Ашка, һичшиксез, “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип башларга һәм ошбу доганы укырга кирәк:

“Әллааһүммә бәәрик ләнәә фииһи үә әтъгыймнәә ризкан хәләәлән үә әнтә хайрур раазыйкыйн. Әллаһүммә нәүүир кулүүбәнәә үәрхәмнәә үәръда ганнәә. Үә әгътыйнәә тәмәәмә нигъмәтикә үә дәүәәмә нигъмәтикә үә тәмәәмә тәүфиикыйкә”.

(Әй, Аллаһым! Ашларыбызга бәрәкәт бир, болардан да хәерлерәк ашларны ашарга насыйп кыл. Безгә хәләл ризык бир, чөнки Син ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе. Аллаһым! Күңелләребезне яктырт, безгә мәрхәмәт ит һәм бездән разый бул. Безгә нигъмәтеңнең дәвамын һәм тәмамын әйлә, йә Рабби!)

Әгәр бисмилләне әйтү онытылып, ашаганда искә төшсә, ошбу доганы укырга:

“Әллааһүммә бәәрик ләнәә фил-әүүәли үәл әәхыйрь”

(Әй Аллаһым! Безнең өчен башын да, ахырын да бәрәкәтле кыл!)

Ашап бетергәннән соң биргән нигъмәтләре өчен Аллаһыга шөкрана һәм хәмде-сәнә әйтергә кирәк. Ашау-эчү догалары Аллаһыга шөкер, рәхмәт һәм ризалыкны белдерергә тиеш.

“Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә үә сәкаанәә үә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин”.

(Аллаһыга мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы – Аллаһыга).

Бу догаларны белмәгән кешеләр, “мин дога белмим” дип, өстәл артыннан дога кылмыйча тормасын. Бу кешеләр:

“Аллаһым! Биргән нигъмәтләреңә, исәнлек-саулыгыбызга мең шөкер итеп Сине мактыйбыз. Безне һидаять юлыннан аерма. Даими хәләл ризыклар ихсан ит”, — дип тә дога кылырга мөмкин.