүрләдеңме?

– Юк, шүрләмәдем. Абый… ни… Ул хаклы бит.

– Ничек хаклы? Бу исәпкә кергән стройматериал түгел бит. Утынлык та түгел бит әле бу, чынлап уйласаң.

– Анысы шулай аның. Но бит ул нәрсә ди? «Рөхсәтсез дәүләт урманына балта тотып керергә ни хакыгыз бар?» ди бит ул. Ул бит үзенә калганда хаклы.

Солдат сүгенеп алды.

– Ә теге син сөйләгәннәр ничек? Анда да ул хаклыкы? Өр-яңадан ике йорт салып куярга?

– Син курыкма, аның алары да документ белән эшләнгәндер.

– Ә ничә солдат семьясы документ белән өй салды соң?

– Салмады анысы берәү дә. Но ул хаклы.

– Инде мин — Беренче Украин фронтының сержанты, өченче дәрәҗә Дан ордены алган, «Батырлык өчен» медале белән, тагын дүрт медаль белән бүләкләнгән сержант Зарифуллин арба тартып кордонга утын чыгарыйммы?

Зарифуллин авыр сулады.

– Чыгарыйк, абый.

– Нигә?

– Бу бик кабахәт кеше. Аннан, формальне ул хакла.

– Соң мин дөньяның иң кабахәтләрен автомат белән турап кайткан кеше.

– Андыйларын турап була ул, абый. Ә боларын автомат белән турап булмый. Болар актык көннәре җиткәнне сизеп шулай кыланалар. Хәзер ирләр кайта башлады, боларның көймә комга терәлә. Әнә шуңа күрә берөзлексез «дәүләт фонды» дип сөйли ул.

– Ну, укытканнар икән үзеңне дә. Синеңчә, кордонга чыгарабызмы?

– Чыгыйк, абый…

…Кичке караңгыда буш арбаны тартып, алар, абыйлы-энеле Зарифуллиннар, урман юлыннан авылга кайттылар. Арба тәртәсен икесе дә сыңар кул белән тоттылар да, иңгә- иңне бәргәли-бәргәли, кырыйларында чикерткәләр сайрап утырган чирәмле юлдан атладылар. Ай калыккан, чык төшкән гүзәл бер төн иде.

Бу минутта Зарифуллиннардан да бәхетле кеше дөньяда юк сыман иде.

Юк, без, ике егет, бирешмәбез, яшәрбез.

Чөнки без — кырык беренче ел балалары. Без — сугыш чоры мәктәбен узган, шуннан чиста күңел белән чыккан егетләр.

Без бу дөньяда пакь күңел, гадел хезмәт белән яшәрбез…

Ни бәхет — сугыштан исән-сау абый кайтты…

Телеграф чыбыклары сызгыралар…

Гомер дигәнең — иң бәрәкәтсез нәрсә. Менә аннан соң инде егерме ел вакыт үткән. Гыйззәтуллин белән Зарифуллин ничә елдан бирле урта мәктәптә рус теле укыталар. Әркәшә дә инде Аркадий Павловичка әйләнгән. Район үзәгендә мәктәп директоры икән. Әлтафи гына ничектер укытучылык эшен ташлаган. Ул хәзер — райпотребсоюз председателе.

…Машинаның ишеген ачам да моннан күп еллар элек китап күтәреп атлаган сукмакка аяк басам. Элек училище торган урында машиналар паркы корганнар. Көзнең кыска көне моңсу гына кичкә авыша. Сыек пычрак белән капланган таш юл тасмадай сузылып түбәнгә төшеп китә. Түбәндәге рус авылында тынлык, юл буендагы телеграф баганалары карасу боз белән капланганнар. Җир өстенә тын гына кич килә. Таш юл буендагы, әби патша утырткан дип, без ышанып сөйләгән каеннарның корыган төпләре карачкыдай бозланып торалар. Кар катыш ала-тилә җир җәйрәп ята. Элек кибәннәр утырган горизонтта яшь наратлар тезелеп киткән.

