Авылга мулла кирәкме?

Авылга имам кирэкме? Тукай районы мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасовка имам булуы, халыкны дингә өйрәтүе белән беррәттән, электрик та булып эшләргә – багана башында йөрергә туры килгән. Менмәс иде, мулла булган өчен хезмәт хакы түләнми. Ә ниндидер акчага яшәргә кирәк.

Менә шушы Җәүдәт хәзрәтнең бер шәкертеннән сорыйлар икән. «Син үскәч кем буласың? Мулла булачаксыңмы?» – янәсе. «Юк, мулла булып булмас, мин баганага менәргә куркам…», – дип җавап биргән шәкерт тә.

Мулла эше җиңел кебек. Алар хакында «Аштан-ашка гына йөри» дип фикер йөртүчеләр дә бар. Чынлыкта шулаймы соң?

«ТӨШКӘН ТЕШНЕ ГЕНӘ КҮРӘЛӘР»

Республикада барлыгы 1511 мәчет бар, шуларның алтмышы бикле тора, чөнки азан әйтү, җомга намазы укыту өчен дә мулла юк. Дини белеме булган 700 мулла җитешми. Бу саннарга карап кына да, бездә дин әһелләренә кытлык барлыгы сизелә. Моның сәбәпләре турында узган атнада Диния нәзарәте оештырган «Ни хәлең бар, хәзрәт?» исемле түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр.

Мәдрәсәләрне һәм Русия Ислам университетын тәмамлаганнарга өмет зур булса да, авылга кайтып төпләнүчеләр күп түгел. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев моның сәбәпләрен үзенчә аңлата:

– Мәчетләр күп, әмма аларга имамнар җитми, булганына да дини яктан әзерлекле имам килми. Табиб авылга кайтса аңа акча бирәләр. Авыл хуҗалыгы белгече кайтса, аның хезмәт хакына министрлыктан өстәмә түләү каралган – айга ничәдер сум өстәлә. Өй салырга акча бирәләр, шуңа да карамастан авылларда әле дә табиблар да, укытучылар да җитми. Имамнарга берни дә бирмиләр – алар үзе табып эшләргә тиеш: мәчетне дә үзе акча табып төзетергә, үзе сипләргә, үзе җылытырга бурычлы. Шуннан соң да ник соң бу авылда имам юк, ник бездә имамнар җитешми дип, сорау бирәләр. Монда сорау башкача куелырга тиеш, минемчә. Мондый шартларда гомумән, ничек эшли әле алар, дип. Бер елны депутат Разил Исмәгыйль улы Вәлиев Дәүләт Советының сессия утырышында чыгыш ясады. «Бюджеттан мәдәнияткә кәҗәгә каралган кадәр генә ярдәм каралган, шулай булгач, мәдәнияттән нәрсә өмет итеп була соң?» – ди. Сессия тәмамлангач әйттем: «Разил Исмәгыйлевич, дингә кәҗәгә бирелгән кадәр дә акча каралмаган, бездән ни өмет итәсез алай булгач?» – минәйтәм. Мәдәният хезмәткәрләре ачуланмасын, ләкин бөтен клубларга финанслауны туктаттылар дип күз алдына китерик. «Үзегез җылытыгыз. Үзегез төзекләндерегез, тартма куегыз да, шунда акча җыегыз», – дисеннәр әле? Күпме эшләячәк ул, ничәсе эшләячәк?

Мин журналистлар белән дә гел бәхәсләшәм, бер газетада язма чыккан: имам никах укыган өчен акча алган икән. Аңа икенче берсе җавап яза: «Нәрсәгә чакырасың, никах уку өчен нәрсәгә ул имам», – ди. Ресторанда туй уздырганда җырчы чакыралар, аңа күпмедер акча бирәләр. Бер-ике җыр җырлый да фәлән мең сум акча ала. Берсе сөйләгән иде: «Хәерчеләрдән күп сорамыйм мин, 10 мең сум гына сорыйм», – дип. Берәү дә бит әйтми – артист чакырган идем, миннән килеп акча сорады, дип. Тагын берсе зарланып язган: «Безнең хәзрәт кирпеч сатып, акча эшли», – дигән. Ул никах укыган өчен дә акча алмаска тиеш, мәчетне дә бушлай алып барырга тиеш, гаиләсен дә тотарга кирәк, хезмәт хакы да юк, ничек яшәсен соң ул? – дип сөйләде баш казый.

Шушындай шартларда эшләсә дә, имамның җәмгыятьтәге урыны начар түгел. Халык аның белән киңәшләшә, үз сорауларына җавап эзли. Ләкин абруй белән генә дә, аннан соң югарыда телгә алынган хезмәт хакы мәсьәләсе белән генә дә ерак китеп булмый. Яшьләрнең имам буларак авылга кайтып урнашмавының башка сәбәпләре дә бар. Җәлил хәзрәт сөйләп үк күрсәтте: моннан биш еллар элек өч авылга имам кайтарганнар. Өй дә биргәннәр, хезмәт хакы да. Ике елдан барыбер ташлап качканнар. Ә сәбәбе – авылда күпчелек өлкән яшьтәгеләрнең калуы, яшьләрнең аз булуы.

