Шәгъбан ае. Бәраәт кичәсен ничек уздырырга?

Безне, ягъни кешеләрне, акыл нигъмәте белән баетып, барча мәхлуклардан өстен иткән Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкраналарыбыз булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, барчабызга күркәм үрнәк булган сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәлаллаһү галәйһи вәссәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Газиз дин кардәшләрем! Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!

Бүгенге вәгазебез Шәгъбан аеның фазыйләтләре турында булыр ин ша Аллаһ. Әлеге айдагы иң беренче истәлекле дата — ул да булса Ислам тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе булган «Тәһвилүл кыйбла», ягъни кыйбланың үзгәртелүе турында искә төшерәсем килә.

Бу вакыйга шәгъбан аеның 15 нче көнендә Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренең «Бәни Сәләмә» мәчетендә булган. Расүлүллаһ (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) өйлә намазы фарызының беренче ике рәкәгатен укыганда аңа вәхи иңгән һәм алар намазда торган хәлләрендә Кәгъбә тарафына ягни Мәккә шәһәренә таба борылганнар. Бу халәтне күргән сәхабәләр дә аңа ияреп намазны дәвам иткәннәр. Моңа кадәр намазны алар Кудс (Иерусалим) шәһәрендәге әл-Әкса мәчетенә карап укыганнар.

Бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:

«(Ий, Мөхәммәд) чыннан да, Без синең күккә карап торганыңны (хәбәр көткәнеңне) күрәбез. Хәзер Без Кыйбланы син бик тә риза булган тарафка күчерәбез. Йөзеңне изге мәчет (Кәгъбәтуллаһ) тарафына юнәлдер. (Ий, мөселманнар) кайда гына булсагыз да, йөзләрегезне шул Кыйблага юнәлдерегез. Шик юк ки, китап әһелләре (яһүдләр һәм христианнар) бу гамәлләрнең Аллаһтан килгән чынбарлык икәнен бик яхшы белә. Аллаһ аларның ни кылганнарыннан хәбәрсез түгел».
«Әл-Бәкара / Сыер», 2:144

Хаҗ барган кешеләр һәм гомрә кылучылар Мәдинә шәһәрендәге, әлеге кыйбла үзгәргән «Бәни Сәләмә» мәчетендә намаз укырга тырышалар. Ул мәчетнең икенче исеме «Мәсҗидүл-кыйбләтәйн» (ике кыйбла мәчете). Бу мәчет Пәйгамбәребезнең мәчетеннән 5 чакрым ераклыкта урнашкан.

Мөхтәрәм мөселманнар! Шәгъбан аеның 15 нче көне вә кичәсе елның иң олуг көннәреннән санала. Шул көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм мәгъфирәте җир йөзенә таралып торыр. Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?», дип әйтер ди.

Бу кичәне «Бәраәт кичәсе» дип атыйлар. Аның олуглыгы турында хәбәр-риваятьләр күп. Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә.
(Имам Ибн Мәҗә хәдисләр җыентыгыннан)

Быел 2019 елда бу кичә 19 апрель җомга көненә туры килә. Ягъни җомга көнне кич белән, кояш баегач. Бу изге кичәдә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен мөмкин кадәр изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләр кылырга тырышырга кирәк. Аллаһы Раббыбызның бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр белән күркәм мөгамәләдә булу мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора. Пәйгамбәребез әйткән: «Аллаһы Тәгалә өч нәрсәне өч нәрсә эченә яшергән:

Үз ризалыгын яхшы гамәлләрнең (ягни изге саваплы эшләрнең) берсенә яшергән». Димәк, даими яхшы гамәлләр кылучы кеше, әлбәттә, Аллаһының ризалыгы яшерелгән эшкә юлыга. Изге гамәлләр исә күп төрле. Һәрнинди яхшы, файдалы гамәлне «бу кечкенә гамәл» дип әйтмичә, кылырга гына кирәк. Бу турыда Расүлүллаһ (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) болай дип әйткән: «Саваплы эшләрнең һичберен бу кечкенә инде дип санамагыз, аларны кылып торыгыз! Хәтта агым судан алып башка бер кешенең комганына су салып бирү кебек кечкенә бер гамәлне дә, зур гамәл кебек хөрмәт белән кылыгыз», дигән.