Тынлык, тынлык. Кырлар инде буш калган, ап-ак шифер түбәле фермалар өстеннән җылы пар күтәрелә. Төз лапас асларында тип-тигез итеп өелгән утын әрдәнәләре, лапас эченнән коры печәннең хуш исе аңкып тора. Кырыс кына төньяк җиле исеп китә, түбәндәге рус авылында дыңк-дыңк итеп нәрсәдер кагалар. Мин баш киемемне салам һәм урманга таба барам. Шул секундта урман буеннан искән җилгә: «О ветер, ветрило! Зачем ты так сильно веешь?» – дип дәшәсем килә. Бозланып каткан карачкыл баганаларга, «әби патша каеннарына» дәшеп сорыйсым килә: безнең балачакны сез хәтерлисезме? Безнең эзләрне саклаган берәр истәлек бармы? Чал тарих! Синең битләреңдә безнең эзләр бармы? Менә шушы каеннарга, шушы баганаларга карый-карый, без монда белем алдык, безнең туң миләребез менә шушы урында кыймылдый башлады. Менә шушы урында без үзебез җиккән үгезләрдән тыш дөньяда Татьянаның мәхәббәте булганлыгын белдек, Бэлага гашыйк булдык, Левинсон белән Метелицага сокландык.

…Мин караңгы урман сукмагыннан таш юлга килеп чыгам. «Лес распахнулся перед ними совсем неожиданно…» Минем колагымда әнә шул тавыш яңгырый. Ул тавыш каяндыр җир астыннан чыккан кебек. Караңгы төшә, телеграф баганалары сызгыралар. Буранмы, яңгырмы булыр? Әллә аязгамы? Күңелдә буран да, яңгыр да…

Мәрхәмәтле җир! Нигәдер мин синең шундый томанлы, буранлы, яңгырлы көннәреңне яратам. Син ул вакытта миңа ышанычлырак тоеласың. Эссе, коры көннәреңдә аяк асты ярылган, өермәле, коры җәй минем исемә төшә. Андый көннәрдә Ташлытауның аракы сатучы спекулянтлары, чебен җыелган сыра мичкәләре, галстук таккан чабаталы малайлары искә төшә.

Телеграф чыбыклары сызгыра, машина тасма булып җәелгән юеш юлдан караңгылыкка таба чаба.

Сау бул, минем тормышка аяк баскан, күзем ачыла башлаган җирем!

Машина фаралары бозлы баганаларны ялыйлар. Чабасы, чабасы килә, машинадан төшеп күкрәкне ачып, дымлы салкын кичтә караңгылыкны ярып, пычрак ерып алга барасы килә…

Барырга, барырга да, сызгырып утырган яфраксыз агачлар арасындагы җылы йортка кереп, өлкән яшьтәге озын чәчле укытучы каршына басарга һәм:

– Давай закурим, – дип елмаерга иде…

***
Авыр, кырыс юллар үтелгән. Ничек үтә алганбыз, аңа каян көч килгән? Әйе, әйе, хәтерлим, Левинсон ни өчен алга барган? Отряды тар-мар килгәч тә өметен җуймаган. Урман караңгылыгыннан чыккач, ул алдында якты дөнья күргән. Кешеләрне күргән. Елаудан туктаган. «Нужно было жить и исполнять свои обязанности».

Шулай. Безгә дә яшәргә һәм үз бурычыңны үтәргә кирәк иде.

Әйе, яшәргә кирәк иде…

Ах син, җил!

Син һич тә агачларны селкетмисең. Син бары тик телеграф чыбыкларына гына кагыласың да шомлы итеп сызгырасың. Аязга булса да, яңгырга булса да сызгырасың.

Син миңа яшьлегемне сөйлисең…

1968

Мы дети 1941 года на русском

Теги: без кырык беренче ел балалары, читать книгу без 41 ел балалары, мохэммэт мэхдиев эсэрлэре

Оцените статью
NUR.TATAR