– Яшь кешеләр бит, аларга аралашырга мохит кирәк. Егерме яшьлек егет килеп төште, өй бирделәр, мәчеткә кереп утырды, һәм күрә: картларның үз лидеры бар, алар шуның белән йөри. Аралашырга кеше юк, кызлар озата алмый – гаеп итәчәкләр. Бер көн, ике көн утыра мәчеттә. Аннан соң күтәрә алмый. Ә кайсыгыз күтәрә ала? Теләсә кемгә аралашу өчен мохит кирәк, – дип сөйли Җәлил хәзрәт бу уңайдан. – Шуңа күрә дә авылда имамнарның эшләрен гаеп итәр алдыннан уйлану кирәк. Шундый мәзәк бар: бер онык бабасы янына килгән дә, көлеп җибәргән. Алда бер теше юк, ди. Онык та: «Бабай, синең тешең юк», – дип куйган. «Нишләп син минем авыздагы 31 тешне күрмисең, ә шушы төшкәнен күрдең?» – дип аптыраган бабасы. Кайберәүләр шушы онык кебек. Имамның йөз яхшы ягын күрмәс, бер гаебен табар…

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның да бу уңайдан үз фикере бар. Шәһәрдә укыгач, яшь белгечләрнең дә шунда каласы килә, дип саный ул. Чөнки мөселманнар өчен чаралар да күп үтә, мәдрәсәдә укытырга яшьләре дә шактый, өйләним дигән кешегә дә, хәләл җефет табуы авыр түгел.

– Беркөнне делегация белән Балтачтан кайтып киләбез – ахшам намазы укыр вакыт җитте. Туктадык бер мәчеттә. Ишек төбенә килдек – бикле. Чапаннарны җәеп шулар өстендә укырга туры килде, – дип, ул да авылда муллаларга кытлык барлыгын ассызыклады.

ХАЛЫККА ИМАМ КИРӘКМЕ?

Ел саен белгечләр әзерләп чыгарасыз бит, ни өчен алар авылдагы мәчетләргә килми? Түгәрәк өстәл барышында яңгыраган бу сорауга беренче булып Татарстандагы иң зур һәм иң борынгы мәдрәсәләрнең берсе – «Мөхәммәдия»нең проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин җавап бирде.

– Авылга кайтырга теләүчеләр бар, ләкин аларны анда көтеп тормыйлар. Чөнки кирәге юк авыл халкына имамның. Әгәр дә авыл халкына имам кирәк икән, ул аны булдыру өчен бөтен әйберне оештыра ала. Авыл халкы: «Муллабыз «Әттәхият»не укый белсә, үлгәннәрне җирләп, дөньяга килгәннәргә исем куша алса – җитә безгә», – дип фикер йөртә һәм шушыңа риза булып тора икән, димәк белемле имамга мохтаҗ түгел ул. Аларның да үзләрен мәҗбүриләп тагасы килми, – диде «Мөхәммәдия» проректоры.

Тагын бер мәдрәсә җитәкчесе – «Ак мәчет» мөдире Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев та аның фикерен җөпләде: «Бездә имамнарга булган мөнәсәбәтне дәүләт күләмендә үзгәртергә кирәк», – дип белдерде.

– Әйе, мәсьәләгә халык фикереннән чыгып карыйбыз икән, безнең халыкка бүген имамнар кирәк түгел. Аларга кеше күмгәндә, исем кушканда гына ихтыяҗ бар. Безнең динебез турында дәүләтнең төпле программасы булырга тиеш. Безгә дәүләт күләмендә имамнарга карата мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк, – диде ул.

Аның фикеренчә, соңгы елларда спектакльләрдә дә уңай мулла образы бары тик Туфан Миңнуллин әсәре аша гына күрсәтелгән. Калганнарында дин әһелләреннән көлү, аларны тискәре сурәттә күрсәтү бара. Моңа өстәп, баш казый да үз фикерен белдерде:

– Җәмгыятьнең һәм җитәкчеләрнең 90 проценты коммунистик вакытта тәрбия алган, «Зәңгәр шәл»ләрне караган. Совет чорында язылган әсәрләрдә бер уңай мулла образы да юк бит. Булыр иде, бер язучыны, «…малае киткәндә анасы дога кылып калды», дигән җөмлә өчен атып үтергәннәр. Мондый шартларда уңай образлар тудырыла да алмагандыр. Әмма шуларны укып үскән кешеләр хәзер җитәкчелектә, арабызда. Шулар белән бернинди хезмәт хакы алмаган кеше эшләргә тиеш. Оныкларын начар юлга кереп китүдән коткарырга тиеш. Ләкин без – дин әһелләре балалар бакчасына да керергә тиеш түгел, мәктәпкә дә барырга тиеш түгел.

