Бала берничә көнлек булгач, аңа исем куелыр. Исем кушу тәртибе түбәндәгечә.

Балага исем кушу тэртибе

Бала аягы белән кыйбла ягына каратып мендәргә яткырыла. Исем кушучы кыйблага каршы баланың баш ягында була.

Әгәр утырып тора алучы зур бала яки исемен алыштырырга теләүче олы кешегә исем кушыла икән, алар кыйбла ягына карап урындыкка утыралар. Исем кушучы кыйблага каршы аларның артында басып исем куша.

Тәһарәтле килеш, уң колагына әкрен тавыш белән азан әйтелә. Азан сузыбрак укыла.

АЗАН СҮЗЛӘРЕ

Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх

Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Аннан сул колагына камәт әйтелер. Камәтне сузмыйча, сүзләрен тиз-тиз әйтеп укыйлар

КАМӘТ СҮЗЛӘРЕ

Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәх

Кадө каамәтис-саләәһ
Кадө каамәтис-саләәһ

Аллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Аннан соң баланың колагына исеме әйтелә. Мәсәлән: «Синең исемең фәлән фәлән улы (яки кызы)».

Куелачак исемнең мәгънәсенә игътибар ителер. Матур һәм яхшы мәгънәле исем куелыр.

Аннан соң, Коръәни Кәримнән бер-ике сүрә укылып, баланың иленә, милләт һәм диненә файдалы кеше булып җитешүе өчен дога кылыныр.

Бала туу хөрмәтенә дога кылу

Йә, Раббым! Ошбу балага хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, хәерле һөнәр, хәерле кәсеп биреп, динебезгә, илебезгә, милләтебезгә файдалы, әти-әнисенә миһербанлы, шәфкатьле бала булып үсеп җитүен насыйп ит.

Ошбу баланы Ислам динен күәтләүче һәм Пәйгамбәребезнең өммәте кыл.

Әти-әнисенә бу баланы шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә насыйп кыл.

Үсеп җиткәч, хәерле бәндәләреңне насыйп итеп, матур гаилә коруларын да насыйп кыл. Әмин.

Әти-әнисе тәбрик ителер.

Балага исем кушу

Исем кушу (шигырь)

Тын бүлмәдә — татлы тавыш,
Бауларда — юган керләр
Улыма исем кушарга
Җыелган картлар, ирләр

Урамнан үтүчеләр дә
Тәрәзгә карап уза.
Улыма исем кушабыз,
Мулла догасын суза.

Улыма исем кушабыз!
Бөтен дөнья тын калган.
Бала — гаилә җимеше,
Яратудан тәм алган.

Ата-баба теләк тели:
Булмасын ялгышлары.
Татлы җимеш кенә булсын
Сабыйның язмышлары.

Мондый чакта, ирексездән,
Теләк теләп йөрисең:
Нәселгә кер кундырмасын
Улыма биргән исем…
(Наил Төхвәтуллов)