Бавырны ничек чистартырга?

бавырны ничек чистартырга Сәламәт бул

Безнең бавыр бик озак вакытлар үзендә булган проблемаларны сиздермичә эшчәнлеген дәвам итәргә мөмкин. Бавыр авыруларының нинди билгеләре бар, бавырны ничек чистартырга? Бүгенге язма бу хакта булыр.

Бавырдагы проблемаларның билгеләре

Түбәндәге билгеләр булганда, бавырда проблемалар булу мөмкинлеге бар:

  • уң як кабырга астында авырту;
  • тиренең саргаю, бигрәк тә күзнең агы саргаю;
  • бәвелнең караңгы төс алуы, ә тәрәтнең, киресенчә, ачык төскә керүе;
  • тән тиресендә көчле кычытулар барлыкка килү;
  • шешенү;
  • хәлсезлек, тиз ару, хәтер начараю;
  • куллар калтырау.

Бавырны чистарту буенча халык ысуллары

Бүгенге заманда күп кеше аз хәрәкәтләнә, кибеттән теләсә нинди ризык алып ашый, бу холестерин артуга китерә, шикәр чире барлыкка килү куркынычын арттыра. Боларны булдырмау өчен дөрес тукланырга, вакыт-вакыт ач торырга, уразалар тотарга, бавырны ял иттерергә кирәк.

Халык медицинасында бавырны, кан тамырлары һәм үт юлларын чистартканда күп очракта солы кулланыла.

бавырны ничек чистартырга

Бер аш кашыгы чистартылмаган солыга 0,5 литр чиста су салып, төнгә калдырырга. Кан басымы югары булганнарга бер аш кашыгы арпа ярмасы да өстәргә була. Иртән шул ук суда капкач япмыйча гына ике минут каты утта кайнатырга. Аннары утны азайтып, өстен каплап, 5 минут сүрән утта тотарга. Өстенә сөлге каплап 10 минут чамасы төнәткәч, сөзәргә, көн дәвамында ашар алдыннан эчәргә

Икенче рецепт: кичтән бер стакан солыга бер литр кайнар су салып, термоста төне буена төнәтергә калдырырга. Аннан сөзеп алырга, ач карынга эчәргә. Дәвалану курсы – 10 көн.

***

Аш табынында, кечкенә бер савытка, вакланган кипкән әрем салып куярга кирәк. Майлырак аш, авыррак ризыклар ашарга туры килсә, шушы әремне бер чеметем генә кабып кую бавырга зур ярдәм күрсәтәчәк.

***

Ел әйләнәсендә вакыт-вакыт гөлҗимеш (шиповник) тамырын чәй сыман кайнатып эчәргә кирәк. Аны елына ике тапкыр җыеп була: җимешләре коелгач һәм кар төшәр алдыннан. Даими рәвештә төнәтеп эчкәндә үт куыгындагы ташларны эретә. Ләкин йөрәк, бөер авырулы, эч катудан интеккән, кан басымы түбән, тромбофлебит авырулы кешеләргә (канны куерта) аны саклык белән кулланырга кирәк.

Гадәттә, чәй өчен термоска якынча 100 грамм тамырны ваклап салып, 1 литр кайнап торган су салалар һәм 12 сәгатькә якын вакыт төнәтәләр.

***

Бавыр чирләреннән дәвалый торган үләннәр кулланырга. Манжетка, пижма, алабута, эхинацея тамыры, койрыклы амарант кебекләрен бакчада үстерергә дә була. Болар хакында тулырак мәгълүматны һәм кабул итү рецептларын рус телендәге Интернет сайтлардан табарга була. Шулай ук тузганак тамыры чәйнәп йөрү дә бавырга файдалы икән.

Югарыда китерелгән дәвалау ысулларын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшү кирәк!

Шулай ук бавырны саклау өчен хәмер, ысланган һәм кыздырылган ризык, каты сыр, тәм-томнар, фастфуд кулланмаска кирәк. Шул чакта бавырны да, эчәкләрне һәм хәтта кан тамырларын да чистарту таләп ителмәячәк.

Оцените статью
NUR.TATAR