Яшергән нәрсәнең икенчесе Үзенең газабын гөнаһ, начар эшләрнең берсенә яшергән. Димәк, гөнаһ гамәлләрдән сакланып йөргән кеше Аллаһның газабыннан, әлбәттә, имин булыр. Ләкин «Моның гөнаһы зур түгел», дип, кечкенә гөнаһлардан сакланмаган кеше, шиксез, бер кечкенә генә гонах кылып та Аллаһның газабына очравы мөмкин.

Яшергән нәрсәләрнең өченчесе вәли (ягъни изге, Аллаһ Тәгаләнең сөекле бәндәләрен) халык эченә яшергән. Бөтен кешене дә хөрмәт итүче, әлбәттә, Аллаһның вәлиенә туры килеп аны да ихтирам итеп Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә дучар була. Әмма игътибарсызлыкка гадәтләнгән кеше, бер ара Аллаһның иң яраткан бәндәсен дә рәнҗетеп куюы бик мөмкин. Хәдисләрдә әйтелә: Кем Аллаһның вәлиен рәнҗетә, Аллаһ аңарга каршы сугыш игълан итә диелә. Шуңа күрә кешеләрне рәнҗетүдән сакланырга кирәк, чөнки без рәнҗеткән кеше Аллаһның сөекле бәндәләреннән булуы мөмкин, без моны белмибез.

Хак Тәгалә Кәләм шәрифтә әйтә:

«Һәм тәкъваларга: «Раббыгыз нәрсә иңдерде?» дип әйтелер. Алар: «Хәерлек!» дип әйтерләр. Бу дөньяда яхшылык эшләгәннәргә яхшылыктыр, ахирәт йорты исә, әлбәттә, хәерлерәк. Никадәр яхшы тәкъваларның йорты! Мәңгелек бакчалары, алар анда керерләр, аларның астында елгалар агып торалар, аларга анда теләгән нәрсәләре. Тәкъваларга Аллаһ менә шулай җәза бирә, фәрештәләр тарафыннан пакь килеш вафат ителгәннәргә! Алар: «Сәлам сезгә! Кылганнарыгызга карата җәннәткә керегез!» дип әйтер».
«Нәхел / Умарта Кортлары», 16:30-32

Имам Шәгъби «Кифая» дип исемләнгән китабында язган: «Раҗәб аеның беренче өлеше (ун көнлеге), шәгъбан аеның икенче өлеше (уртасы), Рамазан аеның исә ахыргы өлеше олы вә фазыйләтле көннәрдер. Шәгъбан аеның «Бәраәт кичәсе»ндә һәрбер мөэмин Аллаһы Тәгаләдән яхшы теләкләрне сорап, дога-тәкбирләрдә мәшгуль булуы тиешле».
Имам Газали «Мокашәфәтүл кулүб» дигән китабында язган:

«Мөселманнарга җир йөзендә ике көн гает булганы кебек, фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар исә Кадер һәм Бэраэт кичәләре».

Имам Субуки үзенең тәфсирендә әйткән:

«Ләйләтүл бәраәт» андагы сыйфатларга карап төрлечә исемләнә. Мәсәлән, бу кичәгә «ләйләтүл тәкфир», ягъни бәндәләрнең гөнаһлары кәффәрат кылына дигән, кичә диелә. Әгәр Аллаһы Тәгалә җомга көнне бер атна эчендә кылынган гөнаһларны кичерсә, «Бәраәт кичә»сендә бер еллык гөнаһларны гафу кыла.

«Ләйләтүл кадер» кичәсендә исә Хак Тәгалә мөэмин бәндәләренең гомерләре буе кылган гөнаһларын кәффәрат кылып җибәрә».