Бер мәзәк бар: Мәктәптә укучы бер малай икенчесен кыйнап имгәткән. Кыйналган малай төнлә Аллаһка ялвара икән: «Син бит яклаучы, нишләп кыйналган вакытта мине якламадың?» – дип. Аллаһы Тәгалә дә җавап биргән: «Соң, миңа бит мәктәпкә керергә рөхсәт юк», – дип. Әйе, безгә балалар бакчасына керергә ярамый, дин аңлатырга ярамый: «Алар яшь, аларны куркытмагыз», – диләр. Мәктәптәге балаларга да дин гыйлеме бирелергә тиеш түгел. Шушындый тәрбия алып үсәләр. Ә соңыннан безне чакыртып, начар юлга кергәннәренә үгет-нәсихәт бирергә кушалар. Наркодиспансерга чакырганнар бер хәзрәтне, яшьләр әйтәләр ди: «Хәзрәт, син элек кайда идең соң?» – дип. Ярамый бит безгә керергә белем бирү оешмаларына! – дип сөйләде баш казый.

«БӘРӘҢГЕ БАКЧАҢНЫ КАРА – ЧҮП БАСКАН»

Имам кешенең эше җиңел түгел. Җеназасына, никахына йөри, көненә биш тапкыр вакытында барып азан әйтергә һәм намаз укытырга тиеш. Ул мәчетенең юристы да, бухгалтеры да, сантехнигы да. Әле җитмәсә документ эше белән дә җәфалыйлар. Һәм бу – бер тиен хезмәт хакы алмыйча, Аллаһ ризалыгы өчен дип башкарган эшләр. Имамның ялы да юк. Гади кеше елына бер ай отпуск ала алса, имам бер ай буе мәчетен бикле тота алмый. Әле шуңа өстәп, авыл муллаларына тагын бер кыенлыгы бар: һәр эшләгән эше кеше күз уңында.

Түгәрәк өстәл барышында имам эше күп яклап каралды. Мәчет төзеклеген кайгыртып, төрле хуҗалык мәшәкатьләре белән чабып, аларның дин эшчәнлегенә вакытлары да калмавы турында да сүз булды. Шуңа да карамастан, авыл җирлегендә имамлык хезмәтенә керешүдән курыкмаучылар да бар. Алар да килгән иде.

Мәсәлән, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев. Русия ислам университетын тәмамлагач, авылга кайткан. Дүрт бала атасы. Авылда хәзрәтлектә эшләгәннән соң, әле ике ел элек кенә мөхтәсиб итеп сайлаганнар. Рәдиф хәзрәтнең үз эшчәнлеге турында сөйләгәндә , башка районнарда да шулай булса иде, дигән ак көнләшү дә туа. Халык белән тыгыз элемтәдә булганга күрә, Кукмарада дин шактый алга киткән икән.

– Кукмара халкы бик усал, бик көнче халык. Үзенекен эшләргә дип соңгысына кадәр бара. Күршесе дини белем ала икән, өйдә утыра алмый, ул да барып укыячак, ул да намазга басачак. Чөнки калышырга ярамый. Шуңа күрә бездә дини яктан бик көчле булган Уразай, Аш-Буҗи, Туембаш авыллары бар, мәсәлән. Бу авыллардагы кибеттә хәмер сатылмый. Уразай авылында исә, халык күпләп мәчеткә йөргәч, җомга намазыннан соң, җирлеккә кагылышлы күп мәсьәләләрне, планерка кебек оештырып, аксакаллар, җирлек башлыгы белән дә бергә җыелып, мәчеттә хәл итәбез. Җомга саен бер протокол төзелә. Мәчеттә тавыш күтәрергә ярамый, моны аңлыйбыз шуңа күрә ул мәсьәләләрне тыныч юл белән генә хәл итәбез, – дип сөйләде ул.

Аның яшьтәше, Кукмараның Пычак авылы егете Илнур хәзрәт Кашапов та үз эшчәнлеге турында сөйләде, ул да авылда калуны сайлаган. Хәзрәтлеккә килүе көтмәгәндә булган. Дүрт ел элек әтисенең абыйсы – шушы авылның хәзрәте мәрхүм булгач, авыл халкы буш калган урынга аның үзен тәкъдим итә. Ул вакытта Илнур Кашаповның әле дингә аяк кына баса башлаган чагы була.

– Намазны да яхшылап белмәгән килеш, әкрен генә өйрәнеп, авылның имамы булдым. Бүген сөйләнгән проблемалар миңа да бик таныш. Сәдакага килгән акчалар утка-газга китеп бара. Гаиләне дә алып барырга кирәк. Әгәр имамнарга хезмәт хакы да булса, әйбәтрәк эшләп булыр иде. Чөнки үзеңне йөз процент бу эшкә генә багышлый алмыйсың. Мәсәлән минем кечкенә фермер хуҗалыгым бар, яшелчә үстереп сатам. Проблемалар бар, әмма зарланып утырып булмый, кулдан килгәнчә хәл итәргә тырышабыз, – ди ул.

Реклама