“Балаларны татар теленнән биздермик…” (Фәһим хәзрәт белән Нур мәктәбе хакында әңгәмә)

Нур мәктәбе

Әлмәттә урнашкан “Нур” мәктәбенә килеп керүгә, үзеңне татар мохитендә итеп тоясың. Кунакларны укучылар “Туган тел” җыры белән каршы ала. Төгәл фәннәр белән бергә балалар дин сабакларын да өйрәнә. Иң мөһиме — биредә туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр. 2018 елда гына эшли башласа да, шәхси мәктәпкә ихтыяҗ зур, балалар саны да 50 дән артып киткән. Малайлар кызлардан аерым укый. ТР Диния нәзарәте һәм Әлмәт мөхтәсибәте белән берлектә гамәлгә ашырылган проект — Нур мәктәбе ирле-хатынлы Әхмәтҗановлар тарафыннан оештырылган. Фәһим хәзрәт Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе булып тора. Шәһәр мәктәбендә татар теленә мәхәббәт уяту хакында аның үзе белән сөйләштек.

"Балаларны татар теленнән биздермик..." (Фәһим хәзрәт белән Нур мәктәбе хакында әңгәмә)

Фәһим хәзрәт, бу мәктәпне оештыру ничек уегызга килде?

— Балаларны кечкенәдән дингә өйрәтергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Әлмәттә мәдрәсә эшли. Еш кына анда укырга килгән балаларны гади нәрсәләргә, хәтта дога укырга да өйрәтергә кирәк. Югыйсә бу татар халкында тәрбия белән барлыкка килә торган гадәтләр. Баласына дини, дөньяви белем, тәрбия бирергә теләгән әти-әниләр өчен мондый мәктәп кирәк иде. Аны биш ел элек ачарга йөрдек. Аннары бу теләк сүрелде. Ни дисәң дә, бу — бик җаваплы, шактый чыгым сорый торган эш.

Ниһаять, бөтен мөмкинлегебезне барлап, тәвәккәлләгәннән соң, Аллаһ ярдәме белән 2018 елда Нур мәктәбе ишекләрен ачты. Татарстан мөфтие, Президент та бу проектны хуплады. Төзелеш эшләрендә ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләрендә киңәшчесе Шәфәгать Тәхәветдиновка зур рәхмәт. Бүген дә Нур мәктәбе эшчәнлегенә төп иганәче “Татнефть” оешмасы зур өлеш кертә. Бу эштә бар көчен, тәҗрибәсен, белемен эшкә җигеп, башлап йөргән хатыным Айгөлгә рәхмәтлемен. Ул мәктәпнең директоры да булып торды. Хәзер бу вазыйфада Гөлчәчәк ханым Габдрахманова.

— Татарча мохит тудыру авырмы?

— Төп максатыбыз — татар теленә мәхәббәт уяту. Мәгариф һәм фән министрлыгы кабул иткән программа нигезендә белем бирәбез, бөтен фәннәр дә татарча түгел, дөрес, татар теле, әдәбияты тирәнрәк укытыла. Чаралар, бәйгеләр татар телендә уза, милли гореф-гадәтләрне өйрәтәбез. Балалар татар теленең тиңсез хәзинә булуын, ана телендә сөйләшүнең кирәкле икәнен аңлап үсәргә тиеш. Аларга һәрчак, татарча белгән кеше 11 милләт вәкиле белән аралаша ала, дип төшендерәбез. Татар гаиләсендә үскән балаларның русча сөйләшүен ишетеп күңел әрни. Туган телгә мәҗбүриләп өйрәтергә дигән бурыч юк. Әгәр татар теленә кызыксыну, ярату уята алсак, бала аны өйрәнәчәк. Инглиз теле кирәк икәненә безне ышандырдылар бит. Хәзер акча түләп булса да шул чит телне өйрәнәбез. Татар телен дә популярлаштыру кирәк. Шөкер, нәтиҗәләр юк түгел, укырга килгәндә ике сүз татарча аңламый торган балалар хәзер туган телдә сөйләшә. “Туган тел” җырын белү дә — бездә төп таләп.

"Балаларны татар теленнән биздермик..." (Фәһим хәзрәт белән Нур мәктәбе хакында әңгәмә)

— Дин белән телне бергә бәйләп өйрәтү соңгы елларда еш очрый.

—    Һәрнәрсәне урталыкта алып барырга тырышабыз: динне, татар телен, дөрес традицион ислам юнәлешен, тәрбия, әхлакны… Туган тел, милләтебез Аллаһы Тәгалә каршында әманәт итеп бирелгән. Раббыбыз безне юкка гына татар итеп яралтмаган. Димәк, безнең өчен шулай яхшырак, әгәр милләтебезне югалтсак, без кемгә кирәк? Үз аңыбызны югалтабыз дигән сүз. Шөкер, балалар ашаганнан соң дога укый, пешерүчеләргә татар телендә рәхмәт әйтә, гарәп, инглиз, рус, татар телендә белем ала. Өйлә намазыннан соң өстәмә дин сабакларын өйрәнәләр, хәләл ризык белән тукланалар. Болар барысы да тәрбия бирә, әдәпкә өйрәтә. Иң мөһиме — вакытында нигез орлыкларын салу. Тора-бара алар шытым биреп, кирәкле юнәлештә үсеп китәр, ин ша Аллаһ.

— Иң борчыганы нәрсә?

— Иң авыры — әти-әниләр белән эшләү. Татар теле дәресләрен кыскартыгыз, дигән мөрәҗәгатьләр дә булды. Бу күңелне төшерә әлбәттә. Татарча укыган балага БДИ бирүе авыр булачак, татар телен өйрәнү кирәкми дигән фикер, кызганыч, кайбер ата-аналарның аңына сеңгән. Кемдер, киресенчә, ник татарча гына укытмыйсыз, дип шелтәли. Тәнкыйтьләү җиңел. Бу кешеләргә иң башта эшләп күрсәтегез, сездән үрнәк алыр идек, диясе килә. Халкымны, милләтемне саклауга көчемнән килгәнчә өлеш кертәм. Балага зур эш йөкләргә кирәкми. Иң мөһиме — телгә карата нәфрәт уятмау мөһим. Милләттән, телдән биздермик. Дини фанатизм белән дә сак булырга кирәк. Туган телне, динне өйрәнү теләге аның күңелендә булсын, бала моңа үзе омтылсын. “Ватанны ярату иманнандыр”, — ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). Туган телен яраткан кеше ватанын, милләтен, халкын да хөрмәт итәчәк.

— Киләчәктә мәктәптә нинди үзгәрешләр көтелә?

— Шөкер, укырга килүчеләр кимеми. Быел да ике сыйныф кабул иттек. Хәзер балаларга заманча спортзал төзибез. Әти-әниләр соравы буенча, башлангыч мәктәпне тугызъеллык итәргә җыенабыз. Бу җаваплы эшне ахырына кадәр җиткерергә Аллаһ үзе ярдәм бирсен.

Эльвира Мозаффарова

Ирек мәйданы газетасыннан

▼ ПОДЕЛИТЬСЯ ЗАПИСЬЮ ЧЕРЕЗ СОЦ. СЕТИ ▼