Мөхтәрәм мөселманнар! Бәраәт кичәсенең кадерен белеп шул кичәдә ихлас күңелдән догалар кылыйк, Аллаһы Раббыбызга тәүбә белән мөрәҗәгать итик.

Сезнең игътибарга: Бэраэт кичэсе догасы

Ислам галимнәре әйтүенчә, тәүбә кабул булсын өчен өч шарт үтәлергә тиеш. Беренче шарт үткән заманга карый, икенчесе хәзерге заманга һәм өченчесе киләчәк заманга:

1. кылган гөнаһ өчен чын күңелдән үкенү;
2. шушы гөнаһны кылмау;
3. киләчәктә бу гөнаһлы гамәлгә киредән кайтмаска ният кылу.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) үзенең бер хәдисендә бәни Исраилдән булган бер кеше турында риваять китерә: «Заманасында бер бәндә туксан тугыз кешене үтерә һәм аның күңеленә шик керә: әгәр тәүбә итсәм, Аллаһ мине гафу итәрме икән? Бу сорауга җавап табар өчен, ул гыйбадәтханәгә бара. Анда бер хөрмәтле кеше янына килә һәм аңа сорау бирә: «Мин туксан тугыз кешене үтердем. Әгәр тәүбә кылсам, Аллаһ мине гафу итәрме икән?» — ди. Теге кеше: «Кит, мөртәт, ничек инде син, туксан тугыз кешене үтереп, Аллаһның ярлыкавын өмет итәсең», дип әйтә. Бу сүзләрне ишеткәч, җинаятьченең ачуы чыга һәм моны да бәреп үтерә. Инде йөз кешене үтерде бу. Ләкин җинаятьченең күңеле тынычланмый, шик арта бара. Берникадәр вакыттан соң, бу кеше гыйлемгә, хикмәткә ия булган берәү янына килә һәм аңа шул ук сорауны бирә. Хикмәт иясе әйтә: «Әлбәттә, Аллаһ сине гафу итәчәк, чөнки Аллаһы Тәгаләнең тәүбә капкасы һәрвакыт ачык, ләкин белеп тор, син бу шәһәрдә җинаятьче булып танылдың, шуңа күрә башка шәһәргә яшәргә кит. Шунда тәүбә кылырсың, сиңа анда беркем дә комачауламаячак», дип әйтә. Бу кеше хикмәт иясенең сүзләрен үзенең күңеленә сала да, күрше шәһәргә юнәлә, ләкин ярты юлда вафат була. Бу кеше янына ике төркем фәрештә төшә. Бер төркеме җәннәт фәрештәләре ди: «Бу кеше җәннәткә керә», дип әйтә. Икенчеләре газап фәрештәләре икән, алары: «Юк, ул җәһәннәм әһеле булачак», диләр. Шулай итеп, фәрештәләр бер-берләре белән бәхәсләшә башлый. Аллаһы
Тәгалә Җәбраил фәрештәгә: «Алар янына бар, үлчәсеннәр, бу кеше кайсы якка якынрак икәнен, чыгып киткән шәһәргәме, әллә бара торган шәһәргәме?» — дип әмер бирә. Фәрештәләр үлчиләр һәм бу кеше тәүбә кылырга бара торган шәһәргә бер адымга якынрак булуын ачыклыйлар. Аллаһы Тәгалә бу кешене җәннәт әһеле итеп язып куярга куша» — диелә.

Инде хөрмәтле җәмәгать, бу мөбәрак кичәне бушка уздырмыйк, көндезен ураза тотып, ә кичен гыйбадәтләр кылып үткәрик. Аллаһы сөбханәһү вә Тәгалә барчабызга шушы мөбарәк кичәдә тәгать-гыйбадәтләр, тәүбәләр кылып, күңелләребезне пакьләргә, нурландырырга, изге максатларыбызга ирешергә насыйп итсә иде.

Нияз хәзрәт Сабиров

Язманы дусларыгызга да җибәрегез

Охшаш язмалар